Логотип
Проза

Үлемне җиңгән мәхәббәт

«Гаҗәеп дебют! Ел ачышы!» Китапка язган кереш сүзендә язучы Людмила Улицкая якташыбызның романына шундый бәя бирә. Фазыл Искәндәр, Анатолий Ким, Олжас Сөләйманов, Чыңгыз Айтматов... Гүзәл ЯХИНАны ул шушы атаклы язучылар белән бер рәткә куя. Алар мәктәбен дәвам итүен: милли материалны тирәннән белеп, үз халкын яратып, башка милләтләргә карата хөрмәт белән иҗат итүен искәртә. «Чын әдәбият шундый була – ул йөрәккә үтеп керә» – бу да Улицкая сүзләре. 
 
«Бәхет – әрнүле дә була. Минем китабым шул хакта, – ди ул. – Себергә эләккәч кенә Зөләйха мәхәббәтен очрата, дуслар таба, әни була... Бәхете аны әнә шунда – җир читендә көтә.  Дөньяга күзләре дә шушында ачыла...»
Утызынчы елның кышы. Татар авылы. Ирен атып үтерәләр, йөз яшькә җитеп килүче кайнанасын ялгызын ташлап калдыралар, ә аны «кулак хатыны» дип вагон-теплушкада Себергә сөрәләр. Унбиш яшендә кырык биш яшьлек иргә кияүгә барган, Мортазасы сукса да: «И-и, ирем нинди әйбәт, үтергәнче кыйнамады бит әле», – дип чын күңелдән сөенеп торган Зөләйханы яшәү өчен көрәш бөтереп ала... 

«Большая книга» дигән милли әдәби премиягә (Россиядә әдәбият буенча иң саллы бүләк!) быел тәкъдим ителгән 338 китап арасыннан «кыска исемлек»кә узган тугыз әсәрнең  берсе – «Зөләйха күзләрен ача» («Зулейха открывает глаза») дип атала. Аның авторы – Гүзәл Яхина – безнең якташыбыз. Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамлаган. Мәскәү кино мәктәбе дипломына ия. Мәскәүдә яши. Кияүдә, бер кыз үстерә. Рус телендә яза. «Зөләйха күзләрен ача» – яшь язучының иң беренче романы. Ә хәзер сүз Гүзәлнең үзенә. Ул әти-әнисе янында бик еш була – без аның белән Казанда күрештек.

– Мин бәхетле бала: әби-бабайлар белән үстем. Шуңа күрә балалар бакчасына киткәнче фәкать татарча гына сөйләшүем гаҗәп түгел. Әниемнең тамырлары авылдан, Саба ягыннан. Дөрес, бабайлар алтмышынчы еллар ахырында ук Казанга күчеп килгәннәр. Әмма монда да алар үз йортлары белән тордылар. (Китапта татар авылы тормышын сурәтләгәндә әби белән бабай өен искә төшердем. Аларда татар гаиләсендәге бөтен гореф-гадәтләр, тәртипләр саклана иде: бусагага басмыйча, атлап чыгу, бабай килмичә, табын янына утырмау, аңардан алда ризыкка үрелмәү, ипине уң кул белән генә сузылып алу... Ипине бабай үзе кисә, үзе өләшеп чыга иде. Романга кергән татарча сүзләр дә барысы да әби белән бабайдан ишетеп, күңелгә сеңеп калган сүзләр. Мин аларны хәтеремнән яңарттым гына). 

Әтием ягыннан әбием белән бабам – Казан татарлары, алар шәһәрнең үзәгендә яшәде – мин алар янында үстем дисәм дә була. Әтиемнең әнисе – ихтиолог, Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Балык Бистәсендә эшләгән. Аннан, балалар тугач, өйдә генә торган. Юк, безнең нәселдә язучылар булмаган. Әмма иҗат белән шөгыльләнүчеләр – бар. Гыйльметдин бабам Гыйләҗиевның (әнинең әтисе) Казанда, күргәзмәләр залында шәхси күргәзмәсен үткәрүен, ул чакта кечкенә булсам да, мин дә хәтерлим. Ботаклы-чатаклы агачлардан әллә ниләр ясый иде ул! Өйләре музей кебек иде аларның. 

Китабымда күтәрелгән сөргенгә сөрелү темасы, кызганычка каршы, безнең нәселне дә урап узмаган. Мин бу хакта үземне белә башлаганны бирле ишетеп үстем. Рәйсә әбиемнең (әнинең әнисе) гаиләсен беренче тапкыр Себергә озатырга дип килгәч, бөтен Җөри авылы халкы күтәрелеп чыгып, яклап кала. Икенче юлы алар капкасын кара төндә шакыйлар... Җиде яшьлек кызчык олылар белән бергә шул озын, авыр юлны уза. Маршрут нәкъ китаптагы кебек: вагон-теплушкаларда Красноярск шәһәренә, аннан су юлы белән Ангарага... Романымда күченүчеләр төялгән баржа батуы сурәтләнгән урын бар. Әбиләр белән, чыннан да, шундый хәл була: аларны алып баручы ике баржаның берсе су төбенә китә. Аннан соң да барысы да нәкъ китапта язылганча: халыкны яр читендә, кыргый тайгада ташлап калдыралар. Суга батудан котылганнарның күбесе землянкалар казып кергәнче кырыла. Исән калганнар әкерен генә җайлаша: тайга читендә, биек яр өстендә кечкенә генә бистә калка – Пит-Городок. Чынлыкта ул әнә шулай аталган. Янәшәдә генә – «Аяхта» руднигы. Рәйсә әбием дә, аның барча туганнары  да алтын юалар. Боз кебек салкын суда... Рәйсә әбиемнең уналты ел гомере Ангара ярындагы шушы бистәдә уза. Байлар Сабасына ул 1946 елны кайтып төшә. Кире әйләнеп кайтканда, татарчага караганда Себер акценты белән русча әйбәтрәк сөйләшә торган була – туган телен өр-яңадан өйрәнә. Педучилище тәмамлап кайткан кызны башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп куялар. (Сүз уңаеннан әйтеп китим әле, әбием Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы!) Ә булачак бабам шушы ук мәктәптә директор булып эшли, немец теле укыта. Алар шулай танышалар... (Байлар Сабасындагы 1 нче санлы мәктәптәге кечкенә генә музейда әбием белән бабама багышланган стенд та бар. Каберләрен зиярәт итәргә кайткач, һәрвакыт мәктәпкә дә сугылырга тырышабыз). 

Әби Ангарада узган балачагы, яшьлек еллары турында искә төшерергә бик  яратмый иде. (Төпченеп, ныклап сорашырга өлгермәдем шул. Алда гел вакыт бар кебек тоела бит, аннан карыйсың, ул кешеләр инде киткән була. Минем дә булды шундый ялгышым...) Себер чоры аның холкында шактый сизелә иде: көчле, нык, ир-атлар кебек. Ә үзе кечкенә генә буйлы, ябык, мөлдерәп торган яшел күзле... Минем Зөләйхам әбиемә бик охшаган. (Ә Зөләйханың кайнанасы – Убырлы карчыкның прототибы, чыннан да, бар дип әйтә алам. Әбиемнең әнисенә охшатып яздым мин аны. Ул шундый көчле рухлы, кырыс хатын булган. Юк,  тормышта беркемне дә үтермәгән, ачтан тилмертмәгән, әлбәттә. Безгә – оныкларына – бердәнбер фотосурәте һәм аның турында килеп ирешкән хикәятләр буенча билгеле иде).

Китап язу уе миндә ике ел элек туды. Архивларны хәзер интернет алыштыра: «Сахаров үзәге» сайтында бик озак утырдым, мемуарлар, хатирәләр укыдым, шушы темага язылган фәнни эшләр белән таныштым. Бистәне барып күрәсе иде, дигән уем китапка тотынганчы ук туган иде. Шактый талпындым... Кызганычка каршы, ул бистә хәзер юк кән инде. «Аяхта» руднигы тора-бара саега, аннан ул бөтенләй ябыла. Дөрес, күпмедер вакыт бистә яши әле. Анда әйбәт кенә колхоз була, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Әмма тора-бара тормыш сүнә. Советлар Союзы таралгач, 2003 елларда халык аннан китеп бетә. Бистәнең интернетка куелган соңгы фотосурәтләре астына  «2005 ел» дип язылган. Янәшәдән байдаркадаларда үтеп баручы туристлар төшергән аны. Шактый кызганыч күренешләр. Ташландык өйләр, нигезләр... Тайга барысын да басып, йотып килә. Бәлки бу дөрестер дә, тайганың үзеннән тартып алганны кире үзенә кайтаруы дим. Пит-Городокны күрү өчен Лесосибирск шәһәреннән 300 чакрым су буйлап барырга кирәк. Дөресен әйтәм, ераграк тоелды, куркытты. 

Китапны бастыру өчен нәшрият бик озак эзләдем. Бик күп җирләргә мөрәҗәгать итеп карадым – уңай җавап көтеп җиткезә алмадым. Аннан очраклы рәвештә генә Елена Костюкович белән таныштым. Ул атаклы тәрҗемәче, язучы,  Европада яши, үз әдәби агентлыгы бар. Аның аша инде Елена Шубинага, аның нәшриятына чыктым. Шулай итеп китабым дөнья күрде... Улицкаяның сүз башы язуы – анысы да агентлык эше. Аңардан шундый җылы фикерләр ишетү  – көтелмәгән сөенеч, язмышның бер бүләге булды дисәм дә ярый. Премиягә дә китапны нәшрият үзе куйды. «Кыска исемлек»кә эләгү хакында мин, әлбәттә,  хыяллана да алмадым. Моңа әле дә ышанып бетмим! Фантастика! Илнең генә түгел, дөньядагы иң зур премияләренең берсе бит бу. Сөенеч кенә түгел, берүк  вакытта зур җаваплылык та бу вакыйга. 

Китапны иң беренче булып якыннарым: әти белән әни, кайнанам, ирем, дусларым укыды. Әбием исән булсын иде хәзер – ничекләр сөенер иде ул!.. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сы белән мин таныш, фильмын карадым. Әмма төп героиняны ничек атарга дигәч, бүтән исем башыма килмәде... «Зөләйха күзләрен ача» буенча кайчан да булса фильм төшерелерме, юкмы, анысын белмим. Әмма бу тарихны мин башта сценарий итеп язган идем. 

Ленинградның затлы, зыялы галиме Константин Арнольдович һәм аның хатыны Изабелла, рәссам Иконников, Казаннан профессор Лейбе, кызыл командир Игнатов, төрмәче Горелов... Юк, Себергә алып китүче юлда Зөләйха ялгыз булмый. Аның алдында ачылган яңа дөнья хатыннан сүзсез буйсынуны түгел, уйлауны, һәр нәрсәгә үз фикере булуны, һәр адымы өчен җаваплылык таләп итә. Ә Ангара ярында туган бердәнбер улына булган Ана Мәхәббәте барлык авырлыкларны җиңәргә булыша...  

Укучыларның китап өчен тавыш бирүе бүген өч сайтта бара (ЛитРес, PeadRate Bookmate)/ Көз ахырына кадәр, шушы сайтларга кереп, премиягә куелган 9 китап белән танышырга һәм үзегезгә охшаганы өчен тавыш бирергә була. Премия тапшыру тантанасында укучылар тавышын иң күп җыйган әсәрне дә билгеләп үтәчәкләр. 

«Зөләйха күзләрен ача» романының кайбер өзекләрен «Сөембикә» журналының сентябрь саныннан укый аласыз.

© Фото АСТ нәшриятының матбугат үзәгеннән алынды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очень хотелось бы прочитать эту статью на русском языке!

    Хәзер укыйлар