Логотип
Проза

Горур

Инде шулай гадәткә кереп киткәнчә, тирә-якка караңгылык төшкәндә, кечкенә чиләген алып, бакчадагы чәчәкләргә су сибәргә чыккан иде ул.
Биш-ун минут соңрак сукмактан узып барган Җәлил Зыя бәй койма алдында туктап тавыш бирде:
— Хәерле кич, Вәҗиһә... Балалар ничек?
— Рәхмәт... Сезне юксыналар. Үзегезнең хәлләр ничек?
Яшь кыз җиңелчә кызарып иренен тешләде. Кашларын җыерды.
Җәлил тиз-тиз сүзен бетерде:
— Ягъни рәхмәт әйтергә телим.
Балалар дигәне Вәҗиһәнең бик яраткан чәчәкләре иде.
Яшь кыз зур бер япон гөлен куптарды. Койма арасыннан Җәлил бәйгә сузды:
— Иләмсез бер нәрсә, әмма монысы да булсын... Чәчәкләремнең төре, кызганыч, бик аз... Һәр акшам берүк нәрсәдән туячаксыз.
— Һич алай күренми, хәтта киресенчә...
Җәлил чәчәкне алмый, аны назлаган булып кыланып, яшь кызның бармакларына кагыла иде.
Вәҗиһә яңадан тынычсызланды. Кашлары тагы да ныграк җыерылды. Чәчәкне дивар өстендә калдырып кулын алды.
— Хәлләрегез ничек? Армадыгызмы?.. Башыгыз авыртмыйдыр, иншаллаһ?..
— Киресенчә, гаять яхшы...
Вәҗиһә, итагать күрсәтеп булса да, бу җаваптан канәгать калырга тиеш иде. Әмма ул, киресенчә, йөзен чытты.
— Сез ничек?
— Һәрвакыттагыча... Өйне җыештырдым... Ашарга пешердем... Әтием өчен тегү тектем... Ардым... Бераз башым авырта.
Җәлил гаҗәпләнеп аңа карады. Бу тормышчан, һәрчак шат яшь кызның беренче тапкыр арганлыктан вә баш авыртудан зарлануын ишетә, моны нинди максат белән сөйләгәнен аңлый алмый иде.
— Моңа бик өзгәләндем... Сакланыгыз, бу бертөсле, ялсыз яшәүнең нәтиҗәсе булмасын...
— Тормышымнан бик канәгать булуымны беләсез, дип уйлыйм.
Ачулануын ачыктан-ачык күрсәтә иде.
— Беләм... Әмма кеше дә өзлексез ябылып утыралмый ич... Бераз ил гизәргә, бераз күңел ачарга, бераз яшәргә теләмәсме? Бәлки, ялгыз булуыгызны уйлыйсыздыр... Әгәр Сез теләсәгез, дусларыгыз булуы да мөмкиндер?
— Минемме?
— Ник алай текәлеп йөземә карыйсыз... Сезнең дустыгыз булалмасмы?
— Юк...
— Ни өчен?
— Сәбәбен чамаларга тиеш идегез.
— Сез анлатыгыз.
— Беләсез ич, мин тәкаббер бер кызмын... Фәкыйрьлегемнең дәрәҗәсен саклау түбәнчелегенә төшмәгән тәкәббер бер кызмын. Эштән буш вакытта инсаннардан дустым була алмас...
— Ни ялгыш... Сез шуның кадәр нәфис, нурлы йөзле, зияле. Кече күңелле...
Вәҗиһә ачулы бер хәрәкәт белән аның сүзен бүлде:
— Мин нәфис, нурйөзле... бер кыз булуым өчен яратырлар, дуслашырлар дияргә телисез, шулай түгелме? Бу очракта мин ул йортларга, ул инсаннарның арасына тигез хокуклы бер инсан, бер иптәш буларак түгел, ә фәкать чибәрлеге өчен кабул ителгән бер күңел ачучы, бер ялагай буларак кереп калачакмын...
— Ялгыш аңламагыз... Пардон...
Вәҗиһә турыдан бәреп, шул ук ярсыну илә дәвам итте:
— Әһәмияте юк... Әйе, байлар белән дус булалмам. Чөнки яннарында җирәнгеч бер сыену хәлендә калырмын... Фәкыйрьләр илә дә булалмам... Чөнки, бик яхшы беләсез ки, һәрзаман болай фәкыйрь булмадым... Бай чагымда алар белән бик җылы аралаша идем... Әмма хәзер бертигез буларак араларына керү... Кыскасы, бу да татсыз бер шәй... Һәм хәерчелекнең асыл яманлыгы шундадыр ки, яшәү мәҗбүрияте мондый кешеләрнең шактыен вак җанлы, мәкерле итә...
— Юк, Вәҗиһә ханым*... Мин Сезгә тормыш рәвешен алыштырыгыз димәдем... Бары тик вакыт-вакыт әзрәк ял итеп алу... Мәсәлән, без бик әйбәт ике дус булдык, ди. Ара-тирә, мәсәлән, Сезне сәяхәткә алып чыксам... Кире фикерле иске заман кызы түгелсездер ич, монда табигый булмаган бернәрсә күрмәссез.
Җәлил Зыя бәй, караңгы төшүенә карамастан, Вәҗиһәнең агарынуын, йөзе газаплы җыерылуын күрде.

Яшь кыз нәфрәттән ачынып, авыр-авыр җавап бирде: Мантыйкка сыйган, сүз көрәштерерлек бер мәсьәлә булмаганы өчен кыска тотам... Моны миңа Сезме тәкъдим итәсез?
— Минемчә, монда Сезгә булган тирән хөрмәт вә тиямә кагылырлык бернәрсә юк...
— Безнеңчә әһәмиятле булмаска да мөмкин... Әмма тирә яктагы инсаннарның ничек кабул итәчәкләрен беләсез. Яшь кызга, фәкыйрь вә атасының вазгыятен кайгыртуы өчен Сезгә бурычлы хәлендә булган бер яшь кызга мондый бер дуслык тәкъдим итү... Аны халык күзендә җирәнгеч бер хәлгә төшерү. Гарип хөрмәт, гарип симпатия!..

Койманың тимерләрен тоткан куллары тетри, караңгылык эчендә нәфис шәүләсе бер һәйкәл кебек мәһабәт кыяфәттә иде.

— Вәҗиһә ханым... Зинһар өчен... Минем нинди адәм булуымны беләсез. Аңлатыйм...

Кулының кискен бер хәрәкәте белән кыз аны яңадан бүлде:

— Сезне намуслы, нәзакәтле кеше буларак белүем өчен генә бу кадәрене сөйләдем. Югыйсә, дәшмичә борылып китәр идем.
— Әйе, әмма шулай да мине бик авыр хәлгә куйдыгыз.

Җәлил Зыя үкенүле вә газаплы күренә. Яшь кызның ярсуы узган иде. Көлемсерәп:
— Бераз, бәлки, катырак әйткәнмендер... Ачуланмагыз... Мәгълүм ки, бу кичә бераз хастаем...
— Сез һәр заман тыйнак, нурйөзле һәм тыныч...
— Асыл гаебем дә шул дип саныйм... Бераз тыйнак, бераз нурйөзле һәм тыныч күрендеңме, санала ки...

Вәҗиһә кинәт тынды:
— Яңа бер бәхәскә кермәячәкмен, Җәлил бәй, — диде. — Хәерле кичләр...

Аның җавабын көтмичә борылды да, тиз-тиз атлап, эчкә керде.
* * *

Лампаны кабызды, атасының тәрәзә янындагы кәнәфиенә чумды. Элегрәк башым авырта диюе ялган иде. Әмма, чыннан да, чигәләре пресс эчендә сытылалар сыман икән.
Үз-үзенә:
— Җәлил Зыя бәйне дә аңладык, ышанган кешеләребез берәм-берәм мәтәлеп китә... Җир йөзендә намуслы бер генә кеше дә табалмабыз микән, — дия иде.
Караңгылыкта сәгатьнең ритмлы тыкырдавыннан башка аваз юк. Атасының кайчан кайтачагын кем белгән инде? Бу Вәҗиһәнең сирәк була торган өметсезлек сәгатьләренең берсе иде. Бүлмәдә дулкынланган җиңел кичке яктылыкны да артык күрде. Башын артка чөйде, күзләрен йомды, уйлана башлады.
Әйе, бу аның өчен иң кара бер өметсезлек төне. Шуңа карамастан, Җәлил Зыя бәй хакында соңгы хөкемен әйтә алмый иде.
Тормышы кино тасмасы кебек күз алдыннан узды. Башта әнисен күрде. Горур вә хаким бер хатын иде. Әйбәт, әмма күңел ачарга яратучан, ихтыярсыз ирен бала сыман җитәкләп йөртте. Яшь килеш көтелмәгән бер хасталыктан үлеп китте. Бу үлем ире Шәүкәт бәй өчен һәлакәткә тиң булды. Кулындагы байлык белән идарә итә алмады, биржа уеннарына керде, комарга бирелде, ахыры өч-дүрт ел эчендә һәммәсенең астын-өскә китерде. Бу һәлакәтнең астыннан калкырлык бер адәм түгел иде. Йә сөйрәләчәк, йә үләчәк. Әмма бәрәкәт бирсен ки әнисенең үлеме заманында бала булган Вәҗиһәгә, бу бөлү көненә кадәр үсеп, аның кебек акыллы вә ихтыярлы инсанга әверелгән иде. Тәҗрибәсезлегенә карамастан, төшенкелеккә бирелмәде. Атасын бер эш табарга дәртләндерде. Шәүкәт бәй башта бер банкка кереп ике ел эшләде. Соңрак тагын да югарырак эш хакы белән бер табак ширкәтенең кассиры булды.
Күпне күргән-кичергән, күпме байлыкны җилгә очырган бу картка яңа эшләрнең мескенлеген, авырлыгын аңламау мөмкин түгел иде. Әмма кызы аны өзлексез дәртләндерә вә юата иде. Соңра аны иске хәятен сагынмаслык итеп, яхшы яшәтүнең чарасын таба. Ап-аз чыгымнар белән, элеккеге бай йортларыннан котылып калган биш-ун әйберне кулланып, менә дигән затлы йорт булдыра алды. Шәүкәт бәй кичләрен эшеннән кайтып, гүзәл чәчәкләр белән бизәкле бакчага керә. Шатлык вә яз кебек гүзәл яшь кызы аны каршы ала. Ямьле бүлмәдә күңелле итеп ризык ашыйлар.
Әмма соңгы вакытларда Шәүкәт бәйдә нидәндер курку һәм борчылу галәмәтләре күренә башлаган иде. Кичләрен өенә соң кайта, хәтта кызын ярты төнгә кадәр көттерүләре дә еш булгалый.

Вәҗиһә берничә тапкыр бу үзгәрешнең сәбәбен ачыкларга, мөмкин булса, бер чара табарга теләгән иде. Әмма Шәүкәт бәй ачык җавап бирмәде, ару-авыру кебек нәрсәләр белән аңлатты. Бәлки, ялган сөйли вә газаплана торгандыр. Вәҗиһә моны аңлап, бик артык борчырга теләмәде. Әлегә җай чыкканын көтәргә кирәк иде. Сәбәп ни генә булса да, әлбәттә, ачыкланыр.
Әйдә, атасындагы борчылу бер дәрәҗәгә кадәр табигый саналсын. Ә Җәлил Зыя бәйгә ни булган?
Яшь кыз, караңгылыкта уйланып утырганда, атасындагы үзгәреш белән Җәлил Зыя бәйнең соңгы вазгыяте арасында тонык мөнәсәбәт тоеп кайгыра иде.
Җәлил — атасы эшләгән табак ширкәтенең мөдире иде, эшмәкәрдән бигрәк, сәнгатьчегә охшаган нечкә, әдәпле һәм бераз оялчан егет.
Шәүкәт бәй өч ай элек авырып, берничә көн эшкә баралмаган иде. Җәлил бәй, һәм аның хәлен сорашырга, һәм айлык хакын китерер өчен, бер кич өйләренә сугылды. Вәҗиһә белән озын-озак сөйләшеп утырганнар иде.
Нигәдер ул көннән соң Җәлил Зыя бәйнең аягы бу тирәләргә ияләште. Кич җиттеме, Шәүкәт бәйнең капкасы яныннан уза, бакча коймасы алдында өч-биш минутка туктап, Вәҗиһә белән сөйләшә иде.
— Эшләр мине бик каты ардыра... Кичкә табарак башым авырта... Ачык һавада бераз йөрмичә һич бетми.
Икесе дә ышанмасалар да, ул һәр акшам бу ялганны кабатлый, яшь кыз исә көлемсерәп тынлый иде.
Җәлил Зыя бу гайрәтле, көләч йөзле вә горур яшь кызны бик ошатты. Вәҗиһә дә аеруча аның нәзакәт вә нечкәлеген югары бәяләде.
Җәлил — кирәгеннән артык ихтирамлы адәм. Кичләрнең берендә Вәҗиһә ачылырга торган бер гаҗәп чәчәк турында сөйләгәч, аның кызыксынуын күреп: “Рәхим итеп карагыз”, — дип, бакча ишеген ачкан иде. Әмма Җәлил аның ялгыз булуын күреп, эчкә керүдән тартылды, җиңелчә кызарып:
— Рөхсәт итсәгез, хәзер кермим... Минем өчен бер сюрприз булсын... Тагын да яхшы... — дигән иде.
Вәҗиһә: “Сак бул, хәрәкәтемә ялгыш мәгънә биреп, үзен бакча күрү сылтавы белән чакырды дип уйламасын!” — дип, көннәр буе кайгырды.

Менә шушы ягымлы адәм кинәт кенә үз-үзен тотышын үзгәртеп, аңа карата тотнаксыз кылана, сәер сүзләр сөйли башлады. Вәҗиһә ул төн карар бирде. Башка кичкә таба бакчага чыкмаячак, Җәлил Зыя бәй илә сөйләшмәячәк. Бай кешеләрнең кайбер әкәмәт фикерләре бул-галый. Ихтимал, бу Җәлил Зыя бәй дә яшертен бер максат белән аның үзенә ягымлы булуыннан шөбһәләнә. Вәҗиһә үзенә биргән сүзендә дүрт көн торды. Тагы да торачак иде. Әмма бер акшам...

* * *
Бер акшам, атасының ярты төндә кайтуы гадәткә әйләнү сәбәпле, үзе генә ашап утыра иде. Ишеккә шакыдылар. Җәлил бәй икән:
— Сезне бакчада күрә алмыйм... Юксындым, — диде.
Ул салкын гына җавап бирде:
— Рәхмәт... Берни дә юк... Кайбер эшләрем бар иде.
— Рөхсәт итсәгез керер идем?
Вәҗиһә гаҗәпләнеп аның йөзенә бакты, бу хәрәкәтне андый алмый иде. Шулай да курыккан кебек күренү горурлыгына кагылды. “Рәхим итегез!” — диде, аны атасының ишек янындагы кечкенә бүлмәсенә кертте. Җәлил бәй шыксыз бер кәефлелек белән дулкынлану халәтендә иде. Вәҗиһә аның сәрхүш булуын абайлады. Яшь кешедәге зур үзгәреш бу кич бөтен чирканчыклыгы белән ачыклана иде. Атасының кәнәфиенә әдәпсез рәвештә утырган, аякларын яткан кебек сузган вә оятсыз нәрсәләр сөйли. Вәҗиһәнең аптыраш вә борчылуына дикъкать итми иде. Ләззәт, күңел ачу, яшәү хакы вә тагын башка шәйләр турында җилбәзәк телдә аңлаткач, тупаслыгы артты. Яшь кызны беләгеннән эләктереп үбәргә теләде. Егет кызга җилкуар һәм яхшылыкның кадерен белмәүче атасы аркасында үз тормышына зыян итүенә ачынуын аңлатты.
Вәҗиһә тулып ашкан ярсу илә Җәлил бәйне нәфрәтләнеп өеннән куды.
Аннан соң өч көн узган иде.
Җәлил Зыя кичен йортында ялгыз иде. Көндез нык арганлыктан ятарга хәзерләнде. Ишек шакыдылар. Бер яшь кызның үзен күрергә теләвен хәбәр иттеләр. Өйләнмәгән һәм ялгыз адәм булса да, маҗара сөючән түгел иде. Бу сәгатьтә өенә килергә батырчылык итәчәк таныш хатыны да юк иде. Яңадан киенеп кабул итү бүлмәсенә керде. Каршында Вәҗиһәне күрде. Каушаудан теле тотлыкты. Күзләренә ышанмый, ишек янында торып, шаккату илә аңа карый иде.
Вәҗиһә плащын салган, баш яулыгын чишкән. Көзге каршысында чәчләрен төзәтә иде. Елмаеп, Җәлил Зыяга таба атлады, гадәти булмаган тартынусызлык белән аның кулларын тотты:
— Гаҗәпләнәсез түгелме?
— ?!

Нечкә вә уйнак хәрәкәтләр, йөгерек кәлимәләр илә сүзен дәвам итте:
— Узган кич миңа кирәгеннән артык илтифат иттегез. Сезгә чиктән тыш тупас җавап бирдем. Гафу итегез. Мин гасаби кызмын... Сәгатем сәгатемә туры килмәс. Соңыннан озын-озак уйландым. Кыланмышымны бик урынсыз дип таптым. Сездән гафу үтенергә килдем. Мине гафу итәсезме?
Җәлил Зыя әле һаман аңына килә алмый:
— Әстәгьфирулла, Вәҗиһә... Әмма чыннан да аңлый алмыйм, — дип тотлыга иде.
— Бу кичтә никтер кыюсыз сез... Кайда ул узган кичтәге гүзәл кыюлыгыгыз?.. Гадәттәгечә, тиз китүемне көтәсез кебек?... Әмма минем һич андый ниятем юк... Нинди кызу... Тәрәзәләрне ачаламмы?
Яңаклары кып-кызыл, күзләрендә сәер бер балкыш ар иде. Тәрәзә янына килде, пәрдәләрне ачты, әмма тиз енә япты:
— Каршы тәрәзәдә ут бар... Күргән булырлар.
— Әһәмияте юк.
— Һәм болай ябык тәрәзәләр самимиятне тагы да нык арттырыр... Сез нигә ул кадәр күңелсез, Җәлил бәй?.. Тиннән гыйбрәт алмыйсыңмы?

Кәнәфигә утырып, күзләреннән яшь килерлек итеп көлә башлады:
— Бераз якынаегыз, зинһар... Шулай, каршыма... Тагын да әйбәте яныма... Беләсезме? Мин бу кич нәрсә эшләдем? Әтиемнең коньякларын эчтем... Бик нык өшим дә... Эле һаман җәй айлары булса да... Коньяк нинди гүзәл нәрсә... Җаным Җәлил бәй... Сездә коньяк юкмы?
— ?!!
— Минем өчен ул кадәр мөһим түгел, әмма... Сезнең чытык вә аптырашлы йөзегез һичсүзсез үзгәрергә тиеш... Зинһар коньяк таптырыгыз... Юкса, башка бер эчемлек ә ярый... Виски... Амер... Абсәни... исемнәрен дә белмим ич…

Җәлил Зыя әкрен-әкрен һушына килгән иде:
— Ни булды, Вәҗиһә, — диде. — Сез бераз авыру күрешсез...

Яшь кыз аның җавабына игътибар бирмәде, кинәт сенә муенына сузылды, яңагын яңагына якынайтты:

— Риялык нигә кирәк?.. Ачык кыланыйк... Мине телисез... Килдем... Бу төн Сезнең белән бергәмен... Ник коньяк китермисез?

Җәлил Зыя бер төш күрә сыман иде. Яшь кызның муенына сарылган куллары, яңагының өстендә ут кебек янган яңагы аны иң көчле исерткечләрдән ныграк сәрхүш итә иде. Әкрен-әкрен кодрәте калмады. Башка ни бу яшь сызның хәлендәге гариплекне сизеп, ни күзләрендәге утны күрсен.
Җәлил Зыя Вәҗиһәнең кулларында ялкын вә шашу белән тулы гыйшык төне уздырды, иртәнге якта хәлсезләнеп егылды, аның кочагында йокыга китте. Уянганда, өйлә җиткән иде.

Вәҗиһә иртүк киткән иде. Ялгыз көзге алдында тарагы тора. Бу тарак булмаса, Җәлил Зыя үзенә төш күреп уяндым диячәк иде.

Ул көн эшләмәде. Ул кич, иртәгәсе кич ихтыярдан тыш Вәҗиһәне көтте. Өченче көн офисында Шәүкәт бәйнең хатын тапты. Карт хезмәткәр, сәламәтлеге какшау сәбәпле, фирмадан аерылырга мәҗбүр булуын сөйли иде.

Җәлил Зыя ул акшам Шәүкәт бәйнең өенә сугылды, әмма бикле ишек, караңгы тәрәзәләргә тап булды.
Вәҗиһә бер көн элек атасы белән бергә шәһәрне ташлап киткән иде.

* * *
Җәлил Зыя вакыйганы үз-үзенә болай аңлата иде:
— Җилбәзәк бер ахырзаман кызы... Башта төпле булып кыланды. Булдыралмады. Миңа булган мәхәббәте... Хәтта мәхәббәт тә түгел... Бер дәрте генә бар иде. Атасы башка бер өлкәгә китәргә карар биргәч, бу да капризын канәгатьләндерергә карар бирде... Һәрхәлдә, шәп бер төн үткәрдек...

Җәлил Зыя бәй Вәҗиһәдән бернинди хәбәр алалмаган иде. Аны эзләп сораштыру өчен бер сәбәп тә булмады. Бу яшь кыз фаҗигале рәвештә аның хыялын юкка чыгарды. Вакыты җиткәч, аны бөтенләй башка бер кеше буларак зур хөрмәт белән сөяр иде. Хәлбуки, ул кич шакшы бер урам хатыны кебек үз аягы илә өенә килмеш, әхлаксыз бер мәхлук булуын күрсәтмеш иде. Һәрхәлдә, бу кыз эзләргә, уйлануларга лаеклы бер шәй түгел шул.
Шулай була торып айлар узгач та, ни  бу җилбәзәк яшь кызны, ни ул төнне уеннан чыгаралмады.
Җәлил сагышлы уйларга чумган, ярсынучан бер адәмгә әверелде. Тормыш ямен югалтты. Моны башта узучан бер хасталык дип санады. Соңрак өзлексез уйлаган бу төн илә бу хасталык арасында мөнәсәбәт күрде: Вәҗи-
һәне тилеләрчә сөюен үз-үзенә ачып бирде. Бу ачыштан соң урынында торалмады. Озын-озак сораштырулардан соң, Вәҗиһәнең вилаятьләрнең берендә банк сәркәтибе булуын, атасының үлеп китүен, ялгыз яшәвен белде һәм артыннан аны эзләп китте.

* * *
— Вәҗиһә ханым, Сезме соң? Нинди гаҗәп очрашу!.. Бер эш белән ике көн инде биредә калам. Сезне күреп шаккатым.

Җәлил Зыя аңа биредәге көтелмәгән очрашудан хәйран калган булып күренә, тыныч вә ваемсыз бер халәттә сүз сөйли. Әмма чырае агарып калган иде. Үзен бер мизгелгә генә булса да ычкындырса, бизгәк авыруының чираттагы пристубындагы сыман тетрәячәген, тешләренең бер-беренә тимәячәген хис итә иде. Бу яшь кызны ни дәрәҗәдә сөюен һичбер заман бу кадәр куәтле итеп аңламаган икән.

Вәҗиһә үткәннәрне бөтенләй акылыннан сызып ташлаган кебек тыныч һәм суык җавап бирде:
— Әйе, тугыз айдан бирле биредә хезмәт итәм.
Сөйләшүне дәвам иттеләр. Җәлил Зыя аның тормышына кагылышлы сораулар бирде.

Вәҗиһә шул ук суык рәсмият илә кыска җаваплар бирде. Әтисенең үлүен, үзенең гади, тыйнак вә зарланмаслык дәрәҗәдә бәхетле булып яшәвен сөйләде. Боларны аңлатканда дәфтәрләр, хисаплар белән мәшгуль булды. Бу сөйләшүнең темасын үзгәртергә теләве сизелә иде.

Җәлил үзен озак тоталмады. Дәртен яшермәгән бер тавыш белән:

— Ул кичне һич хәтерләмисезмени, Вәҗиһә ханым? — диде.
— Ул кичнең хәтерләрлек бер кадерен күрмим.

Яшь кыз җиңелчә кашларын җыерды.

— Ни сөйлисез? Миңа көтелмәгән гүзәл бер төш күрсәттегез... Олы мәхәббәт булмаса да, һәрхәлдә, миңа карата күңелегез ята иде. Алай булмаса, бик җиңел генә минем куенга керер идегезме? Ник кинәт кенә юкка чыктыгыз? Мин ул гүзәл кичәгә охшаган күп кичәләр уздырачагыбызга өмет итә идем.

Вәҗиһә, беләкләре белән өстәлгә таянып, күзләрендәге нәфрәт илә Җәлил Зыяга карый иде. Иреннәрендә ачы бер елмаю әвәләп, авыр гына җавап бирде:
— Бервакыт Сезгә карата эчемдә бер хис уянган иде... Моны инкяр итмәм, әмма ул вакыт Сезне әйбәт белмәгәнмен...
— Нәрсә әйтергә теләгәнегезне...

Яшь кыз кулының бер хәрәкәте белән тавышны түбәнәйтеп дәвам итте:
— Рөхсәт итегез... Миңа башта олы хөрмәт күрсәттегез... Соңрак мөнәсәбәтегез кинәт кенә үзгәрде... Бер кич мине “урам себеркесенә” тиңләп кыландыгыз... Моны күтәрәлмәдем, Сезне куып чыгардым... Иртәгесе көн атамнан хакыйкатьне белдем... Атам ышанычыгызга хыянәт иткән... Кассагыздан акча урлаган... Башта аны судка бирергә теләгәнсез... Соңрак ваз кичеп, гафу иткәнсез... Киң күңелле һәм кешелекле булуыгыз аркасында, бу мәсьәлә ябылган... Әмма мин дә, атам да кинәт кенә күзегездә иң түбән инсаннар хәленә төшкәнбез... Ул кичтәге кылануыгыз безнең хөрмәткә лаек кешеләрдән түгеллегебезне күрсәтте... Моны аңлагач, минем күземнән төштегез... Күрсәткән кешелеклегегез өчен үзегезне яшь кызның абруен вә намусын алырга хаклы дип санаган адәм булып чыктыгыз. Бу кадәр вак кешегә бурычлы булып калалмаячак идем. Горурлыгым моңа риза түгел иде. Шуңа күрә өегезгә килдем, бурычымны түләдем. Иртәнге якта бер карашка намуссыз, әмма үземчә, бурычын түләгән адәмчә, ак йөзем һәм җиңеллек белән ишегегездән чыктым... Бер-беребезгә алып бирәчәгебез калмады, дип уйлыйм. Бәхетләр телим, әфәндем.

Җәлил Зыя, атналар  буе артыннан йөреп, Вәҗиһәне хатыны булырга ризалаштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар