Логотип
Проза

Гөлфирүзә

Гөлфирүзә бүген эштән аеруча бер дулкынлану белән кайтты – аны оешманың башлангыч партия оешмасы җитәкчесе итеп сайладылар. Егерме сигезе яңа гына тулып киткән, партия стажы да әллә кая булмаган кешегә мондый ышаныч күрсәтүнең нәрсә икәнен бераз чамалый иде Гөлфирүзә. Хәер, директор урынбасары булып эшләрлек булгач, монысын гына алып барыр дигәннәрдер инде.

Кичке ашны күп вакыт ансыз ашарга күнегеп барган гаиләсе, ул ишекне ачып кергәндә, зал ягында телевизор карап утыра иде. Иң беренче: «Әни!» – дип, биш яшьлек Гөлшат килеп кочаклап алды. Өченче сыйныфта укыган уллары Фәнис, әнисен сагынганын ир-атларча, күрсәтмәскә тырышса да, атылып чыккан күз яшьләре аны бик тиз «сатты». Бигрәк соң кайта шул әниләре эштән, күп вакыт алар инде йокларга яткан булалар.

Ярый әле әтисе аны бу халәтеннән тиз генә коткарды: 
– Әнисе, Фәнис бүген биш «биш»ле алып кайтты, шуңа кичке телевизор карау унбиш минутка арттырылды.
– Улым, булдыргансың! – дип, Гөлфирүзә аны җиңелчә кочаклап алды да: «Тәртип тә «биш»леме? – дип өстәп сорады.
– Әйе, әнием!

Аш бүлмәсеннән килгән тәмле ис Гөлфирүзәнең карыны ачканын тагын да уятыбрак җибәрде. Кичә үзе пешереп куйган зур бәлеш аны: «Йә, әйдә инде, утыр, тынычлан, иркенләп тамагыңны туйдыр», – дип чакырып тора иде.
Өстәлдә ире ясап куйган кыяр белән помидор салатын күргәч, Гөлфирүзә елмаеп куйды.
– Рәхмәт, әтисе!
 
Харис гадәттәгечә: «Аш булып барсын», – диде дә, суыткычтан май, кайнатма кебек әйберләрне алып куйды.
– Тәмләп кенә чәй эчәсе килеп китте!
Гөлфирүзәнең исенә көзге алдында куеп калдырган торты килеп төште. Аны ачып җибәргәч, фатир эче генә түгел, дөнья үзе дә торт кебек тәмләнеп, түгәрәкләнеп киткәндәй булды.


***

Партия оешмасының соңгы хисап-сайлау җыелышыннан соң Гөлфирүзә анда күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү өстендә эш алып бара башлады. Җитәкчелекнең кирәк чагында терәк булуы, үзенең дә үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында партия эшчәнлеге күзгә күренеп җанланды, элек илке-салкы караш булган әйберләргә, бөтенләй башка күзлектән карый башладылар.
Ләкин кайбер мәсьәләләрдә партиянең район комитетына гына түгел, шәһәр, өлкә комитетына да мөрәҗәгать итәргә туры килгәләде. 

Өлкә комитетта аларның кураторы итеп Нурислам Гали улы Садыйков дигән хезмәткәр билгеләнгән иде. Ачык йөз, эшлекле кыяфәт белән кабул итте ул Гөлфирүзәне беренче тапкыр. Озак сөйләшеп утырдылар, хәтта чәй белән дә сыйлады. 
– Гөлфирүзә Нәбиулловна, җаныгыз теләгән вакытта шалтыратыгыз, килегез, кыенсынып тормагыз, – дип озатып калды аны куратор.

«Өч сәгатькә якын вакытын минем белән сөйләшеп утырырга сарыф иткәч, төнге уникесез эштән дә китәлмәс» дигән уйлар белән саубуллашты Гөлфирүзә. Хәер, үзе дә күп вакыт кичке тугыздан иртә өйгә кайтканы юк. Харисы барысын да аңлап кабул итмәсә, ике якның да әти-әниләре ярдәм кулын сузмаса, әллә кайчан вазыйфалы эшеннән киткән булыр иде. Шөкер, ул яктан тылы нык аның.

Җитмәсә, партия оешмасы җитәкчесе вазыйфалары да өстәлде. Харисы бу турыда белгәч, әлбәттә, куш куллап чәбәкәй итмәде. «Куна булса да кайтып йөрерсең инде», – дип шаяру катыш әйтелгән сүзенең төбендә чынбарлык ятканын икесе дә аңлый иде. Үзе дә бит төзелештә өлкән инженер булып эшли, аның да эштә тоткарланган чаклары байтак. Юк, эштән икесесе дә ямь-тәм табып эшли алар. Бөтен мәсьәлә балаларга кайтып кала – бәләкәйрәкләр шул әле. Әби-бабайларның да үз тормышлары бар. Чиратлап килеп-китеп йөрсәләр дә, үзләренчә яшисе килүләрен тоемлап тора Гөлфирүзә белән Харис. 

Шул ук вакытта, алар балаларының киләчәге өчен бүген хезмәт куйганнарын аңлыйлар. Ике бүлмәле фатирларын өч, бәлки әле дүрт бүлмәле итеп үзгәртерләр. Берәр җиңел машина да алып җибәрсәләр, комачау итмәс. Эшләгән кешене күрә беләләр, ул яктан ышанычлык бар.

– Ярый, кәләш! – дигән иде ул көнне Харис, – ышанып тапшырганнар икән, димәк, кулыңнан килә. Мин дә сине сызылып киткән кара кашларың, билеңә җиткән чәч толымнарың, бит очындагы миңең өчен генә яратмаганмындыр, эшкә-хезмәткә булган җитди мөнәсәбәтең дә үземнеке иттергәндер.

Гөлфирүзәнең бер минутка сузылган якты уйларын кабинетындагы эш телефоны бүлде. Звонок өлкә комитеттан, куратордан булып чыкты. Гадәттәгечә, ул үтә дә интеллигент тавыш белән: 
– Гөлфирүзә Нәбиулловна, иртәгә көндезге уникеләр тирәсендә минем кабинетка сугылырсыз әле, сөйләшәсе сүз бар, – диде.
«Ярый, Нурислам Галиевич», – дигән җавапны ишетү белән, башка бер сүз дә әйтми, трубканы кире куйды.

«Төшке ашка бер сәгать кала чакырткач, теге чактагы кебек озакка сузылмас», – дип, бер яктан куанса, икенче яктан күңеле дә төшеп китте Гөлфирүзәнең. «Нәрсә булды икән? Югыйсә барысы да тәртип кебек иде. Әллә шикаять язганмы берәрсе?»

Тик бу уйларыннан аны сәгать уклары бик тиз арындырды, ун минуттан киңәшмә башлана ич! Ул тиз генә эш папкасына күз йөгертте: кирәк документлар бар да урынында кебек. Көзгегә күз салды да, киңәшмәләр залына юл алды – хуҗа соңга калганны яратмый.

***

– Мөмкинме?
 
Нурислам Галиевич, баш какты да, «утырыгыз» дигән ишарә ясап, телефоннан сөйләшүен дәвам итте. Кәефе шәплеге күренеп тора. «Дус-таныш кешесе булды, ахры», – дип уйлап куйды Гөлфирүзә. 

Чынлап та сүз көнкүреш әйберләре турында бара иде. Җитмәсә, куратор аңардан күзен дә алмый, йотардай булып карап тора. Белмим, әллә аның эшлекле кара костюмын ошатмавымы? Иртән ире дә бит: «Кышны куркытып, нигә бүген кара костюм кидең әле?» – дип сәер сорау биргән иде. Әллә чынлап та килешми микән миңа бу костюмым?

Ихтыярсыздан сөйләшүнең шаһиты булганына инде кыенсына башлаган Гөлфирүзә кабинеттан чыгып тормакчы булып кузгалган иде, куратор тиз генә телефонны куйды. 
– Гафу итегез берүк, яшәгәндә бар да кирәк, гарнитур тәкьдим итә бер дус кеше, – дип, төчеләнеп елмайды.
Гөлфирүзә дәшмәде. 
Кабинетта бераз тынлык урнашты.

– Беләсезме, – дип тынлыкны бозды Нурислам Галиевич, – сезгә бер шәхси йомышым бар иде.
– Тыңлыйм.
– Минем бер дустымның улына яхшы гына түләүле эш кирәк иде, белем буенча – экономист. Өч ел хезмәт стажы бар, әтисенә ошаса, төпле, белемле булырга тиеш.
– Яхшы, Нурислам Галиевич, мин сезне ишеттем. Белүемчә, оешмага бүгеннән экономистлар кирәкми. Кадрлар бүлегенә анкетасын китерсен, кирәк булса, чакыртып алырбыз.
– Рәхмәт, Гөлфирүзә Нәбиулловна, сез анда, ялгышмасам, директор урынбасары вазыйфасын билисез, шулай булгач, җай чыгарырсыз дип уйлыйм.
– Кабатлап әйтәм, бүгенге көндә экономист белгечлеге буенча буш урыннар юк.
 
Куратор:
– Шундый чибәр ханым үзе директордан кереп сораса, баш тартмас. Кем яратмый чибәр хатыннарны, мин дә яратам! – дип, урыныннан кузгалды да Гөлфирүзә янына килеп басты. 
Гөлфирүзә урындыктан сикереп диярлек торды. 
– Яшь тай кебек өрекмәгез инде, сез бит бала тапкан хатын, бер сыпырганнан берни дә булмас, – дип, кочакларга үрелде.
Ләкин Гөлфирүзә елгыррак булып чыкты. Җайлы гына култык астыннан чыкты да, әйләнеп тә карамыйча, ишекнең теге ягыннан япты.


Бу сөйләшүдән соң айга якын вакыт узса да, Гөлфирүзә кураторның йомышы белән директорга керергә ашыкмады. Чөнки файдасыз икәнен белә иде ул. Бүгенге дүшәмбе киңәшмәсеннән соң дөрес эшләгәненә тагын бер кат инанды, чөнки чираттагы штат кыскартуларына ике экономист белгечлеге дә керәчәк. Бу хакта ул кураторга җиткерергә кирәк тапмады, чөнки оешманың штат расписаниесендәге үзгәрешләрдә өлкә комитетының бер генә кысылышы да юк иде.
 
Партиянең чираттагы съезды ачылуга берничә көн кала, Гөлфирүзәгә шалтырату булды. «Сез нәрсә! – дип, исәнләшергә дә онытып җикеренде куратор, хисапларыгызны тикшерми генә җибәрәсезмени?» 

Җансыз телефон да кураторның яшелле-күкле тавышыннан уртага ярылыр, чыбыклары янып, көлгә әйләнер чиккә җитте. Әмма Гөлфирүзә – кеше! Аның җаны гына түгел, күпчелек ирләрдә дә булмаган салкын акылы бар!
– Ничек оят түгел сезгә? Нурислам Галиевичның исеменә тап төшереп, ул булып сөйлисез? Кем сез? Һәрхәлдә, Нурислам Галиевич түгел! Ул акыллы, һәр әйткәне – төптән уйланган! Ә сезне хәтта башка кеше белән дә чагыштыра алмыйм, хайваннар гына шулай акырадыр ул! Нәкъ менә сезнең ишеләр партиябезнең абруен төшерә! Ләкин намуслы, карьера өчен генә түш кесәләренә партбилет салмаганнар күпчелек булуыбыз аркасында эшләребез алга бара, яңа җиңүләр яулыйбыз!

Гөлфирүзә тын да алмый сөйләп бетте дә, трубканы шап иттереп урынына куйды. 
Юк, таныды ул кураторны, бик яхшы таныды! Ни өчен аңа кычкырганын да аңлады. Әлбәттә, шәхси йомышын үтәмәгәне өчен икәне көн кебек ачык иде. Ләкин мондый мөнәсәбәтне кабул итмәячәк ул! Хисапларда хата булган очракта да, җикеренеп түгел, аңлашып эшләргә кирәк. Өлкә комитетта вазыйфа билисең икән, бабаңнан калган мирас түгел ул, устав кушканча эшлә һәм таләп ит!

Бу вакытта: «Вәт, кызый актыгы, урынга шәп утыртты бит мине!» – дип, ишекле-түрле йөренгән кураторның йөзләре ал комач кебек кызарган, маңгаеннан салкын тир бәреп чыккан иде.

Гөлфирүзә өлкә комитетка җибәрелгән хисап документларының оешмада калган данәсен алып, җентекләп карый башлады. Эх, датада ялгышлык киткән бит, егерме саны янына тагын бер ноль өстәлеп, ике йөзгә әйләнгән. Үзен игътибарсызлыкта гаепләп, шелтәләп алды да, телефоннан кураторның номерын җыйды.
– Нурислам Галиевич, хәерле көн! Гафу итегез, кичә өлкә комитетка киткән бер документта хата киткән, төзәтеп куясы иде.
– Хәерле көн, Гөлфирүзә Нәбиулловна! – дигән үтә дә ягымлы тавыш җавап кайтарды трубканың теге ягыннан. – Әйе, күрдем, борчылмагыз, үзем төзәтеп куйдым. Хата дип әйтсәгез дә, хәтерегез калыр, күренеп тора ич, махсус җибәрелгән түгел.
– Рәхмәт, Нурислам Галиевич, аңлап, чүптән чүмәлә ясап, гауга чыгармаганыгыз өчен! Урыны белән ноль дә зур роль уйный шул.
 
«Акыллы усал, – дип мыгырданды куратор, трубканы куйгач, – кулга ияләштерә торганнардан түгел. Нәрсә ди бит әле?
«Ноль дә зур роль уйный», имеш! Тукта, тукта, монысы минем адреска булмады микән ул, ә, шайтан алгыры?!»

Бу минутларда үзгәреш җилләре исә башлаганын беркем дә тоемламый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар