Логотип
Проза

Кичектерелгән бәхет

Йокысы очты Гайсаның. Торасы килми. Таш суыгы чыгып киткән өйнең жылынганын хәтсез көтәргә кирәк әле. Аяк очында үзенә сыенып кына йоклап яткан псиен уятып куюдан да курка. Мыраубае төне буена сарай-келәттә тычкан аулый да, таң атуга хәлсез калып, хужасы янында әвен базарына чума. Шулай кәштер-көштер тормыш көтеп яткан булалар. Былтырдан дөнья шушы икәүгә генә калды шул. Жылы өйле, кайнар коймаклы иртәләр дә хужабикә исән чакта гына булган икән…

Лена ХӘЙРУЛЛИНА

Йокысы очты Гайсаның. Сәгатьтәге кәккүк кычкыруын да көтми уянды да, инде озак түшәмгә текәләп ятуын белә. Торасы килми. Таш суыгы чыгып киткән өйнең жылынганын хәтсез көтәргә кирәк әле. Аяк очында үзенә сыенып кына йоклап яткан песиен уятып куюдан да курка. Мыраубае төне буена сарай-келәттә тычкан аулый да, таң атуга хәлсез калып, хужасы янында әвен базарына чума. Шулай кәштер-көштер тормыш көтеп яткан булалар.

Былтырдан дөнья шушы икәүгә генә калды шул. Жылы өйле, кайнар коймаклы иртәләр дә хужабикә исән чакта гына булган икән… Самавыр көенә генә уяна иде картың, хәзер анысын чоланга чыгарып утыртканына да хәтсез вакыт узды. Коймак-бәлешләрнең тәме дә аның өчен үткәннәрдә калды. Хөкүмәт ризыгы белән генә жан асрый хәзер Гайса. Аена бер күрше авылдагы кибеткә барып кайта да вәссәлам. Андагы ризыкның да авызда эреп торырдае бик сирәк эләгә, теше үтерлеген чәенә чылатып каба да, хәле житмәстәй катыларын сарайдагы биш тавыгына жебетеп бирә. Аларына исә бик тә килешә шул ризык, тукыр-тукыр килеп, алларындагы савытны «һә» дигәнче ялтыратып та куялар. Шунысы яхшы: йомыркадан өзмиләр. Үзенә дә бер шөгыль бу, көненә берничә кат шулар янына чыгып, канын язып ала.

Гайсаның үз ихатасыннан ары чыгарлык жире дә калмады инде. Элекке күрше-күләне дә юк диярлек, янәшә күршеләрендә яшьләр тора, алар белән сүзе әллә ни беркеп бармый, каршы Гыйльмулланың өен бер урыс сатып алган иде, монда жәй генә торып китә, кышны исә шәһәрдә уздыра. Монда чакта да керми аңа Гайса, урысчасы ипи-тозлык та булмагач, теге сөйләгән һәр хәбәргә яхшы ат кебек бертуктаусыз башын чайкап тору үзен дә ялкыта.

Арт күрше Сәкинәне исә балалары үзләренә алып карый. Ул барда рәхәт иде, чәйләре, хәбәрләре уртак булды. Урамның ямен алып китте карчык…

Әле менә караватында яткан килеш уйлары белән тагын бер кат шул күрше-тирәсен, таныш-белешен барлап чыккач, кайчандыр гөрләп торган авылның кинәт сүнеп, бетеп баруы эчен пошырды. Күңелен әрнеткән уйлары авылның әле бер, әле икенче очына барып әйләнде дә, югары очтагы йортка барып туктады.

Авыл очындагы йорт… Беркайда йөрми дисәң дә, картның әкрен атлап, иртә саен шул йортның хәлен белеп кайта торган гадәте бар. Төтене чыгамы, юлы бармы, тәрәзәсендә ут янамы-юкмы – болар барысы да бик мөһим Гайса өчен. Әлеге котсыз тормышының мәгънәсен дә шул үзенә генә хас нур бөркеп утырган йорт кына тотып тора кебек…

– Торырга кирәк, Мыраубай. Кызлар да ачыккандыр. – Теге биш бөртек тавыгына иркәләп шулай диеп эндәшкән була ул. – Өйне жылытырга кирәк. Яңа көн башланып килә, хәерле генә була күрсен.

Төн чыкканчы катып өлгергән буыннарын яза-яза, миченә барып житеп, кичтән тутырып куйган утын арасына каен кайрысы сыдырып тыккач, ут төртеп жибәрде. Өстәлдә ялгыз гына утырган чәйнегенең төймәсенә басып, тышка күз салды. Шул уңайдан гына ике тәрәзә арасында эленеп торган календарь битен ертып алып, мич авызына тыкты. – Тагын бер көн үтте… Нинди калын иде шушы нәрсә, әкренләп юкара бара. Гомерне юкартып… – Үзалдына янә уйларын барларга кереште. – Әби киткәнгә дә бер ел булып килә. Яңа ел алды иде бит, инде икенчесе әнә киләм, менә киләм дип тора. Гомернең үтүе! – Карт авыр көрсенеп алды да, пималарын эләктереп тышка чыкты. Күтәрмәдән сарайга илткән тар сукмактан барып, тавыкларына ашарга сипте. Шуннан капка тышына чыгып, теге йорт утырган урамга күз ташлады.

– Бәй! Төтене чыкмый бит! Йоклап ята микәнни? – Каушап китүен тоеп, уйларын уңайга сыпырырга кереште. – Кит, булмас. Моңа кадәр түшәктә аунамыйдыр ла?! Мичен бетереп япкандыр, булмаса. Ә шулай да барып әйләнергә кирәк әле ул якка. Дөнья хәлен кем белә...

Кереп, мичен ябып, ишегенә йозак элде дә, шәп-шәп атлап урамга чыгып китте.

Авыл күптән уянган инде. Морҗалардан төтен күтәрелә, кемдер иртүк мунча ягып жибәргән, әнә, берәү шак та шок утын яра, Хәмидәләр йортыннан тәмле  күмәч исе чыга, ерактарак аяк астында кар шыгырдатып, берәү атлый. Эшкә китеп барадыр. Алай дисәң, ял көне бит. Әй, адәм баласының мәшәкәте бетәме, ал да юк, ял да юк инде ул авыл кешесенә. Йөгерәсең, чабасың да кайда чапканыңны да аңламаган килеш китеп тә барасыңдыр шушы дөньялардан!

Картның кинәт эче пошып куйды. Ул үзе дә, әле кичә генә үкчә астыннан ут чыгарып йөргән егет иде бит, кай арада картлык дигәннең колына әйләнгән?!

«Картлык… Каф тау артында түгел, капка артында гына булган икән ул каһәрең!»

Озын урам буйлап уйларына чумып бара торгач, күңеленә якын йорт янына килеп житкәнен сизми дә калган икән. Чемәрле капка ягына күз сирпеп кенә алды да, адымнарын кызулата биреп, аны узып та китте. «Ялгыш күреп калмасын тагын, жиңеләеп йөри, дияр...» Шулай уйлады да, уйлаганыннан үзе кыенсынды. Йортның алгы ягында ут барлыгын, капка аллары киңәйтеп, тап-такыр итеп көрәлүен шәйләде. «Балалары килеп көрәп киткәндер. Аныкылар да бүген кайтып төшәрләр инде, Ходай кушса. Айдан артык кайтҡаннары юк бит. Еракталар шул. Башкаланың үзендә торалар. Бу егетләр ни, берсе күрше авылда, икенчесе район үзәгендә генә – җилдереп киләләр дә җитәләр…»

Гайсаның уллары булмады, кияүләргә бай кеше ул. Дүрт кияве бар. Оланнар белән хәлләр икенчерәктер шул, кияүләргә кайтыгыз, эшләгез дип утырып булмый. Кайту-кайтмау аларның үз ихтыярында.

Кызу атлап барган жирдән, өендә нидер оныткан кешедәй, карт кире борылып, кайтыр сукмагына төшеп алды.

«Тәрәзәң утлы, капкаң юллы әле. Бар да тәртиптә», – дип уйлады ул. Шул уеннан ярсыган йөрәгенә бер очтык кына тынычлык ягылгандай булды. Үзенең исә теге чемәрле капҡага бер генә булса да шакып карыйсы килде. Их, бер генә утырып сөйләшсәң иде дә, аңлашсаң иде дигән теләге өенә кайтып кергәнче картның йөрәген ярсытып, зиһенен кузгатып йончытты…

Зур бер эш башкаргандай, хәлсез булып кайтып ауды ул өенә. Бераз ушына килә алмый ятканнан соң эшкә кереште. Тавык итеннән аш салып жибәрде, оеган сөткә камыр басып, кабартма пешерергә тотынды. Балалары кайта бит, алар алдында сер бирергә ярамый. Әтиебез мескен генә булып яшәп ята икән димәсеннәр. Жәлләмәсеннәр. Алайса тагын үзләренә алып китәбез дип шаулаша башларлар. Юк, гомерендә дә барасы түгел ул шәһәр дигән тәмугка. Балкон дигән сыерчык оясының уймактай гына тәрәзәсеннән башыңны чыгарып дөнья күзәтеп утыр, имеш. Килешмәгәнне. Яшәгәннәр яшәсен анда. Ул исә авылдагы шушы чаклы иркенлекне ташлап, шул ояга барып кунасы буламы?! Меңләгән кеше арасында адашкан бәбкә кебек йөргәнче, авылда барыбер ялгыз булмый кеше. Бер урамга чыгып әйләнсә дә, күңеле кинәнеп кала. Аннан бөтенләй үк ялгыз түгел бит әле, Мыраубае, сараенда биш тавыгы бар. Авылдашлары исән.

Шулай юаткан була ул үзен. Балаларын да шуңа ышандырырга тырыша. Чынында исә авызына бер чеметем ризык капмый узган көннәре, керфек какмый таңга барып ялганган төннәре барлыгын үзеннән башка берәү дә белми.

Белми, дисәң дә… берәү белә аның кыен яшәгәнен. Теге нурлы йорт хужабикәсе. Гает ашларында, бергә туры килгәндә, аның үзенә бик сынап карап утырганын сизә Гайса. Карашында әле һаман да үпкә, хәтта нәфрәт чаткылары чагылып киткәндәй була. Үзара сүз катканнары юк, эш шул баш кагып исәнләшүдән узмый.

Гомере буе күңелен ымсындырып та, сызлатып та торган кешесе искә төшкәч, уйлары Гайсаны янә авыл урамына сөйрәде.

Сәлимәкәй! Җанын эретер шушы исемне догадай күреп, көненә ничә кабатлыйдыр үзе, күпме кабатласа да, туймый. Аның белән кичергән кыска, әмма татлы мәлләре Гайсаны мәңге әйләнеп кайтмаска киткән яшьлек елларына чакыра...

Яшьлегенең гүзәл таңында йөрәген тулысынча үзенә буйсындырган сылуга чишмә буенда гашыйк булды ул. Шул таңнан алып йөрәгеннән чыкмады да шаян кыз. Исеме лә җырлап кына торган кебек бит үзенең: Сә-ли-мә!

Авылның башка кызларын бар дип тә белмәде егет. Шаян да, шул ук вакытта тыйнак та иде аның сөйгәне. Әнә шул тыйнаклыгы белән яулады ул Гайсаның күңелен. Ул үзе дә төшеп калганнардан түгел иде. Үзе чая, үзе дәртле, җитмәсә, гармунчы да. Авыл яшьләрен  таң атканчы чишмә буенда биетер, колхоз эшенә дә өлгерер, дөньясын да гөрләтеп көтәр булды. Күп кызлар чапты аның артыннан, егетнең исә тик Сәлимәсе белән тормыш корасы, балалар үстерәсе килде. Без синең белән бәхетле булып озын-озак гомер кичерәчәкбез дә, икебез бер көнне кулга-кул тотынышып бу дөньяны ташлап китәчәкбез, ди иде хыялый егет. Кыз аның ул сүзләреннән чишмә буен яңгыратып көләр иде.

Сәлимәсен бер көн күрмәсә дә, сагынудан сарыларга сабышыр булды Гайса. Сөйгәне кич уенга чыкмаса, таң сарысы белән атына атланып кыз яшәгән урамга барып әйләнде, аның иңнәренә көянтәсен салып чишмәдән су ташуын авыл очына чыгып күзәтеп торды. Әле дә шул гадәте аны күңеленә якын урамга әйдәп бара. Чемәрле капкадан яшь чактагыдай Сәлимә килеп чыгар да, аны житәкләп чәчәкле болынға йөгерер кебек.

Юк шул! Язмыштан узмыш юклыгын, ә бик теләгән хәлдә язмышны үзеңчә корып булганын үтә соң төшенде шул Гайса. Үзенең көчсезлеген дә соңлап таныды.

Яшьлек ярыннан баш тартып, тол калган жиңгәсенә өйләнергә туры килде аңа. Абыйсын агач баскач, өч баласы белән ялгыз калган җиңгәсен аңа димләделәр. Үлем түшәгендә яткан әтисенең соңгы үтенече иде бу. Кан туганнарын ятлар күзенә каратмаска дигән әмер бирелгәч, абый кеше аларны үз кочагына алды...

Тик шулай да гомере буе кайчан да булса Сәлимәсе белән бергә булачагына өметен өзмәде. Түшәк бүлешкән кешесе аның өчен хатын түгел, җиңгә булып кала килде. Керфегенә йокы кунмый интеккән төннәрен ул чишмә буйларын, тәүге яры белән бәхетле мизгел кичергән урыннарын урарга гадәтләнеп алды. Ә сагынуы чиктән ашкан бер төндә, үзен күреп, сагышын басмак булып Сәлимәнең ишеген какты. Тик ул ачмады. Иң саф хисләрен аяк астына салып таптаган, ак хыялларын чәлпәрәмә китергән хыянәтчене гафу итәрлек көчне каян алсын да, ничек аның күзенә карасын ди Сәлимә? Бу хәлдән соң Гайсаның юлында очрап бер генә сүз әйтте үзе: «Капкамны оныт!»

Оныт диюдән генә онытып булса! Юк, онытмады да, яратудан да туктамады ир, вакыт узу белән матур хатын кыяфәтенә керә барган яшьлек ярына көннән-көн ныграҡ ымсынды. Бары шул сөюе яшәтте Гайсаны: кулына балта тоттырып өй буратты, җир сөрдереп иген чәчтерде, ат туартып ат җиктерде. Күңеле түрендәге соңгы өмете үзенең тере икәнлеген белдереп, еш-еш баш калкытты. Тормыш мәгънәсе, дөнья яме, шул ук вакытта йөрәгенең иң тирән, төзәлмәс ярасы да, җан газабы да иде Сәлимә...

Авыл кешеләре бит, барысы да бер сукмактан йөреп бер чишмәнең суын эчкәч, ара-тирә тап булышты бу икәү, тик һәр очрашу баш кагып исәнләшүдән һәм карашларны читкә алып үтүдән узмады. 

Ә бердәнбер көнне авыл өстенә Гайсаны акылдан яздырыр хәбәр таралды: «Сәлимәне соратканнар!» Соратканнар?! Кемгә бит әле! Салихка?!

Сөйгәненең тормышка чыгасын белгәч, дөньясы әйләнеп басты ирнең. Теге соңгы өмете дә, аны ташлап, җәһәннәмгә китеп олакты...

Сәлимә исә сер бирмәде, уңганнар рәтендә булып, тырышып тормыш көтте. Шалкандай ике ул тапты, колхоз эшендә дә алдынгылыкны бирмәде. Хатын-кыз бәхетенә генә саран булды аның язмышы – хәмер шаукымыннан айный алмаган ире вафат булгач, ул ике баласын кочып яшьли тол калды.

Гайсаның кайтмас жиргә китеп олаккан өмете кабат үзенә әйләнеп кайтты. Ул колхоз кушуы буенча тракторга утырып ялгыз хатынның җирен дә сөрде, утын-печәнен дә китерде, шул арада кулына чүкеч-балта тотып, Сәлимәнең киртә-курасын да рәтләп куйгылады.

Эшләренең очына чыккан бер кичне соңгы өмете аннан тагын теге таныш ишекне шакытты. Тик ул ачылмады. Озак таптанды Гайса таныш күтәрмә төбендә, таңга якын, күңелендә пыскыган өмет кузын сүндереп, хыялында йөрткән бәхетен киләчәккә кичектереп, ул тагын үз язмышына буйсынды…

...Уйларына бирелеп, балалары кайтып кергәнен дә сизми калган икән! Алары да бу юлы, ни хикмәт, артык тавышсыз гына килеп керделәрме соң? Башка чакны бер өйне биш итеп шаулашып, машиналарыннан капчык-капчык әйбер ташыйлар, кем узардан хәбәр саталар, һәркайсы бер үк төрле сорауны бишәр кабатлап, әтиләренең башын әйләндереп туҡтыйлар иде. Ә бүген алып кайткан күчтәнәчләре дә күзгә эләрлек түгел, моңарчы өстәлне түр якка чыгарып табын корсалар, олы кызы бу юлы чәйне алгы якта әзерләп маташа. Кияүләре дә башка вакытта ишегалдына сибелеп, кар көриләр, мунча ягалар иде, хәзер авызларына су капкандый аңа текәлеп шым калганнар.

Табын артына утыргач, олы кызы тынлыкны бозды:
– Әти, – диде ул, – без сине үзебезгә алып китәргә кайттык. Әкренләп җыенырсың инде…

Аның хәбәренә башкалары да кушылып, һәркайсы якын кешесенә әйтер сүзен җиткерергә ашыкты.
– Өйне сатарга туры килер, – диде уртанчы кызы. – Торучы кеше булмый бит инде хәзер барыбер…

Капкан икмәге тамагына тыгылып, Гайса чәчәп китте. Авызына башкача ризык алмады. Балаларыннан җыеныр өчен өч көн вакыт сораган булды үзе. – Ярый, әти, – диеште алары, – әкренләп тавыкларыңны суя тор, мәчеңне берәрсенә бирерсең, аңа шәһәрдә урын булмас. 
– Иске киемнәрең дә монда калыр, шәһәргә баргач, үзебез өр-яңаларын алып бирербез, бабай, – дип, кече кияве дә сүзгә кушылды.

Бер-бер артлы машиналарына утырышып кузгалган балалары күздән югалганчы карап торды карт капҡа төбендә, башында кайнашкан уйларының очын таба алмый интекте.

Өенә кергәч, киселгән агачтай караватына ауды. Һушын жыя алмый хәтсез яткач, янына килеп сырпаланган песиенә эндәште:
– Тегеләр алама уй белән кайткан бит әле, Мыраубай. – Үзе әйткәннәрдән күңеле тулышып китте. – Оя туздырырга кайтканнар…

Әзерләнергә бирелгән өч көннең икесе тиз генә үтеп китте. Өченче көн туу белән кызларының әле берсе, әле икенчесе шалтыратып торды.
– Иртәгә кайтып алабыз сине, әти. Тавыкларыңны суеп өлгермәгән булсаң, хафаланма, үзебез кайткач бергәләп эш итәрбез…

Аларны сүзсез генә тыңлап бетергәч, карт эшнең чынлап та бик төпкә китеп баруын аңлады. Әйткәннәреннән барыбер кире кайтачаклары юк дип уйлады да сараена чыкты. Абзар капкасын бер ачты, бер япты үзе, аннан тавыклары янына кереп, озак кына шуларга текәләп торды. Ничек кулы барып шуларны чалып ташласын ул? Бер ел буена шуларга юанып яшәде, эчендәге бар серен әлеге песие белән биш тавыгына сөйләде, елаганда елады, көлгәндә көлде, шулар белән ялгызлыгын уртаклашты. Кулындагы пычагын җан көче белән лапас бүрәнәсенә кадагач, нидер сизгәндәй, хуҗалары күзенә текәлеп шомланып калган кошлары алдына бер савыт кар утыртып, бодай сипте дә, аягына сырпаланган Мыраубаен ияртеп өенә табан атлады.

Башына төшкән хәсрәтен көчәйтеп, бертуктаусыз шалтыраган телефонын сүндереп, түшәге астына тыккач, балалары киткән көнне төйни башлаган төенчекләрен күз күрмәслек җиргә озатты да, бер ноктага карап хәтсез генә исәнгерәп утырды әле карт, шуннан кинәт җитди бер карарга килде.
Теге төенчекләрнең берсен сөйрәп чыгарып, аннан әйбәтрәк дип санаган киемнәрен алып кигәч, битен баскан сакал-мыегын кырырга кереште, үзе урам якка караган тәрәзәсеннән күзен алмый тышны күзәтте. Күңелен ниндидер таныш булмаган курку биләп алды, әйтерсең лә менә хәзер капка алдына машина килеп туктый да, аның аяк-кулларын бәйләп алып чыгып китәләр, һәм шул китүдән ул башка беркайчан да бу авылны да, шушы йортны да күрмәячәк…

Ишек төбендә буыннары калтыраган аякларына пималарын туры китерә алмый хәтсез булашты, бармаклары тыңламаган куллары белән киеменең төймәләрен эләктерә алмый интекте әле ул. Аннан инде ничек итсә итеп, ашык-пошык киенеп тышка чыкты да, чоланында торган таяғын табып, кызу-кызу атлап капкадан чыгып китте.
Авыл урамыннан узган чакта ул һәр өйнең тәрәзәсенә текәләде, каршысына очраган авылдашларының гына түгел, хәтта үзенә өреп килеп чыккан этләрнең карашыннан да жәлләү эзләде. Йөрәген өтеп алып барган сагышын, башына төшкән авыр хәсрәтен кем беләндер бүлешәсе килде. Уйларыннан уелып барып төртелде ул Сәлимәнең чемәрле капкасына. Карт гомере буена кичектереп килгән бәхетенә табан ышанычсыз гына адымын атлады да, күтәрмә аша ишек тотҡасына үрелде…

Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар