Логотип
Проза

Гаделлек авазы (дәвамы)

– Сезнең бәхетегез – бер-берегездән. Бәхетеңне читкә этәрмә, Мансурдан баш тарту ахмаклык булыр, – дип сөйләнеп торды Зөлхәбирә апа.

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gadellek-tavyshy


– Марат, син эштәме? Мине килеп ал әле, сөйләшәсе бар! – диде Фәния. Ярты сәгатьтән Марат подъезд төбенә килеп баскан иде инде.
Фәния сүзне турыдан башларга булды:
– Марат, безнең балабыз булачак.
– Нинди бала? Матурым, син нәрсә сөйлисең?
– Безнең бала, Марат. 
– Тукта, бу ялгышлык түгелме? Точномы? – дип сорады егет, ышана алмыйча.
– Әйе, Марат, мин әле генә УЗИдан кайттым. Аңа инде өч ай була...
– Туктале, ник аны өч ай булганчы миңа әйтми йөрдең? 
– Марат, мин үзем дә әле генә белдем. Өч ай буена бер шикләнерлек әйбер дә булмады, шуңа тикшеренеп тә карамадым.
– Фәния, алай булмый бит инде. Ә эшең? Сине повышение көтә бит! Аннан соң... без бик яшь бит әле. 
– Марат, син аңлыйсыңмы, нәрсә дә булса эшләргә соң инде. Син күптән бергә яшәргә телисең бит, менә җае да чыгып тора. Мин берүзем ул баланы нишләтим? Бергә булсак, бар да җайлашыр, – диде Фәния.
– Туктале, Фәния. Со мной этот номер не пройдет. Мине бер тапкыр әти итәргә теләделәр инде. Я это уже проходил. Юк, миңа бала кирәкми әле. Аннан соң, минекеме ул точно? Это еще надо доказать, – дип аклана башлады Марат. 

Фәниянең башы әйләнеп китте. Маратмы соң бу? Шушы кешене яратып йөрдеме ул? Шушы кеше белән киләчәктә гаилә төзергә хыялландымы? Ничек кеше шул арада үзгәрә ала? Беркатлы авыл кызы Маратның чын йөзен ничек күрә алмады икән моңарчы? Фәниянең машинадан чыгып йөгерәсе килде. 

– Бар, Фәния, ныклап уйла, баладан котылырга соң түгелдер. Хәзер медицина барысын да булдыра. Сиңа кирәкме ул бала? Әллә мин һәм карьераң кадерлерәкме? Икенчесен сайласаң, шалтырат, иртәгә эшкә килеп алам, – диде дә Марат, машинаның ишеген үрелеп ачты. Фәния чыкты да подъездга йөгерде...

Фәния түземсезлек белән иренең кайтканын көтә башлады. Улларының үз әтисе шалтыратканын иң беренче аңа әйтергә кирәк. Үзе генә хәл итәргә хакы юк Фәниянең. «Үги әти», «үз улым түгел» дигән сүзләр беркайчан да яңгырамады алар гаиләсендә. Шуның өчен ул ире Мансурга рәхмәтле. Гаилә алдында көтмәгәндә барлыкка килгән бу проблеманы алар бары тик икәү генә хәл итәргә тиеш. Балага Марат белән очрашырга рөхсәт бирергәме? Аннары гына улларына әйтерләр...

Туачак бала яңалыгын белгәннән соң икенче көнне Марат белән Фәния офиста очраштылар. Марат эштән китү турында гаризасына кул куйдырып йөри иде. Фәниягә күтәрелеп карарга теләмәде. Бу – аларның соңгы очрашулары иде. Ә берничә айдан Фәниянең калкып килүче көмәне барысын да үз урынына куйды. Ике ел саен эш алыштырган Маратның моңа кадәр башка эштән нигә качып китүләре дә аңлашыла башлады. «Я это уже проходил», – диде бит. Ничә тапкыр микән? 

Фәниянең бердәнбер таянычы Зөлхәбирә апа булды. Кызны тынычландырып, киләчәккә өмет уятты. Алар туачак баланы бергәләп көттеләр, исем уйладылар. Кичләрен һава суларга паркка йөрделәр, сөйләшеп туя алмадылар. Бер кичне Зөлхәбирә апаның улы Наил абый тынгысызлангач, Фәния паркка үзе генә китте. Юкә агачы төбендәге эскәмиягә килеп утырды. Авылда аларның  капка төбендә дә юкә агачы үсә. Чәчәк аткан вакытын аеруча ярата иде Фәния. Әнисе белән икәүләшеп кышка дип чәчәген җыялар, куллары, битләре чәчәк серкәсенә буялып бетә иде. Күңеленә ничектер җылы, рәхәт булып китте Фәниянең. 

– Юкә исен яратасызмы? – дип сорады шулчак бер ир. Күзләрен йомып, башын артка җибәреп эскәмиядә хыялларга бирелеп утыручы Фәния күзен ачты. Янына килеп утырган егетне сизмәгән дә ул.
– Гафу итегез, куркыттым бугай, сезгә алай борчылырга ярамыйдыр, – диде егет. 
– Берни түгел, мин сезнең килеп утырганны сизмәдем. Әйе, бик яратам юкә исен. Ул миңа әнине хәтерләтә, – дип сүзгә кушылды Фәния.
– Мин дә яратам. Аның дәвалау көче дә бик зур. Сезнең кебек бәби көтүче ханымнарга да кулланырга ярый хәтта. 
– Сез табибмы әллә? – дип сорады Фәния.
– Әйе, табиб.Сезнең хәлдәге ханымнарга балалары белән кавышырга ярдәм итәм, – диде егет. – Мансур була исемем.
Фәниягә яңа танышы белән сөйләшү бик кызыклы булды. Бала табу, карындагы баланың үсү үзенчәлекләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алырга өлгерде. 
– Сез булачак әниләр курсын узмагансыз, ахрысы. Мин үзем дә укытам анда. Ирегез белән килегез, файдасы күп булачак, – диде Мансур.
– Ә без әтисез. Мин әти өчен дә, әни өчен дә, – диде Фәния моңсу гына.
– Алайса бигрәк тә кирәк бу сезгә. Бала белән очрашуга әзер булырга, көчле булырга кирәк сезгә, – дип, Мансур үзенең номерын язып бирде. 

Ике көннән Фәния «Яшь әни» курсларында утыра иде инде. Бала көтүче хатын-кызлар барысы да ирләре белән килгән. Фәниягә уңайсыз булып китте. Ләкин Мансур аны уңайсыз хәлдән тиз чыгарды. 

– Фәния, ә сез миңа ярдәм итәрсез. Ничек эшләргә кирәк икәнен бергәләп күрсәтербез, – дип, кызны үзе янына чакырып алды.

Марат шалтыраткан, димәк... Мансур бүлмә буйлап тегендә-монда йөрде. 11 ел элек Фәнияне яңадан кешеләргә ышанырга өйрәтү җиңел бирелмәде аңа. Үз эченә йомылган, ачылырга теләмәүче кыз күңеленә юлны озак эзләде. Фәния генә ышанырга теләмәде. Бала туар вакыт җиткәч килеп чыккан авырлыклар булмаса, юллары шулай аерылган да булыр иде. Улын үзе таба алмады Фәния. Кесарево операциясен кичекмәстән ясарга туры килде. Фәниянең табибына ярдәм итәргә Мансур үзе алынды. Карындагы баланы да ул үз куллары белән каршы алды, кендеген үзе кисте, Фәниянең күкрәгенә салды... Бәхетле әни белән баланың хәлен белергә Зөлхәбирә апаларга барып йөрде. Фәния аның үзенә дә, гамәлләренә дә гашыйк булды. Ләкин япь-яшь егеткә, киләчәге өметле булган табибка балалы хатын нигә соң? Ул үзенә бер дигән хатын табып бәхетле гаилә төзи ала бит. Мансур гына аны тыңламады, килеп йөрүен дәвам итте. Зөлхәбирә апа да: 
– Сезнең бәхетегез – бер-берегездән. Бәхетеңне читкә этәрмә, Мансурдан баш тарту ахмаклык булыр, – дип сөйләнеп торды...

Яшь гаилә шул сүзләрдән башланып китте. Ике атнадан Мансур Фәнияне авылына алып кайтып китте. Әнисе кызының шатлыгын белми иде дә бит. Фәния корсагы беленә башлаганчы бер кайткан иде, шуннан соң авылга аяк атларга да оялды, әнисе белән телефоннан сөйләшеп тордылар. Авылда яшәгән вакытта бай тормыш, яхшы эш, карьера дип хыялланган кыз бәхетнең нидә икәнен белмәгән икән бит. Хәзер ул тулысынча Мансурга ышанып, аның ышыгында яшәп ята. Бернинди карьера да, бай тормыш та кирәкми. Шушы байлыгын Ходай күпсенмәсен. 

– Мансур, нишлибез, бала үз әтисе белән очрашырга теләр микән?
– Фәния, дөрес әйтәсең, улыбыз моны тели микән? Иң беренче аннан сорарга кирәк. Ул ничек хәл итсә, шулай булыр. Ләкин Маратка синнән нәрсәдер таләп итәргә мөмкинлек бирмәячәкмен. Дәвалап булмаслык чир миндә ди. Әйе, ВИЧтан дәваланып булмый. Ләкин ул азмы-күпме баланың сәламәтлегенә дә куркыныч. Шул ягын да уйлыйм. 
– Әйе, Мансур, мин дә шуннан куркам. Начарлык теләсә, ул балага зыян сала ала. Ләкин хәзер бу турыда Илсурга әйтмәсәк, ул үскәч безгә үпкәләмәсме? Үз әтисенең кем икәнен берәр кайчан барыбер белергә теләр бит, – диде Фәния.
Кичке сөйләшү озакка сузылмады. 
– Со мной этот номер не пройдет. Юк, миңа беркем кирәкми. Аннан соң, минем әти кем икәнен еще надо доказать, – диде Илсур, әтисенә күз кысып. Бу сүзләр Фәниягә таныш тоелды... Гаделлек тавышы иде бу. 
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар