Логотип
Проза

Хаталардан беркем хали түгел...

– Чынлап та малаймы? – дип кайтарып сорады Резеда табибның  күзенә туп-туры карап. Коңгырт күзләрендә шатлык катыш шикләнү иде аның. Әле генә үзен караган табиб елмаеп баш какты: «Малай!»

– Чынлап та малаймы? – дип кайтарып сорады Резеда табибның  күзенә туп-туры карап. Коңгырт күзләрендә шатлык катыш шикләнү иде аның.

Әле генә үзен караган табиб елмаеп баш какты: «Малай!»

Ике кыздан соң өченчегә малай буласын белгәч, ире куанычыннан нишләргә дә белмәс дип уйлаган иде дә... Әллә чынлап та куанмады, әллә куанып та йөзенә чыкмады... Кырыс кеше шул Гамир. Кайчагында ул Резедага ире булып түгел, артык таләпчән әтисе булып тоела. Баштарак, әле танышып, очрашып йөри генә башлаганда Гамирдагы бу сыйфат ошый иде Резедага. Тәҗрибәсезлеге белән ул аны кайгырту дип кабул итте. Киенеп-ясанып очрашуга чыкса: «Ник юка киендең? Туңасың! Бар, киенеп чык!» – дип, егет өенә кире куып керткәндә, «Ничек кайгырта!» – дип, хәтта горурланып та куя иде.  Ләкин яши башлагач, моның кайгырту түгеллеге, ә бар нәрсәнең Гамир теләгәнчә, ул кушканча, ул күргәнчә булырга тиешлеге ачыкланды.

Өйләнешеп озак та үтмәде, яшь гаиләне туйга чакырдылар. Эштән кайтышлый әле бер, әле икенче кибеткә керә-керә күлмәк, туфли сайлады Резеда. Чәчләрен ясатты. Парикмахерскаядан балкып кайтып кергән хатынын караңгы чырай белән каршы алды Гамир. Аның: «Ник кыркыттың ул чәчеңне? Үзеңне көзгедән карадыңмы?» – дип соравыннан Резеда елап җибәрде. Туйга киеп барасы күлмәген дә яраксыз дип тапты ир. «Изүе ачык, арты ерык! Бу күлмәгеңне киеп, кемне кызыктырмакчы буласың?» – дип, башлангыч класста укыган кызны такта алдына бастырып сүккән укытучыдай, хатынын әрләде. Резеда шулкадәр яратып алган ул күлмәген кибеткә кире тапшырды...

Тора-бара Резеда Гамирның бу гадәтенә ияләнде.  Аның белән әрләшеп, аны үзгәртәм дип, үзенең нервларын бетермәде. Резедага шулай яшәве уңайлырак иде.

...Улын ул авырдан тапты. Ике кызы тууга ук чәрелдәп елап җибәргәннәр иде. Ләкин бу юлы бүлмәдә тынлык... Кайдадыр ниндидер аппарат пипелди, кыска-кыска гына сүзләр белән табиблар үзара сөйләшеп ала, тимер табакка шалтырап инструментлар төшкән тавышлар ишетелә, Резеда бик тә көткән  яшь бала тавышы гына юк та юк... Резеда сагайды: «Ник еламый ул? Исәнме?» – терсәкләренә чак таянып, авырайган башын күтәрмәкче булды. Табибларның аның белән сөйләшеп торыр вакытлары юк иде:

– Все хорошо, успокойся! Врачи знают свое дело, – дип юатты аны шәфкать туташы.
Ниһаять, бүлмәгә бала тавышы яңгырады. Ләкин ул: «Дөньяга мин тудым!» –  дип оран салып елау түгел, мәче баласы чиелдауга гына охшаган иде. Баланы Резедага күрсәтеп тормадылар, тиз генә реанимациягә алып киттеләр...

Үзен палатага күчереп, янына табиб кергәч, аңа ике куллап ябышты Резеда:

–  Ни булды? Ул исәнме? Ник аны миңа күрсәтмәделәр?
–  Баланың патологияләре бар. Әлегә ул реанимациядә, ясалма сулыш аппаратында. Кич, хәле стабильләшсә, сезгә аның янына керергә рөхсәт итәрбез.
Табибның бу сүзләреннән Резедага җир шуышкан кебек тоелды. Үзенең кайда ятканын онытты. Бар җанын биләп алган курку аны әйтерсең параличлады. Бу хакта хәзер иренә ничек хәбәр итәргә тиеш ул? Резеда уйлый да, елый да алмады. Күңеле тоташтан катты. Анда бары тик курку гына яшәп калды. Бу курку аңа аяк-кулларын кыймылдатырга да, телен әйләндереп сүз әйтергә дә ирек бирмәде. Палатадагы башка хатыннарга балаларын имезергә алып килделәр. Резеда йөзе белән стенага борылып, колакларын мендәр белән томалады.

Кичен шәфкать туташы кереп, аңа үзе артыннан барырга кушты. Хәлсез аяклары белән Резеда ак халатны яшь кыз артыннан иярде. Озын коридорның очы да, кырые да юк сыман тоелды аңа. Әллә ничә ишекне ачып яптылар. Кайсыдыр ишектән балалар елашканы ишетелеп калды. Алар зур гына бер бүлмәгә керделәр. Уртада – пыяла калпак белән каплаулы кюветлар урнашкан. Кювет эчендә кып-кызыл тәнле нарасыйлар. Кайберләре – бик кечкенә, бияләй кадәр генә. Аяклары – орчык юанлыгы... Үзләре төрле юанлыктагы трубкаларга уралып беткән.

Алар читтәрәк торган бер кювет янына тукталдылар. Пыяла калпак эчендәге бала карап торышка тупырчык шикелле, эре гәүдәле иде. Ләкин, йа Хода?! Резеда, куркып, янындагы шәфкать туташының беләгенә тотынды: «Авызы нишләгән аның?» – дип сорады ул куркудан зур булып ачылган күзләрен балага текәп. «Бала бик җитди патологияләр белән туды. «Волчья пасть» белән туган балаларның иреннәре шундый була. Ләкин монысы иң куркынычы түгел әле, анысын төзәтеп була. Улыгызның бер кулы да юк. Дөресрәге, бар ул, ләкин терсәктән соңгы буыннары формалашмаган... Сул колагы юк, умырткасы кәкрәйгән...»

Резеда, коты очып, тагын бер кат пыяла калпак астындагы балага карады. «Ничек? Нәрсә өчен? Бу берәр хатадыр? Аңа бит УЗИ ясаганда бер сүз дә әйтмәделәр. Бар да яхшы, диделәр бит? Берәрсенең баласы белән бутамадылар микән?» Резеда, үз баласын эзләгәндәй, башын әле уңга, әле сулга боргалады. Баш мие бу мәгълүматны кабул итә алмый, аның кул-аяклары гына түгел, аңы да үзенә буйсынмый иде. Җанында бу иләмсез авызлы ямьсез балага карата бернинди матур хис кабынмады. «Юк! Бу аның улы түгел. Бу әллә нинди чит бала», – дип карышты миенең кайсыдыр бер уяу күзәнәге.  

Аннан соңгы хәлләрне Резеданың исенә төшерәсе килми. «Андый балалар озак яшәми. Ул бу дөнья  кешесе түгел. Сезнең ике кызыгыз, аларны тәрбиялисегез бар», – диделәр бугай. Ире килеп, икесе дә ниндидер кәгазьләргә кул куйдылар... Резеда боларны төш кебек кенә хәтерли.

Больницадан ул үзе генә чыкты. Сораган кешеләргә баланы үлде, диделәр. Резеданың үзенә дә улының үлеме белән килешүе җайлырак иде кебек. Нишләтә ала ул гарип баланы? Аңа барысы да бармак күрсәтеп көлсеннәрме? Бакчага урнаштыра аламы ул аны, мәктәптә укыта аламы? Авыру бала карап, бар гомерен өйдә, дүрт стена арасында уздырсынмы? Озак яшәмәс, диделәр бит. Ул инде хәзер исән дә түгелдер. Аллаһы Тәгалә гөнаһсыз җанны артык азапламагандыр әле, тилмермичә генә күзләрен йомгандыр... Әнә шулай, үз-үзләрен ышандырырга тырышып, алты ел яшәделәр.

Беркөнне аларга таныш түгел кешеләр килде. «Ата-аналык хокукыннан мәхрүм итүләрен сорап, гариза язарга кирәк сезгә. Балагызны уллыкка алырга теләүче гаилә бар», – диделәр. Резеда да, Гамир да, тораташтай катып калдылар. Башта кайсы бала турында сүз барганын икесе дә аңлый алмый торды әле. Кызлары дисәң... Алар икесе дә бала тудыру йортында калдырып чыккан улларын онытканнар иде инде.

Димәк, ул исән дигән уй үтте Резеданың башыннан кем турында сүз барганын абайлап алгач. Төне буе Гамирны, барып, баланы күреп кайтырга үгетләде ул. «Читтән генә, бер күз белән генә...» Ире риза булмас дигән иде, булды тагын.

Тәрбияче кулыннан җитәкләп бер малайны алып килде. Саргылт чәчле, ябык кына малай. Резеда беренче күргәндәге кебек, иләмсез авызлы да түгел... Бер кул очы футболкасының кыска җиңеннән чак күренеп тора. Резеда аның икенче кулына карады. Теге юлы күрмәгән булган – баланың уң кулы да сәламәт түгел, кул чугында нибары дүрт кенә бармак, баш бармагы юк иде малайның. Озын чәчләре арасыннан сул колагы урынында ниндидер төерчек күренеп киткәли...

Әнә каршыда аларның тугач та ташлап калдырган уллары утыра. Үзенә таныш булмаган бу апа белән абыйга каш астыннан карап-карап алгалый. Кыенсынуы бөтен йөзенә чыккан. Баласын күргәч, йөрәге әчеттереп сыкрар, күз яшьләре дәрья булып агар, үкенү, баланы кызгану хисеннән үзәкләре өзгәләнер дип көткән иде Резеда, ләкин бернинди сыкрау да, балага карата мәхәббәт тә кабынмады анда. Чит бер малай, алар да аның өчен чит бер апа белән абый... Малайны алып чыгып киткәч, тагын документлар турында искә төшерделәр. Менә шул чагында үз гомерендә беренче тапкыр Резеда карарында нык торды: «Без баланы үзебез алабыз, читләргә бирмибез!» Гаҗәп, хатынының бу карарына Гамир да каршы килмәде. Ул да ничектер югалып, кечерәеп калган иде бу мизгелдә. Алар инде ничә ел элек үлгән дип йөргән уллары исән! Ничек яшәгән ул шушы алты елда әнисез? Кем юаткан аны? Кемгә сыенган ул авыр чакларында?

Балалар йортында ерык иреннәрен, аңкавын тексәләр дә, балага тагын бик күп операция ясатырга кирәк иде әле. Баш бармагы урынына имән бармагын борып төшерергә кирәк, диде табиблар. Мондый операцияне алар яшәгән шәһәрдә ясамыйлар, Мәскәүгә барырга кирәк. Резеда улы белән башкалага китте. Үзен улы алдында мәңге дә түләп бетерә алмаслык бурычлы санады ул. Ничә еллар буена бирә алмаганның барысын да улына тизрәк бирәсе килде.

Тышкы кыяфәтенә кимчелекләр күп булса да, малай бик акыллы иде. Балалар йортында узган еллар да аны усалландырмаган, кешеләргә булган ышанычын, яратуын сүндерә алмаган. Бер күрүдән үк кабынмаса да, ана күңелендә улына карата ярату акрынлап уянды.

Документта малайның исеме Алексей иде. Татар гаиләсендә нинди Алексей, дип, белмәгән кеше гаҗәпләнде. Тора-бара Алексей Алимгә әйләнде. Шулай эндәшү барысы өчен дә җайлырак иде. Алим булырга Алексей да каршы килмәде.

Резеда Алим белән әле бер хастаханәдән, әле икенчесеннән чыгып та тормады. Кулга ясалган операция уңышсыз чыкты. Тимәгән генә булсалар шул бармакка! Өйрәнгән бит инде ул шул дүрт бармагы белән дә яшәргә. Чираттагы операцияне умыртка сөягенә ясаттылар. Туганда ук бер якка авыш булып туган муен балага комачаулый иде. Хатыны чираттагы тапкыр хастаханәгә җыенган саен Гамир мыгырданды... Бу юлы Резеда аңа карап тормады, үзе ничек тиеш дип тапса, табиблар ничек киңәш итсә, шулай эшләде.

Алимне гап-гади балалар белән гап-гади мәктәпкә бирде ул. Үзе кебекләр белән аңа җиңелрәк булачак, дисәләр дә, аңа бит үзе кебекләр белән түгел, сәламәт кешеләр белән яшисе, диде. Мәктәп тормышыннан зарланмады Алим. Соңыннан гына кызларыннан Алимнән классташларының ничек көлүләрен, аны мыскыллауларын ишетеп белде. Барып, улын яклап, әрләшеп йөрмәде. Аның принцибы аңлаешлы иде: «Алим үзен үзе яклый белергә тиеш. Бу дөньяда аның үзенә яшисе».

Баштарак Резеда операция арты операция ясатып, Алимне чын сәламәт бала кебек итәм дип ышанса да, моның мөмкин булмасына тора-бара инанды. Алим беркайчан да дөм сәламәт кеше булмаячак. Булмаган кулы урынына кул да үстереп булмый, муенын чак кына турайта алсалар да, баланың гәүдәсе бер якка таба барыбер авыш булып калды.

Мәктәптә яхшы укыды ул. Аеруча математика, физика җиңел бирелде аңа. Роботлар төзү белән җенләнде. Резеда алга таба улының нәкъ менә шушы сәләтен үстерергә карар бирде.

Гамирдан аерылды ул. Ирнең туктаусыз битәрләвен, үзенчә булмаса, өйдә тавыш чыгаруын, бар нәрсәдә Алимне гаепләвеннән тәмам туйды. Ни булса шул булыр, диде, барып гариза язды. Гамир киткәч, тормышында шундук җиңеллек тойды. Гомере буе хыялланып та, Гамирдан рөхсәт булмау аркасында гына тотына алмаган хоббиена кереште – йомшак уенчыклар тегә башлады. Олы кызы мәктәпне тәмамлап, башка шәһәргә укырга китте. Хәзер алар өйдә өчәү генә – ул, Алим һәм уртанчы кызы. «Улым, рәнҗисеңме безгә?» – дип сораганы бар аның Алимнән. Юк, рәнҗеми Алим. «Бу дөньяда һәркемнең хаталанырга хакы бар», – ди. Бик акыллы шул ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар