Логотип
Проза

Кәккүк һәм коккук


Җәйге матур көннәрнең берсендә гаилә дусларыбыз: “Алдагы шимбәгә берсүзсез безгә кунакка киләсез”, – дип кырт кистереп әйткәч, аптырабрак киттек. “Туган көн мазар да түгел, Сабантуйлар да үтте, нинди кунак?” – дип соравыбызга, “Немецлар килә!” – дип җавапладылар. “Немецлар килә? Тәүбә, әстәгъфирулла!  22 июнь  якынлаша дигәч тә, куркытмагыз әле алай ук”, – дип, сүзне гадәттәгечә, шаяруга бордым. “И-и, әллә нәрсәләр башыңа килә синең, Әкълимә! Биш ел элек Тәүзих Германиягә фермерлык хуҗалыгына тәҗрибә  тупларга  барган идеме?  – дип аңлатырга кереште Фәрәзинә.
– Соң?
–  Соң дип, шул инде менә, фермер хатыны белән безгә кунакка җыена.
– Тәҗрибә тупларгамыни?
– Нинди тәҗрибә,  Әкълимә, нинди тәҗрибә?! Кунакка!

Нәкәнис барып  җитте! Шулай диләр аны күптән. Дуслар дигәндә, без бер стакан суга сикереп, коры чыгарга да  әзер! Шимбә көнне иртән иртүк, кытай базарыннан алган, “кешелеккә” кия торган киемнәребезне киеп, күчтәнәчләр төяп, дусларыбызга юлландык. Алар үткән ел калабызга терәлеп торган бистәдә үз йортларын җитештереп керделәр. Германиядә тәҗрибәне яхшы туплап кайтуның  нәтиҗәсе инде! Без йорт салырга алардан иртә башлаган идек тә, һаман да очы-кырые күренми. Юк, көнләшеп әйтүем түгел, алар өчен шатбыз гына. Безнекенең дә, Тәүзих кебек чит илгә барып, тәҗрибә өйрәнеп кайтасы бар әле.  Шунсыз төзеп бетереп булмас, пожалуй! Ярый, башланган эш беткән эш дигәндәй, мөшкәдә әле йорт түгел – немецлар күрергә китеп барабыз ич!
Бистәгә якынлашканда безнең арада бәхәс чыкты. “Син кунаклар белән аларча исәнләш, яме!“ – дип кисәтте фәлсәфи фәннәр кандидаты булган иптәшем.
– Ничек була соң ул?
– Башыңны юләргә салма инде, “гутэн так”ны да белмәсәң!
– Каян белим? Безнең авыл мәктәбендә вәпше чит тел укытмадылар, аттестатымда сызык тора. Пешекчеләр әзерли торган курслар да булмады.
– Сугыш турындагы кинолардан “гутэн так”, “ауф видэрзэен”нарны әйтерсең лә бер дә ишеткәнең булмаган!
– Ишеткән бар ла ул, аларның тәрҗемәсен кем белсен?
– “Исәнмесез” һәм “сау булыгыз”. “Йа” – әйе була.  Шуңа күрә кунаклар сөйләгәндә “йа” дип тик баш кагып тор.
“Туктале, – мәйтәм, – мине нимесчәгә өйрәтеп барасың, Рәсәйгә килгәч,  урысча белә торганнардыр. Тәүзих аларның телен өйрәнеп барды түгелме соң? Ир минем авызны тиз япты. “Акча эшләргә, әй, тәҗрибә тупларга барсаң, син дә өйрәнер идең!”

Әйткәнемчә, бистә каладан ерак түгел. Ыспурлаша-ыспурлаша, килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. “Гутэн так!” – дип,  килештереп килеп кергән булдык инде. Алай читтән карап торганда кунаклар безнең кебек кешеләр – койрыклары-мазар күренми, мөгезләре дә юк. Бичәсе, ягъни аларча фрау, бигрәк ачык кеше булып чыкты, бертуктаусыз сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли. Эх, әле аны без аңласак, бигрәк тә  шәп буласы иде!  Ну, Тәүзих, әнә, аңа кушылып нидер сөйләнеп утырган була инде – ярты ел Германиядә булуының файдасы вчү-тәки бар. Хэрр-әфәнде дә, фрау пауза алганда, сүзләр кыстыргалый. Минем ир инглиз телен яхшы белә белүен, тик нимесчә “найн”, “данкэ”дан ерак китәлми. Бераздан фрауыбыз (әстәгъфир!) миннән нидер сораштыра башлады. Ирем өйрәткәнчә, “йа”, йа” дип, тик утырам. Инде мәйтәм, ялгыш дәүләт серен генә ычкындырмасам ярый! “Ихь фэрштээ нихьт” дип әйт”, –  ди Тәүзих. “Анысы ни дигәнне аңлата?” –  дип сорыйм. Мин сезне аңламыйм дигәне икән. Кит инде, без авыл баласының теле әйләнерлекмени?! “И фәрештәкәем” – дип ялгыш ычкындырып җибәрсәң?!
 
Фәрәзинә аш-су бүлмәсе белән зал арасында чабып йөри. Өстәлгә бер әйбер китереп куя да “биттэ” ди, икенче әйбер куя да “биттэ” ди, теттерә генә нимесчә, иптәшкәем! Мин утырам бер сүз әйтергә зар-интизар булып.  “Ауф видэрзэен” дияргә тел кычыта да, саубуллашып чыгып китәсе килми! Чит ил кунакларыбыз ник бер сүз әйтсеннәр урысча, йә булмаса безнеңчә. Үзләренең телендә тик сөйләнеп утыралар. Вәт, мәйтәм, халык! Әтү, бездә илле татар арасына бер урыс  килеп кушылса, бөтенесе урысчага күчә. Үзегез беләсез, безнең халык сөйләшмичә озак утыра алмый – минем дә эчем поша башлады. Нишләргә? Ни булса да булыр, ул булмаса, кыз булыр дигәндәй, тоттым да Хәмдүнә Тимергалиева репертуарындагы “Сана, кәккүк, сана таңнарымны, сана, кәккүк, сана төннәрне” өздердем. Немецларның күзе шакмак булды, әйкәйгенәм! Нүжәли, не анда да беләләр?! Булмас димә! Шулай дип уйлап та бетермәдем, тегеләр парлап: “Коккук, коккук, руфс  аус дим валд”, – дип җырлап җибәрделәр. Боларның да “Кәккүк”ләре бар икән ләбаса!  Шуннан тегермән ташы әйләнеп китте, малай. Тәүзих баянда үзебезнең бию көйләрен тарта башлады. Биеп туйгач, немец абзыебыз авыз гармунында уйнап күрсәтте. Кыскасы, җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачтык, сөйләнеп утырырга вакыт булмады.
Ярты елдан соң дусларыбызга Германиядән хат килеп төште. Безне дә алар белән бергә кунакка чакырганнар. Нимесчә белмисез дисезме? Әллә, аларны телебезне белмисез дип, ары-бире куып кайтармадык. Барабыз, барабыз, рәхәтләнеп туйганчы үзебезчә  сөйләшеп, җырлап-биеп, кунак булып кайтабыз әле! Кәккүк һәм коккук!
 
 
 
 

 

 
 
Фәрәзинә аш-су бүлмәсе белән зал арасында чабып йөри. Өстәлгә бер әйбер китереп куя да “биттэ” ди, икенче әйбер куя да “биттэ” ди, теттерә генә нимесчә, иптәшкәем! Мин утырам бер сүз әйтергә зар-интизар булып.  “Ауф видэрзэен” дияргә тел кычыта да, саубуллашып чыгып китәсе килми! Чит ил кунакларыбыз ник бер сүз әйтсеннәр урысча, йә булмаса безнеңчә. Тик үзләренең телендә сөйләнеп утыралар. Вәт, мәйтәм халык! Әтү, бездә илле татар арасына бер урыс  килеп кушылса, бөтенесе урысчага күчә. Үзегез беләсез, безнең халык сөйләшмичә озак утыра алмый – минем дә эчем поша башлады. Нишләргә? Ни булса да булыр, ул булмаса, кыз булыр дигәндәй, тоттым да Хәмдүнә Тимергалиева репертуарындагы “Сана, кәккүк, сана таңнарымны, сана, кәккүк, сана төннәрне” өздердем. Немецларның күзе шакмак булды, әйкәйгенәм! Нүжәли, Хәмдүшне анда да беләләр?! Булмас димә! Шулай дип уйлап та бетермәдем, тегеләр парлап: “Коккук, коккук, руфс  аус дим валд”, – дип җырлап җибәрделәр. Боларның да “Кәккүк”ләре бар икән, ләбаса!  Шуннан тегермән ташы әйләнеп китте, малай. Тәүзих баянда үзебезнең бию көйләрен тарта башлады. Биеп туйгач, немец абзыебыз авыз гармунында уйнап күрсәтте. Кыскасы, җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачтык, сөйләнеп утырырга вакыт булмады.
Ярты елдан соң дусларыбызга Германиядан хат килеп төште. Безне дә алар белән бергә кунакка чакырганнар. Нимесчә белмисез дисезме? Әллә, аларны телебезне белмисез дип, ары-бире куып кайтармадык. Барабыз, барабыз, рәхәтләнеп туйганчы үзебезчә  сөйләшеп, җырлап-биеп, кунак булып кайтабыз әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар