Логотип
Проза

Җир белән күк тоташса... 

 Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованы Туган көне белән котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!  Игътибарыгызга Фәйрүзәнең беренче хисләрдән торган кечкенә хикәясен тәкъдим итәбез. 

 Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованы Туган көне белән котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез! 

Игътибарыгызга Фәйрүзәнең беренче хисләрдән торган кечкенә хикәясен тәкъдим итәбез. 


 

Бу турыда язаргамы-язмакскамы дип, бик озак икеләнеп йөрдем. Ул хакта тел тибрәтеп сүз әйтү, каләм тибрәтеп хәркф төшерү мөмкинмени? Кагылу да хилаф... Әмма яшьлекне сагыну хакына булса инде. Бүгенгедәй хәтерлим: урамда апрель иде. Бүтән кабатланмый, кире кайтмый торганы, мәңгелекнең бердәнбер апреле. 

Ул кап-кара чәчле, кап-кара моңлы күзле. Гел кара костюмнан йөри. Оялчан да бугай әле. Күз карашы еш кына ботинка очларына төбәлгән булыр. Шуңа күрә мин дә аның ботинкаларыннан күземне ала алмыйм. Берсенең бауларын артык тарттырып бәйли бугай – кысылган урыныныда күне җыерылып тора. Йөзенә күтәрелеп карау кая! (Кечкенәдән кыю дигән атым да бар югыйсә!) Карамасам соң! Беркем сизмәгәндә күзләрем туйганчы карый алам бит мин аңа. Ул ике тамчы су кебек композитор Фәрит Яруллинга охшаган. Ә бәлки миңа гына шулай тоеладыр. Тоелсын. Аның каравы, миндә Фәрит Яруллинның портреты бар. Күңелем булганчы моңлы күзләренә карыйм. 

Минем халәтне сизә дә, күрә дә белми инде ул. Хәер, сизә калса, оятымнан үләр идем. Аның йөргән кызы бар диләр. Ул миннән ничәдер яшькә зуррак та бит әле. Тик берсе дә комачауламый, чөнки үземнең коры хыялларымнан башка берни дә кирәкми миңа. 

...Ул көнне мәктәп китаханәсенә кергән идем. Китапка – чират. Классташ малай белән чиратны бүлешәлмичә төрткәләшеп киттек. Бер-беребезгә юл бирергә теләмибез, калай әтәчләрдәй сикерешәбез. Йә, кайсыбыз җиңә? Шул чагында миңа күктән ярдәм төшмәсенме?! «Дошманым»ның башына шап берәү китап белән!Ышанасызмы, бу – УЛ иде! УЛ! 

–Кыз кешегә юл бирергә кирәк, – ди. 

Классташым сабыр гына минем артка басты. Нинди китап алганымны, кая басканымны, өйгә ничек кайтканымны белмим. Юк, юк, хәтерләмим! Шәбез аша чыгып, Ишәлтауга менгәнем – бүгенгедәй күз алдымда. (Без күрше авылга йөреп укыйбыз.) Ишәлтауга күтәрелгәч, безнең өйгә яп-якын. Әмма ул көнне Ишәлтау ак болытларга тигән иде. Тауның ике ягында, үзләре саз ук булмаса да, Олы саз һәм Бәләкәй саз дип аталган үзәнлекләр бар. Андагы чокырларда кар сулары эреп, күлләвекләргә зәңгәр күк төшкән. Бөреләнеп кенә килгән ак каеннар тын алырга да куркып тора: җир белән күк тоташкан лабаса! 

Күктән җиргә төштемме, җирдән күккә күтәрелдемме? Әмма өйгә ничек кайтып керүем хәтеремдә юк. Шулай да була икән. Чын әгәр. 

...Түбәсе күккә тигән Ишәлтау хәзер шактый чүккән инде. Җир белән күк тоташкан мизгелләрне дә бүтән күрмәдем бугай. Фәрит Яруллин портреты күземә чалынса, сискәнеп китәм. Мин карарга кыймаган моңлы кара күзләр кайда икән? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Хикәятнең матурлыгы!!! Гаҗәп кеше бу Фәйрүзә Мөслимова!

    Хәзер укыйлар