Логотип
Проза

Клеопатра

Хикәя

Фаил ШӘФИГУЛЛИН
 

Әнисе көне буе эштә. Аңа рәхәт. Төнге каравылга йөргәч, миңа шактый читенгә туры килә. 13 яшен тутырган кызыбыз Гөлчирәнең һәр хәрәкәте, һәр кыланмышы күз алдында. Кыш көне, ичмасам, мәктәпкә йөри әле. Мәктәптән кайткач та тегендә-монда боргаланырга мөмкинлеге юк – дәресләре көтеп тора. Ул дәресләре белән утырганда, мин дә тынычлап йоклыйм. Дәрес әзерләп бетергәч, кызым телевизор карый. Йоклый бирәм – карасын! Телевизордан күрсәтелә торган каналларга үземә ышангандай ышанам мин. Телевизор, теле сүзе белән башлангач та, тиле түгел лә ул – бала күңелен иләсләндерүдән би-ик саклана.
Ә быел җәйгә чыккач, өстәл артында яисә телевизор каршында басылып утырырга күнеккән Гөлчирәбез кино дип җенләнергә кереште.
Каравылдан кайтып ятуым була, идәннәрне аннан-моннан лаштыр-лоштыр майлаштыргалап ала да көзге каршысына килеп баса. Чәчләрен шомарта, мин сезгә әйтим, болай тарый, тегеләй сыпыра. Теге кофтасын киеп карый, бу кофтасын. Әнисенең иннек-кершәннәренә орынмас микән дип, керфек арасыннан гына күзәтеп ятам. Орынса, торып өшкерергә исәп. Орынмый. Кояшта кызынырга өлгермәгән тезләрен капларга тырышкалап, кыска күлмәк итәкләрен тарткалаштыргалап, миңа эндәшә:

– Син йоклыйсыңмы, әти?

Дәшмим, сузып-сузып мышный бирәм.

– Йокламыйсың ич инде, әти, юри генә кыланасың.

– Ә-әһ, нәрсә тагын? Эштән кайткан кешегә тынычлап йокларга ирек бирмиләр.

– Әти, мин кинога барам. Әни рөхсәт итте.

Мәдәният сарае да тәрәзә каршында гына бит аның, чәчелгере. Ничә карама – күз бәбәгенә игъланнар чекерәеп керә. «Бер мәхәббәт тарихы», «Тагын мәхәббәт турында», «Мәхәббәт белән шаярмыйлар», «Чын мәхәббәт»... Табалар бит әй игъланнарга язар сүзләрен дә.

– Телевизордан гына карамыйсыңмы соң, кызым, киноны?
– Телевизорда кино юк, әти.
– Ә клубта нинди кино?
– Робинзон Крузо!
– Нәрсә турында ул?
– Давыл вакытында кораб һәлакәткә очрый да, бер кеше кыргый утрауда ялгызы гына кала.
– Шуннан?
– Шунда яши инде.
– Тегеләйрәк урыннар юктыр бит?
– Ниндирәк, әти?
– Тегеләйрәк, значит. Разный кети-мети анда, гыйшык-мыйшык.
– Юк, юк, әти.
– Алайса, бар, озак йөрмә.

«Капитан Грант балалары»на да җибәрәм кызны: анысы да зарарсыз кино. «Океан һәм малай»ның да зыяны юк. Барсын, карасын. Хәер, кызым үзе дә әдәпле минем – игъланына «мәхәббәт» сүзе кергән киноларга әйләнеп тә карамый. Бар белгәне көлке дә маҗара, мультик та пультик, кызык та мызык.
Ә менә бүген яшькелт күзләренең сәер елтыравыннан сиздем, берәр төрле мутлык кылырга чамалый кыз. Үзем дә шундый идем яшь чагында. «Күзләрең май ашаган мәченеке кебек ялтыр да йолтыр. Мөгаен, Госман, берәр этлек эшләргә уйлыйсың син», – дип әйтә торган иде аннары әни. Яшь чагында кемдә булмый, булгандыр инде…

Инде тынычландым гына дигәндә, янә көзгегә күзем төште. Гөлчирәбез кайчы белән маңгай чәчен кыркып маташа. Нигә кирәк? Шул килеш ярамаганмы?
Ул да түгел, кайчысын элеп куйды да бу, чәчләрен елтыр күзләренә төшереп шомартты, эчендәге мутлыгын тышка чыгармаска тырышып, миңа эндәште:

– Әти!
– Нәрсә тагын?
– Мин кинога билет алып кайтам. Әни рөхсәт итте. 

Һе, ансат кына. Әнисе рөхсәт иткән, имеш.
– Нинди бетмәс кино булды инде ул? Исеме ничек?
– Клеопатра.
– Анысы нәрсә тагын?
– Клеопатрамы? Патша кызы бугай...

Тукта, шалишь! Патша кызы булгач, кети-мети уйнарга әвәс нәмәрсә инде ул. Патша кызлары тәк кенә йөрмәсләр. Тамак тук, өс бөтен була аларның. Ә безнең кызга нәрсә калган Клеопатра тирәсендә? Чорт та калмаган.
– Кызым!
– Нәрсә, әти?
– «Келәпатра»га бармыйсың. 
– Ничек инде бармыйм?! Әни рөхсәт итте.

– Бармыйсың булгач, бармыйсың! И вообще моннан соң белмәгән, күрмәгән киноларга йөрмисең. Бернинди Келәпатра да, чорт та юк. Беткәнмени синең үз ишләрең, әллә нинди патша кызлары тирәсендә чуалмасаң. Бар, әнә әптиктән баш даруы апкайт, үләм, чигәләрем сызлый…

Ай күрде, кояш алды Гөлчирәне – ишектән чыгып киткәнен абайламый да калдым.

Йоклап булмый инде эшләр болайга киткәч. Тиз генә торып киендем дә, тарих укытучысы Бикбулатның ишеген шакыдым. Озак көттермәде күршем, ишеген ачты. Сары мыегын сыпыргалап: «Кер, нишләп торасың», – диде.

– Кереп тормыйм, күрше, кечтеки генә консультация кирәк иде. Мөгаллим булсаң, әйт әле син миңа шуны – кем ул Клеопатра?
Бикбулат авыз чите белән генә елмаеп башын чайкады, ләкин, минем хәлемне аңлагандай, шундук җитди кыяфәткә керде.
– Шактый мут хатын ул Клеопатра дигәннәре, күрше. Байтак асыл егетләрне үзенә гашыйк иткән. Цезарь кадәр Цезарьның башын әйләндергән.
– Шулай ук микән?! Ә ул теге, ни, кем әле? Чизыр дигәннәре каравылда-фәләндә  тормагандыр ич?
– Каравылда торган, күрше. Әле каравылның да ниндиендә торган! Бөтен Рим дәүләтен каравыллаган.
– Кит аннан! Рәхмәт сиңа, күрше.
– Рәхмәтеңә рәхмәт, – диде Бикбулат ишеген япканда.

Чизыр кадәр Чизырның башын әйләндергән, диме? Келәпатраны әйтәм, ну чая хатын икән, әй! Безнең трестта да бар инде ул андыйлар. Әмма нишләптер берсе дә миңа күз салмый. Марфа Ивановна сөйләшкәләп йөри болай. Гәрчә аның да хәл-әхвәл сорашудан узганы юк. Секретарь кыз Әлфия дә бик ачык туташ. Үткәндә-сүткәндә исәнләшмичә калмый. Завхоз Роза бигрәк тә җилле. Майда йөздереп пешерелгән сумса кебек кабарып, ялтырап кына йөри. Әмма алар берсе дә Келәпатра кебек түгел. Мин үзем Чизыр кебек үк зәһәр каравылчы бит инде югыйсә. Төннең төне буе керфеккә керфек какмыйм. Яктыра башлагач кына азрак черем итеп алам. Андый гына гаеп Чизырда да булмый калмагандыр…

Шулай уйлап бара-бара, урамга ук чыгып киткәнмен. Эчке киемнән генә ләбаса мин. Ә урамда кар катыш яңгыр сибәли. Йөгереп өйгә кердем. Өстәлдә бер кап дару һәм ярты бит кәгазь ята. Кәгазьдә язу: «Әти, мин стадионга киттем!» Кай арада кайтып, кай арада чыгып сызган соң бу бала? Әллә «Келәпатра»гамы? Әнә курткасы, әнә башлыгы. Спорт киемнәрен кигән. Йөрәгем тыела төште – чыннан да стадионга киткән икән. Тәрәзә каршына килдем. Тимер рәшәткәгә мылтык түтәсе хәтле хәрефләр белән «Келәпатра», юк, түгел, «Клеопатра» дип язылган игълан элгәннәр. Шулай да Рим дәүләте хәтле Рим дәүләтен каравыллый торган Чизырның башын ничегрәк әйләндерде икән соң Клеопатра? Туктале, йоклап ятып булмас. Өскә егет чагымдагы плащымны кидем, башыма хан заманындагы эшләпәмне элдем, борыныма кара күзлек атландырдым – алай-болай кызым Гөлчирә очраса, танымасын, янәсе – чыгып киттем клубка... Ике серияле тек, ике серияле, беткән баш беткән. Чизыр хакына инде, Клеопатрасына сукыр тиен дә әрәм итәсем юк…

Әти-әниләре ни карыйлардыр – тамаша залы яшь җилкенчәк белән тулган. Кайсы тарафка гына күз салсам да, пумала баш та маргарин баш, маргарин баш та пумала баш. Өченче мәртәбә кыңгырау шалтырагач, артымда әллә нинди серле караш тоеп, борылырга мәҗбүр булдым. Иң арткы рәттә, күзләрен елтыратып, спорт киеменнән Гөлчирә утыра иде. Сикереп тордым. Әмма кайсыдыр плащ чабуымнан тартып урыныма утыртты.

Ут сүнде. Кино башланды... Ну, Клеопатра, мин сине! Төнге каравылда торганда килеп капмассың микән әле бер...  
 

«Азат хатын», № 1, 1980 ел.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/couple-cinema_4193555.htm#fromView=search&page=3&position=12&uuid=c936ba84-2418-4c10-a766-cbcd78d2ece0

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар