Логотип
Проза

Гөләби

Җиде-сигез йортлы, бер генә яклы Аргыяк урам көнгә карап аккан Инешнең уң ягында, Артышлытау итәгенә сыенып утыра. Ошбу урам фәрештәләр канаты астында: өермә-давыллардан аны инеш буенда үскән, очлары күккә тиеп торган йөзьеллык талтирәкләр сакласа, кышын төннән искән салкын җилләрдән Артышлытау ышыклый.

Җәй көннәрендә Аргыяк баштанаяк яшеллеккә күмелә. Май урталарында, июнь башларында йорт-каралты тирәли үскән алма, шомырт агачлары чәчәк ташкынында була. Алардан соң Инешкә таба сузылган бәрәңге кишәрлекләре, буразналардагы көнбагышлар чәчәккә бөреләнәләр.

Читән эчендә, канәфер, балан куакларына чумып утырган Шәрифелҗамал түти йорты Аргыяк урамның нәкъ урта бер җирендә. Тәрәзәләрендәге шау чәчәкле яраннары, ишегалды тулы бакча гөлләре белән бу йорт чәчәкләр әрҗәсен хәтерләтә. Хуҗабикәнең гөлләргә хирыслыгы бөтен авылга билгеле. Әбинең ала яздан кара көзгәчә куш йодрык кадәрле чәчәктә утырган ал, кызыл, ак яраннары тирә-юньдә дан тота.

Шәрифелҗамал карчык гөлләрен үзе генә инанган ырым белән үстерә: аларны ул Кипкәнкүл иңкүеннән алган балчыкка гына утырта, сибәр суын таң тишегеннән торып Инешнең үзенә генә мәгълүм булган тугаеннан китереп куя. Көн җылысында бер тәүлек җылынганнан соң гына, һәр чүмеч суына авыз эченнән генә әфсен укып, каз канаты очыннан гөл төбенә саркыта: “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, шифалы су булсын, дәү үс, матур үс, матур чәчәкле бул!..”

Әбидән гөл сорап килүчеләр дә өзелеп тормый. Аларга дигән гөлләрне ул карты ясап калдырган эреле-ваклы тырысларга утыртып куя, иң матур чәчәк ата торган яраннарының яшәргә, үсәргә ашкынып торган бәбәкләрен генә өзеп утырта тырысларга. Шәрифелҗамал түти гөлләрен бигрәк тә яшь киленнәргә өләшергә ярата. Чәчәкләр яраткан кеше йомшак бәгырьле, сизгер җанлы була торгандыр шул. Гөл үсентеләре биреп чыгарганда мәрхәмәтле карчык яшь киленчәкләргә үзенең изге теләкләрен дә әйтми калмас. “Яңа нигездә ярангөлдәй тирән тамыр җибәр! Тиз көннәрдә гөлең кебек үзеңә дә матур гына бөреләнергә насыйп итсен! Тигез яшәгез, тормышыгыз шау чәчәктә булсын!”

Авыл кешеләре бу киң күңелле, тәмле телле карчыкны хөрмәт итәләр, яратып, аңа Гөләби дип дәшәләр иде.

...Менә шушы мөхтәрәмә карчык бер көздә үләргә җыенды. Шанлы яраннарын кышларга идән астына гына төшермичә, ул аларны үз аягы-кулы белән күрше-күләнгә, дус карчыкларына өләшеп йөрде: төсем булып калсыннар, үземнән соң да кешеләрнең күңелен яктыртып, гөрләп чәчәк атып утырсыннар...

Гөлләр белән мәшәкатен бетергәч, карчык үлемтекләрен барлап-хәстәрләп куйды, ахирәте Хәернисаны чакырып, аңа үзенең васыятен әйтте:

— Мәетемне Гыйлмениса абыстай юсын, аның кулы җылы, йомшак. Тастар башын кан күршем Миңлениса тотсын... Узган ел гына бәйләткән кәҗә мамык шәлемне килендәшем Шәмсекамәр бөркәнсен... Чәмчәле читегемне күпер төбе Гайниҗамалга багышлыйм... И-й, гомерләр!.. Без аның белән авылдашлар бит. Мираска да бер үк елда килен булып төшкәниек... Плүш бишмәтемне үзең киеп йөрерсең, әнкәй мәрхүмәдән калган тәсбихымны да үзең тартырсың...

— Һай ахирәтем, юкка гына тәшвишләнмисеңме? Ашыкмыйк әле бу якты дөньядан китәргә, бер киткәч, аннан кире кайту әмәлләре юк ласа! — ди, пошаманга төшкән Хәерниса. — Тиктомалга түгелме бу хәстәр-гамәлләрең?!
— Юк-юк, Хәерниса, гәүдәләрем дә бик авырайды быел, җаным да җегәрсезләнде, күңелем дә бик сүрән бу көздә, сизәм, бик сизәм — Алла хозурына барьгр вакытым җитте, миңа Нуруллам янына килеп ятарга бик вакыт...

Шәрифелҗамал карчыкны тагы быел җәй буе моннан өч ел элек үлгән карты төшенә кереп йөдәтте: өйләнешкән елларындагы шикелле яшь, чибәр Нурулласы зират очыннан килә дә ишегалдында йорт эшләре белән мәшгуль хатынына сүзсез генә читән аркылы карап тора. Тора, тора да нәүмизләнеп, дәшмичә генә янә зиратка таба китеп бара. Чатка җиткәч, кул изәп кенә хәләле белән хушлаша да күккә иңгәндәй күздән гаип була... Тикмәгә генә йөрми инде аның Нурулласы, тикмәгә генә түгел аның шулай төшкә керүләре...

...Ир белән хатынның туган бер балалары сабый чакта ук үлә барды. Изгеләр рухына нәзер-ниаз кыла, бер Ходадан ялварып сорый торгач, гомер җәйләре узып барганда гына Хак Тәгалә аларга тагы бер бала бирде. Төпчекләре гомерле булды. Ата-ананың куанычы булган Нургали терчә малай булып үсте, биш-алты яшеннән әтисе алып биргән гармунда өздереп уйный башлады. Вакыты җиткәч, малай мәктәпкә керде, яхшы гына укып, күрше авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлады. Укымышлы уллары сәвиттәме, калхуздамы — берәр урында эшли башлар, кул арасына керер дип өметләнде инде олыгая барган ата-ана. Аннан соң, Ходай теләсә...

Нургали укуын тәмамлаган җәйдә аларга кунакка шәһәрдә яшәгән кардәшләре кайтып төште. Кайтты да, гөнаһ шомлыгына каршы, малайның күңелен аздыра башлады:

— Сиңа, энекәш, ничу авылда мужик булып калырга. Мин синнән гаратскуй егет ясыйм, бер дигән һөнәргә өйрәтәм! — диде сәгать төзәтүче Мансур абзыйсы. — Синең кулларыңда көрәк, сәнәк түгел, ә менә нинди нәрсәләр булыр!” — дип, жилет кесәсеннән алтын чылбырлы швисәрски алтын сәгать чыгарып күрсәткәч, тәмам тәкате калмады хәерсез малайның.

Күз карасы булган баласының теләгенә, аныц бәхетенә нинди ата-ана каршы булыр икән? Тәки китте шул газизләре Нургали Мансур абзыйсына ияреп, китте дә шәһәр кешесе булып яши башлады.

Инде күптән Мирасның Нурулла малае базар читендәге алачыкта үзбаш, кала кешеләре китергән ватык сәгатьләргә җан кертеп утыра. Авылга да сирәк кенә кайткалый Нургали. Үзе исән вакытта улы янына әтисе баргалап йөрде. И-и, күп итеп күчтәнәчләр биреп җибәрерие әнисенә игелекле улы, яулык-мазар дисеңме, кәвеш-ката дисеңме...

...Инде чынлап торып урынга ятып авырый башлагач, Шәрифелҗамал түти Миңлениса кызы Нурияне чакыртып, шәһәрдәге улына хат яздьгрды. Бердәнбере, йөрәк парәсенә чук-чук сәламнәрен күндергәч, сырхау ана Нургалиенә үзенең соңгы гозерен юллады: “Атаң янына барып ятыр вакытым җитте, балам... Кайтып күзләремне йомдырып китсәң икән...”

Әнисенең хатын алуга, Нургали кайтып та җитте. Улын күргәч, ул алып кайткан сәйлүн чәен кара яндырып ясап, күчтәнәч әлү кагы салып эчеп җибәргәч, әфлисун капкалагач, Ходайныңрәхмәте! — әҗәл түшәгенә яткан ана сихәтләнеп китте, аркасын ястыгына терәп утырып тора башлады. ‘‘Кил әле, улым, утыр әле яныма, — диде беркөнне Шәрифелҗамал түти, — сиңа әйтер сүзем бар: әллә авылда гына торып каласыңмы, балакаем? Йорт-җирләребез дә әйбәт кенә, урыныбыз да бик матур... Шәһәрдәге һөнәрең авылда да ярап куярые әле... Өйләнеп җибәрериең, Ходай теләсә...

Кире авылга әйләнеп кайту уе Нургалинең үз башына да килгәли иде. Юк, ияләнә алмады егет шәһәр тормышына, аның сасы һавасына, таш урамнарына, кысынкы фатирына. Җәй көннәрендә авылда иртән торып, ишегалдына чыгып, яланаяк чыклы чирәмнәренә басуы үзе ни тора! Кичләрен Инеш буендагы таллыкта исәрләнеп сайраган сандугачлар, яшенләп-күкрәп явып узган җылы ядгырдан соң бер башы елгага, бер башы урман артына төшкән салават күперләре — шәһәр җирендә боларның берсе дә юк бит! Аннан соң, һәм иң мөһиме — авылда бер ялгызы яшәп яткан, инде көчен-кодрәтен җуя барган карт ана... Барысын да уйлады Нургали хаста әнисе янында утырганда.

— Кайтам, әни, синең яныда бөтенләйгә кайтам! — диде улы, — тик бер шарт белән: син иртәгә үк тереләсең, урыныңнан торып йөгереп йөри башлыйсың, авыруның нәрсә икәнен дә белмичә, тагы әле егерме-утыз ел яшисең, килештекме?!

— Һай, рәхмәт, балам, килешмәгән кая, бик килештек, иртәгә үк урынымнан торып йөри башлыйм, Алла теләсә...

Улының бу өметле сүзләреннән авыруның чырае ачылып китте, авызына тәм кергәндәй булды:
— Самавыр куеп җибәр әле, улым, тәмләп кенә, икәүләп чәй эчеп алыйк әле, балам, — диде хаста ана.

Гөләбинең хәл-әхвәлен белешеп торган хатын-кыз кавеме дә Нургалинең бөтенләйгә әнисе янына кайтасын ишеткәч, әби өчен бик куанды. “И-и, үз балаң үз балаң шул инде!..

Шәһәр белән тиз генә алыш-бирешен өзеп, бөтен житиясен, бер әрҗә инструментларын күтәреп, сәгать төзәтүче егет янә туган йортының бусагасын атлап керде. Улы кайтып тора башлагач, чынлап та Шәрифелҗамал түти күзгә күренеп савыкты, инде урыныннан торып, акрын гына кыймылдап йөри башлады.

Эшлекле Нургали, икенче көнне үк кулына балта, чүкеч алып, күптән ир-ат кулы тимәгән йорт-җир, каралты-кураныд авыш-тәвеш урыннарын төзәтергә кереште, читәннәрне, киртә-казыкларны рәтләде, түбәгә менеп морҗа башын акшарлап төште.

Рәхмәтле ана чәй янында тагы улының башлы-күзле булуы турында сүз кузгатты: “Хәзер инде, балам, өйләнәсең генә калды...”

Әйе, сазая барган Нургалигә өйләнергә бик вакыт инде, әмма егетнең бер моңы бар: әллә инде күәс төбе балага камыр җитенкерәмәде, әмма бүтән сәбәпләр булды — буйга чыкмады Нургали. Авылга кайткач, бераз кызлар тирәсендә чуалгач, сәгать төзәтүче егет үзе белән бергә укыган, буе белән дә кулайрак Тәслимәгә сүз кушып караган иде — кая ул! Колхоз кәнсәләрендә чут тартып утыручы кыз борынын чөйгә элде! Шәһәрдә яшәп кайткан егет тәбәнәк булса да, абруйны югары тотты. Тәслимә тирәсендә бүтән буталып йөрмәде, үз авылы кызларына өйләнмәскә әллә ант итте — тәбәнәк ир заты гарьчән була!

Беркөнне Шәрифелҗамалның хәлен белергә Хәерниса карчык килеп керде. Ул узган атнада гына туган авылы Масрада кунакта булган, анда өч кич кунып кайткан икән. Хәерниса әби ахирәтенед улына Масрадан кыз димләде. Үтерепләр дә мактады инде кызны!
— Үзе яшь, үзе чибәр, буйга-сынга да җыйнак кына. Эшкә бик уңган, һөнәре дә менә дигән — әртилдә тегү тегә, чигү чигә...

Ниндидер сәбәп табып, Нургали Масрадагы кардәшләренә барып чыгарга булды. Атна да узмагандыр — кулына кечкенә генә төенчек тоткан 16-17 яшьлек кыз баланы ияртеп кайтып та керде егет...

Шәрифелҗамал түти килене булачак баланы беренче күрүендә үк ошатты, аны үз итеп, яратып “кызым дип дәшә торган булды. Килене Саниягә дә каенанасы “әни” булды. Сабый чагыннан ук ятим калган, балалар йортында үскән кызга “әни” сүзе тансык һәм изге иде. Каенана киленен йомшак тел белән, ипләп кенә йорт эшләренә өйрәтте. Тумыштан игелекле Сания дә каенанасы өчен үлеп торды, өрмәгән җиргә дә утыртмады, комганында һәрчак җылы су, идендәге тастымалы пакь, ятыр урыны йомшак булды Шәрифелҗамал карчыкның.

Сания бик матур итеп кенә тел очы белән сөйләшә иде. Кәнсәләрдә хисапчы булып утырган Тәслимә авылда: “Нургалинең хатыны сакау икән , — дигән гайбәт тараткан. Нишләп сакау булсын ул! Аллага шөкер, кошлар теле белән, сандугач теле белән сөйләшә Шәрифелҗамалның килене!

Нургалигә төзәтергә стена, кул, кесә сәгатьләре китерә башладылар. Көзге, кышкы озын кичләрдә бу тату гаиләдә һәркем үзенә муафыйк эш белән мәшгуль була иде. Ян өстәлгә коралларын таратып салып, Нургали нәүбәттәге ватык сәгать эчендә казына башлый. Ястү намазын укыгач, Шәрифелҗамал түти мич артыннан кабасын алып йон эрләргә керешә — улына, килененә бәрән йоныннан гына оекбашлар бәйләр, Алла теләсә! Өйдәге вак-төяк эшләрен бетергәч, Сания дә ире каршына килеп утыра, һәм аныд күрер күзгә менә дигән сәгатьне пыр туздырып сүтеп ташлаганын күргәч, хафалана башлый:  «И Ходаем, кире җыя алырсыңмы икән?..”

Эшләгәндә Нургали бик җитди, аз сүзле була. Күзенә монокль кыстырып, нәп-нәзек эскәкләр белән сәгать эчен актарып утырган ире бу минутларда Саниягә буй җитмәсгәй югары, әллә нинди могҗизаларга сәләтле, тылсымлы кеше булып күренә.

— Бу нәмәстәкәй нәрсә була инде? — дип сораган була Сания, чынлап та бу кеше — җир кешесе, аның ире икәненә ышанасы килә яшь хатынның.
— Шестеренка, — дип җаваплый Нургали, башын күтәрмичә генә.
— Бу бусы?
— Рычажок...
— Ә менә хәзер генә эскәгедә эләктергәне? Аның исеме ничек?
— Келтрифүн, келтрифүн исемле! — ди, сабырын җуя башлаган Нургали.
— Ә бусы?
— Анысы да келтрифүн!..
— Келтрифүн, келтрифүн... Барысы да келтрифүн булмас инде... — Сания үпкәләп авызын турсайта.

Нургали шаркылдап көлеп җибәрә, өстәл артыннан торып чыгып, хатыныныд иднәреннән кочып ала:

— Эх син, минем келтрифүнем!..

Бәхетле Сания дә көлә, каба төбендә утырган әниләре дә елмая.

Сүткән сәгатен җыеп, борып җибәргәч, Нургали аны хатынының колагына куеп тыңлата.

— Йөри! Келт-келт итә, йөри! — ди Сания, шатланып кулларын чәбәкли.

Нургали коралларын җыеп әрҗәгә сала да шкаф башында торган гармунын ала:
— Эш беткәч уйнарга ярый, — дигән Тукай абый. Җә, әни, бүген дә кондертыбызны син яраткан җыр белән башлыйбызмы?

Нургали урындыгын идән уртасына куеп утыра да гармунын сузып җибәрә. Иренең уң ягына баскан Сания, артистлар шикелле, кулларын күкрәгенә кушырып, җыр башлый:
“Сәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлзамал,
Зиткән кызлар киндер эеп эрлиләр... ”

Йомшак күңелле каенана балавыз сыга: “Һай, бигрәк тә моңлы инде тавышың, балакаем, бигрәк тә үзәкләрне өзәсең инде, кызым...”

Шулай күркәм генә яши торгач көз, кыш узып итте, җылы, матур яз килде. Табигатьтәге ядару гаукымы узган көздә үк фани дөнья белән хушлашырга җыенган Шәрифелҗамал карчыкны да читләтеп үтмәде, элләре яшәргән чакта ул да яшәреп китге, аның сүрелә арган күзләрендә янә тормыш, яшәү гаме уянды, алалары Нургали белән Сания, ике генә кич кунарга иятләп, Масрага киткәч, Шәрифелҗамал түти иң беренче чиратта күршеләренә тараткан яраннарын җыеп алып кайтып, тәрәзә төпләренә тезде, “Һай Аллам, ничек ямьләнеп китте өй эчләре!..”
“Син нишләп әле бик кәй күренәсең? Салын җирдә кышлаттылармы әллә? — ди Гөләби, Лөхлисә карчыктан алып чыккан яранына. — Мин синең балчыгыңны алыштырырмын, күр дә тор, сихәтләнеп китәрсең!”

Аннан соң карчык чиләк-көянтәләп Инештән су алып сайтып куя: “Җылына торсыннар... ”
— Өзлегә күрмә, Гөләби! — ди, Инеш сукмагында  очраган Миңлениса, — әле синең урыннан торганыңа да кайчан гына бит.
— Иншалла, өзлекмәем, рәхмәт гамең өчен, күршекәем!
— Хәер, өзлексә дә, өзелеп китсә дә, әлхәмделиллаһи, шөкер, кызганырга кызы бар, күзен йомдырырга улы янында... Инде ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән, дигән шикелле... Шулай да бер дә китәсе килми шул бу якты дөньядан!.. Ирештем дигәч кенә ишеләсе, җиттем дигәч кенә җимереләсе килми шу-ул!..

Икенче көнне дә Шәрифелҗамал түти яраннары белән мәш килде: кәй күренгәннәрен яда туфракка утыртты, кайберләренең зәгыйфь тармакларын китәрде, кичке яктан мул итеп су сипте. Сөбханалла! Әнә ничек дәррәү, барысы да бертигез булып чәчәккә бөреләнгәннәр! Шатлык өстенә шатлык! Аның Саниясе дә бик матур гына түгәрәкләнеп килә, исән-саулар гына булсыннар, яман күзләрдән Алла сакласын!..

Каенана туачак оныгына инде исем дә табып куйды. Алла биреп, исән-сау гына кыз бала туса — исеме Гөлчәчәк булыр. Бигрәк тә ошый инде ада шушы исем! Соңгы мәртәбә авырга узгач та: “Кызым булса — исемен Гөлчәчәк куярмын”, — дип адарынган иде Шәрифелҗамал, әмма Нургалиен китерде. Әгәр дә Саниясе малай тапса, аты Нурәхмәт булыр, бөтен нәселләре белән нурлы булсыннар, амин!..

Балалары кайтасы көнне дә әни карчык көнозын аяк өстендә булды: бер табак кер чайкап элде, сары гәрәбә шикелле итеп, комлап өй, өйалды идәннәрен, чолан баскычларын юып чыгарды, самавырын агартып кояшка куйды. Майтарган эшләреннән бик канәгать калды карчык: Аллага мең шөкер, аруын арыды, әмма күңелендә торганнарын башкарып чыкты. Кара эшләрен бетергәч кенә аны Мидлениса үзе янына мунчага чакырып керде: “Әйдә, Гөләби, рәхәтләнеп юынып чык, эссесе дә таман гына, кайнар суы да мулдан”.

Шәрифелҗамал түти бүген көне буе күңел төбендә ниндидер җан шатлыгы тоеп йөргән иде. Көтмәгәндә генә ул моның сәбәбен аңышты — оланнары кунактан кайтачак бит бүген, шуңа аның күңеле җилкенә!.. Мунчадан соң бөтен тәне, барча әгъзалары мәлҗерәп китсә дә, улы белән килене кайтышка төче коймак пешереп куярмын дип, коштабакка камыр тугларга, аннан соң самавырын выжлатып җибәрергә дә хәле җитте карчыкның.

Икенде вакыты җитеп килә икән. Шәрифелҗамал түти пакь тәненә Саниясе тегеп биргән чуар бизәкле, өр-яңа сатин күлмәген киде, башына чытыр ак яулык бәйләде дә сәкегә яшел постау намазлыгын җәеп, икенде намазына басты: “Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим, бисмилләһир-рахмәнир-рәхим!.. ике рәкәгать намазымны багышладым...”

Әбинең башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте, һәм ул намазын тезләнеп кенә укый башлады: “Алла кабул итәр әле, хәлемә керер, иншалла...” Аның күзе ян тәрәзәгә төште һәм ул анда, еракта-еракта, офыкта, юлсыз-нисез, яшел уҗым басуы өстеннән җитәкләшеп кайтып килгән Нургалие белән Саниясен күргәндәй булды. “Нишләп алар ул яктан кайталар соң? Масра бөтенләй ул якта түгел ләбаса?..” Икенче караганда, аның балалары уҗым басуында инде күренмәделәр. “Тәүбә, әстәгъфирулла! Саташа башладым, ахрысы...”

Чуалган намазының рәтенә чыгып, Шәрифелҗамал карчык беренче сәҗдәсенә бөгелде. Менә хикмәт — аның колакларында җыр яңгырый башлады: “Сәмдәлләрдә генә утлар яна...”
“Колагым шаулый, мунчада башыма ис тидердем бугай... Самавырым да кайнап чыкты шикелле...”

Инде дөнья белән ахирәтен бутый башлаган карчык, намазын да аңышмыйча гына укып, икенче сәҗдәсенә китте. Бу юлы аның колагына Мидлениса тавышы ишетелде: “Өзлегә күрмә, Гөләби!..” Аннары ул Нургалие белән Саниясенең: “Әни җаным, үлмә, тагы бер ел гына тор, тагы бер ай гына яшә, әни бәгырем!” — дип, өзгәләнеп елаганнарын ишеткәндәй булды... һәм ике учын намазлыгына, яшькә чыланган йөзкәен кул артларына куеп, сәҗдәгә түңкәйгән изге җан, чәчәккә кунган күбәләккә охшап, тынып калды...

Икенче көнне төштән соң, авылның могтәбәр картлары Гөләбине иңнәренә күтәреп, тәкбир әйтә-әйтә, Нурулласы янына илтеп куйдылар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх,тагын бер ел гына торса иде бит эбекэй,кем туганын да белми китте бит,эйтеп тэ куймаган булгандыр инде,исемнэрен.Этием Нурулла,этиемнен энисе Шэрифелжамал,эниемнен этисе Нургали иде мэрхумнэр инде,гел искэ тошердем узлэрен.Рэхмэт сезгэ Тэбриз.

    Хәзер укыйлар