«Кайнаналы йортка эләксәң әле менә...», «Күрмәгәнеңне күрсәтер әле кайнанаң...», «Кайнананың иң яхшы дигәненнән да козгын тавышы чыга, диләр...». Үзе бер генә көн дә кайнана йортында яшәп карамаган әнисе юк-юкта гел шуның ише сүзләрне кабатларга ярата иде. Кызын гаилә тормышына алдан әзерләве булдымы бу үзенчә, әдәпкә өйрәтүеме икән... Кайнанадан да әшәкерәк кеше юк икәнлеген балачагыннан ук бик яхшы аңлап үскәнгәдерме, Рамилен үлеп яратса да, анасын беренче күрүдә үк өнәмәде Равилә.
«Юньле кешедән ир китми», – дип, күңеленнән кемнәндер ишеткән гыйбарәне кабатлады. Кайнанасының иреннән яшьли аерылганын, малаен ялгызы үстергәнен күптән белә иде инде. «Мөгаен, эчкерледер, ясалма кылана», – дип бәя бирде икенче күрешүләрендә.
Яшьләр белән елмаеп-көлеп сөйләшсә дә, Равилә нәрсәгәдер аның артыннан кухняга чыккач, булачак кайнанасын күз яшьләренә чыланган килеш күрде. «Болай гына, үткәннәр искә төште», – дигән булды аның сораулы карашына җавап итеп.
Равилә – авыл кызы, электән үк шәһәр тормышына кызыгып яшәде. Унны бетерүгә институтка керәм, дип атлыгып торуы да күбрәк шуңа булды. Керә алмавын башта фаҗига итеп кабул итте. Кире авылга кайтса, әнисе янына фермага сыер саварга йөрүдән башка чара булмаячак иде. Биш балалы гаиләдә ул иң өлкәне, туктаусыз эне-сеңелләренең кием-салымын юып, мал-туар тирәсендә, утыз сутыйлы яшелчә бакчаларында кайнашып, бөтен яшьлеге үтәчәк дип борчылды. Кияүгә чыгыйм дисәң дә, авылларында тәртипле, тормыш алып барырдай егетләре дә юк. Үзләрендәге кебек үк эш белән изелә торган кайнаналы йортка барып төшсәң...
Равиләне калада яшәүче туганнан-туган апасы «коткарды». Үзе шәфкать туташы булып эшли торган шифаханәгә санитарка итеп урнаштырды. «Хәзергә шулай йөреп тор, тора-бара юньлерәк эш килеп чыгар әле», – диде. Тулай торакта да урын табылды. Дүрт кыз бер бүлмәдә яшәсәләр дә, Равилә канәгать иде. Шәһәр – ни әйтсәң дә, шәһәр инде. Эшеңнән кайтуга, коенып чыгарга душы, сузылып ятарга караваты бар. Әнисе шикелле, ашык-пошык капкалап, абзар тирәсенә чыгып чабасы юк. Туктаусыз мыжылдап, әле тегесеннән, әле монысыннан гаеп табып торучы әтисе дә янда түгел.
Тик баштарак кына шулай оҗмахка эләккәндәй хис иткән икән Равилә үзен. Тора-бара эше дә, тормышының бертөрлелеге дә туйдыра башлады. Бүлмәдәшләре дә – кияүгә чыгалмый картаеп барган кызлар! Алар белән аралашудан да ямь юк иде.
Күңеленең шулай бәргәләнгән вакытында очратты ул Рамилне. Болай гына, вакыт уздырырга гына дип очрашып йөри башлаган иде, баштанаяк гашыйк булуын сизми дә калды. Иң әүвәл авыл егетләре кебек тупас кыланмавы йөрәгенә май булып ятты. Килгән саен кулында чәчәк букеты була үзенең, килеш-килбәте дә күркәм, өс-башын да көн саен алыштырып, чистартып, үтүкләп торуы сизелә. Бүлмәдәгеләр баштан ук «культурный» дип бәя бирделәр, чеп-чи авыл кызының шул егетнең башын әйләндерә алуына ышанып җитмәделәр хәтта.
Рамил көндезләрен эшли, кичләрен политехник институтта укый иде. Шуңа күрә Равилә белән сирәк очрашалар, шулай да кызый аз гына да җәберсенми, һәр килүен сагынып көтеп ала, аның белән булган һәр минутын мәгънәле итеп үткәрергә тырыша иде. Шундый чибәр, укымышлы, бай тормышлы (әнисе шәһәр хакимияте тирәсендә эшли бугай) егетнең юк-бар капризлар белән һич тә гайрәтен чигерәсе килми иде.
Аннары Рамил аны үзләренең өч бүлмәле фатирларына алып барды, беренче тапкыр әнисе белән таныштырды. Икесенә дә бик тә ошыйсы килә иде Равиләнең, үзен артык киеренке тоткач, хәрәкәтләре, киресенчә, җайлы-җайсыз килеп чыккан кебек тоелды. Әни кешенең вакыт-вакыт боегып, уйчанланып китүен кирегә юрады. «Бу тәрбиясез авыл кызы минем улыма тиң түгел дип уйлагандыр», дигән уй куркытты.
Икенче тапкыр Рамил белән күрешкәч, шикләнүләрен аңа да сиздерде.
«Бардыр инде, кем белә, әни кешеләр һәммә нәрсәне шулай төптән уйлыйлардыр», – дип, тегесе көлде генә.
Инде чират Равиләгә җиткән иде: эссе җәй уртасында Рамил белән җитәкләшеп авылга кайтып төштеләр. Әти- әнисе дә бик ошатты егетне. Өстәвенә, шәһәрдә туып-үссә дә, авыл тормышын да яхшы белә, кулы эшкә ята икән. «Әбиемнәр авылда яши иде бит, җәйләрен гел шуларда булдым», – дип аңлатты. Икәүләшеп печән хәстәрләп, бәрәңге тәпкеләп йөрделәр, авылдагы яшьтәшләрен көнләштереп китте Равилә.
Әти-әнисе турында сорашкач кына мондагыларның кәефләре әзрәк төшкәндәй булды. Рамилнең үзенә сиздермәсәләр дә, әнисе Равиләгә күңелендәгесен пышылдап өлгерде: «Сыңар канат белән үстергән икән... Алай исполком тирәсендәге кеше булгач, безнең ише простой халыкны үз итәрме әле. Без уйлаганча гына түгелдер... Урындагы кешене ирләр яратып бетерми шул инде... Алай... Анасына бер бала булгач, синнән көнләшеп тә үзәгеңә үтмәгәе...»
Әнисенең әлеге шөбһәле сүзләре болай да йөрәген гел тырнаштырып тора иде, теге көнне булачак кайнанасының күз яшьләрен күргәч, күңелендә үзе дә аңлап бетерми торган бураннар уйнап алды. Аннары һәр очрашулары саен аны өнәмәве көчәйгәннән-көчәя барды, тик ул, бөтен көчен җыйнап, бу хакта Рамиленә сиздермәскә азапланды. Чөнки бер чакны теленнән «Синең әниең шундыйрак инде», – дигәнрәк ялгыш ычкынып киткән бер җөмлә чак кына яшьләрнең үпкәләшеп ара өзүенә китермәде. «Әйдә, бер-беребезнең әниләренә тел тидермик», – дип, әллә ничек моңарчы булмаганча катылык белән әйтеп куйды Рамил. – Безнең мәхәббәтебез өлкәннәргә булган ихтирамга комачауларга тиеш түгел...» «Ә ул ихтирам, киресенчә, безнең мәхәббәткә зыян салса...» – димәкче иде Равилә, тыелып калды. Рамилен югалту куркынычы күңелендәге давылны бастырырга мәҗбүр итте.
Ә аннары...
Аннары күптәнге хыялына иреште Равилә: шәһәр кафесында үткәрелгән шау-шулы туй мәҗлесеннән үк Рамилләрнең өч бүлмәле фатирларына кайтып утырды. Ул вакытта шифаханәдән киткән иде инде, медицина училищесында укып йөри иде. Иртән кайнанасының да, иренең дә эшкә җыенып чыгып китүләрен сизми дә кала. Җай белән генә торып, иркенләп ашап-эчеп, үз-үзен хасиятләп барып утыра дәресенә. Дәресләрдән соң да буш фатирга кайтып керә, кайнанасы иртән хәстәрләп киткән ризыкны ашап, кабат караватына кереп ава. Кайчак дус-ишләре белән дә кайтып керә. Алар белән кәеф-сафа корып утырулар вакыт-вакыт бәйрәм төсен ала. Җәннәттә яшим дип уйлар иде, кайнанасының кичләрен эштән арына алмаган кешедәй кыланып, туктаусыз кышттыр-кышттыр йөрүе эчен пошыра. Кухняда да, ванна бүлмәсендә дә ярты төнгә кадәр шопыр-шопыр су ага. Аның гаҗәпләнүенә җавап итеп Рамилнең: «Шулай инде ул, эшсез тора алмый», – диюе беркөн Равиләнең күптән тел очында йөргән сүзләрен әйттерде:
– Эш дип инде... Әнә минем әни кебек мал-туар асрап, бакча казып яшәсә, эш дип әйтер идең. Монда инде мунча өлгертәсе дә юк, су ташырга да, мичкә ягарга да кирәкми. Бизәнеп-ясанып көзге каршында утырырга да вакыты юк минекенең...
Рамил җавапсыз калды. Аның әнисенә дә тел тидертәсе килми, Равилә белән дә ызгышып яшәргә теләми иде. Ул әнисен яхшы аңлый. Килененең алар гаиләсенә ят кайбер кыланмышларын өнәп бетермәгәнлеген, әмма дәшмәскә тырышуын белә.
«Балалар, телевизорны төннәрен алай бик кычкыртып куймагыз, күршеләрдән яхшы түгел», «Кеше белән кайтсагыз, табынны соңыннан җыештырып куйсагыз да була» кебек Равиләгә әйтелергә тиешле сүзләрне күплек санда кулланып эндәшүен аңлый иде.
Равиләгә монысы да ошамый. «Ник үземә турыдан-туры әйтми? Ник кылана?» – дип көйсезләнә иде. Һәр ике якның да мондый тыенкы гына сабырсызлануы Рамилнең үзен дә акрынлап чыгырыннан чыгара башлады.
– Әни, – диде ул беркөнне кичке табынга утыргач, әнисенең күзләренә туры карамаска тырышып, – инде болай бер түбә астында яшәү кыен икән, аерып бир миңа бер бүлмәне, минем дә өлешем бар бит бу фатирда...
Равилә йөзенә бер үзгәреш тә чыгармады, эченнән генә тантана итте. Яшен суккандай бер хәрәкәтсез урынында утырып торган ананы ялгыз калдырып, ире аның янына, үз бүлмәләренә үтте. Равилә аннары гына хисләрен иркенгә чыгарырга җай булуга сөенеп:
— Менә, ниһаять, синнән дә ирләр тавышы чыкты, – дип, Рамилен кочаклап ук алды. Яңа хәбәр аның күңелен дәртләндергән, ул иренең эчке дөньясын аңлау хәлендә түгел иде. Аның соңгы көннәрдә бәргәләнүенә, төннәрен йокламый үткәрүенә, бөтенләй сөйләшмәскә әйләнүенә дә игътибар итмәскә тырышты. «Менә, үзебез генә яши башлыйк, аннары...» – дип, үз-үзен тынычландырды. Хәер, бер аның белән генә түгел, Рамил әнисе белән дә күп сөйләшмәскә, күп аралашмаска тырышты. Беркөнне аның: «Улым, газаплама үзеңне, мин сине аңлыйм бит», – дип, үз-үзен мәҗбүр итеп әйткән сүзләренә беренче тапкыр тупас итеп җавап кайтарды. Гаҗиз калган ана улының (дөресрәге, килененең) теләген (әллә таләбенме?) үтәү хәстәренә кереште.
...Фатирны гына түгел, җанын да икегә аерып куйдылармыни Рамилнең. Бер якта – бәхете ташып торган сөекле хатыны. Икенче якта – соңгы ике ел эчендә кечерәеп, сулыгып калган әнисе. Алай да сабырлыгын җуймады, аерылышканда елмаерга тырышып саубуллашты: «Улым, үзара мәхәббәтегезне сакларга тырышыгыз. Минем өчен борчылма, үз көнемне үзем күрергә өйрәнгән инде мин», – диде. Тиргәсен, кычкырсын иде ичмаса, җиңелрәк булыр иде, калдырып китү дә бу кадәр авыр булмас иде...
...Ул төнне кайнана да, килен дә аерым фатирларда үткәрделәр. «Бәхетең генә була күрсен, һич кенә дә рәнҗемим сиңа», – дип теләде ана иңде елап арыган күзләрен төн караңгылыгына төбәп. «Һаман анасы яныннан китә алмый, җебегән», – дип тиргәнде Равилә. Үзе үрсәләнеп йөренде, караңгы тәрәзәдән күзен алмады. Ә бу вакытта Рамил, нәрсә эшләргә җыенганын аңларга да теләмичә, шәһәр вокзалына юл тоткан, юлда туктап торган беренче поезд вагонына кергән, хәзер инде келтер-келтер тәгәрмәч тавышына ойый төшеп, ерып чыккысыз уйлар томанында йөзә иде...
«Сөембикә», № 2, 2002 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк