Логотип
Проза

Куллар, куллар...

Язучы Рәфкать Кәрамине олы юбилее –75 яшь тулган көне белән котлыйбыз.  «Сөембикә» укучылары өчен махсус язган язмасын тәкъдим итәбез.

     Төн.
     Зур тәрәзәнең ак пәрдәсен бер якка этәреп куйдым да урамга карадым. Баганаларда тонык кына утлар яна, тротуардан җәяүлеләр атлый, олы юлдан каядыр ашыгучы машиналар чабып үтә. Өй каршындагы агачлар җил югыннан файдаланып, черем итеп алмакчы. Бер-бер артлы тезелешеп киткән биек таш йортларның да тәрәзәләрендә берәм-берәм утлар сүнә. Көнозын аяк өстендә йөреп арган кешеләр туачак көнгә көч җыю, хәл алу өчен татлы йокыга талалар. 
      Бүтән көннәрне бу вакытта мин дә башны мендәргә төртә идем инде, ә бүген күземә йокы керми. Әле генә рестораннан кайтып (бер хезмәттәшемнең туган көнен билгеләп үттек), ялгызым уйга чумып утырам.
      Нәрсә мине шулай өс киемен дә салмаган килеш, диванга түнкәеп уйланырга мәҗбүр итте соң? Куллар. Әйе, куллар. Ресторанда күрше өстәлянында утырган ике кызның ак куллары. Ике бармак арасына каләм озынлыгы нәзек папирос кыстырып, тәмәке пыскытып утыручы яшь кызларның көн саен җиләк сабыны белән юыла торган нәфис куллары. Зиннәтле чит ил майлары сөртелгән, көнаралаш бәләкәй игәү белән тигезләнгән очлы тырнакларына перламутр лаклар ягылган чиста кулларга карагач, мин яшьлегемне сагынып куйдым, кайнар беләкләре муеннарны пешерә торган назлы кулларны искә төшердем. Әйе, менә шулай ак, чиста була инде ул хатын-кыз кулы. Ләкин кайта-кайтышка минем күз алдымда икенче куллар пәйда булды. Тик күпме генә тырышсам да, мин аларны, әнә шул ресторанда утыручы кызларныкы төсле, гәрәбәдәй шәраблы нечкә билле хрусталь рюмка тоткан итеп күз алдына китерә алмадым.
      Аның кулларын мин ешрак кояшта янып каралган, нигә дә булса сыдырылып канаган, кышкы чатнама суыкта бәкедә кер чайкап кызарган-күшеккән, ипи саласы көнне терсәк тиңентен куәс камырына буялган, кая да булса кысылып тырнаклары күгәргән яисә бөтенләй төшкән хәлендә генә күрә идем. Ә соңгы вакытта аларны җыерчык басты, зәңгәр кан тамырлары беленеп, сөяк тә тирегә генә калды, бармаклары, давыл актарып ташлаган карт агач тамыры кебек, тырпаеп тора башлады. Ул бер-ике сәгать кенә тик утырса да, түзәр әмәле калмый: кулларының нәрсәгә булса да барып тотынасы килә; нидер эшлисе килеп борчыла һәм аның буынтыклы кыска бармаклары тиктомалга кыймылдап-кыймылдап куя. Хәтта гомерендә бер мәртәбә ял йортына баргач та, мин аның, җыештыручылардан чүпрәк сорап алып, идән юарга керешүен күргән идем.
      Куллар. Бик күп нәрсә турында сөйли алар.
      Куллрына карап кешенең нинди һөнәр иясе икәнен, яшен билгеләп, холык-фигыле турында төрлечә фараз итәргә мөмкин. Әйтик, көрәктәй дәү итләч кулларына карап, берәр әзмәвернең сабантуй батыры икәнен, еш юудан агарган, кара төкләр баскан көчле беләкләр хирургныкы икәнен, мазутка буялып карасу-коңгырт төскә кергән эшчән кулның хуҗасы механизатор икәнне чамалап була. Ә аның кулларын нинди төркемгә кертергә дә, аларга карап үзенә нинди бәһа бирергә була соң? Белмим. Соңгы вакытта аның оныкларын башларыннан, аркаларыннан сөеп сыйпавын, ул сабыйларның кул-бармакларын яратып үбүен еш күрәм һәм ирексездән аның тормышы турында уйланам.
      Әйе, аның да куллары туганда ук сөялле, каты булып яралмаган. Башта аның да куллары буынтыклы, сөяксез дип әйтерлек йомшак булган. Ләкин аның нәни бармаклары бабасының ак сакалын таркатып уйный алмаган, чөнки ул туардан җиде ел элек бабасы япон сугышында «җир читендә» ятып калган. Үз-үзен белә башлап, кайчагында әтисенең тезенә утырып, аның кара сакалы белән уйнаганны да ул бик аз хәтерли. Ә менә аклар олаучы итеп, чыбыркылап, аты-арбасы белән Бөгелмәгә алып киткәндә, ябык кулларын сузып: «Әткәй, кая барасың? Тиз кайт!» – дип өзгәләнеп елап калганы әле дә булса күз алдында аның. Юк, тиз кайтмады, тиз генә түгел, бөтенләй кайтмады аның газиз атасы.
      Ятимлеккә дучар ителгән сабыйның хәлсез куллары, үз ишләре белән курчак уйнар чакта, әнисе өйдә югында бишектәге ике яшьлек энесен тирбәтә, кабыктан ясалган бәләкәй арбада ишегалды буйлап тартып йөри иде. Егерме бернең җәе-кышы да үзенең ач җиле белән аңа кагылып үтте. Аның әле ныгып җитмәгән арык куллары җиләк, какы, кузгалак, песи борчагы җыйды, кычыткан, «кәҗә сакалы», алабута йолыкты, калак сөякләре тырпаеп торган аркасына чабата киндерәсе белән асып, аларны өйгә ташыды.
      Яшьлек дигән канатлы, хыяллы чор барыңа да тигез килә икән. Алтын йөзекле куллар да, нәселдән нәселгә күчүче көмеш беләзек кенә кигән куллар да, вакыты җиткәч, гомерлек яр буласы егетнең тыгыз учын үзендә тоя икән. Бигрәк тә бернигә карамый, әнисенең каршы килүенә дә исе китмичә караңгы төнне күтәреп алып кайткан көчле егетнең муенын яндыра-пешерә ничек иркәләмәсен яшь, кайнар куллар... Булгандыр, дөнья булгач, барысы да булгандыр.
       Әнә бит колхоз дигән хикмәтле нәрсә утызынчы еллар ахырына таба ничек тернәкләнеп китте. Олау-олау ипекәен һәм башка вак-төяген өләшәләр иде хезмәт көненә. Әйе, ул елларда икмәкне күп алдылар. Ничек алмыйсың,урак ура-ура, көлтә бәйли-бәйли яргаланып,сыдырылып беткән әнә шул таза кулларының хәләл көче кергән бит аңа. Әйе, булды, барысы да булды. Ләкин беркем дә көтмәгәне һәм теләмәгәне дә килде шул.
        Озатканда яулык почмагы белән битен каплап, ә кеше югында йөзе белән капланып елар өчен яралган идемени ул куллар? Юк, җан яратканын эштән капка ачып каршылар өчен, комган-сөлге тотып юындырыр һәм коштабак тутырып табынга аш куяр өчен иде бит ул куллар!Муены астына килгере Гитлерны каргап, көнбатышка карап йодрык төйде ул елларны баласынюгалткан аналарның, егерме яшеннән тол калган киленнәрнең, кияү бәхетен татымыйча картаячагын әле белеп, аңлап җиткермәгән буй җитү кызларның миллионлаган куллары.
       Түзделәр, никадәр авыр булса да, түзделәр ул куллар. Хезмәт көненә йөз граммлап кына биргәнчакта да салынып төшмәде, карышмады ул эшчән, хәзер барыбыз да иркәләп, назлап кына торырлык, һәрберсенең күчермәсен алып музейга куярлык сөялле, кытыршы куллар. Гарипләнеп кайткан ирләрнең ярасына дарудан да шифалырак булып кагылды алар.
       Җиде ай госпитальдә ятып, ике култык таягына таянып, көч-хәл белән кайтып егылды аны караңгы төндә килен итеп төшергән батыр сөйгән яры. Кем әйтер ул вакытларны аның кулларына җиңел булган дип? Кем әйтер җан сөйгәнен төннәр буе керфек какмый багып чыккан ул кулларны миһербансыз дип?
       Тыныч чор булса да, бер-бер артлы өч малаен солдатка озатып, кояш баеган турларда кулын каш өстенә куеп, киткән юлларына карап күз талдырган ананың хәсрәтен кем генә белеп бетерер икән дә, кем генә аның уйларының очына чыгар икән?
       Ул безгә еш килә алмый. Бар булганы елына бер. Мин аңа тик кенә утыр, ял ит, дим. Ләкин ял йортына барып та идән юып йөргән сөялле кулларны ничек кушырып утырасың...
       Әйе, хәзер аның беләкләре нечкәрде, куллары җыерчыклы, кан тамырлары беленеп, зәңгәрләнеп тора. Миңа һәр сызыгы, һәр буыны кечкенәдән таныш булган ул куллар хәзер каты, суыкка да чыдамсыз – тиз туңалар. Ләкин алар миңа ресторанда утырган кызларның ак, нәфис кулларына караганда мең мәртәбә җылырак сыман тоела, алар миңа дөньяда иң җылы, иң йомшак, иң назлы куллардан да сөйкемлерәк. Минем аларны учыма алып озаклап тотып торасым, иркәләп сыйпыйсым килә.
       Куллар...
       Төн.
       Ялгызым...
       Мин үземнең кайсы заманда яшәвемне онытып, хәзерге кызларыбызга артык каты бәрелмим микән? Белмим. Мин фәкать уйланам гына. Төн узганын да сизмичә, авылларда таң әтәчләре кычкырыр вакыт җиткәнне дә тоймыйча, мин бары куллар турында гына уйланам. Бәлки, ресторанда утыручы ул кызлар, авыл халкы әйтмешли, чиста эштә эшлидер? Бәлки, аларның сөттәй ак куллары теләсә нинди эшкә йогып торадыр, бармаклары хикмәтле электрон машиналарының төймәләрендә җитез йөгерәдер, безнең әниләр тел әйләндереп исемен дә әйтә алмаган төрле музыка коралларында уйныйдыр, диңгез-океаннар гизүче корабларның, тавышын артта калдырып зәңгәр күккә омтылучы очкычларның иң катлаулы приборларын җыядыр. Бирсен Ходай. Әгәр бу шулай икән, мин шатланырмын гына. Кызларның кулы чиста, нәфис булуга каршы түгел мин. Матур әйбер күреп барыбыз да сокланабыз. Ләкин ул кызларыбыз бүгенге мул, бәхетле тормышны корган, аның бөтен әчесен-төчесен үз куллары белән күтәргән әбиләре, апалары, балалык еллары авыр сугыш чорына туры килгән әниләре турында да истән чыгармасыннар, аларның һәрчак ярдәмгә килә белүче, каты сөялле, ләкин шуңа да карамастан, йөрәк җылысы белән өретелгән миһербанлы куллары турында да уйласыннар иде. Үзләренең дә бәгырьләре йомшак, олы җанлы күңелләре тирә-юньгә җылы бөркеп торсын иде. Мин бары шуны гына телим.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авырлык белән биш бала үстергән, замана авырлыгын күтәргән туксан яшьлек Әнкәемнең кытыршы, тамырлы тырыш кулларын күз алдына китердем. Шул игелекле куллар безнең баштан сыйпады, шул уңган куллар үзе белгәнне безгә өйрәтте. Шул җылы куллар, аллагашөкер, әле булса кайту белән кочып ала. Зур рәхмәт, Язучы абый! Сезнең кулларыгыз да зур талантыгызны шулай кешеләргә җиткереп килсен. Таза-исән булыгыз. Юбилеегыз белән!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авырлык белән биш бала үстергән, замана авырлыгын күтәргән туксан яшьлек Әнкәемнең кытыршы, тамырлы тырыш кулларын күз алдына китердем. Шул игелекле куллар безнең баштан сыйпады, шул уңган куллар үзе белгәнне безгә өйрәтте. Шул җылы куллар, аллагашөкер, әле булса кайту белән кочып ала. Зур рәхмәт, Язучы абый! Сезнең кулларыгыз да зур талантыгызны шулай кешеләргә җиткереп килсен. Таза-исән булыгыз. Юбилеегыз белән!

      • аватар Без имени

        1

        0

        Рэхмэт! Юбилеегыз белэн! Сау-сэламэт булып, ижатыгыз белэн соендереп яшэгез.

        Хәзер укыйлар