Логотип
Проза

Хуш, тыныч яр!

Бервакыт мәктәпнең актлар залында җыелыш булды. Күрше авылдан килгәннәрне күзәтәм. Бер мизгелдә башыма шаулап кан йөгерде, үземнең кайда икәнемне дә оныттым – миннән ерак та түгел дөньви фәрештә утыра иде! Аз гына алсуланып торган аксыл йөз, күз карашыннан зәңгәрсу чаткылар сирпелә...

Малайлар бервакытта да кызларга битараф булмыйлар. Килә бер көн – үзеңнең кызлардан аерым икәнеңне, башка бер кавемнән икәнеңне белеп аласың. Шуннан соң күңелне төрле сораулар били, әле син тәгаен аңламаган, әмма тоя-сиземли башлаган Бөек Сер, төрле рәвешләргә әверелеп, төшләргә керә, җавап табуны таләп итеп йөдәтә.

Бу сер гөлҗимеш куаклары кебек чәбәләнеп беткән була, аның гүзәл чәчәкләре сине ымсындыра, нәфселәнеп кулыңны сузасың һәм... бармакларыңны шул гөлләрнең энәләре чәнчеп ала.

Инде дус малайлар белән җыелышканда, сүз сөреше дә үзгәрә: без күбрәк кызлар турында сөйләшәбез, читтән генә аларны тикшерәбез, бер генә хәрәкәтләре дә, ым-ишарәләре дә игътибардан читтә калмый. Бер-беребезгә әйтмибез, тик барыбызга да билгеле – һәркемнең кайсы да булса кызны йөгереп куып җитәсе килә. Куып җитәсе иде дә чәченнән тартасы иде!

Ләкин малайлар – оялчан халык, уебызны эчкәрәк яшерәбез, кызлардан читтәрәк булырга тырышабыз. Безнең мөһимрәк тә эшләр бар әле: менә бу ташны кем ераграк һәм биегрәк ата ала? Аңлашыла инде, һәр малай ераккарак, биеккәрәк атмакчы, чөнки мәктәп ишегеннән безнең ярышны кызлар үзләре карап тора!

Без инде кичләрен, әти-әниләргә сиздермичә генә, урамга чыгып китәбез, бүрәнә өстендә без аңлап бетермәгән ниндидер сүзләр сөйләшеп утыручы кызлар янына мыштым гына барып чүмәшәбез. Болар бездән өлкәнрәк кызлар – безнең ише ташбашларга игътибар итмиләр, тиздән-тиздән мыек төртә башлаган егетләр бүрәнәгә килеп урнашыр, тилгән күргән чыпчыклардай без дә тиз генә ул тирәдән ычкыну ягын карарбыз...

Ә әлегә егетләр күренми, без бар да, янәшәдә җылымса язгы кич кенә... Бүрәнә өстендә кызлар көлешә, якындагы әрәмәлектә сандугач чутылдап куя. Без – үзебезнең очның дүрт-биш малае – тирән итеп сулыш алырга да кыймыйча, кызлар белән янәшә бүрәнәдә утырабыз.

Мин бу язгы кичләрне еш искә төшерәм, күңел күгендә йолдыз тәлгәшләре калка, кан тамырлары буйлап тәнгә рәхәт талгынлык тарала. Хәзер дә бүрәнә өсләрендә чәчби кызлар чыркылдашып утыра микән, ташбаш малайлар, тып-тын гына килеп, алар янына җыела микән? Шулайдыр. Авылда мәхәббәт дәресләре бертөслерәк була. Бертөсле, әмма һәркем өчен бу дәресләр яңалык бит...Эңгер-меңгер чорнап алган бүрәнә өстенә без әле танымаган бәхет үзе кунаклаганны малайлар да, кызлар да яхшы сизә. Дөресрәге, бәхет очкыннары безнең үзебездән сирпелә...

Күрше авылга мәктәпкә йөри башлагач, безнең дөнья тагын да киңәйде. Офыклар ерагайды. Без үзгәрдек. Кич утырырга чыгуларны да әти-әниләрдән артык яшереп тормыйбыз инде хәзер. Бүрәнә өстенә дә без вәкарь белән генә барып утырабыз, ыбыр-чыбыр малайлар хәзер, безне күрүгә, тып-тын гына тарала...

Тик менә кызлар белән сөйләшергә сүз табуы кыен. Күңелгә матур-матур сүзләр килә, ә шуны тел белән әйтеп булмый, шайтан алгыры! Аннары үз күрше кызларыңа нинди матур сүзләр әйтмәк кирәк! Мин бит инде аларны туганнан бирле беләм, бергә чыр-чу килеп, сугышып, тагын ярашып, уйнап үстек. Хыялда бик затлы туташлар, хан кызлары, әкияти томанга төренгән җан ияләре... Алар гөнаһлы бу җир йөзендә яшәмиләр дә кебек, һәрхәлдә, кичен бүрәнә өстендә көнбагыш ярып утырмыйлар да утырмыйлар инде...

Бервакыт мәктәпнең актлар залында җыелыш булды. Күрше авылдан килгәннәрне күзәтәм. Бер мизгелдә башыма шаулап кан йөгерде, үземнең кайда икәнемне дә оныттым – миннән ерак та түгел дөньяви фәрештә утыра иде! Аз гына алсуланып торган аксыл йөз, күз карашыннан зәңгәрсу чаткылар сирпелә... Менә ул карашын читкә алды, күрәсең, минем күздән чаткылар гына түгел, ут көлтәсе бөркелгәндер.

Һа-ай, тиле мәхәббәт! Иң чиста, иң садә, иң самими хисләр, мөгаен, шул яшьтә генә күңелдән саф чишмә кебек саркып чыгадыр. Безгә бернинди аңлашу, сүз кирәк түгел. Дөнья тоташ аһәңгә әверелгәндә, нигә ул сүз?

Мин аны бервакытта да күз уңыннан югалтмыйм, ул кибеткә керсә, мин – кибеттә, ул ашханәгә керсә, мин – ашханәдә... Мин аның аяк эзләрен карап йөрим, андый да гүзәл аяк эзен башка бекайда да күрә алмаячакмын...

Мәктәп каршында без, шау килеп, футбол уйныйбыз, мин кайсыдыр төшем белән аның күз карашын тоям, аякка эләккән туп туп-туры капкага оча – карап торса, андый төгәллектәнМарадона да көнләшер иде.

Мин төннәр буе мәхәббәт шигырьләре язам:
Сөю тотты да тынлыкны
Урлап китте тәмам.
Хуш, тыныч яр! Саумы, диңгез!
Дөрлим, дулкынланам.
Давыл белән кочаклашып
Алга йөзә көймәм.
Күңел ярга тарта, үзем
Тагын эчкә керәм.

Нинди диңгез? Безнең авыл янында чыпчык тезеннән нәни инеш кенә ага. Әмма аны инде минем күзләр диңгез итеп күрә башлады.

Ул чакта әле бездә, читтән кунак кызлары килсә, аулак өй үткәрәләр иде. Теге кыз безнең авылга туганнарына кунакка килгән, аулак өй дә буласы, имеш. Көязләнеп, мин дә шунда киттем. Биибез, төрле уеннар уйныйбыз... Уен таралгач, егетләр күңел төшкән кызларын хуҗа кызы аша тышка чакыртып чыгарырга тиеш. Без – берничә егет кисәге – ишегалдында җан теләгәннәребезне көтеп торабыз. Менә тиздән мин аңа яратуымны әйтермен! Сәгать төнге бер. Шулвакыт капка ачылып китә дә, аннан кисәү агачы күтәргән әти белән әни килеп керә...

Мин өйдә шигырьне дәвам итәм:
Күңел ярга тарта, үзем
Тагын эчкә керәм...

Чыннан да, мәхәббәт – иксез-чиксез диңгез бит ул. Аны күрергә  һәм анда колач җәеп йөзә белергә генә кирәк. Тик, кызганыч, аңа таба юл алганда, еш кына гап-гади кисәү агачы аша атлап үтеп булмый.

                                                                       1993 ел, июль.
 

Теги: Ркаил Зәйдулла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар