Логотип
Проза

Кояшым

– Нигә утны кабызмадың? Караңгы бит...

Гүзәл сискәнеп китте – Айдарның үзе артыннан аш бүлмәсенә керүен һич тә көтмәгән иде ул. Инде курткасын кигәндер, ботинка бауларын бәйләгәндер, менә хәзер аның артыннан ишек ябылыр дип торганда... Саубуллашып китәргә тели микәнни?! Нигә кирәк иде инде – бер сүз дәшмичә дә чыгып китсә була иде...    Тәрәзәгә карап баскан хатынны ир арттан килеп кочып алды. Башка вакыттагы кебек итеп кочагына бөтереп кысмады, ничектер курыккандай, сак кына... «Соңгы тапкыр...» Айдар берни дә дәшмәде, ләкин Гүзәл аның шулай әйтүен аермачык ишетте кебек. «Соңгы тапкыр кочаклыйм да аннары китәм... Бөтенләйгә китәм...» Эчтән, мөгаен, шулай уйлыйдыр... Айдар кагылуга тән буенча тарала – баштанаяк күмә торган рәхәт дулкын бу юлы сизелмәде. Эчтә – боз салкыннары...

– Эх, сине, Гүзәл!..

Ир, аның чәчләре дулкынына күмелеп бер тын басып торды да аш бүлмәсеннән борылып чыгып китте. Колаклар очкычтагы кебек гүли башлады... Айдар нидер әйтте бугай, тик ул инде аны ишетмәде. Ишетсә дә, аңламады. Хәер, нәрсә әйтсә дә барыбер түгелмени инде хәзер?! «Хуш...» – дигәндер... 

Хатын кинәт хәлсезләнеп, сыгылып төште. Битен куллары белән томалап, тезләнгән килеш йөзе белән идәнгә капланды. Тамак төбенә тыгылган төер, ниһаять, юл тапты... Өйдә берәү дә булмаса да, ул, нигәдер, кемдер аны ишетүдән курыккандай, эчтән генә елый иде. Илереп-илереп... Пышылдап гел бер сүзне кабатлый-кабатлый. Аның исемен... «Айдар... Айдар... Айдар...» 

Бераздан үз-үзен куллары белән кочаклап, стенага сөялеп утырды. Нигә калтырый, нигә туңа соң? Шкафтан мамык шәлен алып ябынса җылыныр иде дә, тик күрше бүлмәгә кадәр ничек барып җитәргә соң – аякларының бер дә егәре юк. «Нигә әйттем?! Никләр генә әйттем соң?! Нигә... Нигә...» Боларын баягыча пышылдап та әйтми, эчтән генә кабатлый иде бугай. Әллә уйлый гына идеме? Үзен үзе ишетерлек итеп пышылдарга да хәле юк икән...

Әйе, әйтмәсә дә була иде бит әле. Тагын бер ай... Һичьюгы, бер атна... Бу бәхетне сузу аның үз кулында иде ләбаса. Айдар теленнән йолкып алмады бит – үзе башлады. Күңеленнән мең тапкыр уйлап йөргән сүзләр иде. Сүзләр дип... Нибары ике җөмлә. Кып-кыска ике җөмлә... Аны әйткәннән соң ни буласын да мең тапкыр уеннан кичергән иде инде. Алай да, болай да... Айдарның менә хәзергедәй чыгып китәсен дә. 

Аның китүен төрлечә күз алдына китерә иде ул. Әле берни әйтми, тора да, саубуллашмый да чыгып китә. Әле үпкәли: «Нигә моны шул гомерләр яшереп йөрдең? Мине өметләндереп... Күпме вакытымны әрәм иттем сиңа!» – ди. Уйларның башкалары да бар иде, әлбәттә. Уйларга да җөрьәт итә алмаганнары. Аларында Айдар аны шунда ук кочаклап ала һәм: «Җүлә-рем! Син миңа барыбер кадерле! Шушы килеш тә!» – ди. Әйе, нәкъ менә шулай дип әйтә: «Шушы килеш тә кадер-ле!» – ди!.. Аннан соң ни буласын Гүзәл бер тапкыр да ахыргача уйлап бетерә алмады. Ике арада бер сер дә калмагач, аларны аерып торган пәрдә алынгач, ир белән хатын бер-берсенә таба тагын бер адым атларга тиеш бит инде. Соңгы адым... Тәннең бөтен күзәнәкләре күптән тели моны. Тели генәме соң, көтә! Сулыгып-сулыгып... 

Айдар башкалар кебек түгел, ул мине ташламас, мин аңа кирәк, дигән өмет бар иде шул. Ул өмет артык зур булмаса да, кечкенә дә түгел иде. Күңелне генә алдау булган икән... Чыкты да китте бит әнә... Чәчләренә сеңгән исе генә калды. Бу хушбуйны Гүзәл аңа үзе бүләк иткән иде. Исен әллә кайдан таный, «Айдар исе», дип йөртә бит ул аны. 

Беркөнне директор кабинетыннан чыкканда коридорда бер ир-ат белән бәрелешә яздылар. Барысы да мизгел эчендә булды. Әмма Гүзәл һәммәсен дә күрергә өлгерде: аның яхшы костюм-чалбарын да, зәңгәрсу күлмәген дә, күлмәгенә бик килешеп торган галстугын да. Тик ашыгып барган җирдән сөртенә язуы башкага иде. «Восс»! Айдар исе! Шул бутады... Үзе дә сизмәстән, каршындагы ир-атка күтәрелеп карады. Айдарына караган кебек карады бугай – ир барган җирен-нән туктап калды. «Син миңа караганда бөтен дөньямны онытам! Иң бәхетле кешегә әйләнәм!» – дип, юкка әйтми-дер Айдар. Күзләр күңелдәген беркайчан яшерә алмый ул... Сүзләргә, тавышка, хәрәкәтләргә күчкәнче, ярату иң элек күзләрдә чагыла. Хәер, яратмау да. «Син миңа кирәк!» – дип, мең тапкыр кабатласаң да, күзләрең бу хакта сөйләми икән, кешене ышандыра алмыйсың...

Ул арада кыңгырау шалтырады. Гүзәл сөенеп куйды: хәзер коридорга балалар чыгып тулачак. Югыйсә: «Гафу итегез, без әллә сезнең белән танышмы?» – дип дәшсә, ни дип җавап бирерсең?! Баскычка җиткәнче, аркасы белән аның карашын тоеп барды. Ялгышмыйммы дип, юри борылып карады: ир һаман алар бәрелешә язган урында – директор кабинеты каршында басып тора. Юк, кермәгән. Гүзәлнең борылганын күргәч кенә, ашыгып, ишек тоткасына үрелде...

Кичен бу хакта Айдарга да сөйләп көлдергән иде. 
– Ничек алай ялгыштың соң? Мәктәпкә бик теләсәм дә керә алмаганымны беләсең бит. Үзең рөхсәт итмисең, – дигән иде ул.
– Сагынган чагым булгандыр...

Гүзәл авызыннан «сагыну» сүзе чыгуга, аны кочаклап сүзсез генә басып тора торган гадәте бар Айдарның. «Йөрәгеңне тыңлыйм, чынлап та сагындымы икән?» – дип елмая ул аннары һәрвакыт. 
Ул юлы да шулай иткән иде. 

Сагындым... 

Гүзәл идәнгә капланып, тагын сулыгып-сулыгып елый башлады. Баягыча, тешләрен, иреннәрен чытырдатып кысып, тавышсыз гына. 
Менә шулай елаган чаклары булды инде аның, булды... Барысы да истә... Әйе, ул чакта елавын, сыкравын берничек тә ишеттерергә ярамый иде. Күрше бүлмәдә берсеннәнберсе кечкенә ике улы уйный. Әниләренең елаганын белсәләр, куркулары бар...

...Эшкә җыена иде Гүзәл. Башта көндәгечә улларын озатты. Әтиләренең юл өсте: китешли аларны балалар бакчасына кертеп калдыра. Тыныч кына җыенып чыгып киткән көннәре сирәк: берсенең йокысы туймаган, икенчесенең үзе белән алып барырга теләгән машинасы югалган. Ул футболка ошамый, монысы... Алар артыннан ишекне ябып, җиңел сулап куйганда инде сәгать сигез тула язды. Үзен карарга вакыт та калмады. Киенгәндә кулы ялгыш кына күкрәгенә кагылып китте. Төер түгелме соң, Ходаем! Төер бит! Зур түгел, әмма кул белән тоткач сизелә. Өстенә бозлы су койдылармыни... Ашыга, беренче дәрескә болай да инде соңга кала язган иде – көзге каршында озаклап басып торырга җай булмады. 

Ул көн төштәгедәй узды. Томан эчендәге кебек. Соңгы дәреснең ахырын көчкә көтеп җиткерде. Тизрәк өйгә кайтасы иде, кабат яхшылап карыйсы иде. Бәлки ялгышкан гынадыр? Бер җире авыртмый, хәлсезлек тә сизгәне юк кебек. Әллә кебек кенәме? Бу хәбәрне иренә, әтисенә, апасына ничек җиткерер? Ә уллары... Алар нишләр?! Бигрәк кечкенәләр бит әле – әнинең аларга иң кирәк чагы...

Сул як күкрәктәге төер урынында, беркая да китмәгән иде. Иртәнгедән зуррак кебек тә тоелды. Бәлки курыккангадыр... 

Ире ул көнне бик соң кайтты. Дөрес, хатынының елап, кызарынып, шешенеп беткән күзләренә ишектән керүгә игътибар итте ул. Балаларны йоклаткач, аш бүлмәсе тәрәзәсеннән караңгы урамга карап, бик озак елаган иде шул... Әмма Гүзәлнең: «Бер күкрәгемдә шеш таптым», – диюенә исе дә китмәде. Аның борчылуы үзе соңарып кайту белән бәйле түгел икәнен белгәч, хәтта тынычланып та китте шикелле Равил. 

– Табибка бар башта, аннары еларсың! Әле бит бернәрсә дә булмаган. Уйлап чыгаргансыңдыр! Син бит аңа бик оста... Класста берсенең әнисе онколог дигән идең бит – шалтырат шуңа. «Үземдә яман шеш таптым», – дип кенә әйтә күрмә, көлдерерсең. Кайдан килгән белгеч!

Карале, ничек Азалиянең әнисе турында онытты соң ул?! Беренче сентябрь көнне янына килеп сөйләшеп тә торган иде бит әле. «Берәр соравыгыз булса, теләсә кайчан шалтырата аласыз», – дип тә әйтте. «Тәүбә, тәүбә, сездән ярдәм сорап барырга язмасын иде», – дигән иде Гүзәл аңа. Ике ай да үтмәде менә...

Төне йокысыз узды. 

Беренче дәрес башланыр алдыннан ук шалтыратты ул Азалиянең әнисенә. Кичә үзләренең сырхауханәдәге онкологка да язылган иде язылуын. Тик аңа әле тагын бер атнадан гына барасы. Җиде көн буе бу билгесезлектә ничек яшәмәк кирәк?! Җир белән күк арасындагы кебек... Бер минут истән чыкмый лабаса. Башта – уйларның иң начарлары. Менә ул күзләрен мәңгелеккә йома... Менә аны җирлиләр... Ике улы: «Әни кайда? Нигә ул һаман кайтмый?» – дип елыйлар... Менә өйгә үги әни килә... 

– Бүген сәгать өчтә сезгә җайлы булырмы, Гүзәл Динаровна? Соңгы операциядән чыккан булам инде... Шалтыратырсыз, төшеп үзем каршы алырмын. Гафу итегез, ашыгам...
– Киләм... Әлбәттә, киләм...

Беренче ике дәресе унберенчеләрдә иде. Үзенең яңа тема аңлатырлык хәлдә түгел икәнен сыйныф ишеген ачып керүгә аңлады. Аны күргәч торып баскан укучылар белән исәнләштеме, юкмы, анысын да хәтерләми. Мөстәкыйль эш бирде дә урындыгына барып утырды. Барысы да шулай тиз бетәр микәнни? Яшәмәде дә кебек бит әле... Дөньяны да күрмәде. Дус кызлары кебек һичьюгы бер тапкыр булса да Төркиягә дә бара алмады. Дөнья күрү нигәдер нәкъ менә Төркиядән башланырга тиеш кебек тоела иде аңа. «Анда төрек телен белүеңнең кирәге шуның кадәр генә, бөтен диңгез буе синнән-миннән яхшырак русча сөйләшә», – дисәләр дә, берсен дә тыңламыйча төрек теле курсларына язылды. «Мин ерактан килдем... Казан дигән каладан. Ак диңгезне сагынып килдем», – дип әйтәчәк ул. Кемгә әйтәчәк, анысын белми, әмма әйтәчәк. Төрекчә әйтәчәк! Кем белән генә танышса да, кайдан килгәне белән кызыксыначаклар бит, ул сорауны бирәчәкләр. «Сагынып? – дип аптыраячак әңгәмәдәше. – Син бит беренче тапкыр килдем, дисең. Диңгезне дә моңарчы күргәнем юк иде, дип, яңа гына үзең әйттең. Күрмәгән килеш тә сагынып була димени?!» «Ничек кенә була әле!» – диячәк аңа Гүзәл... 

Әйе, дөньяның бер матур җирен күрергә өлгермәде. Соңгы курста укыганда ук кияүгә чыгып куйды шул. Яратып чыктымы, әллә юкмы, хәтта анысын да аңламый калды. Ике ай гына очрашып йөрде алар. Равил ут капкандай ашыктырды. Ул беркайчан озак уйларга яратмый. Гүзәлгә дә уйларга түгел, тын алырга да ирек бирмәде: «Өйләнешәбез булгач – өйләнешәбез! Әтиләргә әйтеп килдем инде – алар туйга җыенып калдылар. Миңа синең кебек хатын кирәк – каршы дәшми торган». «Булдыклы егет. Фатиры, машинасы бар, ялындырып торган булма инде, чык, – диде бүлмәдәш кызлары да. – Бергә тора башлагач яратырсың әле». 

«Өч көнлек айны кем дә күрә», – дия иде әбисе... Шулай шул, язмышың каршыңа килеп басмыйча алдан берни дә белә алмыйсың. Ире белән аларны бик аз нәрсә бәйләгәненә төшенгәндә инде бала көтә иде. Һәм Равилне чын-чынлап ярата башлавын да шул чакта аңлады ул. «Ничек шулай була ала соң бу?» – дип, кайчакларда үз-үзенә шакката иде. Артык кырыс, артык коры иде шул ире. Көне буе юган-җыйган өеңне дә күрми, ялт иткән тәрәзәләреңне дә бар дип тә белми. Аның өчен дип тырышып-тырышып ашарга әзерлисең, ә ул күңел өчен булса да ник бер тапкыр өстәл яныннан кузгалганда «рәхмәт» дисен... Син табак-савыт юганда арттан килеп кочып алсын, «сагындым» дип әйтсен иде ул. Әллә нигә бер булса да, «Хәлең ничек, эштә нинди яңалыкларың бар?» – дип сорасын, үзенекен сөйләсен иде... «Бәлки, беренче адымны мин ясарга тиештер?» – дип, ире янына килеп иркәләнә башлаган хатынын ул: «Кит әле, йөрмә. Болай да арып кайттым», – дип этеп җибәрде. И-и, авыр булган иде шул чагында... Күңелдәге янартау булып ташып түгелергә торган наз кабат мең йозакка бикләнде. Чыгарга юл эзләп бәргәләнгән ул назны тыярга да өйрәнелде. 

– Ничек син аны ярата аласың? – дип аптырый иде апасы. Җавап ишетмәячәген белеп сорый иде. Үзе үк аннары дәвам итә иде: – И-и, бүтән берәү белән юньләп очрашканың да булмады бит синең. Укудан башканы белмәдең!

Хатынына карата гына түгел, балаларына да кырыс шул Равиле. Аларга да бер җылысы юк. Әйтерсең үз каны да түгел, ә Гүзәлнең ияртеп килгән уллары. Балаларны алып ялгыш бер каядыр барганы, алар белән сөйләшеп утырганы, уйнаганы юк... Улларын ничекләр аның кулына калдырып китәр Гүзәл?! Әнисе юкның әтисе күптән юк, диләр... Мәктәпкә барганнарын күрәсе килә, үсеп буй җиткәннәрен, туйларын... 
Класс бүлмәсендәге сәер тынлыкка шул чакта гына игътибар итте ул. Ике күзеннән яшь ага икән ләбаса... Сизмәгән дә! Ашыгып сумкасына үрелде. Юк, кулъяулыгы, юк! Гардеробта, плащ кесәсендә калган бугай.

Алгы партада утырган кызларның берсе үрелеп аңа кәгазь салфеткалар сузды. Зурлар шул инде – аңлыйлар...

* * *
– Гүзәл Динаровна, матур яңалыгым юк сезгә... Әйе, шеш... Кызганыч, яман шешкә охшаган... Әмма сез вакытында күреп алгансыз. Шеш зур түгел – күкрәгегезне бөтенләе белән алырга туры килмәячәк. Операциягә әзерләнегез. Иң мөһиме – барысы да тиз эшләнергә тиеш хәзер. Көннәр генә түгел, сәгатьләр дә исәптә...

Табибка нәрсә – әйтте дә ашыгып китеп тә барды. Хәбәр яхшымы, начармы – ул аны җиткерергә тиеш. Бу – аның эше. Көндәлек гап-гади эше. Ә ишеткән хәбәрне кабул итү-итмәү – анысы инде синең эш... 

Бишенче каттан ничек төште, лабиринт кебек коридорлар арасыннан чыгар ишекне ничек тапты – берсен дә хәтерләми. Кемгәдер бәрелде, сумкасы идәнгә төшеп китте, кемдер аны алып кире тоттырды, нидер әйтте дә бугай... 

Урамга чыккач кына кабат сулый башлады кебек. 

Әбиләр чуагы бик соң килгән иде ул елны. Октябрь азагы булса да, көннәр һаман җылы тора. Дөрес, синоптиклар ике тәүлектән барысы да үзгәрәчәген хәбәр итә: яңгырлар башланачак, җилнең тизлеге секундына 25 метрга җитәчәк, диләр. Андый көчле җил иссә, бер көн эчендә агачлар шәрә калачак инде... Кызык бу дөнья: тагын ике көннән урамда нинди һава торышы буласын беләсең, ә әнә теге борылыш артында үзеңне нәрсә көткәннән хәбәрдар түгелсең. 

Исеме үк җанны өшетеп торган бу хастаханә тирәсеннән, аның ишегеннән кереп-чыгып йөргән хәсрәтле йөзләр яныннан аның тизрәк читкә китәсе килде. Аяклар гына атларга теләми – үзеннән дә зур таш сөйрәп барамыни... Агачларга күмелеп утырган «хрущевка»ның ишегалдында тукталды ул. Куаклар арасындагы аулак эскәмия аны биш катлы иске йортның подъездына сирәк-мирәк кереп-чыгып йөрүчеләрдән генә түгел, бөтен дөньядан яшерә кебек. Кешеләрдән яшеренеп була анысы, тик үз-үзеңнән, чынбарлыктан гына кача алмыйсың... Инде күз яшьләренә ирек бирсә дә буладыр... 
Соңрак ул үзенең чире турында бик күп укыды. Диагнозны ишетүгә түккән беренче күз яшьләренең үзен жәлләп елаган яшьләр икәнен дә аңлады. Жәлләде шул үзен, жәлләде. Бигрәк яшь иде бит әле... 
– Ни өчен? Ни өчен, Раббым?!. Нигә нәкъ менә мине сайладың? Нинди кичермәслек гөнаһым бар минем?

Арып туктаганчы елагач, бераз булса да җиңеләер кебек инде. Җиңеллек килмәде...


 Балалары кала... Берсеннән-берсе кечкенә ике улы! Аларга да әниләре кебек ятим үсәргә язган икән. Ятим дип... Гүзәлгә 4 яшь чакта мәрхүм булган әнисе. Ләкин ул аны бөтенләй хәтерләми! Йөзен, үзен, сүзләрен... 4 яшьлек бала алай ук кечкенә дә түгел бит инде – нәрсәне-дер белергә, исендә тотарга тиеш кебек. Ә аның күңелендә әнисе хакында бернинди истәлек юк! Дулкын юып алган, җилләр алып киткәнмени... Язмышның, күрәсең, аны үзенчә шулай саклавы булгандыр бу. Юкка оныттырмаган бит инде ул барысын да. Икенчедән, әни дип әйтер кешесе бар иде бит аның – әтисе бик тиз өйләнгән, хатынының кырыгы узуга ук. Читтән караганда алар өендә бар җирдә тәртип иде: юган, җыелган, ашарга пешкән. Әнисенең аны каккансукканы булмады. Әмма алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең башкаларныкыннан шактый нык аерылуын авылдан китеп, институтта укый башлагач кына чынлап торып сизде Гүзәл. Апасы югыйсә гел әйтә иде бу турыда. «Әниләр мондый булмый!» – дия иде. «Ә нинди була соң?» – дип, нигәдер бер тапкыр да соралмаган, ә апасы үзе аңлатмаган... 


Гүзәлне шәһәргә озатканда әнисе елап калмады. Ә бүлмәдәш кызларының барысыныкы да елаган икән әнә. «Мин дә еладым, әни дә», – дип сөйлиләр. Автобуска утырыр алдыннан әнисе аны кочакламады да. Хәер, аның Гүзәлне бөтенләй кочаклаганы юк бугай. Һәрхәлдә, истә түгел... Нинди кочаклау ди, тукталышка кадәр аны озатып чыгучы да булмады – әтисе капка төбендә үк саубуллашты. Әнисе исә анда кадәр дә чыгып тормады. Гүзәл ул чакта моны шулай тиеш дип кенә кабул иткән иде – әтисе белән әнисенең кунакка кайткан апасын да озатып йөргәннәре юк бит. Автобус артыннан Гүзәл генә аңа кул болгап кала. Апасының алай еш кайтып йөргәне дә юк анысы – бәйрәмнән бәйрәмгә генә. Кайткан саен, өйдән чыгып авыл уртасындагы автобус тукталышына атлаганда – сеңлесенә: «Син булмасаң, бу якка борылып та карамас идем», – ди. «Авылны шулай яратмыйсыңмыни?!» – дип, аптырап сораганы да булды Гүзәлнең. Апасы дәшмәде... 

Беренче курсны тәмамлаган елны гына җәйге каникулын авылда уздырды Гүзәл. Үзенең туган йортында инде артык икәнен аңлаган җәй шул булды. Әнисе ул кайтып кергән көнне үк кара коелды, тәмам сөйләшмәс булды. Әтисе белән дә нигәдер аларның аралары бозылды: бер табынга утырып ашамаска әйләнделәр. «Ни булды соң сезгә?» – дип борчылып сораган кызына әтисе кул гына селтәде... Шундый моңсу иде ул көннәрдә әтисе – Гүзәл аны үлде жәлләп. Ә бер көнне, ишегалдында табалар чистартып ятканда, әнисенең: «Аксак Кәримнәрнең дә кызының каникул... Җәй буена дип бер дә күз көеге булып кайтып утырмаган әнә – шәһәрдә эш тапкан, эшли икән», – диюен ишетеп калды. Тәрәзә ачык икәнен оныттымы икән соң? Әтисенең нидер җавап биргәне ишетелсә дә, аңлап булмады – тавышы бик әкрен чыкты. Әнисе аны бик тиз бүлдер-де: «Яклап утырган булма әле шуны! Синдә генә ди кыз!» 

Алай икән... Имәндә икән чикләвек! Үги әниләр турында сүз чыкканда үзенекен уйлап гел сөенә иде бит моңарчы Гүзәл... Шул җәйдән соң авылга кайтып, туган нигезендә бер тапкыр да кунганы юк аның. Ничек кунасың ди?! Әтисе ул кайтканга сөенә, билгеле – килеп кочып ук ала һәм... һәрвакыт бер сорау бирә: 
– Кызым, бүген китәсеңдер бит?
Әкрен генә, Гүзәл ишетерлек итеп кенә сорый, ә үзенең күзләре хатынында. 
– Китәм шул, әти, кунып торырга вакытым юк, – дип җавап бирә аңа Гүзәл.

 «Борчылма, китәм», – дип бик өстисе килә дә, дәшми – әтисен жәлли. Еш кайтып, аларны борчып йөргәне дә юк анысы. Апасы әнә елга бер генә кайта – әни-ләренең үлгән көнендә генә. Дөресрәге, алар икәү кайталар.

Майның егермесендә күзен мәңгелеккә йомган аларның әниләре. Табигатьнең иң матур чагында! Әниләре янәшә-сендә үк – әби-бабалары каберләре. Аларның кайтулары ел саен шомырт чәчәк аткан чакка туры килә – ул ак болыт арасыннан әбиләренең чардуганнары күренми дә. Гүзәл: «Матурлыклары! Исләре!» – дип, шул чәчәкләрдән аерыла алмый аптырый. Зират өстеннән берни алырга ярамый дигәнгә генә өзми түзә. Ә апасы шомырт чәчәкләрен яратмый, «Аларда кабер салкынлыгы бар кебек», – ди.

Кайтышлый өйгә кереп әтиләрен алып чыгалар да зиратка өчәү менәләр. Кызлар кабер өстен җыештыралар, алып кайткан чәчәкләрен утырталар. Аннан апасы әниләре белән сөйләшергә кала – ул үзе шулай ди, ә Гүзәл әтисе янына эскәмиягә барып утыра. Әниләренең кабер ташына кулын куеп, бик озак басып тора апасы: үзе елый-елый нидер сөйли... Күзеннән сыңар бер яшь бөртеге төшмәгән Гүзәлгә кайчак аның каршында оят та булып китә. Тик... елый алмый ул. Әнисен бөтенләй белмәгәч, берни хәтерләмәгәч, аны югалту ачысы юк аңарда. Апасындагы кебек өзелеп сагыну да юк. Барысын да аңлый: бу кабердә үзен дөньяга китергән әнисе ятуын да, үзенең төс-кыяфәте белән аңа бик охшаган булуын да... Тик... Әйтерсең лә кабер ташындагы рәсемнән бер ят хатын-кыз карап тора аңа. Әйтерсең аларны берни бәйләми! Барысы да онытылган! 

– Ярабби, язмыш кабатланамы икәнни?! Улларым да мине шулай онытырлармы? Булмаган да кебек итеп... 

Кайсыдыр бер журналдан яман шеш белән үлгән хатынның кызына хат язып калдыруы турында укыган иде. Гүзәл дә улларына хат язып калдырыр. Икесенә дә. Аның хатларын да теге хатынныкы кебек үк улларының туй көнендә генә ачарлар. Апасына шулай дип әйтеп калдырачак ул. Кем укыр икән аларны? Әтиләреме? Сүзен ничек башлар икән ул? 
– Улым, сиңа көтелмәгән сюрприз бар монда, – дияр, мөгаен. – Миңа бу хатны үземә дә бүген генә, хәзер генә тапшырдылар. Аның барлыгын моңарчы бөтенләй белмәдем. Анда нәрсә язылганын да белмим... Әниеңнән ул хат, улым. Гүзәл әниеңнән...

Туй табынына җыелган, әле генә шаулап-гөрләп утырган кунаклар кинәт тын калыр. Равил янәшәсендә утырган хатын, берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, кулындагы салфетканы бөтерер дә бөтерер. Икенчегә килгәннәрнең язмышы шул инде, ирең хәтта тол булса да, гомерең буе арада кемдер торачак: иреңнең беренче никахтан туган балалары, ул балаларның әниләре ягыннан туганнары, мәрхүм булган ха-
тынының әле аннан, әле моннан гел көтмәгәндә калкып чыккан шәүләсе, һич бетмәс хатирәләр... Инде менә хатлар! 

Хатны укыганда иренең тавышы калтырар дип уйламый Гүзәл – андый нечкә күңелле түгел ул. Аннары бит инде шактый гомер узган булыр: тол ирнең хәсрәте бик сирәк озакка сузыла – ул хәсрәтне таратучылар, ачысын балга әйләндерүчеләр, гадәттә, тиз табыла. 

Ә уллары, уллары ниләр кичерер икән бу минутларда? Кечесе Гүзәлнең үзенә охшаган – йомшаграк: анысының күзләре шунда ук яшьләнер, мөгаен. 
– Әниең бу хатны нәкъ менә туеңда укырга кушып калдырган... Тыңлыйсызмы?
Күздән тагын яшь коела башлады. Улларының үсеп буй җиткәннәрен күрергә насыйп булмаган икән аңа... Олысын булса да мәктәпкә озатырга өлгерерме икән? Әллә аның кадәр дә яшәп булмасмы?

– И-и Аллам!..

Әллә кайдан эчтән, бәгырьдән үк күтәрелде бу ыңгырашу. 
Үрсәләнеп елады-елады да аннары кинәт тынып калды. Аңа, димәк, картаерга язмаган, менә шулай япь-яшь килеш, матур килеш китәчәк. Кешеләр аны бары шулай хәтердә калдырачак. Бу уй нигәдер тынычландырды. Тормышка тотынып торырга күзгә күренмәс булса да бер җеп кирәк шул адәм баласына. 

Караңгы төшеп килә икән инде. 
Табибка кергәндә телефонының тавышын басып куйган иде. Апасы инде ун тапкыр шалтыраткан. Бер-бер артлы әллә ничә «смс» җибәргән. Борчыла, Гүзәлнең бүген онкологка барасын белә ул. Бу хәбәр аны да аяктан егачак инде... Әмма әйтми дә булмый. Хәсрәтне күтәрешер өчен ышанычлы кеше кирәк. Ә әтисенә менә авыруын белгертмәячәк Гүзәл, моны инде күптән хәл итеп куйды. Күкрәгендә шеш барын белгән көнне үк. Мөмкин булган кадәр белгертмәячәк... 
Апасына шалтыратырга уйлаган җирдән, кинәт кире уйлап, башта иренең телефон номерын җыйды. 

Озын гудокларны тыңлап шактый озак басып торды – Равил җавап бирмәде. Күзгә тагын мөлдерәп яшь тулды... Белә бит югыйсә, табибка киткәнне ул да белә. Гүзәл үзе аның урынында булса, телефонны кулыннан төшермичә хәбәр көтәр иде. Юк, ул Равилгә ияреп хастаханәгә үк барыр иде. Табиб: «Сездә яман шеш», – дигән сүзләрне әйткәндә, иренең кулыннан кысып тотар иде... 

Равил көндәгечә соң кайтты. 

Ишек төбенә үк килеп каршы алган хатынына күз төшерүгә, барысын да аңлады бугай.
– Нәрсә диделәр? Шулмы?
Гүзәл сүзсез генә баш какты.
– Хәзер нишләргә куштылар? Больницага ятаргамы? 
– Әйе, операциягә әзерләнергә, диделәр...
– Күкрәгеңне алалармы? Нәрсә, мин хәзер гарип хатын белән яшәячәкменме? 

Гүзәл, борылып, аш-су бүлмәсенә кереп китте: тамактагы төерне ничек тә йотып җибәрергә, еламаска кирәк иде. Ире алдында елыйсы килми икән аның...
...Ул чакта уйланылмаган, хәзер искә төшә: нигә Равил ул көнне кайтканчы шалтыратып алмады икән? Эше никадәр күп булса да, ике-өч сүз алышырга берничә минут табарга була иде бит. Онытты микәнни? Хәтта хәзер дә моңа ышанасы килми. Андый хәлне онытып була димени? Ят кеше түгел – балаларының әнисе иде бит ул аның.                
(Дәвамы бар)

Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/polnyi-snimok-grustnaa-zensina-vozle-okna_17637779.htm#fromView=search&page=1&position=50&uuid=1eb5ff79-ade0-44fd-81ff-73ccb18a45b4">Изображение от freepik</a>

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айдар кем дә, Равил кем? Аңлап бетермәдем әлегә

    Хәзер укыйлар