Хатын башта буыла-буыла кычкырса, аннан җиргә тезләнде. Фәнүзә аяк астында балчыкка буялып беткән Әлфиягә карап ни эшләргә белмәде, чарасыз калып як-ягына каранды.
Халидә ГАЛИМОВА
Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-iuly-su-iuly
https://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-iuly-su-iuly-2
– Иртәгә үк кайтып кит, Алла хакы өчен, кайткан саен кайгыларга саласың бит, атаң тиле гомер буе шул Рәмзия, дип яшәде, әллә сизми идемме шул яктан күзен алмаганны. Хәзер ничә еллар син җанны ашыйсың!..
Ишеттеме аны Фәнүзә, юкмы, тиле кеше сыман башын иеп утыра бирде. Күз алдыннан Рәшитнең каргыш, сагыш, шул ук вакытта йотылып торган карашы китмәде. Ә кулларының, кочагының кайнары ничә еллар сүнгән йөрәккә ут үрләтте. Тәненә капкан утка чыдый алмыйча ул торып утырды. Апасы йокламый икән. Башын калкытты. Фәнүзә ишарә белән генә аны тынычландырып, ишегалдына чыкты. Яланаяк чыклы үләннән атлап килеп, әтисе утыра торган баскычка утырды. Бакча яктан килгән шомырт исе башларны әйләндерә. Өздереп-өздереп сандугачлар сайрый. Алар вәгъдә биреп аерылышкан таңда да пар сандугач сайраган иде бит. Бәхет юрап сайраганнар иде. Тик чынга гына ашмады уртак бәхетләре. Өйдәгеләр елаганын ишетмәсен дип, ул бәрәңге бакчасына юл алды. Әкрен генә таң ата. Йә илаһым, кайда бар тагын бу чаклы матурлык! Менә шушында, туган авылында, чал Ыгы буенда сөйгән яры белән яшәргә тиеш иде бит ул.
Ык ярына килеп җитүгә, арттан кемнеңдер аяк тавышларын ишетеп, куркып артына карады. Анда күрше бакчаны ярып, Рәшитнең хатыны Әлфия килә иде. Чайкала-чайкала, сулышы кабып килеп басты ул Фәнүзә каршына. Бер-берсенә карап күпме торганнардыр, бер минутмы, сәгатъме... Кипкән иреннәрен ялап Әлфия телгә килде.
– Кит безнең тормыштан, кит. Ул – минеке, минем балаларымның атасы. Урлама безнең бәхетне. Өч баламның өлешенә тимә. Кит. Торма безнең арада. Болай да ничә еллар синең белән саташа ул. Алла хакы өчен, кит, кит!
Хатын башта буыла-буыла кычкырса, аннан җиргә тезләнде. Фәнүзә аяк астында балчыкка буялып беткән Әлфиягә карап ни эшләргә белмәде, чарасыз калып як-ягына каранды. Шулчак атлый-йөгерә аларга килгән Рәшитне күреп алды. Ир, килеп җитеп хатынын җирдән күтәреп алды да, борылып та карамый үз якларына атлады. Фәнүзә аңына киләлмичә озак басып торды. Хәле киткән аякларын чак сөйрәп өйалдына керде һәм кисеп аударгандай ятакка ауды.
Күпме йоклагандыр, өйдәгеләрнең тыз-быз йөргәненә уянып, өйгә керде. Бар да чәй өстәленә җыелганнар. Әтисе исән чагында шау-гөр килеп торган йорт ямансу, җансыз иде. Сүзгә сүз ябышмады. Туганнары берәм-берәм китәргә җыена. Хәтирә әле берсенә,әле икенчесенә авыл күчтәнәчләрен барлап йөри. Әниләрен бик кыстасалар да, берсенә дә торырга барырга риза түгел.
– Юк кая ди ул, тавык, чебеш, йорт-җиргә күз-колак кирәк. Әлхәмдү лилләһи, аягымда йөрим. Әнә Рәшитнең хатынын скорый белән апкиткәннәр. Йөрәк өянәге ди. Чирле килеш бала җыеп... Үлә нитә калса, өелеп ятим кала бит. Ишшу пожар каланчасы хәтле итеп өй салып яткан булалар... – дип сөйләнә-сөйләнә, өй буйлап нидер эзли, актара.
Фәнүзәнең бу хәбәрдән башы әйләнеп китте. Йә раббым, тагын ниләр күрәсе бар икән? Рәшит ни уйлар аның турында. Бер гаебең булмаганын кемгә аңлатырсың. Китәргә , бүген үк китәргә! Кайтмаска, яңадан аяк та басмаска. Үзен-үзе йөртә алмаса, әнисе үзе килер. Хатын сикереп торып әйберләрен җыя башлады. Апалары кайтышлый үзләре белән алып китәсе иттеләр. Кичә юган керләрне алып кереп урнаштырырга дип Фәнүзә ишегалдына чыкты. Баскыч төбендә утырган Рәшиткә абына язып туктап калды ул.
– Утыр, сөйләшәсе бар, – диде ир, кулыннан тотып янына утыртты.
– Өй тулы кеше, берәрсе чыкса, – диде Фәнүзә читкәрәк тартылып.
– Куркыр чакмыни инде, бәгыркәем. Болай да кеше сүзе, кемнеңдер бәхете дип бөтен тормышыбызны җимердек бит инде. Ни өчен беркем дә безнең өчен кайгырмый соң. Нигә Сак белән Сок сыман еллар буе саргайган безне кызганучы юк?!. – Рәшитнең тавышы өзелеп-өзелеп китә, куллары калтырый, күз яшләре яңагы буйлап тәгәрәп төшә. Гомергә ир-ат елаганын икенче тапкыр күрде Фәнүзә. Соңгы күргәндә әтисе шулай әрнеп елаган иде. Ходай язмасын ирләр елаганын күрергә. Иң ачы, иң әрнешле яшьләр, йөрәк түреннән тамган кан тамчылары кебек. Күпме генә үзен тезгенләп торса да, Фәнүзә үксеп аның кочагына ташланды. Бер-берсен юатып, күз яшләрен сөртеп күпме утырганнардыр. Тышка чыгып килүче апасы кире атлап йортка керде дә, шартлатып ишекне эчтән бикләде. Чыгарга омтылган Хәтирәне дә кулыннан тотып кертеп утыртты.
– Җитте сезгә. Сөйләшсеннәр, аңлашсыннар. Фәнүзә тиле түгел, кеше хакына кермәс. Болай да күрә торып бәхетсез иттек, – диде ул туганы өчен җаны әрнешеп. Өйдә тынлык урнашты.
Озак утырдылар Рәшит белән Фәнүзә. Тик вакытны туктатып булмый. Икесе дә аңлыйлар: аларга бергәләп атларга артка да юл юк, алга да юл ябык.
– Барысына да мин гаепле, булдыра алсаң, гафу ит мине, җаным. Синсез яшәвем яшәү түгел, тик ни эшлисең, балалар бар. Әле дүртенчесе булырга тора икән. Болницада әйттеләр. Әлфия тумыштан йөрәк чирле булган, барыбыздан да яшергән. Үлсәм дә табам баланы ди. Белә шул ул минем балалар өчен яшәгәнне. Минем җан үлде бугай инде ул,тәнем генә йөри. Тик шуны бел, Фәнүзә, мин сине соңгы сулышыма чаклы яратачакмын, җаным чыкканда да соңгы сүзем синең исемең булыр. Хуш, матурым. Бәхетле бул.
Шул сүзләрне әйткәч ул Фәнүзәне күкрәгенә кысты да сикереп торып чыгып йөгерде. Хатын, утырган җиреннән көчкә торып, өй ишеген шакыды.
Шул китүдән ул бик күп еллар авылга кайтмады. Йөри алганда әнисе үзе Казанга килеп йөрде. Сүз арасында сүз чыгып, Рәшитләрнең дүртенче баласы – уллары туганын, аларның ишегалдында бик зур итеп йорт салуларын, хатыны Әлфиянең бернигә карамый Себергә Рәшит янына китүен сөйләп алды. Фәнүзә, мәктәпне калдырып, ныклап тегү эшенә кереп китте. Кибетнең бертөрле киеменнән туепмы, халык үзе теләгән фасон белән киенергә атлыгып тора башлады. Аннан Фәнүзәгә үзенә дә ниндидер яңа киемнәр уйлап табу, хатын-кызны зәвык белән киендерү бик ошый иде. Кызы Рания мәктәпне тәмамлап, чит телләрне өйрәнү белән мәшгуль, музыка белән дә кызыксына. Аның үз дөньясы. Вәзир баш-аягы белән эшенә чумган, командировкалардан кайтып керми. Ул инде күптән гаилә хәле белән кызыксынмый иде бугай. Кайтуга – чиста матур йорт, тәмле аш, хатын, бала. Фәнүзә аны юк-бар белән борчымый, өс башын чиста-пөхтә итеп карый, акча сорап интектерми. Вәзирне кайчандыр инвалид булып урында яткан дип беркем дә әйтмәс. Җыйнак гәүдәле, һәрчак яхшы костюм-чалбар, галстуктан. Елкылдап торган чит ил машинасыннан килеп чыкканда үзенә карап калган гүзәл затларның күз карашын еш сизә ул. Шуңадырмы, тора-бара аңа үз эшендә кызык бетә башлады. Чит илдән килгән коллегаларын тыңлап, инде үзе дә командировкаларда булып кайткач, ул бу илдән бөтенләйгә китү уе белән яши башлады. Башлы, эш дип янып торган иргә озакламый чынлап та фирма эшләре белән Төркиягә китәргә тәкъдим ясадылар. Хәзергә вакытлыча, аннан күз күрер, дип, ул шундук ризалык бирде. Кичке ашка утыргач ул бу турыда гаиләсенә дә әйтте. Кызы Рания: «Ур-ра, әти, классно! Без сиңа в гости килербез!» – дип сикергәләде дә үз бүлмәсенә кереп китте. Фәнүзә бераз эндәшми утырды. Бер яктан, бу аерылышуның ике араны бөтенләйгә суытуын яхшы аңлады ул, икенче яктан, инде күптән бер түбә астында яшәгән чит кешеләргә әйләнгән Вәзир белән аерылу әллә ни авыр булмаячак иде. Аннан дус-иш, туган-тумача арасында да сүз булмас. Эш буенча китте, озакка, кайтачак. Бетте китте. Күпләр шулай яши хәзер. Бергә дә, аерым да түгел кебек.
Аэропортта күбрәк Рания сөйләде. Бер әнисен, бер әтисен кочаклады, бер-берсенә әйтер сүз тапмаган Фәнүзә белән Вәзирне кочаклатты, үбештертте, шаярган, көлгән булды.
– Урнашкач шалтыратырмын, мин сезне яратам, – диде Вәзир читкә караган килеш кенә. Аннан ашыга-ашыга чемоданын алып китәргә ашыкты. Өйгә каткач Фәнүзә аяк киемен дә салмыйча зал диванына кереп утырды да күп еллар тыеп торган күз яшләренә ирек бирде. Елап туйгач, ничектер җиңеләеп китте. Әйтерсең лә язгы яңгыр кыш буе җыелган тузанны, салкын кар өемнәрен агызып алып китте. Бетте – Фәнүзәнең тормыш китабының тагын бер бите бөтенләйгә ябылды.
Шул көннән ул баш-аягы белән эшкә чумды. Соңгы вакытта мөселман киемнәрен бик үз итеп барган татар хатыннары яңадан-яңа заказлар бирә тордылар, Фәнүзә инде күптәннән үзе текми, берничә тегүче алып, салон кебек әйбер ачып җибәрде, аннан әзер киемнәрне дә сатып булырлык кибет тә тота башлады. Гомер үтә торды. Кызы Рания әтисе янына берничә барып кайтты да, соңгы кайтуында бик исе китмичә генә: «Анда папаның подругасы бар, бергә торалар, болай прикольная», – дип Фәнүзәгә әйтеп салды. Хатын хәсрәтләнмәде. Ул инде Вәзир белән беркайчан да бергә булмасларын күптән аңлаган иде. Сирәк кенә шалтыратып, хәлләр сорашу, кайчак бераз күчтәнәч җибәрүдән узмады аралашулары. Ярар, Вәзир Вәзир инде ул. Тик менә кызының Германиягә китәргә йөрүен белгәч, телсез-өнсез калды. Кычкырып та карады, елап та карады, тик кечкенәдән үз сүзен генә сөйләүче Ранияне җиңә алмады.
– Әни, мин бит просто эшләргә генә барам, не понравится – кайтырмын. Син миңа килерсең, хоть мир увидишь! Хватит, сез утыргансыз бит инде как привязанные! – дип кенә җибәрде.
Апалары да Рания ягында булдылар. Дания апасы Фәнүзәнең башыннан сыйпый-сыйпый:
– И апаем, үзебезнең гомер үтте бит инде авыл белән Казан арасында. Ни күрдек соң без. Барсын – телне белә, шустрыйлыгы бар, хет кунакка барырбыз бер үлгәнче. Теге сугышта үлгән бабайларның ачуын алып, берәр нимеснең малаена кияүгә чыгып, түрләренә менеп утырып, күрмәгәнен күрсәтеп, иманнарын киеп яшәсен әле шунда, – дип көлә-көлә юатты аны. Шулай итеп, Фәнүзә ялан хәтле йортта берүзе торып калды. Данияның юраганы юш килде: ике ел дигәндә Рания кияүгә дә чыгып куйды. Ямь-яшел зур булмаган шәһәргә туйга баргач, андагы матурлыкны, чисталыкны күреп аһ иттеләр Дания апасы белән Фәнүзә. Булачак кодаларның курчак өедәй йортын, гөлгә чумган ишегалларына исләре китеп йөрделәр. Ә кызы Ранияның бәхеттән балкып торган йөзен, кияүнең сөю тулы күзләрен күреп, ана йөрәге бар үпкәләрен онытты. Фәнүзә, их, Фәнүзә! Син кайчан шушылай бәхетле булдың микән?! Инде чын күңелдән кызы Рания кебек кемнеңдер кочагына сыенганыңны исеңә дә төшерә алмыйсың бугай. Булырмы берәр вакыт, сайрармы баш очыңда тагын пар сандугачлар? Бөтен уй-хисләрен уятып, күз алдына Рәшите килеп басты. Шушы мизгелдә дә онытып та, чыгарып та булмый шул йөрәктән. И тиле, тиле хатын, сиңамы соң инде мәхәббәт турында хыяллану?! Әнә кызыңның бәхетенә куан. Уйларын бүлеп, аларны йортка чакырдылар. Кияүнең әби-бабалары тамырлары белән Рәсәйдән икән. Рәхмәт яугырлары, ана телен онытмаганнар, шуңа күрә сөйләшү, аңлашу авыр булмады. Бер атна кунак булып, кочаклашып, туганнарча аерылыштылар.
Казанга кайткач Фәнүзә үзенә урын табалмый йөрде. Матур фатир, затлы кием, үз эше, акчасы бар. Былтыр укып, машина йөртү правасы алды, ишегалдында өр-яңа машинасы тора. Тагын ни кирәк сиңа? Кемнеңдер кочагына кереп, башын күкрәгенә куеп, бөтен дөньяны онытасы килә. Кемгәдер кирәк икәнеңне, өстәлгә тәмле ашларыңны куйганда ишек ачылып, бердәнбер яраткан кешеңнең кайтып кергәнен күрәсе килә. Озын төннәрдә серләреңне салкын мендәргә түгел, аңа – сине аңлаучы, тыңлаучы бердәнбереңә сөйлисе килә.
Көннәрдән бер көнне авылдан күрше Фәгыйлә апа килене шалтыратып, Хәтирәнең бик каты авырып киткәнен әйтте. Кайтмый мөмкин түгел. Эшләрен ышанычлы партнерына тапшырып, юлга чыкты ул. Йә Аллам, үзгәрсә дә үзгәрә икән туган яклар. Авылларны үткәндә тузып-таралып беткән мал торакларын, кайчандыр данлыклы булган, хәзер түбәләре ишеп төшкән тегермән, силос саклагычларны күреп исе китте. Кайда ул басу-кырлар тулып йөргән сыер, сарык көтүләре? Авыр хисләр белән кайтып керде авылга. Апалары инде кайтып өлгергәннәр, каршы чыгып, әнисенең хәле бик авырайганын әйттеләр. Гомергә ут кебек Хәтирә танымаслык булып үзгәргән иде. Ак җәймә өстендә яткан әнисенең ябык, хәлсез гәүдәсен күреп үзәге өзелде Фәнүзәнең. Килеп кулларын тоткач, әнисе көч-хәл белән күзләрен ачты.
– Күрми китәм дип кайгырган идем, Аллага шөкер, кайттың. Бәхиллек бирешик, балам. Гаебем зур синең алда.
– Әни, нинди гаеп? Син бит гомер буе без диеп яшәдең! – Фәнүзә елый-елый Хәтирәнең чәчләреннән сыйпады.
– Бүлдермә, кызым, әйтми китсәм, җаным тыныч булмас. Рәшит белән арагызга мин кердем. Кермәсәм, бәлки, бик бәхетле булыр идегез. Мин дә картайган көндә сезнең тәрбиядә булыр идем, оныкларым янымда үскән булыр иде... – Хәтирәнең ике бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде, шуларны сөртергә күтәрелгән кулы хәлсезләнеп мендәргә килеп төште дә күзләре мәңгегә йомылды.
Әниләренең өчесен уздыргач, төп йортның язмышын хәл итәргә дип туганнар өстәл артына җыелды. Авыл бетеп бара, кая карама хуҗасыз йорт. Ару гына тузган йортны сатып булмаячак, аннан туган нигезне туздырып кем рәхәт күргән, диеп, кем булдыра шул кайткалап йөрер дигән уйга килделәр. Апаларын озатып кергәч, Фәнүзә бер-ике кич туган йортта калырга, таратасын күрше-тирәгә таратып, утын, газын сүндереп, өйне бикләп китәргә булды. Йә Аллам, ятим йорттан да күңелсез, ямансу әйбер бар микән бу җиһанда. Кайчандыр шау-гөр килеп торган өй эчендә җанны өшетә торган тынлыкка түзә алмыйча ишегалдына чыкты ул. Кая гына күз салма, әтисен, әнисен искә төшереп торган әйберләр. Әнә өйалды баскычы төбендә кадакта – әнисенең иске халаты, сарайга керсәң – әтисенең чалгысы. Юк, үзе исән чакта ташламас Фәнүзә туган йортны. Ничек кенә күрше йортка карамаска тырышса да, Рәшитләрнең хан сараедай матур биек йортына карамый булдыра алмый шул күзләр. Ялларда авылга кайтып торалар, бөтенләйгә кайтырга исәплиләр, дип сөйләделәр. Инде Рәмзия дә, ире дә бер-бер артлы мәңгелек күчкәннәр, шуңа өйләре күбрәк буш тора икән. Ике йорт арасындагы койманың биеклегенә шаккатмады хатын. Тик шулай да йортның биеклегеннән Фәнүзәләрнең тәрәзәләре барыбер күренеп тора. Рәшит уйлап эшләгәнме, шулай килеп чыкканмы, ансы билгесез. Койма гына түгел, язмыш аерды шул аларны. Рәшитне Себердә эштә диделәр, күрше йортта тавыш-тын ишетелмәде, Әлфиясе әллә булмады, әллә булып та күренмәде, күбрәк җәен авылга кайтып тора, бик чыгып йөрми, гел чирдән бушамый, диделәр.
Еллар үтә торды. Елына бер тапкыр кызы Рания оныгы белән кайтып китеп йөрде. Соңгы елларда Фәнүзә апалары белән җәй көннәрне авылга кайтып ял иткәли торган булды. Йөрәк яраларын кузгатмыйм дип, Фәнүзә Рәшитнең эшкә киткән аенда кайтырга тырышты. Менә быел да шулай дип кайткан иде ул, тик Рәшит белепме, белмичәме ялын нәкъ ул кайткан вакытка алган булып чыкты. Күрде Фәнүзә капкалары төбендә торган зур кара машинаны. Тик бик исе китмәде. Балалары кайткандыр, я берәрсе килгәндер дип уйлады. Очрашмаганнарына ничә еллар үтте бит инде. Быел апалары кайталмады. Бергә утырткан бәрәңге хикмәт кенә үскән, ару гына чүп тә баскан. Кайтып чәйләп алгач, хатын идәннәрне юып алды, аннан бакча аша Ыгына атлады. Сукмак юк дисә дә була. Ярый, әкренләп тапталыр. И Ыгым, Ыккаем. Ярларыңны куак баскан, басма эчереп бетеп бара. Аякларын салып, ул суга атлады. Яр буендагы сайлыкта су шулчаклы рәхәт, талымча, бөтен күзәнәккә рәхәтлек үтеп керде. Саумы, Ыгым, көттеңме мине? Йөрәген биләп алган хисләрне басалмыйча, Фәнүзә күлмәге белән суга атылды. Яшь чагындагы кебек колач салып, елганы иңләп-буйлап йөзде, суга чумды, бер елады, бер көлде. Арып-талып судан чыккач кына яр башында кыска җиңле ак күлмәктән, зәңгәр чалбардан басып торган ирне күреп, бераз аптырап калды. Кара күзлек кигән кешене ул башта танымады, тик теге ярдан атылап төшә башлагач, телсез-өнсез калды. Фәнүзәгә бер адым калгач, Рәшит тукталды. Әйтерсең лә вакыт тәгәрмәче зырылдап кирегә әйләнә башлады. Ничә еллар элек алар шулай яр буенда кара-каршы очрашканнар иде. Шул ук урын, шул ук басма. Озак торды алар кара-каршы басып. Рәшитнең йотлыгып карап торганын сизеп, Фәнүзә тәненә ябышкан күлмәген какалап, чирәмдә яткан сөлгегә үрелде. Рәшит аннан елгыррак булып, сөлгене алып аның өстенә япты, иңнәреннән тотып үзенә тартты.
– Исәнме, күрше кызы, күрешик инде әйдә.
Әллә җил исеп куйды, әллә дулкынланудан, хатынның бөтен гәүдәсе калтырый башлады. Рәшит, якынайганнан-якынаеп, аны кайнар кочагына алды да башын иңңәренә салып тынып калды. Күпме вакыт үткәндер, Фәнүзә, аңына килеп, читкә тартылды да Рәшиткә текәлде. Чәчләренә бәс кунган, бераз гәүдәгә дә калынайган, тик күзләре, төпсез кое кебек чем кара күзләре үзгәрмәгән. Күпме моң-сагыш, ярату, сагыну, еллар буе җыелган әйтелмәгән сүзләр иде бу күзләрдә.
Икесе дә нидер әйтмәкче булып та әйтәлмичә, тик шулай да сүзсез дә аңлашып озак тордылар. Әйтерсең лә еллар аша бирәлмәгән җылылыкны, хисләрен бер-берсенә бирергә теләделәр.
Тамагына утырган төерне көчкә йотып, Рәшит сүз башлады.
– Фәнүзәм, минем Фәнүзәм, синме соң бу, җаныкаем, бердәнберем... Сине тагын бер кочагыма алсам, үлсәм дә үкенмәм дигән идем. Ходай ишеткәндер инде. Ничә еллар кайттым бит авылга сине бер күрим дип. Инде Себердә тамырланып бетсәм дә, авылга кайтып өйне яңарттым. Син кайтырсың кебек тоелды. Гомернең ахырында булса да, күрше йортта гына булса да сине күреп торсам иде, дип теләдем Аллаһтан. Фәнүзәм, минем Фәнүзәм, беренче һәм соңгы мәхәббәтем минем. Китмә,яме, берничә генә көнгә булса да китмә. Читтән генә булса да гәүдәләреңне күреп туйыйм. Китмә мине ташлап.
Рәшит сөйләде дә сөйләде. Ул калтыранган куллары белән Фәнүзәнең чәчләреннән сыйпады, куларына алып бармакларын үпте. Хатын битеннән аккан күз яшләренә манчылып, әллә үле, әллә тере басып торды да, үзе дә сизмәстән Рәшитнең иреннәренә үрелде. Дөнья чайкалды, җиһан айкалды, каяндыр чыккан болыттан коеп-коеп яңгыр ява башлады. Тик бер-берсенә чытырдап ябышкан ике җан боларны күрмәде дә, сизмәде дә. Мәхәббәт учагының кайнарыннан Ыкка сикерсәләр, Ык кайнап ярларыннан чыгар иде.
Рәшитнең хатыны олы кызына кунакка киткән булып чыкты, аның бер атна ялы калган. Фәнүзә, эшенә шалтыратып, берничә көнгә соңарасын әйтте. Әйтерсең яшьлегенә кире кайтты хатын. Күңеле җилкенеп, йөрәгендә кузгалган хисләрдән айный алмыйча, өендә баскан җирендә биеп тә алды, очына-очына бар җирне җыештырып та чыкты. Алып кайткан киемнәрен бер киде, бер салды, көзге каршында бөтерелде, кичкә чаклы вакытны ничек үткәрергә белми кырык эшкә тотынды. Ишек төпләрен юып йөргән Фәнүзә капка тавышына башын күтәрсә, каршында төсе, бите агарып басып торган Рәшитне күреп инәлеп китте. Нидер булганын әйтмәсә дә, ирнең күзләренә карап сизде ул.
– Әлфия болницада, хәле авыр, диләр. Мин шунда китәм.
Башка сүз әйтмәде, бер-ике адым атлагач, кире борылып Фәнүзәне кочагына алды. – Син китмә инде, яме, кайтканны көт, – диде дә башын иеп урамга атлады.
Икенче көнне Әлфияне алып кайттылар. Рәшитләрнең йортына халык җыелды. Бала-чага, туган-тумача, авылдашлары йола буенча мәрхүмә белән хушлашырга килде. Фәнүзә йөрәге җитеп йортка кермәде, урамнан гына озатып калды. Әле шушы көннәрдә генә бәхетеннән очып йөргән Рәшитне күреп үзәге өзелдә аның. Йөгереп барып кочасы, чәчләреннән үбеп юатасы килде. Тик... юк, ярамый, якын килергә дә хакы юк. Ир гомер иткән хатынын, балаларының әнисен, оныкларының әбисен соңгы юлга озата. Яратып яшәгәнме ул аны, юкмы, анысы беркемгә дә кирәк түгел бу минутта. Мәрхүмә рәнҗеми, үзенең кадерле хатын, әни, әби икәнен белеп китәргә тиеш. Аның турында бары тик иң яхшы сүзләр сөйләнергә тиеш.
Озатучылар тарала башлагач Фәнүзә дә өенә атлады. Кереп, беренче эш итеп сумкасын җыйды. Китәргә, бүген үк китәргә. Бу кайгыларга нигәдер үзенең гаебе бар кебек тоелды. Кайчандыр каршысына тезләнгән Әлфия күз алдына килеп басты. Колагында аның «тимә минем бәхетемә» дигән сүзләре яңгырады. Икенче мизгелдә Рәшитнең: «Син китмә, мине көт», – дигәне исенә төште. Юк, җитте. Күпме китәргә була. Үз авылым, үз өем. Кемнән качарга, кем алдында һаман гаепле санарга үзеңне. Нинди гөнаһым бар, яратканым өченме, ничә еллар өзелгәнем өченме? Хатын кулларын битләренә каплады да күз яшьләренә буылып ятакка ауды. Күпме яткандыр, кесә телефоны шалтырауга исенә килеп сикереп торды. Кызы шалтырата икән.
– Әни, әти кайта. Аэропорттан каршы алырга кирәк.
Фәнүзә берни аңламый торды. Ничек кайта, нигә кайта? Тик кызы да юньләп аңлата алмады.
– Әни, каршы ал син аны, он просил. У него больше никого нет, – дигән сүзләренә ни дип тә җавап бирә алмады.
Сәгатькә карады. Хәзер үк чыгып китсә генә самолетка җитешәсен аңлап, тиз-тиз җыена башлады. Ярар, каршы алып берәр кунакханәгә урнаштырыр да кире кайтыр.
Аэропортка килеп җитүгә, самолетның төшүен әйттеләр. Бераз каушап, Фәнүзә каршы алучылар янына килеп басты. Халык агымында ничек тә Вәзирне күреп калырга, танырга иде бит инде. Менә халык әзәйде, инде соңгы булып инвалид коляскасы белән чыккан картны да янынан тәгәрәтеп уздылар. Кызы ялгыштымы, Вәзир кайтмаска булганмы?.. Бераз аптырап, кайтуга борылган иде хатын, тик таныш тавыш.
– Фәнүзә, исәнме, Фәнүзә? – диеп эндәшкәнгә борылып карарга мәҗбүр булды. Карады да, телсез калды. Коляскада утырган ябык, башында берничә бөртек ак чәчле, йөз яшьлек картка охшап куырылган-җыерылган йөзле кеше – Вәзир иде.
– Танымадыңмы, әйе шул мин үзем дә танымыйм үземне, – диде ир, елмаерга тырышып. Менә үләргә кайттым әле, ачуланмасаң.
Фәнүзә күпме тырышса да һаман сүз әйтә алмый басып торуында булды. Ак костюм-чалбардан, җыйнак гәүдәле чибәр ирен күрәм дип килгән иде бит ул. Чынлап та Вәзирме соң бу карт?
– Фәнүзә, минем укол алыр вакытым җитте. Өеңә кайтарырга теләмәсәң, илтеп куй мине берәр больницага. Хәлем начар.
Шунда гына хатын, үзен кулга алып, озата килгән ир-ат белән Вәзирне машинасына утырта башлады. Колясканы җыеп багажникка салгач, озатучысы Фәнүзәгә чемодан, кейс кебек әйберләрне тоттырды да саубуллашып китеп тә барды. Куллары калтыраган килеш хатын кайтыр юлга борылды. Хәле начарайган ир юл буе күзен йомып барды. «Кая барабыз, больницагамы?» – дигән сорауга, «Өеңә алып кайт, мөмкин булса...» – диде дә тынып калды.
Юлда ук «ашыгыч ярдәм» чакырып, күршеләре белән ничек кирәк алай өйгә кертеп салдылар Вәзирне. Табиб озаклап карады, үзе белән алып кайткан язуларын да актарды. Язмаларның русча тәрҗемәсе дә бар иде. Кирәк уколларны ясап, Фәнүзәне ым белән генә икенче бүлмәгә чакырды.
– Хәле бик авыр, онкология. Соңгы стадиясе. Ничек кайтып җиткәндер, югыйсә мондый хәлдә кешенең юлга чыгуы үзе бер фантастика. Дөресен әйтәм, ачуланмагыз, озак тормас. Без инде берни белән дә ярдәм итә алмыйбыз. Авыртуын баса торган уколлар гына ясап торасыгыз ярый. Аларны алу да бик мәшәкаьле. Аллаһ ярдәм бирсен инде сезгә, – дип китеп барды.
Фәнүзә телсез-аңсыз калып диванга барып утырды. Бүгенге вакыйгалар, бәлки, бер яман тоштер, менә уянып китәр дә барысы да юкка чыгар кебек тоелды. Тик йокы бүлмәсендә яткан Вәзиргә күз салгач, болар төш тә түгел, саташу да түгел икәненә тагын бер кат инанды. Уколның файдасы булгандыр, уянганда ир ару гына сөйләшерлек хәлдә иде. Ул озак кына Фәнүзәгә карап ятты, аннан кулы белән ишарәләп янына чакырды.
– Син рәнҗемә инде миңа, яме, матурым. Мин озак тормам. Туган җиргә кайтып ятасым килде бит. Соңгы елларда бик сагындым. Чакырсаң очып кайта идем. И ялгыштым китеп. Әлбәттә, ару тормышта, матур яшәдем, зарланып булмый. Эшем әйбәт, акчам, тормышым мул иде. Менә авырып киткәч кенә рәт бетте. Чирле кемгә кирәк инде ул. Бары тик иң якының, туганың, әти-әниең генә түзә бит сырхауга. Теге вакытта син булмасаң мин бит гомерлеккә менә шушы арбада каласы кеше идем, – диде ул бүлмә уртасына сөялгән арбага күрсәтеп. Күп сөйләүдән хәле бетеп, күзләрен йомды. Фәнүзә инде торып китмәкче иде, Вәзир көчсез бармаклары белән кулын тотты.
– Фәнүзә, синнән башка якыннарым юк бит минем. Соң аңладым. Тегендәге мал- мөлкәтемнең булганын кызыма яздырдым. Кирәкле кәгазьләр сумкада. Әйт аңа, әтиеңнән васыять, диген, синең янга кайтсын. Якыннар бергә булырга тиеш. Минем ялгышны кабатламасын. Минем ялгышны... – дип, тагын нидер әйтергә теләде дә, күзләрен йомды.
Табиб ялгышты, Вәзир әле тагын бер ай яшәде. Кайчагында хәле гел ару кебек булып, әзрәк сөйләшеп тә алды, күбрәк йокы хәлендә ятты. Күзләрен ачса, куркынып Фәнүзәне эзли башлый, аны күргәч, тынычланып елмайгандай итә. Хатын көне-төне авыру янында булды, кыйбатлы уколлар, дарулар артыннан йөгерде, сабый бала кебек астын алыштырды, калаклап ризык каптырды. Тәрәзә аркылы сызылып таң атканда Вәзир тыныч кына китеп барды.
Мәрхүмне авылда җирләргә булдылар. Бу көннәрдә Рәшит белән бер-ике сүз генә сөйләшә алган Фәнүзә хәлне аңлатып аңа шалтыратты. Апалары, җизнәләре белән бергәләшеп юлга чыктылар. Алда табут куелган машина, арттан Фәнүзә үзе, аның артыннан башкалар кузгалды. Кызы кайта алмады, Вәзирнең әти-әнисе гүр иясе, якын туганнары юк – кемне дә көтеп, мәрхүмне зарыктырасы булмады.
Барысы да кузгалгач та Фәнүзә кара балчык өеме янында озак кына басып торды, аннан якыннарына зиярат кылып кайтырга чыкты.
Мәрхүнең өчесен үткәргәч, туганнар кайту ягына юл алды. Табак-савытны юыштырып, өйләрне җыештыруга төн җитте. Ничек кенә арыса да Фәнүзә Ык буена төшми кала алмады. Үткән көннәрнең авыр хатирәләрен юарга теләгәндәй, учларына алып кат-кат битен, кулларын юды, аннан басмага утырып тын гына су агышына карап уйга калды.
Шул чагында әтисенең җыры искә төште.
Гомер юлы, су юлы, / Акмый бит ул кирегә.
Яшьлегемә кайтыр идем / Тагын сине күрергә.
Әйе, сулар кире акмаган кебек, берни дә кире кайтмый. Яшәү генә дәвам итә.
Менә гомеренең тагын бер бите ябылды. Бернигә карамыйча ул ирен хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Бәхиллеген ала алды, хатын буларак изге бурычын үтәде. Шул уйлар белән басмадан күтәрлгәндә, каршысында бер кочак ак төнбоеклар күтәргән Рәшитне күреп туктап калды. Ир әкрен генә килеп чәчәкләрне аның аяк астына салды да, Фәнүзәне кочагына алды. Шулай бер-беренә сыенып озак басып тордылар. Еллар үтеп бернигә карамыйча сөюләрен саклап, ир, хатын, әти-әни, бала-чага хакын хаклап, бер-берсенә таба гомер буе килгән бу ике кешенең алдагы тормыш юлының билгесе булып аяк асларына ак чәчәкләр түшәлде. Ә офыкта яңа көннәр вәгъдә итеп таң сызыла иде.
Фото: Изображение от Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Эх, кызганыч! Бөтен гомерләре аерылуда узды
0
0
2
0
Ниһаять, тагын бер чын мәхәббәт тарихы тәмам булды. Дөньяда күпме берберсен өзелеп, шашып сөйгән парлар шулай төрле сәбәпләр аркасында, үзләренең беренче саф мәхәббәтләрен күрмичә, төрле якларда башка кешеләр белән гомер кичерәләр. Аларның күңелләрендә беренче сөю ялкыннары да дөрләп януларын дәвам итә. Ә берберсен сагынган җаннар күрешер өчен Каф тауларын, тирән диңгезләрне кичергә әзер булалар. Тикмәгә генә җырларда да : ,, Үтә гомерләр аккан су кебек, Гомер бер генә, СӨЮ- МӘҢГЕЛЕК!,,- дип җырламыйлардыр шул...
0
0
1
0
Биик ошады бу әсәр. Зур рәхмәт)
0
0