Логотип
Проза

И чабата, чабата...  

Ул аны шулай еллар буе алиһә образында күз алдына китереп яшәде. Хәлбуки, Әннүрә кимчелекләрдән дә хали түгел иде. Җентекләбрәк карасаң, борыныннан да, иягеннән дә килешеп җитмәгән якларын табарга мөмкин. Хәер, мәхәббәт өчен боларның бер әһәмияте дә юк...

Сыер мөгезен сындырырдай бер чатнама суык көндә кемдер Мәүлиҗаннарның ишеген киереп ачты. Әүвәл өй эче аксыл томанлы бу белән тулышты, бераздан гына кемсәнең шыксыз вә куркыныч кара сыны шәйләнде.
Мәүлиҗан – тәэминатчы, сельпода эшли, көне юлда уза. Хатыны Гакифә белән кызы Әннүрә генә өйдә иде. Әннүрә аһ итеп әнисенең артына посты.
– Һитлер түгел! Мин – итальяно! Һитлер капут! – дип оран салды керүче. Аннан туп-туры ягулы тимер мич янына килеп, аякларын җылыга сузды. Үзе дер-дер калтырана, салкын эченә үткән, күрәсең.
Өстендә төсен җуйган тишек-тошык юка шинель, башына ниндидер шакмаклы чүпрәк ураган. Юбка кисәгеме, яулыкмы – һич аңламассың. Карачкыдан да калыш.
Хуҗабикәләр икесе тиң телсез калды. Чарасызлыктан фәкать бәбәкләре генә күз очтан бәргәләнә.
Гакифә тел күәсен югалтса да, аңы урынында иде әле. Уйлана торгач, бу башка да сыймастай гайре табигый табышмакның очына чыкты бит, бәгырь. Су юлында хатыннарның, Башкорт ягына нимес әсирләрен нефть эшенә куып китергәннәр икән, дигән сүзләре колагына кереп калган иде. Хак, бу шул фашист сыңары инде алайса, качак.
Җә Ходай, сугыш беткәч тә дошман кулыннан гомерең киселер, диеп кем уйлаган? Моннан котылулар юк, әнә ничек акаеп утыра, хәшәрәт. Буды, ташлады, шуның белән вәссәлам.
И Мәүлиҗаным, сельподан биргән мылтыгыңны күтәреп кайтсана, бәгърем, коткар бедне бу бәлаләрдән. Ант итәм, салгалауларыңа да, кул салуларыңа да бер сүд дә әйтмәс ием, солдаткалар янында бөтерелә дигән гайбәтне дә, чын икәнен белсәм дә, күңелемә кертмәс ием, бәгърем...
– Синьора, ипи...
Хуҗабикәнең өзгәләнүе шушы урында өзелде, качак, ач күзләрен тоҗрайтып, аңа текәлгән иде.
Җылынган, күрәсең, башындагы чүпрәген салып ташлаган. Кара-кучкыл ябык йөзендә кәгазьдәй үтә күренмәле кылыч борыны гына тырпаеп тора. Янә дә юка иренле иләк авызы. Фашистларның газета-журналлардагы сурәтләренә һич тә туры килми. Хәер, алданырга ярамай, дошман ул юха еланга тиң, төрле рәвешкә керә ала...
– Синьора, ипи...
Әлеге ялвару катыш мәел сорану Гакифәнең күңелендәге бозны бераз гына кыймшандырып җибәрде. Бу качак тиктомалдан кешегә кул сала торган залим адәмгә охшамаган охшавын дип, икеләнебрәк калды. Тәвәккәлгә бүре тимәс, дип, күңеленнән белгән кадәр Аятел-көрси догасын укына-укына урыныннан кузгалды. Олы авызлы таш касәгә сөт агызды, аннан бәрәңгегә тары көрпәсе кушып пешерелгән яшькелт ипине кулына алды... «Итальяно», бөтен гәүдәсе белән орчыктай тырпаеп, аның һәр хәрәкәтен очлы карашы аша үткәреп утырды.
– Менә, булганы шушы...
Әсир үтә бер комсызлык белән кушучлап ризыкка ябышты. Соса гына. Шундук ялмап та бетерде.
– Һитлер капут, мин – итальяно...
Гакифә аңа тагын да мулрак телем тоттырды. Үзе дә тынычлана төште, әсирне иркенләбрәк күзәтергә дә ярыйдыр, шәт. Күзләре зәңгәр икән, буй-сыны да ким-хур түгел. Карашы салам тутырылган зур ертык эрҗинкәсендә тукталды.
Җә, кадыйр, бу суыкта ничек шулай йөрмәк кирәк, оекбашы да юк, ичмасам, шәрә аяк...
Хатын-кызның мәрхәмәт вә кызгану тойгысы белән мөлдерәмә парә-парә кальбе мондый мескинә кадерсезлеккә түзеп тора димени! Гакифә йөгертеп кенә чоланнан иренең иске ыштырын, сатарга дип әзерләп куйган бер кием өр-яңа чабатасын алып керде дә, әсирне яңабаштан аякландырды. Тегесенең кулы бармагач, киндерәләренә кадәр үзе бәйләде.

Кимә ката, ки чабата,
Чабата җайлы ята...

Качакның күзләренә яшь тулды, үзе ниндидер рәхмәтле сүзләр дә әйтергә тели кебек, тик авызыннан һаман шул мәгънәсез җөмлә бүселеп чыкты:
– Һитлер капут, мин – итальяно...
Бу манзараны әлегәчә читтән генә күзәтеп торган Әннүрәнең дә хәйрияви гамәлдән читтә каласы килмәде, күрәсең: «Күмердә пешкән бәрәңге бик тәмле була, кабыгын да әрчисе юк», – дип сөйләнә-сөйләнә чуен чүлмәктәге йодрыктай йомры бәрәңгеләрне берәмтекләп әсирнең кесәләренә тутырырга тотынды.
– Һитлер капут, сеньорита...
Әсир, кыюлыгы җитеп, ниһаять, кызга күтәрелеп карарга җөрьәт итте.
Мөселман мөслимәләре француз нимфеткалары кебек иртә өлгерә. Әннүрә дә язгы нәфис тал бөреседәй тулышып килә торган ак йөзле, кара чәчле, гөләндәм буйлы бер сылукай иде. Күкрәкләре сусыл пар алма рәвешенә кереп, бал тырларына, янбашларына җелек майлары кунып килә иде.
Әннүрә әнисенә охшаган. Гакифә дә ымсындыргыч буй-сынлы, туптай тыгыз күкрәкле, зөбәрҗәт йөзле чибәр зат. Тик авылда төпкә җигелеп тарта алмастай мондый нәзберек хатыннарны хуп күрмиләр. Ире дә мыскыл итеп, «Ак беләк» дип бәйләнә.
Мәүлиҗан үзе нык бәдәнле, көчле куллы, төптән юан кеше. Һәр эшкә кулы ята. Әйтик, тирә-якта аннан да остарак чабата үрүче юк, коеп кына куя. Базарда чират торып алалар. Кемгә ниндие: кыз-кыркынга – вак үремле, аксыл төслеләре, ир-атка – калын табанлысы, мариларга – киндерәсезе, очлы башлысы...
– Рус телен дә беләсез икән, өйрәтәләрме әллә? – дип кызыксынды Әннүрә.
Сорау әсирне уятып җибәрде, хәтта какча йөзендә елмаюга охшаш дулкынлану да шәйләнгәндәй итте. Һәм беренче мәртәбә «Һитлер капут»сыз гына җавабын җиткерде.
– Мин Рим югары дипломатия уку йорты студенты идем, рус, немец телләрен шунда өйрәттеләр. Гомумән, телләр миңа җиңел бирелә. Үзлегемнән аралашу дәрәҗәсендә француз, испан телләрен дә үзләштердем, – диде. – Сугышка тәрҗемәче-тылмач сыйфатында 43 нче елның азагында алдылар. Ике-өч айдан камалышта калдык. Менә хәзер Русиядә...
– Инәң-әтәң исән-саумы, хатының, бала-чагаң бармы? – дип төпченде Гакифә.
– Миңа әле егерме биш кенә яшь, итальяннар соң, мая туплагач кына башлы-күзле була, – дип көлемсерәде әсир. – Ә атам-анам укымышлы, хәлле кешеләр. Исәннәрме – анысы билгесез, безгә хәбәрләшү тыела бит.
– Сагынасыңмы?
– Сагындыра, туган-үскән диңгез буйлары көн дә төшемә керә...
– Безнең Сөн буйлары да диңгезгә биргесез, – диде Әннүрә, әсирнең сүзләрен ошатмыйчарак. – Кыш кына үтсен...
 – Мондагы кышның иге-чиге юк икән шул.
 Әсир кулларын янә мич кызуында җылытып алды да:
– Минем дә бер соравым бар иде, мөмкинме? – диде.
– Мөмкин, мөмкин булмыйча суң, – диде Гакифә. – Сүз көрәштерүне җенем сөйми... 
Әсир әүвәл аякларын суза төшеп, чабаталарын пескәен назлаган бала кебек озак сыйпаштыргалап торды, аннан: 
– Бу искиткеч уңайлы аяк киеме ничек дип атала? 
– Чабата, – диде Әннүрә борынын чөебрәк. – Ча-ба-та...
– Ча-ба-та, – дип кабатлады әсир. – Исеме җисеменә туры килә икән, ча-ба-та!
Гакифә әңгәмәгә такмак белән кушылды.
Ак чабата, ак оек, / Чабата башы кыек, / Сыдылып киткән кара мыек, / Ничек үбәрсең кыеп?
– Браво, синьора!
 Әңгәмә шушы урында өзелде, котырынган эттәй ажгырып, өйгә мылтыклы хәрби килеп керде. Өстендә ак тун, башында колакчынлы бүрек, аякларында соры киез итек.
Килеп тә керде, килә-килешкә әсиргә тибеп тә җибәрде.
– Сволочь!
Шунда ук, атылып диярлек, ике арага Гакифә килеп кысылды, чөнки тимер мич аварга җитешеп кыйшайган иде.
– Ут чыгарасың бит, пырдымсыд.
– Бу хәсисләр белән ни генә булмас, – диде хәрби, мичне урынына утырткан арада. – Гафу итегез...
– Кешегә кешечә карарга кирәк, әсир дигәч тә...
– Фашист – кеше түгел ул, апасы, яклап маташма.
– Ул бит итальяно! – диде Әннүрә.
– Һы, иштең ишәк чумарын, бик беләсең килсә, фашизм чумасының бишеге – Италия. Беренче фашистлар партиясен диктатор Муссолини оештыра. Һитлер бераздан гына аның үрнәгенә иярә.
Хәрби, типкәли-типкәли, әсирне алып чыгып китте.
Шулай да итальяно, күз очтан гына булса да, рәхмәтле карашын юлларга җитеште үзе. Ә иреннәре:
– Сеньорита, – дип пышылдады.

* * *
Мәүлиҗан ут алгач кына кайтты. Кызмача иде. Андый чакта аеруча юмарт ул. Әле дә чишенер-чишенмәс үк гимнастеркасына тагылган орден-медальләрен чулпыдай челтер-челтер уйната-уйната (ул сугыш бүләкләрен башкалар кебек сандыкта тотмый, күкрәгендә йөртә):
– Мин барында сыйланып калыгыд, – дип, өстәлгә күчтәнәчләрен сипте. – Осколка, сабакы, тагын кудгалды, насила тынычландырдым, җәрәхәте тагын...
Бу гадәти зар – күнегелгән зар. Шуңа күрә өйдәгеләр аны колак очыннан гына очыртып җибәрде.
Аларның яңалыгы менә яңалык, ичмасам, теләсә кемне аяктан егардай яңалык! Тик әлегә авызда тәм-том шул кулдан тора, мактанырга ирек бирми. Ә тел кычыта.
Әннүрә чәшкесен читкәрәк төртеп куйды да:
– Әткәй, бедгә бүген Һитлер керде, – диде.
– Таптың сүд, башыңа тай типтеме әллә, – дип, эре тешләрен күрсәтеп көлде атасы. – Шаяртамын дигәч тә теге...
– Фашистларның барысы да Һитлер инде, – диде Әннүрә. – Башкорт ягына нефть эшенә немец әсирләрен китергәннәр бит, шуларның берсе качып бедгә керде. Миңа ышанмасаң, әнә әнкәйдән сора. Ул аны сөтле ипи белән сыйлады, аягына ыштыр урап, яңа чабата кигедде.
Мәүлиҗан хәмерле стаканын авызына тигезгән җиреннән бүленеп калды. Калын иреннәре, кабыгына сыеша алмыйча өреп кабартылган каз куыгы рәвешенә кереп, бүселеп чыкты, бүкәндәй тулы гәүдәсе хатыны ягына авышты.
– Минем чабатаны фашист көчегенә бирдеме?
Ул үзен-үзе белешмичә, алпан-тилпән килеп, ишек катындагы чөйгә эленгән мылтыгына үрелде.
– Пристрелю!
Гакифә тиз генә өстенә сырмасын элде дә урамга чыгып йөгерде. Сыналган алым, ул иренең зәһәрле ярсуын шулай гына баса ала иде.
– Әткәй, дуамалланма, әткәй, – дип, кызы атасын тынычландырмак итте. Күзләрен кан баскан исерек ата, сүз тыңлаудан үткән иде инде, әнә мылтыгын кора да башлады...
– Пристрелю, гады!
Әннүрә дә япа-ялангач килеш өйдән атылып чыкты да, күршедәге Әкрәметдин бабайларга кереп ауды.
Озакламый алар артыннан Мәүлиҗан үзе дә килеп җитте. Ишекне ватардай булып дөбертәтә башлады.
– Чашты әткәй бүген, – диде кыз, – күзе-башы тонган...
– Качак әсир мәрәкәсе, – диде Гакифә, – телеңне тыя белмәдең бит, ачык ауыд.
– Ач, Әкрәметдин агай, ач, мин ул кү...не барыбер дөньяда яшәтмим, – дип, аты-юлы белән сүгенде Мәүлиҗан. – Чабатамны фашистка биргән, ашаткан-эчерткән... мужыт аягымны шул фашист аткан пүле чәрдәкләгән булгандыр әле, ә ул сатлык җан, гадина, пристрелю... 
– Әүвәл мылтыгыңны ташла, күрше, аннан аңлашырбыз, – диде карт ишек аша, – акылыңа кил.
– За Родину, за Сталина!
Мәүлиҗан шарт та шорт ата башлады.
Ату тавышын ишетеп җыелган ирләр аны Авыл советына илттеләр. Төнне ул сак астында үткәрде. 
Иртәгесен эшеннән кудылар.
Фронтовик Мәүлиҗан Гатауллин сугышта алган яралары, осколок-ярчыклары, баш миенә зыян салган контузиясе, хәмер чире һәм дә чабаталары белән япа-ялгыз калды.
Сугыш беткән, җиңү яуланган, инде аның кебекләрнең түрәләр өчен кирәге калмаган иде.
Шул тибелгән халәттә тиздән аны хәмер вә яралары бу дөньядан алып та китте.

* * *
Әннүрәне ашыгыч рәвештә ВЛКСМ комитетына чакырып алдылар. Институтның комсомол секретаре Рәшит Мусаев белән моңа кадәр күзгә-күз аралашканы юк иде әле. Шуңа күрә ишеген дә курка-курка гына шакыды. 
– Менә, Гатауллина, синең досье белән танышып утырам әле, – диде ниндидер шикле көрсенү белән. – Өстәвенә, без якташлар да икән әле, Ык ярларыннан Сөн буена кул гына сузмалы.
– Минем тулай торактагы бүлмәдәшем Галия дә...
Секретарь аны тыңлап бетермәде, үзенекен дәвам итте.
– Керү имтиханнарын да гел «бишкә» генә биргәнсең... 
– Математика минем иң яраткан фәнем...
Мусаев студентканың сүзен бу юлы да игътибарга алмады. Күренеп тора, аны бөтенләй башка нәрсә кызыксындыра иде.
Һәм менә ул алдындагы папканы ябып куйды да: 
– Чит ил разведкасына сине кайчан вербовать иттеләр? – дип, кызга текәлеп бакты. 
– Нинди разведка? – диде Әннүрә калтыраулы тавыш белән. – Мин сезне аңламыйм...
– Ә Энрико Бертолуччи?!
Җә Ходай, янә шул итальяшка. Теге вакытта шуның аркасында гаиләдә җәнҗал купты, әтисе аларны ташлап чыгып китте. Дүрт ел ярымнан соң бу бәйләнчек бәндә теге вакыттагы кебек тагын уптым илаһи аларның тормышына килеп керде. Хаты белән, ерактан торып. Югыйсә бу мөмкин хәл түгел иде. Ник дисәң, Көнбатышның мәшһүр сәясәтчесе Уинстон Черчилльнең 1946 елда Фултон шәһәрендә сөйләгән нотыгыннан соң башланган салкын сугыш нәтиҗәсендә ике арага төшкән кара пәрдә аралашуларны бермә-бер киметүгә китергән иде.
Буржуаз илләрдән килгән хатлар иң элек КГБ дигән хәтәрдән-хәтәр оешма кулына килеп эләгә, аларның алдагы язмышы да шунда хәл ителә.
Энриконың хатын да бүлмәдән бүлмәгә йөртеп, һәр хәрефен, һәр өтерен энәсеннән-җебенә кадәр тикшерделәр. Тексты исә гап-гади: якты чырай күрсәткәннәре, ризык бүлешүләре өчен рәхмәт хисләрен белдергән. Чабатага аерым мәдхия. Шифрлаучы белгечләрдә нәкъ менә чабата шик уятты да инде. Хат авторы аны «затлы камчы каешларыдай рәт-рәт тезелешкән нәфис юкә тасмалардан үрелгән сәнгать әсәре», дип атый. Шушы җөмләдә бер-бер антисоветчыл бөҗәк посып ятмыймы?
Эзләделәр, нык эзләделәр. Ахыры хатны иясенә тапшырырга мәҗбүр булдылар. Хат Гакифәгә юлланган иде. Җавапны Әннүрә язды.
Ул әсир белән бәйле вакыйгаларның барысын да түкми-чәчми секретарьга җиткерде. 
Мусаев аны тешен кысып кына тыңлады, чөнки студентканың язмышын үзенә тапшырылмаган икенче хат хәл иткән иде инде. Монысының эчтәлеге бөтенләй башка иде. Бу юлы буржуа кызның институтта нинди белгечлек сайлавы, үз иткән шөгыльләре, яратып укыган китаплары белән кызыксынган. Болар, әйтергә кирәк, чын-чынлап сагайта торган мәгълүматлар.
Шуңа күрә компетентлы органнар, бәладән башаяк дип, аумакай студентканың язмышын коммунизм төзүче бөек совет халкына хас әхлакый норма-принциплар нигезендә хәл итүне мәгъкуль күрделәр. Бу – Гатауллинаны комсомолдан чыгару һәм институттан куу, дигән сүз иде. 
– Гатауллина, комитет синең персональ эшеңне комсомол җыелышында тикшерергә карар итте, – диде Мусаев. – Әзерлән.
Әннүрә, кашларын җыера төшеп, секретарьга күз күтәреп кенә карап алды да:
– Бу мине куркытмый, – диде. – Ватан алдында да, юлбашчыбыз бөек Сталин алдында да бер гаебем дә юк.

 * * *
Март – мартның көне шарт. Иртәнге якта гына җиһанны яз исенә төреп, кояш балкый иде. Өйлә вакытында инде аны ниндидер ашкынулы ярсу болытлар камап алды, дулый-дулый ишелеп кар яварга тотынды. Озак та үтмәде, мамыктай йомшак бу кар күбәләкләре нәни сөңге бозларына да әверелеп куйды. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр йөзләрен капларга мәҗбүр иде.
 Нәни сөңгеләр Әннүрәнең битенә дә килеп кадалалар, тик ул аларны тоймый, ара-тирә черки кугандай бияләен генә җилпештереп алгалый, чөнки үзенең дә хәл-халәте шушы керәле дә чыгалы март көне кебек тотрыксыз вә хәвефле иде. Шиге юк, курсташлары аны аңлар, җыелыш гадел карар кабул итәр. Ә менә Мусаев, чын хаклыкны белми торып, ни өчен шулай каты бәрелде соң әле?..
Әннүрәнең уйлары киселде, аны кемдер читкә тартып алды.
– Тапталасың бит, саңгырау тәре, кычкыртам-кычкыртам, колагыңа да элмисең, – диде әлеге кемсә-машина йөртүче, ачуыннан кулларын буташтыра-буташтыра.
– Гафу, – диде Әннүрә, ләкин бу вакыйга да аны уйларыннан арындыра алмады. 
 Уйлана торгач, гаеп минем үземдә, дигән нәтиҗәгә килде. Әсир белән очрашкан вакыйганы ул автобиографиясендә күрсәтергә тиеш иде ич. Итальяшкасын да әйтер иде, ни пычагыма хат язып маташырга инде, булган – беткән, үлән үскән. 
Гөнаһ шомлыгына, әсир аны эзәрлекләвен дәвам итте, әнә төшенә үк килеп керде. 
Кыш. Шундый ук чатнама суык. Әннүрә кар көри иде. Янына, бур кешедәй карана-карана, теге хөрәсән итальяшка килеп туктады. Тагын качкан, күрәсең.
– Һитлер капутмы? – дип каһкаһәле көлү белән көлде Әннүрә. – Чабатаң кая, сатып эчтеңме әллә?
Качак саламнары бүселеп чыккан ертык эрҗинкәсенә карап торды да:
– Татарның егет солтаннары чабатаны түргә элә ди бит, мин дә алардан кимме әллә? Хе-хе-хе...
Зерә күзеңне агартасың, син хәчтерүшкәме соң егет солтаны булу, дип әйтергә авызын ачкан иде дә, Әннүрә өлгермәде, кинәт кенә купкан гарасат бу гыйбад аламасын үз эченә йотты. Нидер шартлады, нидер ярылды...
Әннүрә куркынып уянып китте. Тышта буран котырына иде, җил тәрәзә форточкасын кубарып ташлаган икән. Табигать үзенә урын таба алмагандай бәргәләнепме-бәргәләнә.
Ул сәгатенә күз төшерде. Алты тулып килә икән инде. Репродукторга да җан керде. Бүлмә эче гимн авазы белән тулышты. 
Ни сәбәптәндер ул бүген шомлы яңгырашта иде. Төшләнү бәласе, дип кашларын җыерды Әннүрә, һай, бу итальяшканы... 
Үзе шул ук мизгелдә тораташ булып катты.
– Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, Совет хөкүмәте, күпмилләтле совет халкы тирән кайгы кичерә, каты авырудан соң даһи юлбашчыбыз Иосиф Висса-рионович Сталин вафат...
Диктор сөйләгән арада Әннүрә бүлмәдәше Галиянең өстеннән юрганын тартып төшерде.
– Тор, Сталин үлгән!
– Үлсә соң, анда минем ни эшем бар...
Кыз ятагына бөгәрләнеп ятмакчы иде дә, әлеге хәвефле хәбәр аңына барып иреште булса кирәк, ул да, ыргылып, репродуктор янына килеп басты.
Бераздан Әннүрә, киенеп, җыена башлады.
– Кая ашыгасың, иртә ич әле, – диде Галия.
– Мин Мәскәүгә иптәш Сталинның җеназасына барам!
– Бүген комсомол җыелышы ич, анда синең...
– Беләм, – дип бүлде Әннүрә, – мин бу авыр һәм кайгылы вакытта юлбашчыбызны соңгы юлга озату мәрәсимендә катнашуны мөһимрәк дип саныйм, җыелыштагыларга шуны җиткерерсең.
Дөресен әйткәндә, ошбу карар аның күңелендә кинәт купкан өермә кебек капылт кына тәгаенләнде, акылы соңрак уянды, әмма соң иде инде, ул – сүз кешесе, әйткәненә турылыклы горур зат.
Әннүрә өченче тәүлек дигәндә генә башкалага барып җитте. Юлбашчы Ленин мавзолеена куелган иде инде. Ә ул нигәдер ябык. Шуңа да карамастан, Кызыл мәйдан шыплап тутырылган иде, энә төшәрлек тә урын юк. Халык ташкыны, ярсу дулкын булып, әле бер тарафка, әле икенче тарафка агыла. Тып-тын. Кайгы ташларны да балавызга әверелдергән иде, күрәсең, хәтта аяк тавышлары да ишетелми. Кешеләр ым кагып кына аңлаша. 
Әннүрә Мусаевны да күреп алды, тик алар икесе ике дулкында иде. Секретарь карашы белән генә сәламен җиткерде.
Иосиф Виссарионовичның үлеме аумакай студентканың да персональ эшен юып төшерде. Бу хакта башка сүз кузгатучы булмады. 
 
 * * *
Бертолуччи хатларының КГБда җиде кат йозакка бикләнеп ятуын белми иде, билгеле. Көтеп-көтеп тә җаваплар килмәгәч, башка юлны сайлады. Дипломатлыкка укуы ярдәм итте. Урыс телен яхшы белгәнлеген исәпкә алып, аның үтенечен бик теләп канәгатьләндерделәр, Италиянең Русиядәге илчелегенә эшкә җибәрделәр. Вазыйфасы җирле дәүләт органнары, югары уку йортлары белән элемтә урнаштырудан гыйбарәт иде. Күп тә үтми, Казан шәһәренә юллама алды. Тәүге очрашуны педагогика институтында үткәрде.
Әлеге чарада берничә студент белән йөзгә-йөз әңгәмә кору да каралган иде. Гатауллинаны үзе сайлап алды.
Әннүрәне урамда очратса да таныган булыр иде, мөгаен, чөнки кыз үзгәрмәгән диярлек, тагын да мөкәммәлрәк кыяфәткә генә кергән: тулган айдай балкып торган мөлаем вә сөйкемле ак йөз, озын толымнары калку күкрәгенә сузылган кара чәч, ымсындыргыч гөләндәм буй-сын. Үзе гади, әмма зәвык белән чын ясау булып киенгән.
Ул аны шулай еллар буе алиһә образында күз алдына китереп яшәде. Хәлбуки, Әннүрә кимчелекләрдән дә хали түгел иде. Җентекләбрәк карасаң, борыныннан да, иягеннән дә килешеп җитмәгән якларын табарга мөмкин. Хәер, мәхәббәт өчен боларның бер әһәмияте дә юк.
– Илче әфәнде, белеп торыгыз, мин провокацияләргә тартым сорауларга җавап бирмәячәкмен, – дип, әңгәмәнең юнәлешен дә билгеләп куйды талибә.
Энрико мыек астыннан гына елмайгандай итте дә:
– Күрәсең, сезгә исем-атымны җиткермәгәннәр, мин Энрико Бертолуччи булам, – дип, йотылып, кызга текәл-
де. – Мең тугыз йөз кырык сигезенче елның салкын кышын исегезгә төшерегез әле. Мин, шәхсән, ул көннең
һәр мизгелен күңел түрендә йөртәм...
– Бертолуччи? Итальяно?! 
Әннүрәнең сумкасы кулыннан ычкынып, идәнгә мәтәлде. Ачылып та китте булса кирәк, эчендәге әйберләре шыбыр-шыбыр тирә-якка сибелде. 
– Әйе, туташ, кайчандыр сез җылыгызга сыендырган бичара әсир...
Әннүрә илчене күз уңыннан үткәрде. Аның карачкыдай иске-москыга төренгән, элеп киптергәндәй ябык әсир белән бернинди уртаклыгы юк иде инде. Каршында төз вә озын буйлы, килешле кылыч борынлы, сызылып киткән ыспай мыеклы, энәдән-җептән киенгән фырт егет басып тора иде. Алай да бу мәһабәт пөхтәлекне, купшы ыспайлыкны күңеле кабул итмәде, ачуын гына кабартты. Кыла-нышын гына күр, кабарынган ата күркә, дип йөзен чытты.
– Әйтегез әле, зинһар, ни өчен сез мине сукыр чебендәй эзәрлеклисез? – диде күзләрен пәрәвезләндереп. – Хатларыгызның миңа нинди кыенлыклар китерәчәген аңларлык та акылыгыз юк идемени соң?
Әннүрә үз кулына кермәгән теге низаглы хат тудырган вазгыятьтән хәбәрдар иде инде. Мусаев серне чишкән иде.
Энрико яраткан француз язучысы Андре Моруаның: «Сез, хатын-кызлар, ир-атта үзегезне эзәрлекләү теләге уятырга тиешсез», – дигән сүзләре белән җавап бирмәкче иде дә, туташның сөрмәле күз керфекләрен күргәч, ул уеннан кире кайтты. 
– Нигә, СССРда хат алышу, хат язышу сәяси хатага саналамы әллә? – диде чүгәләп утырган җиреннән башын калкытып. – БМО, киресенчә, һәртөрле аралашуны хуп күрә, хатын-кызларны ихтирам итү аеруча мактала... 
Әннүрә исә көлеп җибәрүдән ботын чеметеп кенә тыелып калды. Ник дисәң, фырттан-фырт илче егетебез аның идәнгә чәчелгән косметика ыбыр-чыбырларын, кәгазькаләмнәрен берәмтекләп җыя-җыя сумкасына тутыра иде. 
– Сумкагызның йозагы кыйшайган, булдыра алганча мин аны рәтләгәндәй иттем, тик барыбер ремонтка бирергә туры килер, – дип, ул сумканы иясенә тоттырды.
Ир-егетләрнең джентльменнарча ихтирам күрсәтүе, эчкерсез мөнәсәбәте хатын-кызларны бөтергечтәй әйләндерә дә куя бит ул. Әннүрәнең дә йөзенә нур кунды. 
– Рәхмәт, – диде йомшарып, – рәхмәт...
Ә карашы егетнең кулларын эзләде. Ул соңгы вакытта көчле куллы, үзеннән өлкәнрәк ир-атларга игьтибар итә башлаган иде. Бу яктан да егет ким-хур түгел икән. Шуңа күңеле булыпмы: 
– Әнкәй дә сезне онытмый, – диде. – Хатыгызны укыгач, исән-имин илегезгә кайтып җитүегезгә бик сөенде.
– Синьора Гакифә чын мәрхәмәт иясе, дошманына кадер-хөрмәт күрсәтә белгән инсан фәрештәгә тиң, – диде Энрико. – Мин әтиегез Мәүлиҗан солдатны да бик яхшы аңлыйм. Сугыш гади кешеләргә күп фаҗигаләр алып килде. Урыны оҗмахта булсын. Гакифә ханымны бик күрәсем килә. Үземнең әлегә андый мөмкинлегем юк, шуңа күрә мин сезнең икегезне илчелеккә кунакка чакырам. Бөтен чыгымнарны үз өстемә алам. Зинһар, тәкъдимемне кире какмагыз. Русиягә килүемнең төп максаты да сезне күрү, сезнең белән очрашу иде.
Әннүрәнең кашлары сикерешеп алды. Булачак булмый калмас, дип әйтергә ярата аның әнисе. Дөресе дә шулай. Бу италияле белән очрашу да шуның бер дәлиле ләбаса! Тәвәккәлләргәдер, мөгаен. Чит ил дипломатында кунакта булу үзе бер могҗиза ич! 
– Май аенда укуымны төгәллим, диплом алам, шуннан соң гына инде... 
– Без сезнең белән телефон аша хәбәрләшеп торырбыз, хат ышанычсыз, каршы килмәссезме? – диде Энрико саубуллашканда. – Белегез, бүген мин иң бәхетле кеше!

* * *
Мәскәү аларны бик якынайтты. Ике арада ниндидер сәмави вә татлы тойгы оеткысы күпереп чыкты. Мөгамәлә дә интим төсмер ягына авышты, үзеннән-үзе «сез»дән «син»гә дә күчеп куйдылар.
Моны Гакифә дә күреп торды.
– Бу, синур дигән кара мыек, сиңа күд ата бит, сидәсеңме, бәгырь? – дип, кызына күзәтү нәтиҗәләрен җиткерде. – Муллый малаеның өмете киселә күрмәсен тагын...
– Мокыт ул синең Муллый малаең...
– Үпкәләшүләр була инде ул, – дип юатты кызын әнкәсе, – борчылма.
– Үпкәләшү өчен башта сөешергә кирәк бит әле, әнкәй...
Муллый малае Хәмзә белән алар бергә укыдылар. Бу – тырыш һәм булдыклы егет мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Уфа нефть институтына имтиханнар бирде. Укудагы уңышлары, студентларның иҗат оешмасында алып барган хезмәтләре, аспирантурага әзерләнүе турында түкми-чәчми язып торды.
Кызлар, гадәттә, соңгы курска җиткәч, гаилә кору хакында уйлана башлыйлар. Әннүрә дә егетенең кылын тартып карыйсы итте. Тегесе исә моны шаярту дип кабул иткән иде, күрәсең, үзе дә Тукай сүзләре белән шаярту кимәлендә җавап кайтарды.    

Хатын алмак читен бит һәм мәшәкать,
Бер алгач, булмый бит шәйтанны ташлап... 

Әннүрә егетнең бу әдәпсез дуамаллыгын авыр кичерде. Тик тора-бара курсташ ишләрен күзәтә-күзәтә, ир-егетләр кыз халкыннан соңрак өлгерә икән, дигән нәтиҗәгә килде һәм аларны күңел түреннән сызып ташлады. Көчле куллы өлкән егет солтаннары мәҗмугасы шул нигездә тәгаенләнде. 
Гакифә дә ялгышын төзәтергә ашыкты:
– Яшь мәхәббәт келәт ватса, карт мәхәббәт пулат ватар, ди, үзеңә кара инде, кызым, – диде. 
– И әнкәй, сиңа ышанырга да, ышанмаска да белмәссең. Кичә әнә Третьяковкада икебезне дә хурга калдырдың бит, – дип, Әннүрә җиңел генә әңгәмәнең юнәлешен үзгәртеп куйды. 
Энрико сынлы сәнгать күргәзмәсенә алып барган иде. Шунда алар иң күп кеше җыелган «Йокыдагы Венера» картинасы янына килеп бастылар. Бөтен гаурәтен ачып салган хатын-кызны күргәч, Гакифә, бот чабып, чак-чак артына аумады. Аннан тамаша кылучыларның ризасызлыгына колак та салмыйча, кабалана-кабалана картинаны шәлъяулыгы белән каплап та куйды.
Зур шау-шу купты, штраф түләп кенә котылдылар.
– Мин седне гөнаһтан араладым, – дип акланды Гакифә. – Рәхмәтле булыгыд.

* * *
Кичен егет кызның үзен генә татар ресторанына чакырды. Ике кешелек аулаграк урынны да сайлап куйган иде.
Ярым караңгы зал. Колакны иркәләп, ләйсән яңгыр аһәңедәй салмак кына моңлы музыка агыла. Вальста бөтерелүче парларның да шәүләләре күренгәләпкүренгәләп киткәли. Үзенә бер әһле шагыйранә манзара. 
Әннүрә салфеткага үрелгән арада, искәрмәстән Энриконың кулына орынып китте. Кул гүя утлы күмер, өттерер дәрәҗәдә кайнар иде. Шул ук мизгелдә бөтен тәне буйлап әлегәчә бер тапкыр да кичереп карамаган ниндидер ашкынулы дулкын таралды, карашы егетнең күркәм буй-сынын сыйпап узды, ә башына, мин гашыйк булдым бит, дигән канатлы уй китереп бәрде...
Мәгъшук егет тә бер сирпеп карау белән кызның эчке хәләтен тоемлап алды. Сөю-сәгадәткә сусаган ике яшь йөрәк бер сулышта тибәргә тотынды.
Әннүрә йолдызларга баккан кебек башын чөя төшебрәк егеткә текәлгән. Энрико да ишелеп төшкән бу бәхеттән зәңгәр күктә йөзә иде.
Йәш белән йәшнең күңеле бер, / Ефәк белән ефәкнең төене бер.
Әннүрә ярым йомык керфекләре арасыннан елмаеп, егетенә майдай ягылды. Иреннәр бер-берсен эзләп тапты, җаннар ләззәт дәрьясына кереп эреде...
Күпме сөешкәннәрдер, анысы билгесез, алар күктән моң канатларында иңделәр.
– Беренче ишетүем, искиткеч тәэсирле көй, – дип, башта егет аңына килде.
– Бу безнең мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең «Күзләр» пьесасы өчен иҗат иткән җыры, – диде Әннүрә. – Сүзләре дә бик ятышлы, бик мәгънәле.
Хуш, авылым, сау бул,
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.
Кыз, керфекләрен сирпеп, егеткә карап торды да:
– Мине шулай өзелеп исеңә алырсыңмы? – дип сорады.
– Юк, – диде Энрико. – Юк!
– Ничек инде? – Әннүрәнең тавышында зеңләп үпкә авазы яңгырап китте. – Һи, алайса...
– Чөнки без тиздән гомерлеккә кавышачакбыз.
 Энрико уң кулын югары күтәреп, бармакларын шартлатып алуга, ап-ак роза чәчәкләре китерделәр, яннарына килеп баскан музыкант скрипкасын сыздырып җибәрде.
– Бердәнберем, Әннүрәм, мин сиңа теге чабаталы очрашу вакытында ук гашыйк булган идем, – дип, егет сөеклесе алдына килеп тезләнде. – Мин... 
– Тукта-тукта, ул чыбыркы сабыдай кыска гына вакыт эчендә нинди гашыйк булу ди, – диде кыз, шук кына күзләрен уйнаткалап. – Ышанмыйм... 
– Ышаныч кына яулап алына, туташ, ә мәхәббәт үзе таба, – дип бүлде аны Энрико. – Мәшһүр сексопатолог Фрейд чын ир-егеткә гашыйк булу өчен җиде секунд вакыт җитә, дип тәкрарлый. Менә мин шуларның берсе инде. (Ә мин бер секунд эчендә гашыйк булдым, дип уйлап куйды Әннүрә.) Мәхәббәтем миңа әсирлекнең кыенлыкларын җиңәргә булышты, киләчәккә өмет уятты, яшәү көче өстәде. Сиңа булган рәхмәтемнең чиге юк. Бу купшы чәчәкләрне тәкъдимем билгесе буларак кабул итеп алсаң иде.
Ул Әннүрәгә чәчәкләрен тоттырды да, сүзен дәвам итте: 
– Бу әле, сөеклем, алтәкъдим генә, кунак йортына кайткач, әниең Гакифә ханымнан мин рәсми рәвештә саф татар телендә никахка рөхсәт бирүен үтенеп сораячакмын.
– Ни сәбәптән тырышып-тырмашып татар телен өйрәнә икән бу тәти егет, дип, баш ватып йөри идем, хикмәте шәхси мәнфәгатьтә икән ләбаса, – дип бармак янады Әннүрә. – Һай, үткер егет икәнсең, киңәшү-сөйләшү юк...
– Гафу, – диде егет, – гафу, рәхим итеп, бар теләкләреңне, бар таләпләреңне түкми-чәчми җиткер, мин аларны үтәргә әзер.
Әннүрә эздән чыккан уйларын бераз җайга салды да, башын чөя төшеп, соравын юллады:
– Безнең тормышны ничек күз алдына китерәсең соң?
Энрико иң элек фужерына өч-дүрт тамчы шәраб коеп, аны үзенә бер нәзакәтле осталык белән учына утыртты, әмма эчмәде, иснәп кенә ләззәт кичерде. Шуннан соң гына фикерен җиткерде.
– Бу тормышны күз алдына китерү мөмкин түгел. Аны кулга-кул тотынышып, бергәләп корырга кирәк. Ә нигезен ирек, тигез хокуклылык тәшкил итәргә тиеш. Күренекле психоаналитик Карл Юнг, мисал өчен: «Бәхетле никахның алшарты – тугрылыкны бозу иреге», – дип билгели.
– Бу соң, синьор, хыянәт иреге ич!
– Шулай, кеше иреге, кеше хокукы яшәешнең иң мөһим, иң катгый асыл таләбе, – диде Энрико, кызның кулын учларына йомып, – тик бу һич тә башбаштаклык түгел. Италия, мисал өчен, демократик ил, әмма да ләкин дөньяда иң тулы канлы, иң ныклы, иң көчле гаилә – итальяннар гаилә-се. Ир белән хатын арасындагы хөрмәт һәм тугрылык кебек сыйфатлар соңгы сулышка кадәр саклана. Һәм бу бик табигый, чөнки италияннарга хас тәкъвалык, ата-бабадан килүче әхлакый кануннар барысыннан да өстен. Белүемчә, мөселманнарда гаиләне таркату өчен бер сүз җитә. Ул сүз – талак. Һәм бу хокук фәкать ир кешегә генә бирелә...
– Менә-менә, – дип элеп алды Әннүрә, – ниһаять, соравымның асылына килеп төртелдек. Мин – мөселман, син – христиан. Ә минем өчен, синьор Бертолуччи, мөселманча никах беренче урында.
Энрика кызның кулын җибәреп, урындык аркасына терәлебрәк утырды да, берара уйланудан соң, әйтте:
– Әннүрә туташ, акылыгызга килегез, бу бит комсомол әгъзасы, югары белемле мөгаллимә сүзе түгел, – диде. – СССРда диннең эзәрлекләнүе бөтен дөньяга мәгълүм ләбаса. Сезнең бит мәчетләрегезне дә җимереп бетергәннәр...
– Никахны бит аны, кешеләргә белгертмичә, яшерен генә дә башкарып була ич, һәм шулай эшлиләр дә, – дип, кыз үзенекен алга сөрде.
– Юк инде, сөеклем, мин гаилә тормышымны качыппосып, ялганнан башларга теләмим.
– Алайса, нишләргә соң?
– Рәсми язылышуны Казанда теркәрбез, ә никахны тантаналы рәвештә Италиядә укытырбыз. Ризалыгыңны гына бир, барысы да синеңчә булыр, – диде егет.
– Мин риза, әнкәем дә хәер-фатыйхасын бирер, – диде Әннүрә егетнең куенына елыша төшеп. – Без риза... Ләкин...
– Нәрсә ләкин, сөеклем?
– Советлар Союзы гражданкасына чит ил кешесе белән гаилә кору мөмкинме икән? Мин белмим...
– Мин беләм, – диде Энрика. – СССРда мондый никахны рәсми тыю турында закон юк, әмма хупланмый. Бу җәһәттән, минем дипломатик статусым ярдәмгә киләчәк.
– Энрико...
Әннүрәнең керфегенә иртәнге чыктай саф-пакь яшь бөртеге кунды. 
– Күрәм, син безнең никахыбызга бик җентекләп әзерләнгәнсең... 
– Мин сине бик яратам, сөеклем.
– Ышанам, – диде Әннүрә, егетенең кочагына сыенып, – ышанам, җанашым... 
Энриконың кулы сөйгәненең сандугач йомыркасыдай тыгыз күкрәк алмаларына сарылды.
– Минем дә бер шартым бар, – дип, кайнар тынын өрде егет сөеклесенең колагына.
– Әйт соң, тыңлыйм...
– Вакыты җитмәгән әле, – диде егет. – Борчылма, никахка аның бернинди катнашы да юк...
Алар янә сөю сәгадәтендә онытылдылар.

* * *
Яшьләр Никах сараена Сөн елгасы әрәмәлегендә буй җиткергән юкә агачы каерысыннан үрелгән нәфистән-
нәфис чуклы чабата киеп килделәр. Энриконың шарты шушы иде.

Чабатасын түргә эләр,
Үзе кияр күн итек.
Егет егетлеген итәр,
Гүя Арыслан киек.
И чабата, чабата,
Чабата чәчәк ата...

Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/beautiful-couple-spend-time-in-a-summer-city_4201191.htm#query=%D0%BF%D0%B0%D1%80%D0%B0&position=10&from_view=search&track=sph">Изображение от prostooleh</a> на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар