Логотип
Проза

Кара кышта

Шагыйрь Тимер Арыслан истәлегенә
 
— Дай сюда топор!..
Аклы-каралы җирдән чана өстерәп килгән кыз күзләрен күтәреп карауга алдында ниндидер җайдак күреп, өнсез калды. Шик тә юк, урман каравылчысы иде бу. Үзеннән-үзе теленә килгән догасын укыганнан соң гына бераз хәл кергәндәй булды. Алдында — аклы-каралы каен урманы, кола ат, ат өстендә йөнтәс аюдай адәм, мылтыгының көпшәсе аркасыннан тырпаеп тора. Керпе энҗеле энәләрен җыя төшеп, бер йодрык булып бөрешкәндәй, Карлыгач та куырылып килде. Кыйгач кашлары астыннан караган чем-кара күзләре генә җемелди иде аның. Инде кул сузымындагы урман эченнән каравылчының килеп чыкканын, аның үзенә якынлашканын ничек кенә күрмәгән дә, ничек кенә абайламаган ул, ачык авыз?

Карлыгач сүзләрнең мәгънәсен төшенеп өлгермәде, урман каравылчысы атыннан сикереп төште, шәп-шәп адымнар белән аның янына килде, күз ачып йомганчы, бәләкәй чана үрәчәсенә кыстырган балтаны алып, аны ат сыртына аркылы салган капчыгына тыгып та куйды.
Аннан ул кыздан нәрсә хакындадыр кат-кат сорашты.
Кыз бернәрсә дә аңламады. Ул урысча белми иде. Шулай да каравылчының аның кайсы авылдан икәнлеген төпченүен абайлап, җавабында бер генә сүзне кабатлады:
— Мерәс... Мерәс... Мерәс...
— Из Мрясово, говоришь? — Ул яңадан кызның янына ук килеп, чананы Мерәс авылына таба каратып борып куйды:
— Иди!..

Битләрен кыл кебек сакал баскан аю сыман йөнтәс адәм заттан сасы көмешкә исе килеп бәрелде. Кызның йөрәге күкрәк читлеген җимереп чыгардай булып типте. Үзенә ябыша дип куркуы табанына төшкән Карлыгач, читкә тартылып, йодрыктан ноктага әверелгәндәй кечерәеп калды. Бу мизгелдә ул үзен рәнҗетүченең бугазын чәйнәргә дә әзер бер жанварны хәтерләтә иде.
Каравылчы кулындагы камчы сабы белән яңадан авылына төртеп күрсәтте:
— Иди, иди!..
Атына атланып, китеп тә барды.
Нәрсә эшләргә белмәгән кызыкай кычкырып еларга итте, әмма тыелып калды. Каравылчының кире килүе һәм өстәвенә аны камчылавы да мөмкин иде.
Аларның өендәге бердәнбер кыйммәтле милек булган балта ат өстендә китеп барды. Аның өйгә утынсыз кайтырга хокукы юк иде.

Карлыгач бер авыл, бер күздән югалып барган җайдак ягына карап, чабаталары астында эрегән аклы-каралы карда таптанды...
Кар чынлап та аклы-каралы иде. Быел кыш явым-төшем бик аз булды. Урыны-урыны белән җир өстеннән тырпаеп торган былтыргы кара-кура әремнәрне дә күмеп китә алмады. Февраль уртасында көтмәгәндә генә яуган яңгырдан әле кичә генә ап-ак булып яткан җир өсте аклы-каралыга әйләнде дә куйды.

Менә, ниһаять, ул чачакланып туза башлаган чабата башларын теләр-теләмәс кенә авыл ягына таба борды. Ә үкчәләре әле һаман да урман ягына караган иде. Кояш яктысының әсәрен дә калдырмый күкне басып алган кара кургаш болытларда, авыр ачылган төрмә ишекләрен хәтерләтеп, нәрсәдер шыгырдады. Карлыгачның авылга таба атлыйсы килми иде.

Кара кыш иде бу. Чын кара кыш. Бу кышны кара кыш дип атау өчен башка сәбәпләре дә бар иде, әлбәттә. Вакытны сузарга тырышкандай, кыз уйланып калды: иртәнме, төшме, әллә кичкә табамы бу? Карлыгачның өендә сәгать юк. Кая аларга сәгать?! Авылда булмаганны! Халык гел кояшка карап кына яши. Хәзер күк йөзеннән кояш яктысы да юкка чыккач, вакытны чамалау да читен. Аңа бит күз бәйләнгәнче кайтып җитәргә кирәк. Урманга утынга юнәлгәндә төшке уникеләр чамасы булгандыр. Биш чакрымлык араны чана тартып килә-килә бер-ике сәгать вакыт үтеп тә киткәндер, мөгаен. Әле кичке  караңгы төшкәнче өч-дүрт сәгать вакыт калса кирәк... Кыз авыр уфылдап авылга таба ике-өч адым атлады да туктады. Буш чана авыр, чанадан да бигрәк язмыш авыр иде, ахрысы. Әйе, Карлыгач өчен бу минутта утын төялгән чана буш чанадан күпкә җиңелрәк булган булыр иде, әлбәттә. Буш кайту гарьлегеннән тешләрен кысып, ул иренен тешләде. Үзенең бу кадәр бәхетсез һәм хокуксыз булганы өчен юл читендә бер-берсенә орынып үскән куш каеннан да оялып куйды ул.
Кемдер кычкыргандай тоелды. Кыз артына борылып карады. Урман каравылчысы кире борылып аңа таба килә иде.

Тагын нәрсә булыр икән дип, куркудан мескенләнеп, карашын буш чана канатларына юнәлтте. Колак төбендә тояк тавышларын дөпелдәтеп, ат килеп туктады. Каравылчы кулындагы фляжкасыннын голт-голт китереп нәрсәдер йот-калады. Аннан лапылдап җиргә сикереп төште. Киез итегеннән аклы-каралы эз калдырып, ул каеннар янына үтте һәм атын тезгененнән бәйләп куйды. Шуннан соң ат сыртындагы капчыгында кармаланып, Карлыгачның якты йөзле балтасын тартып чыгарды да, икенче кулы белән чананы тартып, урманга таба юнәлде. Карлыгач та сүзсез генә аның артыннан сөйрәлде. Урманчы бераз эчкәрәк кереп корыган-ауган аклы-каралы каен агачларын җыйнаштыра, кулындагы балтасы белән ялт-йолт итеп, коры-сорының кисәсен-кисә, сындырасын сындыра, аударасын аудара... Шуларны чанага төйи башлады. Аркасыннан салмый калдырган мылтыгы бу адәм иелгәндә атылып китәр дә көпшәсеннән гөлт итеп ут чыгар төсле тоела иде. Карлыгач үзе дә төяшергә, ярдәм итәргә теләгән иде, теге кулы белән генә ишарәләде: “Кирәкми. Урыныңда тор!”
Кыз бала үз күзләренә үзе ышанмый, моның нәрсә белән бетәчәген күз алдына да китерә алмый иде.

Җир йөзендә аның турында кайгыртучы кеше булуы, җитмәсә, бу кайгыртучының бөтенләй көтелмәгән тарафтан килеп чыгуы могҗиза һәм бары тик могҗиза иде. Мондый кара кышта бөтенләй чит кеше синең өчен бүре базына да төшәргә әзер торсын әле!..
Аның сөмсерләре коелган йөзе яктырып китте. Әче җилләрдә талана-талана күзләре сирәкләнеп чыптага әйләнгән шәленә ничектер чалшаеп кереп качкан йөзе көтмәгәндә тулган ай сыман түгәрәкләнде, нурланды, нәзек кашлары тагын да кыйгачланды, куркуыннан кара нурлар коелып торган күзләреннән өмет бөркелде. Аның тулы йөзе шәленең кара кыршавыннан гүяки ай кебек галибәнә яктырып тышка чыкты һәм ул мизгел эчендә тәмам бетеренгән кызчыктан Дим буйларының гүзәлләрдән-гүзәл бер башкорт чибәренә әверелде. Әле килеп аның чанасына утын төяп азапланган урман каравылчысы турында моннан берничә минут элек кенә начар уйлый алганы өчен оялды Карлыгач менәтерәк. Юк, әйбәт кеше бит ул!.. Әйбәтнең дә ниндие генә әле!.. Әнә, төйи бит, төйи!.. Урман каравылчысы аңа үзе утын төйи! Күрелгән хәлме?! Үзенә түгел, кешегә, бер ятимә башкорт кызына төйи!.. Куанычыннан кычкырып җибәргәнен дә сизмәде: “Каттегат һәм Скагеррак!” Тукта, монысы нәрсә тагын? Каттегат һәм Скагеррак. Каттегат һәм Скагеррак... Әй, исенә төште, географик атамалар бит әле алар. Үзенә ошаганнары атналар буе теленнән төшми аның. Күптән түгел генә Куала-Лумпур белән Танарариве дигән калаларның исемен шулай теленә төер чыкканчы кабатлап йөрде. Каттегат белән Скагерракка килсәк, Балтыйк һәм Төньяк диңгезләр арасындагы култыклар бит алар. Карлыгачның күз карашы моңсуланды. Шунысы мәзәк, бу култыклар арасындагы өске төче су катламы көньяктан төньякка, астагы тозлы су катламы төньяктан көньякка ага. Кызык бит: диңгез бер, агым ике һәм капма-каршы! Географиядән төньяк диңгезләрне өйрәнгәндә шушы кабатланмас атамалар аның хәтеренә сеңделәр дә калдылар. Бигрәк ярата бит ул географияне!.. Әйе, андагы кызыклы, сәер атамаларны көннәр буе кабатлап йөри ул. Күңеле күтәренке чакларда бу атамалар үзләре үк телгә сикерә: Каттегат, Скагеррак! Әйтерсең, баш очыннан кыр казлары үтә: кыйгак-кыйгак!.. Кат-те-гат, Ска-гер-рак! Кат-те-гат, Ска-гер-рак!
Бит алмаларына кадәр кыл баскан аю кыяфәтле йөнтәс урыс аңа хәзер алай ук ямьсез дә күренмәде. Ул хәтта мөлаем дә иде әле.

Кинәттән кызкайның йөзеннән шомлану шәүләсе чагылып үтте... Тукта әле, ни дип тырышып ята бу урыс? Нәрсә хакына балтасын тартып алды да, нәрсә хакына шул ук балта белән утын кисеп, аның чанасына төйи башлады? Бәлки урманчының гади авыл кызы өстеннән көләсе киләдер? Ул аны бәлки мәсхәрәләргә җыенадыр? Бәлки бу манзара өн түгел, төш кенәдер? Ул тагын да бер мәртәбә күзләрен киеребрәк карады: әйе, ышансаң-ышан, ышанмасаң-ышанма, каравылчы җан-фәрман килеп аның чанасына утын төяп йөри! Каттегат һәм Скагеррак!.. Кыйгак-кыйгак!..

Туган авылындагы тәрәзәләре генә түгел, почмакларына кадәр туңган өйләрендә апалары алып кайтачак утынны көткән дүрт энесе һәм сеңлесе искә төште. Алар хәзер суынган мичкә сыгынып, ничек кенә булса да арка үзәкләрен җылытырга тырышалардыр. Инәләре дә өйдә юк, ичмасам. Ул ябык ындыр табагында көлтә чабагачлый. “Әгәр эшкә чыкмасаң, фронт законнары нигезендә, башың трибунал китәчәк!” — дип янады аңа бүген персидәтель Килдехуҗа. Инәләре аларның үги шул. Карлыгачтан унике яшькә генә өлкәнрәк ул. Үз инәләре өч бала калдырып, сугыш алдыннан гына үлеп китте. Аталары, урман каравылчысы булып эшкә урнашып, үзеннән күпкә яшьрәк хатынга өйләнде һәм гаиләсен менә шушы Юргавыл урманы эчендәге кордонга күчереп алып килде. Бераз гына эчтәрәк ул кордон. Өстәвенә үги инәләренең дә әтисеннән баласы булды. Әмма Карлыгачның зур куанычы бар: какмый-сукмый аларны үги инәләре. Күрә торып бала аермый.

Кызкай муенын сузып тау сөзәгеннән түбәнгә карап алды. Сагынудан түгел, әлбәттә. Әрнүдән. Күз чокырлары мөлдерәмә яшь белән тулды. Сөзәктән төшкәч тә, сулга борылып, урман эченә керүгә һәм бераз баруга эре каеннар арасыннан калкып чыга торган иске кордон ихатасын күз алдына китерде ул. Җаны өшеп куйды. Бу йорт аның өчен тәмугның тәмугы булды. Яшь хатыны һәм урманы мәшәкатьләренә башыннан кереп чумган аталары балалары белән бер йортта яшәсә дә, балаларыннан аерылган иде: ул аларның барлыгын да белмәде. Берүзенә дүрт сабыйны тәрбияләү унөч яшьлек Карлыгач өстенә төште. Аяклары, куллары, йөрәк тамырлары өзелде аның үзеннән зуррак тормыш йөген тартып. Ул туйганчы йокы, туйганчы ашау күрмәде. Җәйге челләләрдә каеннардан яфраклары пеше-неп сыгылган яшел алкалы ботакларны нәрсә дисең син? Карлыгачның чәч толымнары бит алар! Юргавыл урманы акланнарындагы эре таҗлы ак чәчкәләрне нәрсә дисең син? Карлыгачның һәрчак уяу күзләре бит алар! Шул ук аклан-нардагы песи башлы сарутларны нәрсә дисең син? Карлыгачның күз керфекләре бит алар! Мәктәпкә киткәнче йорт эшләрен бетереп өлгерсен дип үги инәсе аны таң сарысы белән уята. Күзләрне тырнап ачарга да өлгермисең, боерыклар ява башлый: “Үзебезгә дә, тавыкларга да ашарга пешереп куй! Казларны, күркәләрне, үрдәкләрне оныта күрмә! Көне буенча җитәрлек итеп утын ярып, өйгә кертеп куй! Сыерларны Зәбих акланына, сарык-кәҗәләрне Мәлих акланына илтеп куй! Керләрне уып эл! Фәлән итеп куй! Төгән итеп куй!” Карлыгач почмакка барып җылый да эшенә тотына, почмакка барып җылый да эшенә тотына...

Әтисе сугышка китәр алдыннан гаиләне бер ялгызы карурман эчендә калдырмады, Мерәстәге иске йортына кайтарды. Менә инде аталары да юк аларның. Моннан ике ай чамасы элек кенә кара хәбәр килде: кайдадыр Смоленски тирәсендә батырларча һәлак булган. Кызыкайның күзләреннән ирексездән яшь ага башлады. (Карлыгач күз кырые белән генә карашын сирпеп алды — каравылчы утын төяүне тәмамлап килә иде.)
Карлыгач бу минутта атасын сагынып зар елады. Ничек кенә каты куллы һәм бәгырьсез булмасын, җир йөзендә аның үз атасын алыштырырлык башка беркем дә юк шул.
Ярый әле, үги булса да инәсе бар. Аның Алмабикә апаена бернинди үпкәсе юк. Аталары фронтта һәлак булып, нибары егерме алты яшендә иреннән тол калган яшь хатын явыз булса, аларны ташлап та кача алган булыр иде, шулай бит? Карлыгач боларны гына аңлый инде хәзер. Үги аналары аларга яхшылык кына тели. Аталары кебек ул да таләпчән, каты куллы, мөгамәләдә катгый булса да, дуамал һәм акылсыз түгел. Аталары юк дип үгиләрне какмый-сукмый, шунысына рәхмәт. Ул балаларын елның дүрт мизгелендә дә тигез эшләргә өйрәтә. Дөнья авырлыгыннан түземе бетеп, уңга-сулга бәргәләнми, тәртәне шарт сындырмый. Шунысына рәхмәт. Сабый чагында изелеп, ишелеп, бишек йокысы белән йоклар урында йомык күзләр белән таң сарысында маллар куган Карлыгач боларын да аңлый. Үги инәләре аларны үз баласы кебек тигез карый. Үзе хакында халыктан: “Фәлән-фәләннәрнең инәләре үги икән” дигәнне ишетсә, утырыплар елый. “Үги инәй” дигәнне ишетәсе дә килми. Әгәр ишетә калса, җене котыра. “Тудырган ана түгел — үстергән ана!” — дип кенә җибәрә ул. Бәлки шулайдыр да. Бермәлне кемгәдер: “Минем инәем үги бит!” дигәне өчен Карлыгачны шартлатып курыс белән каезладымы? Каезлады. “Нәрсә, мин сездән тамак аераммы? Мин сездән кием аераммы? Әллә мин сезнең атагызны анагыздан аертып килгәнме?” — дип сүкте ул аны. Һәм, әйтергә кирәк, дөрес сүкте. Юк, нәрсә генә әйтсәләр дә, әйбәт ул Алмабикә апай. Әйбәт. Укып китеп, кеше булса, ул беренче бүләге итеп Алмабикә апаена чуклы шәльяулык алып бирәчәк. (Кыз сискәнеп куйды: урманчы инде чанадагы йөкне бәйли дә башлаган иде.)
Карлыгачны яңа шикләр биләп алды. Бәлки әле тырыша-тырыша чанасын бәйләп маташкан каравылчы сугышка кадәр бу кызның әтисенең дә нәкъ үзе кебек урманчы булып эшләгәнен беләдер? Бәлки шуның өчен генә дә теләктәшлек күрсәтеп ярдәм итәдер? Нинди яхшы кеше!.. Никадәр дә иманлы кеше!.. Бәлки ул үзе дә элек бу кыз яшәгән кордонда яшидер? Их, телләрен аңласа иде! Сорашыр иде. Юк, бу хакта белмидер ул, дип кырт кисте кызкай. Үз гомерендә беренче мәртәбә күргән урман каравылчысы, җитмәсә, чит кавем, урыс кешесе, аңардан бер нәрсә сораштырмыйча, каян белсен бу баланың сугыш яланнарында ятып калган урманчы Килдеголның кызы икәнлеген?! Белми, әлбәттә!.. Ул үзе әйбәт кеше!..

“Юк, бу юкка түгел, — дип үзе белән бәхәскә керде Карлыгач. — Сугыш бара бит, сугыш. Бер учаклык утын өчен башлар төрмәгә киткән хәтәр заманда урман каравылчысының болай кыйлануының бер сәбәбе булмый калмас. Хәзер ирсез-егетсез калган ятим авылларда янарал булып яшиләр. Закон аларныкы. Уңаена тормасаң, атып үтерүе дә ихтимал”. Аннан тагын яңа фикер килде: “Каравылчының аны мәсхәрәлисе, көләсе, ягъни шушы йөкне ат урынына тарттырып, кордонга, аның күз яшьләре түшәлгән мәхәббәтсез һәм мәрхәмәтсез кордонга, йә лесхозның үзенә илттерәсе килә мәллә?” Бераздан аны икенче фикер борчый башлады: “Бәлки аның шушындый кара кышта чана тарттырып, аклы-каралы каен утынын сугыш яланының үзенә үк илттереп куйдырасы киләдер?” Кыз эсселе-суыклы булып китте. Әле генә мөлаем күренгән каравылчы инде тагын битләрен кыл баскан йөнтәс аюга әверелде. Юк, әгәр кирәк икән, ул бу йөкне тартып илле чакрымдагы Дәүләкәнгә, кирәк икән, атасы һәлак булган Смоленскиның сугыш яланнарына кадәр барса барыр, әмма моннан ярты чакрымда яткан кордонга бармас. Аның бу кордонны күрәсе килми. Канлы, әмма гадел сугышка барса барыр, ләкин мәрхәмәтсез һәм гаделсез, ялган иминлек, ялган тынычлык хөкем сөргән кордонга таба аяк та атламас. — Ул билен бәйләгән билбавын капшады. — Әгәр... бик ачуны китерсәләр... әнә, ярсу җилләрдә ярсып утырган аклы-каралы каеннар янына барыр да муенына элмәк салыр...
Тәүбә-тәүбә, илаһым!

Каравылчы йөкне аркасыннан тырпаеп торган мылтык көбәге белән бергә этәреп чыгаргандай, чананы Мерәс ягына каратып борып куйды. “Юк, моңарда бернинди дә начар уй булмастай күренә, — дип уйлап алды Карлыгач.
— Чананы авылга каратып куйгач, димәк, миңа китәргә рөхсәт итә, димәк, ул миңа ярдәм итәргә генә теләгән. Бу — ихластан яхшы кеше”. Кызга яңадан канатлар үсте. Кыйгак-кыйгак!.. Каттегат, Скагеррак!..

Урманчы зур эш бетергәндәй киерелеп, тирән тын алды. Карлыгачка карап елмайгандай итте. Бу елмаюдан кызның эченә җылы керде. Аклы-каралы каенга бәйләнгән ат, хуҗасын күреп, тынычсызланды һәм пошкырып куйды. Урман авызында торган урманчы, нәрсәдер исенә төшкәндәй кыбырсып, кыр сумкасының авызын черт итеп аелыннан ычкындырды, аннан яссы фляжка чыгарып, бугазыннан гына голт-голт китереп теге нәрсәне эчте. Авыз эченнән генә мекердәп, мыгырданып алды. Бар тирә-якны тагын сасы ис басты. Ул фляжкасын кыр сумкасына шудырып төшерде, чертләтеп япты һәм чана бавын алырга кушып, Карлыгачка ишарәләде. Кыз бауны алырга дип иелгәндә генә каравылчы кыргый җанвар кебек аның өстенә сикерде һәм аны көчләп кыскалый башлады, утын йөге өстенә егып салырга тырышты.
Моны көтмәгән Карлыгачның җанында таулар кузгатып, әллә нинди табигый көчләр актарылды. Ул үзен үбәргә дип омтылган йөнтәс аюның юылмаган озын сакалын ике яктан ике кулы белән җитен талкыгандай тартты һәм аны-моны уйламыйча, җан көче белән уң кулының сыртына тешләрен батырды. Каравылчы акырып җибәрде һәм Карлыгачны кочагыннан ычкындырды.
Үз батырлыгына үзе хәйран калган Карлыгачның карашы каравылчыныкы белән очрашты. Гүя чакматашка чакматаш орынды һәм очкын яралды. Каравылчы аңлады. Ул эре адымнар белән атлап йөк янына килде, Карлыгачка тагын бер тапкыр көлемсерәү катыш мәсхәрәле караш ташлады һәм аркан астына тыгылган балтаны алды, аннан: “Күрербез, нишли алырсың икән?” дигән сыман башын кыегайтып, аты янына барды, тезгенен чишеп, атланып алды да тау сөзәгенең иң югары ноктасына менеп, һәйкәлдәй басты. Авылга таба борылды һәм яңа тамаша көтә башлады.
Кызның эчендә үч һәм гарьлек көйрәде.
Ул аяк табаннарына ныклы нигез эзләп аклы-каралы җирдә чабаталары белән капшанды. Аяк бармаклары лычкылдап куйды. Тула оекларга су үткән иде. Чана бавын сул иңбашыннан үткәрде һәм аның очын сул кулына кат-кат урап, уң кулы белән чат ябышып, алга талпынды. Йөк урыныннан кузгалмады. Каравылчы аны кыз бала тарта алмаслык итеп төягән иде. Карлыгач барлык ихтыярын һәм көчен туплап, тагын бер мәртәбә талпынды. Беркайчан да бу кадәр авыр йөкне күрмәгән-кичермәгән чана, кеше кебек тоемлап, табаннары һәм үрәчәләре белән бергә ыңгыра-ша-ыңгыраша, урыныннан кузгалып китте. Аяк астыннан башка бернәрсәне шәйләмәгән Карлыгач бу йөкне җир шарын тарткандай тартып йөкле юлга — иманлы юлга чыкты. Бу аның кемнәрдер тарафыннан көчләп төялгән һәм, үзе теләмәсә дә, мәңгелеккә тартып барырга тиеш булган шәхсән йөге — язмыш йөге иде, күрәсең. Йөк кимемәде, киресенчә, авырайганнан-авырайгандай итте, ә Карлыгач аклы-каралы юлыннан үз көче белән, күз яшьләрен коя-коя, барды да барды. Бу кадәр көчәнүдән булса кирәк, әллә күзенә шулай күренде — юлының ике ягыннан да кызыл чигәле куяннар йөгерешә башлады. Әйе, бу кадәр сарыф ителгән көчтән, кайнарлыктан, бу кадәр яну, көю, тупланудан вакыт-вакыт аның күз алмалары шартлап, чокырларыннан атылып чыгар һәм аклы-каралы җиргә коелып калыр кебек тоела иде. Ул туктап, йөкнең артык өлешен бушатырга да уйлады, әмма тартынды, курыкты, әгәр туктаса, теге йөнтәс аю аны хәзер үк артыннан куып җитәр, яңадан мәсхәрәли башлар кебек тоелды. Ул алга барган саен каравылчыдан ерагаймый, ә, киресенчә, аңа якынайган сыман тоела, күңеле куркуга төшә иде...

Ниһаять, туктап, ул сак кына, сиздермичә генә артына борылып карамакчы булды. Урман каравылчысы һаман да шул сөзәк тау түбәсендә атлы казак булып каткан да бу тарафларга таба карап тора. Аркасыннан һаман да шул мылтыгының көпшәсе тыр-пайган. Кулында — балта. Карлыгачның балтасы...
Әмма аңа хәзер бу тимер кисәге түгел, утын, туганнары һәм үги инәсе көткән утын кадерлерәк иде. Утын аның өчен яшәү уты белән бер иде. Бу урыс, рәхмәт төшкере, аңа яшәргә, яшәп торырга утын, гомер җылысы бирде түгелме? Аңа бәлки бер дә рәнҗемәскә, ә бары тик рәхмәт кенә әйтергә кирәктер?
Чана бавын сул иңеннән уң иңенә күчереп, ул тагын кузгалды.

Каравылчының куып җитүеннән уттан курыккан кебек курыккан кыз аңа карурманда бушка утын төяп биргән адәмне чын-чыннан кызгана башлады. Ул бит бүген үз гомерендә беренче тапкыр кеше канын чыгарды, һәм бу кан аңа бушка утын төяп биргән урман каравылчысының каны булып чыкты. Илаһым, үзең рәхим әйлә!.. Урман каравылчысы эчкән теге нәрсәсеннән агуланмасмы? Үлеп китмәсме? Үз теләге белән эчкәч, ул бит бу сасы нәрсәне һич кенә дә рәхәт тормыштан эчмидер бәлки? Бәлки аны да җәфалыйлардыр, изәләрдер? Бәлки ул да Карлыгач кебекләрне изү, балтасыз итү кайгысыннан эчәдер? Бәлки аның үзенә ярдәм, җылы сүз кирәктер? Өенә кайтып җитә алырмы? Юлында егылып калмасмы? Тукта, бу урысның урман эчендәге шыксыз кордоныннан кала чын өе, үзе салган өе бар микән?
“Әнә теге, әнә теге борылышка кадәр генә түз, Карлыгач!” — дип пышылдады ул үзенә үзе. Шул борылыш кына аларны бер-берсен күрә алмаслык итеп аерачак.
Бер-берсен күрә алмаслык итеп аеру өчен алар арасында кискен борылыш кирәк иде шул. Шундый борылыштан соң гына чана өчен Атлы казак, Атлы казак өчен чана күздән югалачак. Мерәскә дә дүрт чакрым чамасы гына калачак, алла боерса.

Кинәттән һавада кемнеңдер каһкаһә белән көлгән тавышы яңгырагандай булды. Кызкай ялт иттереп артына борылды. Шөкер, анда беркем юк иде.

Бу гасаби көлүдән күк гөмбәзеннән өскә сары көрпә коелгандай тоелды. Карлыгачка гүя икенче көч, икенче илһам, өстәмә тын кергәндәй булды. Ул йөкне элеккечә метекләп түгел, эре адымнар белән сөйри башлады.
Ә йөк исә чынында ифрат та авыр икән шул. Кәҗә майлары чыкты. Атасы исән чакта аның мондый авыр йөкне беркайчан да сөйрәгәне булмагандыр. Менә ул теге борылышка да җитте. Туктап, инде соңгы тапкыр артына карады.

Каравылчы һаман да ат өстендә, һаман да биектә, һаман да атлы казак сыман инде аз гына ачыла башлаган офыктан мылтыгы белән тырпаеп тора. Әмма бу юлы аның рәвешендә аерма бар иде — бу юлы ул уң кулын терсәгеннән бөккән дә фляжкасыннын теге сыеклыкны авызына коеп азаплана...
Ул урыс иде.

Карлыгач тирән итеп сулыш алды. Балтаны аңардан кире кайтарасы булыр. Балта анда калмаска тиеш. Бәлкем, үлем хәбәре дөрескә чыкмыйча, атасы кайтыр да балталарын тиз көндә кире дә кайтарыр әле?
Ул яңадан чанасына җигелеп, аяк очлары белән аклы-каралы юлга кадалды. Көч-хәл белән урыныннан кузгалып, ул, ниһаять, борылыштан борылды да, кара кышның аклы-каралы карларына үз эзен салып, йөген туган авылына таба сөйри башлады.

Хәзер чаналы атлыны, атлы чаналыны чынлап та күздән югалткан иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бичаралар... Безнен рэхэт тормыш очен барысы да бар, э гел зарланган булабыз... Бу утын аларга купмегэ генэ житэр, аннан сон тагын шул урманга барасы бит.....

    Хәзер укыйлар