Логотип
Проза

Кызыл гөл

Шәмсенур түтинең өе турыннан узганда, туктап сокланмыйча һичкем түзә алмый: тәрәзәләрдән урамга бүрек-бүрек кызыл чәчәкләр карап утыра. Кар киткәнче үк күренә башлаганнар иде алар, инде менә көз җитте, тышта әбиләр чуагы, ә ул гөлләр һаман шау чәчәктә.
Язын кызыгып бу яраннарның ботагын башка карчыклар да сорап алганнар иде. Тик, ни хикмәттер, берсендә дә гөл тамырланмады. Шулай итеп, бөтен авылда бары тик Шәмсенур өендә генә балкып калдылар алар.

Чәчәкләр үткән-сүткәннең күңелен ымсындырып, өй эченә чакыралар сыман. Бусаганы атлап керсәң, сине яулыгын артка чөеп бәйләгән җитез җиңги белән ачык йөзле абзый каршы алыр кебек тоела... Алар инде булдырасын булдырганнардыр, балаларын да үстереп бетергәннәрдер, югыйсә бала-чагалы өйдә гөлләр исән торамыни? Җырлап утырган самавыр янында сөтле чәй эчеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп, иркенләп утыру рәхәттер шикелле бу өйдә.

Әмма бу өй тыштан караганда гына шулай ямьле күренә. Эче буш, ямансу аның. Йорт хуҗасы Нигъмәтулла элегрәк тирә-юньдә дан тоткан комбайнчы иде, берничә ел пенсиядә яшәгәннән соң, матур гына картаеп, интекми-җәфаланмый гына дөнья куйды. Бик авыр булды Шәмсенурга, ләкин... уңга караса да — тол хатын, сулга караса да — тол хатын, ирләре сугыштан исән-сау кайтканнар сирәк булды, инде шуннан да артыгын язмыш бирмәгән икән, нишлисең?

Шулай итеп, гөрләп барган тормыш кинәт сүрелде, алтмыштан узган Шәмсенур берүзе торып калды.

Хәер, ул да өйдә утырырга яратмый, әнә урамда йөри. Каядыр барган кеше сыман туры гына атламый, әле бер якка, әле икенче якка борыла, җирдән нидер алып, бөкләп тоткан алъяпкыч итәгенә сала. Белмәгән кешегә аның бу кыланышы сәер дә тоелыр иде, бәлки. Ләкин аның каршысына килгән Сәйдә карчык ахирәтенең шөгылен әллә каян ук чамалый: Шәмсенур, элекке гадәтне искә төшереп, тук казлардан коелып калган мамыкны җыеп йөри. Борынгылар әйтә торган иде: әгәр дә җирдән җыелган мамыктан мендәр ясасаң, савабы бик күп булыр, имеш. Ләкин хәзерге карчыклар савапны башка төрле игелекләр кылып җыялар. Әнә, Сәйдә, бер оныгын күтәргән, икенчесен итәгенә тотындырып, сул кулына озын чыбык тотып, бер көтү казларны су буена куа: өйгә вакытсыз кайтканнар хәерсезләр. Үзе Шәмсенурга кызыгып карый:
— Мендәрең беттеме әллә? — ди.—Синең урыныңда булсам, мин кырын ятып ял итәр ием!
— И-и, кирәккә җыя дип беләсеңмени син аны! — ди Шәмсенур.— Башларымны кая куярга белмәгәнгә генә йөрим бит мин шушылай!
Алар икәүләшеп казларны тыкрыктан яр буена куып җибәрәләр дә, Сәйдәләргә чәй эчәргә кереп китәләр.
Сәйдәнең Шәмсенурга әйтәсе сүзе бар иде бу юлы. Самавырны өстәлгә куеп, кайнар чәйне ясагач кына әйтмәкче иде ул аны, әмма чыдап бетерә алмады, аяк өсте үк:
— Рәхимҗанны күрдеңме соң әле?—дип сорады.
— Кайсы Рәхимҗанны? — дип сискәнеп куйды тегесе.
— Соң, безнең авылда бер генә Рәхимҗан ие бит инде. Хәерттин Рәхимҗаны.
— Кайтканмыни?
— Кайткан. Аръяк Хәмдениса идарәдән ит яздырып алган, ди, кичә. Безнең Гамир сөйләп утырды.
Сәйдә кулындагы сөт савытын өстәлгә куярга онытып, ахирәтенә озак итеп карап торды. Шәмсенур яшь кыз шикелле оялып, өстәл клеенкасының бизәген кытыршы кулы белән ышкып утыра иде. Ул нидер әйтергә дип авызын ачкандай итте, тик кисәк кенә сулыш алып, әйтәсе сүзен авырлык белән кире йотты. Сәйдә аның хәленә керде, белә бит инде ахирәтен нәрсә кызыксындырганын!
— Үзе генә кайткан икән, хатыны моннан бер ел элек вафат булган икән, — диде ул. Бу сүзләрдән Шәмсенурның иңбашлары дерелдәп куйды.

Заманында Шәмсенур белән Рәхимҗан бик матур гына итеп йөргәннәр иде. Аулак өйләрдә аларны парлаштырып йолдыз санарга чыгарганнары әле хәзер дә истә.

Кыю иде Шәмсенур, батыр иде. Бер елны сабан туе алдыннан, әнкәсеннән яшереп җыйган кырык йомырканы оялмыйча-нитмичә дусты Сәйдәнең әнкәсенә китереп бирде. Син матур манасың, суган кабыгына манып бир әле, диде.

Бер заман җайдак егетләр Сәйдәләрнең капка төбенә килеп туктадылар, атларын тупырдатып, һай-һулап бүләк сорый башладылар. Йорттагы җиткән кыздан бүләк көтте алар, ләкин ишектән Сәйдә түгел, Шәмсенур чыкты.
— Һай, кем белән йөри, дигәндә, шуның белән йөри, дисеннәр әле! — диде ул. Шулай диде дә, өйалды ишеген каерып ачып, егетләргә каршы чыкты, җил капка аша үрелеп, кулындагы киндер букчаны туры айгырын уйнаклатып торган Рәхимҗанга сузды. Бүләкне алды да, җил урынына очты егет, аның артыннан башка егетләр томырылды. Тик берсе генә — тимеркүк атка атланган Нурулла гына, нидер өмет иткәндәй, өйалды ишегенә карап торды, башкалардан артка калды...

Хәзер дә үзәге өзелә Сәйдәнең: нишләп шул хәтле кыюсыз булдым икән, дип үкенә ул. Их, Шәмсенур белән бергә чыгасы калган да, бөтен авыл алдында Нуруллага бер букча йомырка бирәсе калган шунда! Ә ул, җебегән, бу тамашаны өйалды ярыгыннан күзәтеп торды!..

Инде менә кырык ел үткән, утыз ел бергә гомер иткән Нурулла күптән гүр иясе булды, ә шул сөрән искә төшкән саен йөрәк сулкылдый.

Дөрес, Шәмсенур белән Рәхимҗанның мәхәббәте дә үкенечле булды, яшьлектә кавыша алмадылар алар. Егет командир булам дип хыяллана иде, еракка, озакка укырга китте. Ә Шәмсенур тынгысыз, сабырсыз иде. Үз тирәләре туйлар ясый башлагач, карт кыз булып калам дип коты очты, гадәттә елмаеп кына йөри торган, бераз шадра битле, тыйнак, тырыш Нигъмәтуллага барды да куйды. Тату яшәделәр, бер-берсеннән беркайчан да зарланышмадылар, әмма авылга шәһәрчә киенгән кәттә хатынын култыклаган, гаҗәп туры сынлы, башны югары тотучы офицер Рәхимҗан кайткан чакларда, Шәмсенур тәмам чиргә сабыша торган иде.

Әле һаман ул чире үтмәгән, яңара икән! Сәйдә ахирәтенең иелгән башына карады да, гаҗәпләнеп шулай уйлады.
Гадәттә ике карчык самавыр янына утырсалар, сүзне:
— Ярый инде безгә, үләсе кешегә!— дип башлыйлар да, балаларын, киленнәрен, кияүләрен, оныкларын, күрше-күләнне, таныш-белешне сөйләшеп чыкмый торып, чынаякларын каплап куймыйлар иде. Бу юлы сүзнең очы-очка ялганмады. Шәмсенур ишек яңагына карашын төбәгән, әйткәнне ишетми, ишеткәнен аңламый, ярты гына чынаяк чәй эчте дә, тавыкларга су куярга онытканмын, дигән булып кабаланып чыгып та китте.

Көтү кайтып, сыерны абзарга куып керткәндә, Сәйдәнең күзе ындыр артына төште: аннан тыгыз-тыгыз атлап, аллы-гөлле күлмәк кигән, яулыгын чөеп бәйләгән, ыспай гәүдәле бер хатын үтеп бара иде. Турларыннан узып, урам очыннан су буена таба борьлгач кына, Сәйдә үзенең ахирәтен төсмерләп алды. Моннан кырык еллар элек Шәмсенур шулай, башын югары чөеп, иңнәрен киереп, аягы җиргә тимәгәндәй очынып йөри торган иде. Тик соңгы елларда оныткан иде инде ул үзенең бу йөрешен, карашы җиргә төбәлгән, иңнәре алга иелгән булыр иде. - Әллә соң ялгыштыммы дип, кулын күз өстенә куеп, баеп килгән кояшка каршы тагын бер тапкыр бик җентекләп карады Сәйдә. Елга үреннән төшеп барган кешенең башындагы яулыгы шик калдырмады. Бу яулык — язын карчыклар җыелышып колхоз сарыкларының йонын алганда бирелгән бүләк иде. Шәмсенур анда иң җитез булып чыкты һәм иң зур бүләкне алды.

Бәйрәм түгел, кунак түгел, иң матур күлмәген киеп, иң кадерле яулыгын бәйләп, уңга-сулга карамыйча, ахирәтен дә күрмичә, кая шулай ашкынып китте инде бу Шәмсенур? «Кая булсын, Хәмденисаларга!»— диде үзалдына көлемсерәп Сәйдә, һәм өйдә балаларны көйләгәндә дә, килене белән улы кайтуга ашык-пошык токмач кискәндә дә ахирәте күз алдыннан китмәде. Ничек итеп барып керде икән? Хәмденисага ни әйтте икән? Кичке эшнең кайнаган чагы, нинди сәбәп табарга мөмкин дә ни йөзең белән кешегә вакытсыз барып керергә мөмкин?
Килене белән улы — бригадир Гамирга да аш янында шуны сөйләп утырды Сәйдә. Килене башын иеп көлемсерәде, ә Гамир әнисенә туры карамыйча гына:
— Эшсезлектән гаҗиз инде карчыклар да, — диде. — Берәр файдалы шөгыль табып булмасмы әле шуларга, тагын уйлап карарга кирәк. Теге чакта сарык йоны алганда ярдәмнәре бик тигән ие. Тик менә көегезне табу гына кыен шул сезнең!
— Минме? Инде мине дә көйсез дисәгез! — дип шундук турсайды Сәйдә.
— Син димим, синең мәшәкатең болай да муеннан,— дип ялгышын шомартырга кереште Гамир.
Сәйдә Хәмденисаның хәлен дөрес уйлады: киенгән-ясанган Шәмсенурны күргәч, хуҗа хатынның күзе чыннан да шар булды. Әмма Шәмсенур аның шаккатканын сизмәде дә шикелле, башын чөеп исәнләште дә:

— Кунагың бар икән, шуның белән күрешергә килдем әле,— дип, туп-туры ишек алдына үтте. Шулай булмыйча, заманында капка төбендә атларын ярсытып торган егетләр каршына нык-нык басып чыгып баскан кыз бит ул! Шул егетләрнең күз алдында елмаеп, сөйгәненә олы күчтәнәчен сузган батыр кыз бит ул!
Өйалды ишеген ачар алдыннан, ике бит очын каты-каты чеметкәләп алды, яңакларының тулышып кызышканын тоеп, тамак кырып бусагадан атлады, һәм Рәхимҗаны каршына томрап барып керде.
Шул көннән авыл карчыклары арасында чыш та пыш сүз китте: Шәмсенур тилергән, кеше-карадан оялмый, Рәхимҗан артыннан чаба! Кич саен аның ындыр арты буйлап түбән очка таба киткәнен, аннан елга аша аръякка чыкканын һәр йорттан диярлек текәлеп карап калалар, Хәмденисадан кат-кат сорашалар: «Тегеләр нишли? Ниләр сөйләшә?» — «Мин барында дөнья хәлләрен сөйләшкән булалар,— ди шаккаткан Хәмдениса. — Мин юкта нишлиләрдер, анысын белеп булмый инде!»
Бөтен карчыкларның нәкъ менә шунысын — олыгайган гашыйкларның икәүдән-икәү генә калгач ни сөйләшкәнен беләселәре килә. «Мин булсам оялыр ыем, күзенә дә күренмәс ием!» — дигән булалар карчыклар.

Шәмсенур белән Рәхимҗанның сүзләре бик гади — башка гашыйклар ничек сөйләшсә, алар да шулай сөйләшә. «Теге сөрән вакытында миңа күчтәнәч чыгарганыңны онытмадыңмы әле?» — дип сорый Рәхимҗан. «И-и, онытырлык кына булдымы соң ул!» — ди елмаеп Шәмсенур. Башта алар бер-берсен бик тиз таныдылар. Икенче караганда икесе дә бер-берсенең картайганлыкларын күрделәр: бер мәлгә кыен булып китте хәтта. Әмма алар башларын имәделәр, икесе дә елмаештылар. Шул елмаю аларның яшьлеген кире кайтаргандай итте һәм алар икесе дә бер-берсен өр-яңадан таныдылар. «Бу шул бит, капка төбендә туры атын биетеп торган Рәхимҗан бит!» — диде эчтән куанып Шәмсенур. «Бу минем кояш кебек яктырып каршыма чыгып килгән Шәмсенурым бит!»— дип уйлады сөенеп Рәхимҗан.
— Атка менеп капка төбеңә килсәм, тагын да каршы чыгар идеңме икән, Шәмсенур!
— Чыкмый каламмы соң, Рәхимҗан!
— Яшьлегебез кире кайтса, инде мине көтәр идеңме соң, Шәмсенур?
— Юк, көтмәс идем, Рәхимҗан...

Бу сүзләрдән Рәхимҗанның йөзе күләгәләнеп китте.
— Эх, яшьлегем кире кайтса! Көтеп торыр идемме соң! Сөюемне канат итеп яныңа китәр идем, Каф тау артларында булсаң да, барып җитәр идем, Рәхимҗан!
Йөрәкләр яшь чакны искә төшереп талпынды. Тик инде еллар биргән акыл чигенмәде: алар вакытның кадерен беләләр, шуңа күрә әйтәсе сүзеңне әйтеп, күңелең теләгән эшкә тәвәккәлләргә кирәклеген бик яхшы аңлыйлар иде. Шәмсенурның бер генә шиге булды:
— Күз күрмәгән якларга китсәм, туган илне сагынып саргаймам микән, Рәхимҗан?
— Бик сагынсаң, икәү кайтырбыз, Шәмсенур.

Менә шулай яшьли әйтелми калган сүзләр әйтелде, яшьли арага кергән аңлашылмаучылык, киртәләр бер елмаю белән сыдырып ташланды.

Атна үтмәгәндер, алар икесе янәшә авыл Советына язылышырга килделәр. Тик секретарь Нәсимә:
— Кагыйдәне боза алмыйм, бүген үк язылыштырмыйм, гаризагызны алып калам, бер ай уйлагач, килерсез,— дип, аларга каршы төште.
— Без ике көннән юлга чыгарга тиеш бит,— дип, Рәхимҗан бик ялынып караса да, Нәсимәнең кирелеген сындыра алмады.

Алар чыгып киткәч, секретарь үзалдына:
— Картларның акылы керделе дә чыктылы, алар балачага шикелле: бүген берне уйлый, иртәгә — икенчене,— дип куйды.— Бүген язылышырлар, иртәгә аерылышырга килерләр!

Колхоз председателе, башка авылдан килгән утыз яшь-тәрәк таза ир кеше, Нәсимәнең бу сүзләрен ишетмәгән иде югыйсә, ләкин аның да фикере нәкъ шундый булып чыкты: ул Шәмсенурның йортын колхозга сатып алырга ризалык бирмәде.

— Карчыкларның көен белеп бетермәссең! Бүген китәр, бер айдан кайтып та җитәр. Ничәсе шулай итте инде: йортларын сатып калага балалары янына китәләр дә, аннары әйләнеп кайтып, идарә бусагасына килеп егылалар. Бусы да шулай булмагае! Сабыр итәргә кирәк!
Ләкин Шәмсенур белән Рәхимҗан бер көн дә сабыр итәргә теләмәделәр.

Шәмсенур тавыкларын суеп, карчыкларны җыеп табын уздырды. Аштан соң карчыкларның иң өлкәннәре мөнәҗәтләр җырлап җибәрделәр:
«Дөньяда тордым бераз вакытлар,
Балчыктан миңа йомшак ястыклар...»


Мөнәҗәтләр кыямәт тә ахирәт турында иде, ләкин карчыкларның башында фани уйлар айкалды: кара син аны! Алтмыштан узгач та, җырда әйтмешли, «язмышны үзгәртеп, ялгышны төзәтеп» була икән!

Кунаклар рәхмәтләр әйтеп таралыша башлагач, Шәмсенур арада якын күргәннәренә гөлләрен өләште, иң зурысын, мул чәчкәлесен Сәйдә ахирәтенә тоттырды:
— Төсем итеп тотарсың! — диде.
— Корытмам, саклармын, кайта-нитә калсаң, үзеңә кайтарып бирермен!—диде Сәйдә.
— Корытма, тик мин кайтмам инде!—диде Шәмсенур.

Көзен маллар суяр чак җиткәч, авылда каз өмәләре башланды, карчыклар һәр елдагыча өйдән-өйгә ашка йөрештеләр. Болай да кием-салымның яңадан-яңаларын гына алып торалар иде алар, быел бигрәк тырыштылар: бөтенесенең диярлек өстендә кримплен күлмәкләр, түшләрендә эре-эре муенсалар, аякларда өр-яңа читекләр. Кайсыларының кулларында — алтын йөзекләр, колакларында — кыйммәтле алкалар елкылдап китә. Аеруча елгырлары, мич арасына кереп, бит очларын чеметкәләп, кызартып, чибәрләнеп чыгалар. Ашка хәтле җыелышып киленнәрне, балаларны сөйләшеп алалар, аштан соң ахырзаман турында мөнәҗәтләр җырлашып утыралар. Ләкин йөзләрдә сагыш түгел, өметле елмаю балкый: Шәмсенур әйләнеп кайтмады бит, кайтмады, бик әйбәт яшибез, миннән бәхетле кеше юк, дип Сәйдәгә хатлары гына килгәләп тора!

Кайчан картая кеше — алтмыштамы, җитмештәме? Алтмышта да, җитмештә дә түгел, инде мин картайдым, дип ышангач кына картая икән кеше. Ә хәзерге карчыкларның, мин картайдым, дип ышанасылары килми. Аларның гомере авыр елларга туры килде,  яшьлекләре сугыш вакытында дошманны җиңү, сугыштан соң илне торгызу мәшәкате белән узды, күпләрнең сөйгән ярлары яудан кайтмады. Аларның киенеп-ясанып, иркенләп кунакка йөрер мөмкинлекләре булмады. Хәзер менә дөнья тыныч, тормыш мул, яшьлектә кимәгәнне киеп, күрмәгәнне күреп, сөймәгәнне сөеп каласы килә икән — бу гаҗәпмени? Шәмсенур искә төшкән саен, бу яшерен теләк өмет булып кабына да, карчыкларны яшәртеп җибәрә, тынгысызлый,  дәртләндерә...

Шәмсенур ике елдан гына кайтты. Үзе генә түгел, Рәхимҗаны белән бергә, кунакка кайтты. Ташландык йортны ачып карап кына чыктылар, анда торып маташмадылар, Хәмденисаның олы ягында рәхәтләнеп кунак булдылар, ашка йөрделәр дә тагын китеп бардылар. «И-и, шул хәтле тазарган, яшәргән, чибәрләнгән Шәмсенур!»— дип сөйләп калды халык алар артыннан.
Алар киттеләр, исемнәре якты өмет булып халык күңелендә калды. Күп карчыклар бик тырышып Шәмсенур истәлеккә калдырган кызыл яран гөлен үрчетәләр, ул тәрәзә төпләрендә март аенда ук бүрек-бүрек чәчкә ата, өмет хисе кебек күңелләрне яктыртып тора. Аны күргән саен, Шәмсенур белән Рәхимҗан искә төшә дә:
— Бер яшьлектә, бер картлыкта! — дип куялар яшьрәкләр. Өлкәннәр исә фикерләрен кычкырып әйтмиләр, үзалларына елмаялар гына. Ә күңелләрендә: «Исән җанда өмет бар!»— дигән уй айкала.
Шау чәчәктәге кызыл гөлләр бу ышанычны ныгытып тора.

фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И, бигрәкләр дә матур, ышанычлы итеп язылган инде бу хикәя, рәхмәт, Мәдинә апа! Чынлап та йөрәкләрдә өмет уята!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мәдинә ханым, сезнең барлын әсәрләрегезне яратып укыйм. Мин рус мәктәбен бетергән совет кешесе. Моңанчы гел рус китаплары гана укый идем. Оныгымның класс җитәкчесе татар теле укыта, менә ул миңа 2 ел элек татар классикларын тәгъдим итте. Миңа бик ошады. Сезнең "Арыш тәме" романын укыганнан соң гел сезнең әсәрләне укып бетерергә уйладым. Бөтен әсәрләрегез тормыштан алынган, мин яратып укыйм. Рәхмәт сезгә бик зур.

      Хәзер укыйлар