Логотип
Проза

Куян мамык бияләй

– Хатынны үтердем бит мин, энем! Өзелеп яраткан бердәнберемне. Менә бу балаларның әниләрен. Узган ел, Казаннан кайтканда. Әллә ничек кенә килеп чыкты: әйләндереп капладым машинаны. Сигезенче март бәйрәме иде ул. Хатынымның туган көне дә!

Эш бүлмәмнең ишеген тыйнак кына шакып, бер абзый килеп керде. Кара төсенә тут кунган киез итекләреннән карашын кыяр-кыймас кына күтәреп исәнләште.

– Энем, исәнмесез! Әнгам абыең булам мин. Ни иде бит... Винарис белән бергә укыган идек – классташлар. Ул керергә кушты да, менә...

Уемына тотка теле кадалып бетмәгән һәм ябылмый калган ишек ярыгы сызылып кына киңәя башлады. Идәннән өч-дүрт карыш биеклектә әүвәл бер баш, аннан соң сөям ярым югарырак икенчесе күренде. Үзен эш бүлмәмә алып кергән тарафка аркасы белән басып торса да – минем күзләрдә чагылган нәни шәүләләр саттымы, әллә колагы белән дә күрергә инде өйрәнгәнме – Әнгам абый җәлт кенә башын борды. Тавышын шелтәле югарылыкта тибрәндереп алды:
– Ишек төбендә шыпырт торыгыз, дидем лә мин сезгә! Кыбырсымагыз!
– Ярар ла, Әнгам абый, керсеннәр. Үсеп килүче буынны һәрвакыт колач җәеп каршы алабыз без уку йортыбызда, – дияргә ашыктым һәм кызыксыну катыш гаҗәпләнү тулы ике пар күзгә таба атладым. – Исәнмесез!.. Менә әле дә «Ачык ишекләр көне» уздырырга әзерләнеп йөреш. Винарис абый әйткәндер...

Ара-тирә кергәләгән кунаклар өчен махсус хәстәрләп куйган урындыкларга һәр өчесен җайлагач, Әнгам абыйны тыңларга әзерләндем.

Әти кеше нидән башларга белми иде бугай. Йомышының җеп очы булачак төп җөмләсенең биатасынмы, бианасынмы авыз эчендә көрмәкләгәндә, балаларның энесенә апа тиешлесе урындыктан шуып кына төште дә өстендәге җылы курткасын салды. Аны тәртипләп төргәч:
– Эссе, кая әле, син дә тирләп беткәнсең, – дип, өч яшьләр чамасындагы зур кара күзле малайның изүен чишеп җибәрде.
– Зифа, кызым, утырсана... Ишек төбендә генә көтегез, дидем бит мин сезгә. Олылар сөйләшкәндә...

Әнгам абый чигәсенә чал кунарга иткән башын янәдән миңа таба борды.
– Кичер инде, кыбырсыклар шул. Бүген авылда калдырырга җай чыкмады. Садикны ремонтка яптылар. Әби-бабалары эштә. Күршедәге Миңлебикә апа районга – кызларына киткән иде. Юкса монда кадәр электричкада ташып та йөрмәс идем үзләрен, – дип акланды ул.
– Әнгам абый, борчылмагыз, алар безгә комачауламас. Шулай бит, үскәннәрем? – дидем мин, чарасыз калып.
– Юк-юк, абый! Без сүз тыңлыйбыз, – дип ярып салды «Әлифба» яше кергән Зифа. – Менә Зөлфәт бераз елаграк иде дә, инде ул да зур үсте – өч яшь аңа хәзер.
– Өс! – дип, бармакларын тырпайтты каракүз.

Зифа коеп куйган әтисе иде: шундый ук түгәрәк йөздә сабыр хәрәкәт иткән уйчан яшькелт күзләр, һич сыгылмасыз кыл керфекләр, үзара сүз сугыштырып аерылышкандай бер-береннән ераграк урнашкан куе кашлар, кылыч борын, чама белән генә уелган авызны каймалаган күперенке иреннәр, кап-кара туры чәч. Зөлфәт исә тач киресе: озынчарак йөзен балкытып, зур кара күзләре елгыр йөгерә, озын керфекләре билдән дугаланып бөгеләләр дә дулкын-дулкын таралышкан маңгай чәченә багалар, кашлар шулай ук куе, ләкин җәлпәгрәк түгәрәк борын өстендә менә кавышам, менә кавышам дигәндәй, якыннар, бераз җәенкерәк авызны ым тәртибе төгәл билгесез иреннәр әйләндереп алган. Күрәсең, әнисенә тарткандыр малай.

– Әле үзеңнекеләр юктыр, бик яшь күренәсең... Минем кыбырсыкларны ачуланма инде... – дип, гафу үтенү шәкелендә тирән көрсенде Әнгам абый.

Бер тоҗым гына сүз бушлыгы хасил булды. Урынымнан капылт торып, электр чәйнегенең лепкәсенә төртеп килдем. Аның су шаулаткан тавышына кушылып, гаилә башлыгы:

– Шула-а-ай, – дип пышылдады. Аннары төс-кыяфәтен кисәк үзгәртеп, миңа таба сузылды да, сүзләрне өсте-өстенә бастырып, балалар төшенмәсен дигәндәй, теш арасыннан сытып кына тезеп китте: – Хатынны үтердем бит мин, энем! Өзелеп яраткан бердәнберемне. Менә бу балаларның әниләрен. Узган ел, Казаннан кайтканда. Әллә ничек кенә килеп чыкты: әйләндереп капладым машинаны. Сигезенче март бәйрәме иде ул. Хатынымның туган көне дә! Балаларны әниләрдә калдырып, иртүк калага килдек. Утыз биш яше тулган көнне хатынга алка-беләзек алыйк, кием-салым кибетләрендә өс-баш яңартыйк, тәм-том төяп кайтып, гаиләдә бәйрәм ясыйк, дигән идек. Алка-беләзеге дә алынды, өс-баш та яңарды, тәм-том да төялде, тик менә бәйрәме генә җеназа мәрәсименә әверелгән. Миннән башка җирләгәннәр. Аңсыз булганмын. Хушым кайткач, хатынымны эзли башладым. Әти-әнисе үзләре килмәсә, күзләренә ничек күренер идем, белмим – рәхмәт, ташламадылар, суд юлында йөртмәделәр! Ә тикшерүче утыртырга бик теләгән иде... Кайгылы хәбәрне икебез-нең әтиләр бергә кереп җиткерде. Өч айга якын больницада яттым. Гомеремдә дә рульгә утырмыйм дип ант эчтем.

Әнгам абый тынып калды. Уйчан яшькелт күзләрендә мөлдерәп-мөлдерәп алган тамчылар тамарга базмады. Күрәсең, читенсенделәр. Әллә болай да шактый түгелгән күңел тәрәзәләрен коргаксытудан куркып кызгандылармы?!

Чынаякка куе кара чәй агызып, Әнгам абыйга суздым.
– Бик кайнар булды инде бу, – дидем, тынлыкны бозып.

Әтиләренең һәр сүзен ишетергә тырышып шым калган, тәкъдир култамгасын иртә танырга өйрәнеп килүче сабыйлар да кымшанышып куйды. Нарат урманында агач аударып йөргән аю сурәте төшерелгән кәгазьле конфетларны учларына сондым.
– Рәхмәт, абый! – диде Зифа.
– Ә-әх-мәт, абый! – дип кабатлады Зөлфәт.

Кайнар чәйне өрми-нитми зур-зур уртлагач, Әнгам абый сөйләгәннәренә нәтиҗә чыгарды:
– Рәхмәт, энем! Минем авыз пешми хәзер, әллә нишләп, салкын-кайнарга, баллы-тозлыга бер дә исе китми. Хатынсыз ир – тукрансыз агач, дип шаярта безнең авылда бер абзый. Имеш, тукып-чукып торучысы юк. Аның икенче ягы да бар бит әле: тукран – урман табибы. Тукрансыз урман корый. – Күтәрелеп карамый гына дәвам итте: – Менә хатынымның туган һәм... үлгән көне җитә. Сигезенче март көнне елын укытабыз. Радиога бер гыйбрәтле нәрсә язып булмасмы дигән идем... Бөтен татар халкы ишетерлекне. Күзне-башны тондырып, дөньяны йотардай булып чабабыз. Язмышыңа язылганнан ары сикерәм димә икән лә ул!.. Үзем сызып-бозып карадым да – чыкмый. Һәр һөнәрнең үз остасы шул. Винариска килдем, университетта эшләгәч, уку-язу тирәсендә кайнаша, мәктәптә шигырь-мигыр да сырлаштыра иде, бер-бер җаен табар, минәйтәм. Ул сиңа кертеп җибәрде. Радиода безнең авыл кызы эшли. Тормышны күрмәгән әле, башкарып чыга алмас. Янына берәр кәгазь кисәге тотып барыйм дигән идем. Менә шул, энем, кире борма инде, буш итмәм.

Минем ризалыкны да көтеп тормыйча, Әнгам абый урыныннан кузгалды. Укытучым Винарис Хамматович: «Ни итсә дә итәр, әйткәнеңне вакытында җиренә җиткезер», – дип кертеп җибәргәндер, мөгаен. Гәрчә бер эшкә дә әле беләмәнлек белән ышандырып алынырга тырышмыйм үзе. Укытучымның кичәге шәкертен шулай сынавымы?..

Зифа энесен җәлт-җәлт киендерә башлады. Җылы бинадан буранлы февраль кочагына коелырга тиешле сабыйларын күздән кичереп, башлык-якаларын бераз тәртипләгәч, Әнгам абый миңа дәү кулын сузды да:
– Өч көннән киләм, энем. Борып чыгармассың инде, яме! – дип, ничек тыйнак кына кергән булса, шулай тыйнак кына чыгып та китте. Ул хушлашканда, Зифа белән Зөлфәт инде бүлмәмдә юклар иде.

Ишеткәннәремне фикер чүлмәгендә эшкәртеп исемә килсәм, өстәлемдә Әнгам абыйның хатыны, Зифа белән Зөлфәтнең әниләре турында кыскача мәгълүмат язылган кәгазь бите ята, аңа – арткы ягына – бер конверт беркетелгән. Ачтым. Эчендә – фоторәсем. Һәм... нәкъ мин күз алдыма китергәнчә, уллары Зөлфәт килбәтеннән фаразлап күзаллаганымча... Тиз генә урынына кире салып куйдым.

Әнгам абый калдырганнарны эш кәгазьләре белән бергә портфелемә тыктым да кайтырга җыена башладым. Ишекне бикләп чыгуга, күз карашым төшеп калган сыңар бияләйгә кадалды. Иелеп алдым. Бәләкәй – баланыкы. Куян мамыгыннан бәйләгәннәр үзен. Кайчандыр кырпак ак булган, шактый керләнгән, күпереп торган өрфия мамыгы да басылган. Зифаныкыдыр инде бу. Малай кешегә ак бияләй кидермәсләр. Эш бүлмәсен кире ачып, табылдыкны өстәлемә кертеп калдырдым.

Шәһәрдә буран котыра. Февраль бураны. Болакны тутырырдай булып кыланган кар туе арасыннан бәргәләнеп очкан ала каргалар пылт итеп килеп чыга, азык юнәтеп йөргән урам этләре җәяүлеләрне куып җитеп, лерт-лерт узып китә, халыкны эштән өйләренә ташыган троллейбусларның мыекларыннан чыртлап чәчрәгән чаткылар күренеп кала. Чебеш күзләп очкан тилгәннәрдәй, капкорсак эвакуаторлар шәһәр өстендә бөтерелә. Ачыгавызларның машиналарын чыелдатмый гына чукып алалар да штрафстоянкаларга илтеп тондыралар. Мондый да болганчык көнне аларга уңыш аеруча киң елмая.

Минем башта да буран. Хисләр, уйлар бураны бөтерелә... Кирәклесен чыелдатмый гына чукып алмалы түгел.

***
Диктор бер сулышта укып чыгып, тыңлаучыларны тетрәндерерлек тирәнлеккә ия каләм җимеше озак өлгерде. Кечкенә генә йомырка салу өчен дә айлар буе түл җыярга кирәк шул. Ә монда – өч көн! Кайта-кайта төзәтеп, үзгәртеп, күп интектем. Әйе, китаплардан укып, телевизордан күреп, кеше сөйләгәнне тыңлап кичерү бер икән, ә менә ике нарасыен кочып, яшьли сыңар канатка калган, тормышының күп принципларын җимереп, тамырдан үзгәрергә мәҗбүр ир йөрәге аша уздырып әйтеп биреп кара син аны!

Өч көн рәттән, авыл сәгатьләрендә кичке ял вакыты суккач шалтыратып, эшнең барышын сорашып торды Әнгам абый. Укып бирүемне дә үтенде. Күрәсең, шиге зур булгандыр.
Өч тәүлек узды. Дүртенче көнне иртәнге сигездә эш бүлмәмнең ишеге төбендә мине көтеп тора иде инде ул.

Әнгам абый керә-керешкә китаплар шүрлегендәге куян мамык бияләйне күреп алды да сөенеченнән кычкырып ук җибәрде:
– Менә кайда икән ул! Балалар белән тәмам хафага калдык. Зөлфиякәем бәйләгән, күз нурларын, йөрәк җылысын салган бияләй бит...

Үз чиратымда:
– Әйе, теге көнне төшереп калдыргансыз. Кертеп куйган идем шул... – дип җавапладым.

Әнгам абый табылдыкны йөзенә тидереп алды, әйләндереп-әйләндереп карады. Бүген ул икенче иде. Тормыш йөге баскан кырыс ир миңа мәгълүм күңел дөньясының капма-каршы ягын ача иде.
– Рәхмәт, энем! Игътибарың өчен рәхмәт! Бик кадерле... Зөлфиямнең кулы тигән һәрнәрсә бик кадерле бүген. Икесен парлап, керешкә таккан иде ул аларны, берсе өзелеп төшеп калган. Зифаныкы бу. И-и, куаныр инде. Табылуы шәп булды, юкса парсыз бияләйнең бу тормышта кемгә хаҗәте бар...

Радиодан укылачак текстны без озак төзәттек: сүзләрен алмаштырдык, җөмләләр, хисләр өстәдек. Мин язганнарның азы гына калды.
– Зөлфиякәемнең сурәтен бир әле, – дип, теге конвертны сорады Әнгам абый. Сак кына ачты, фотоны кулына алды. – Әнә бит ул нинди чибәр, ничек назлы итеп елмая... Күрәсеңме, энем?..

Мин җавапсыз идем. Үз дөньямда идем. Гаебемне таныйм: язганда ул фоторәсемне конвертыннан чыгармадым. Аңа карасам, бәлки, яхшырак текст туар иде. Нигәдер кеше мәхәббәте салынган, җисеме бу дөньяда булмаса да, исеме кемнеңдер йөрәгендә мәңге исән сылуҗан рухын саклаган дүртпочмакны ачып, саф сөюне тынгысызлыйсым килмәде.

Уйларымны Әнгам абый бүлдерде:
– Энем, башкарып чыктык бугай. Рәхмәт инде сиңа! Тик бер үтенечем калды. Мин шагыйрь түгел. Әни яраткан шагыйренең исемен куштырткан булса да, шигырь-мигырга һәвәслегем юк. Шулай да менә бу юлларны өстәп куйыйк инде.
Һәм кәгазь кисәге сузды. Болай язылган иде анда:

Бүген төнлә бер төш күрдем –
Арыш таратканымны.
Чардуганыңа сөялеп
Сөйлим яратканымны!

Шунда Әнгам абыйга шагыйрь исемен юкка кушмаганнарын аңладым: аның йөрәге мөлдерәмә шигырь, күңеле тулы мәхәббәт иде. Күгәргән йөрәктә сөю сүсәрә. Ул моңа юл куймаска тырыша, күрәсең. Йөзе сагышлы булса да, шул ук вакытта бик канәгать тә иде.
...Радио хезмәткәрләренең хәер-фатихасын гына көтәсе калды.

***
Халыкара хатын-кызлар көненең кемнәргәдер күпне вәгъдә иткән таңы атты. Хатынлы тормышымның тәүге Сигезенче марты. Яңа өйләнешкәннәргә хас булганча, Казандагы иң матур чәчәк бәйләме назланып ятучы сөеклем уянганны көтә. Аш бүлмәсендә талгын гына сөйләп торган радиодан бәйрәм котлаулары яңгырый.

Иртә әле...
Бераздан караңгылык тәмам таралып бетте, һәм шәһәр өстенә яз кояшы елмайды. Өй эченә кояш нуры керсә, могҗиза көт, ди халык. Бүлмә дә, җирле гөлләребез дә, вакытлы шатлык өләшеп утырган чәчәк бәйләме дә нурга коендылар...

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар