Логотип
Проза

Читлектәге былбыл


– И, шушы кызуда кыяр тозлап азапланган дивана инде мин, әйеме, Былбыл? Ясамам быел, дим дә, кыярларым ишелеп уңа башлагач, тагын түзеп кала алмыйм, плитә янына басам. Кышның авызы зур – ашалыр әле, дим. Аннары кеше-кара килеп чыкканда, диван астыннан гына тартып чыгарып, өстәлгә куярлык сыең булу да рәхәт бит инде, әйеме.

Тулай торакта торган заманнарда син, әниең тозлаган кыярларны ташып, рәхәтләндерә идең безне. Инде мин ни остарган булсам да, Хәтирә апаныкы кебек чыкмый кебек кыярларым. Былбыл, син әниеңнән өйрәнеп калгансыңдыр инде ул, әйеме. Исеңә төшер әле, әйдә, аныңча тозлап карыйбыз. – Дилә, кыярлы банкалардагы тозлыкны әле савытка бушата-бушата, әле кабат пыяла банкаларга тутыра-тутыра сөйләнде дә сөйләнде. Аякларын бөкләп кәнәфигә йомарланып утырган Былбыл аны иренчәк бер кыяфәт белән тыңлап утыруын белде. Ара-тирә кулындагы «Сөембикә» журналын актаргалады.

– Әнинең кыяр тозлау рецептларын өйрәнеп утырган дисеңме мине. Минем ният барысы да җитеш, әзер тормышта яшәү иде шул. Әни дә һаман: «Кызым, син барыбызга бер бөртек. Йорт эше белән азапланма», – дип үстерде ләбаса мине. Аннары минем кыяр ишелеп уңа торган бакчам да юк бит.

– Бакчаң була иде инде анысы. Безнең күршедәге бакча ике ел сузылып буш ятты. Юк кына бәягә сатасылар иде. Син алмассыңмы дип, белешеп тә караган идем. Хас итмәдең шул. Кыстап карадым бит сине, әллә оныттың дамы?

– Әле дә буш торамы? Минем хөрәсән малайны шунда әзрәк кыймылдарга өйрәтеп булмас иде микән? – Былбыл, беркадәр җанланып китеп, аз гына өмет чаткылары чагылып киткән күзләрен Диләгә төбәде.

– И кадерлекәем. Былтырлы-быеллы кеше кабат җир дип саташа башлады бит. Алдылар ул бакчаны, алдылар. Бер хатын алды. Минекеннән, синекеннән олырак малае да бар. Әй яратып эшләделәр дә инде җирдә. Гөл иттеләр. Быел менә өйләрен сипләделәр. Сөян бүрәнәдән ап-ак мунча салып куйдылар. Мин яңа күршемне ирсез хатын дип йөридер идем. Былтыр күренмәгән иде. Быел бакчасына бер ир дә килеп йөри. Бик каты эшләшә. Малае да бу иргә «әти» дип эндәшә, ахрысы. Койма артында: «әти-әти» дип йөргәне ишетелгәләп кала. Бу ирнең элек бүтән гаиләсе булган, ди. Теге гаиләсендәге кызлары үсеп җиткәч, минем күрше белән тора башлаган, ди. Үзен якыннан күргәнем юк әле. Әллә кемгә генә охшатам шуны.

– Ярар сана. Синең күршеңнең миңа кирәге юк. Бакчасы да аларга насыйп булгандыр, — диде Былбыл, Дилә өчен искитәрлек булган яңалыкны колак яныннан гына үткәреп.

– Менә бит, дускаем, ни чибәр булсаң да – син дә, ни уңган булсам да мин дә улларыбызны ялгыз үстереп ятабыз. Мин тиле, кеше хакына кермим дип, никах укыткан иремне – баламның атасын, гомер иткән хатыны картлыгына ялгыз кермәсен дип, йортыма үткәрмәдем.

Күпме сөйләсәң дә бетми торган темага кереп кителгән иде. Диләнең кулындагы пыяла банкаларның җилтерәп йөрүенә караганда Былбылны битараф халәтеннән чыгарам дип сүз башлаган хатын үз-үзен генә ярсытып җибәргән иде. Ни пошмас булып кыланып утырган Былбыл да аның бу ярсуын сизеп алды.

– Киләм әле бакчагызга. Әбиләр чуагы җиткәч киләм. Бакчалар тынып калгач...

– Кил шул. Утырасың алайса читлектәге кош кебек өеңдә дә, эшеңдә дә. Иркенгә чык азрак. Мин синең кебек тимер челтәрле тәрәзә артында бер көн утыра алмас идем. Синең бу матурлыгыңны күрүче дә юк бит. Тәрәзәдән үрелеп, үзеңә караучы да юк, сузган кәгазеңне алалар да китәләр. Укуыңны ташламаган булсаң, һичьюгы берәр дәрәҗәле офиста бай хуҗаңа чәй кертеп йөрергә яраган булыр идең. Биек үкчә киеп, тырнак-чәч ясатып...

– Аптыратма. Әни булдың инде, чистый!

– Их, әниең йомшак булды шул. Мөршидә апа урынында булсам, укуыңны ташлаттырмый идем мин синең. Без бит укытучы балалары бездән акыллырак була, дип белә идек. Шуңа күрә киңәш белән кысылырга артык базмадык. Ә син, тиле күке, бала тапканыңны да миннән, аш бүлешкән бүлмәдәш дустыңнан, яшереп азапландың.

– Бала тудыру йортына аш күтәреп килеп, гарьләндерер идегез бугай мине. Болай берегез дә белмәде.

– Һавалы идең син, Былбыл, һавалы идең. Белдем анысы мин, белдем. Почта тартмасыннан сиңа килгән ачык хатны алып кергәндә: «Балагызның язмышы хәл ителә. Тиз килеп җитегез», дигән сүзләрне күреп алгач, ни үгетләдем үзеңне. Әниең урынына үгетләдем.

Колак салмадың. Баланың әтисе кем икәнен дә әйтмәдең. Ныклап сөйләшкән булыр идем үзе белән.

Ә син тоттың да Себер баена ияреп китеп бардың. Баедыңмы соң?

– Баедым. Байлыгымны төяп, Казанга кайттым. Шуның киялеген күрәм хәзер.

Сентябрь башында Былбыл Диләләр бакчасына килде. Әбиләр чуагы иде. Миләш-баланнарның кызарган чагы. Куактан куакка көмеш тоҗымнар сузылган вакыт. Бакчалар, соңлап чәчәк аткан флокслар, антоновка алмалары исенә оеп, ялга кайткан оныкларын озаткан дәү әниләр кебек, бала-чага чыр-чуыннан арынып ял итә. Былбыл килгәч, Диләгә дә рәхәт булды. Самавыр куеп җибәрделәр. Шөпшәләрне котырта-котырта, өйдән алып килгән бәлешләр белән озаклап чәй эчтеләр. Аннары яшьлектәге кызыкларны, тулай торак кызларына кармак салып йөргән егетләрне искә төшереп сөйләшә-сөйләшә, онытылган җырларны яңарта-яңарта җиләк түтәлләрен тәртипкә китерделәр. Үткән-сүткәнне кызыктырып тормасын дип, алмаларның коелганнарын гына түгел, агачындагысын да җыйгалап куйдылар.

Белгән өстенә тагын да беләсе килеп, Дилә күршеләренә алма кертә киткәч, Былбыл читәннән үрелгән беседкага кереп утырды. «Фасоль кузакларын да җыйнап аласы булыр. Әнинең диабетына файдасы бар аларның», – дигән иде Дилә. Чыбыктан үргән читән беседкага кереп утыргач, Былбылга кинәт бик рәхәт, ышык булып китте. Читән челтәрләре арасына ятьмә корган пәрәвезне кызыксынып күзәтте. Табигатькә якынаю менә шушы була торгандыр инде ул.

Карале, Дилә дөрес әйтә икән ләбаса: читлек ярата икән бит Былбыл. Читлектәге Былбыл! Менә үзенә кушамат та табылды. Бер-берсен эзләп торган ике сүзнең кушылуы Былбылны сискәндереп җибәрде. Әти-әнисе өч малайдан соң туган кызларына яратып-

назлап кушкан исем һәрвакыт шаяртуларга, сүз уйнатуларга сәбәп була торган иде. Былбыл үзе дә исеменнән канәгать иде. Былбыл! Җырлап, тел очында сайрап тора торган исем ләбаса! Казанга килгәч, җисеме исеменә тәңгәл килсен дип, бер күренекле җырчы ханымнан вокал дәресләре дә алып йөрде әле ул. Шәһәр чоңгылында батып, югалып калырга тиешле кыз түгел иде Былбыл!

Куллары берәмтекләп фасоль кузакларын арчыган арада хатын татлы хатирәләргә чумды: «Былбылым, сайрар кошым минем. Минеке бул. Яратуыңны исбатла. Мәхәббәтнең иң биек үренә алып менәм мин сине! Былбылым, Былбылым, минем Былбылым...» Кинәт ул, кайчандыр колагын яндырган сүзләрне ишеткәндәй, яңагын пешергән иреннәрнең кагылганын тойгандай, сискәнеп китте. Хыялый халәттән арынырга теләп, Былбыл җайлап утырган урыныннан кузгалып, оеган аякларын язып, торып басты. Беседка тирәли үрмәләп үскән фасоль кузакларының югарыдаракларын алам дип үрелгәндә күзе күршеләр бакчасына төште.

Ахырзаман!

Күршеләр бакчасында Ул йөри иде. Зариф! Нишли ул анда! Ник килгән? Аны бит Урта Азия республикалары-ның берсендә вәкаләтле вәкил дигәннәр иде. Кайткан микәнни... Кайткан! Моннан егерме биш ел элек Был-былның башын әйләндергән, ул дигәнчә генә яшәсә, кызны иң бәхетле кеше итәргә вәгъдә биргән Зариф кайткан. Әнә генә ул – кул сузымы арада гына.

«Зариф!» – Былбыл кадерле исемне пышылдап кына әйткән кебек иде бугай. Ир ишетте. Як-ягына каранды. Колагын шомрайтып, бераз тыңланып торды. Аннары өйләренә кереп китте. Өйдән дәштеләр дип уйлады бугай.

Былбыл ирнең күзенә күренергә тиеш түгел. Ярамый. Арада упкын ята. Ул упкынны Былбыл үзе хасил итте. Нишләп әле үзе! Олы бер районны тезгендә тотып тора алган көчле кулы белән яшь гөлчәчәкне өзеп алган Зарифның бер дә гаебе юкмыни? Бөтен дөньяны «ул дигәнчә» генә корырга, һәммәсен үз кубызына гына биетергә омтылган Зарифның тискәрелеге, кыя таштай катылыгы булмаса, алар, мөгаен, уртак тел таба, аңлаша алган булырлар иде.

Өйләнгән кешене яратты Былбыл. Күрәчәге шул булгандыр инде. Аңа тагылып йөргән егетләр арасында Зариф кебек көрәшләрдә беләк ныгытканы, беләк көчен белем, акыл белән раслаганы, ирләрчә матуры, нык холыклысы юк иде шул. Былбыл үзенең дә шул иргә тиң яр икәнен белә иде. Белә иде... Шуңа күрә, бала туасын белгәч тә, башына икеле-микеле уйлар кертеп азапланмады. Баланы ул ике араны гомерлеккә беркетеп куярга тиешле балавыз итеп карады.

– Мин хатынымны, ике кызымны ташламыйм. Тора-бара сиңа Казанда фатир алып бирермен. Син әлегә бала белән тулай торакта торып торырсың, – диде Зариф, буй-сыны калынаеп киткән Былбылны кочаклап.

Иркә үскән Былбыл моны көтмәгән иде. Ул инде үзенең Зариф өчен бердәнбер яр буласына тәмам ышанган иде. Кайдадыр район үзәгендә ирнең гаиләсе барлыгын белә иде ул, әлбәттә. Ләкин бит Зариф кич саен диярлек аның янында. Ник Былбыл бәбиләр вакыт җиткәндә генә хатынын, балаларын сөйли башлады әле бу «егет»?

– Тулай торакка бала күтәреп кайтканчы мин аны калдырып чыгам.

Туачак баланың анасы авызыннан чыккан бу ятышсыз сүзләр Зарифны тәмам ярсытып җибәрде. Аның сулышы ялкынга, сүзләре укка әйләнде:

– Аһ син күке! Бала ташлый ул! Ятимлекнең ни икәнен беләм мин. Әби белән үстем. Баланы ятим итеп кенә кара – ботыңны сугып сындырырмын! Юк, үзеңне сытармын!

Һәрвакыт назлы, кайгыртучан Зарифның ярсып, кызып китә торган гадәте барлыгын белә иде Былбыл. Шуңа күрә артык коелып төшмәде. Бирешмәскә кирәк. Әнә, үзе дә әйтеп тора бит: «Ятимлекнең ни икәнен беләм», – ди. Былбылның уен тузы да – шул.

– Мин «узи»дан каралдым. Безнең малай туачак. Синең анда кызлар гына. Варисың буласы баланы әтисез итәр идеңме әллә? Әтисез бала, барыбер, ятим инде ул. Үзе кебекләр белән бергә балалар йортында үсәр.

– Юләр түгел бит инде син, иркәм. – Артык кызып киткәндә Зарифның теленә әллә каян гына шушы «иркәм» сүзе килеп керә торган иде. «Иркәм» булган кеше шушы тылсымлы сүздән йомшап китә. Зариф исә аны тиз арада үз дигәненә күндереп куя. – Сине дә, баламны да ташламасымны беләсең ич. Килеп йөрермен. Гел ярдәм итеп торырмын. Тәрбияләшермен. Син үзеңнең ирсез, бала әтисез икәнен тоймассыз да.

– Өйлән миңа. Хатының ир белән торып караган инде. Җиткән аңа. Хәзер минем чират. Синең көмешең ул түгел, мин!

– Фәридә миңа гомерлеккә дип чыкты. Мин аны алдый алмыйм. Ә син минем хатыным барлыгын белә идең. Мин сине бала сорап тинтерәтмәдем, иркәм. Яраттың. Яраттың бит, әйеме? Мин дә сине яраттым. Балабыз да мәхәббәт җимеше булып туа. Миннән туган бала тансык түгелмени сиңа? Әллә мине үзеңә өйләндерү өчен генә таба торган балаңмы бу? Әгәр уеңда уен гына икән, мин сиңа барыбер бала белән шаярырга юл куймам.

– Минем синең белән бер өйдә яшисем, кичтән бер ятакка башымны куясым, синең фамилияңне йөртәсем, иртән эшеңә озатып каласым килә.

Былбылның бу сүзләре хак иде. 13-14 яшьләрдә булгандыр. Әнисе аны, иртәнге чәйгә дип, күршеләргә сөткә кертеп җибәрде. Кулына бәби тоткан Хәкимә апа ирен эшкә озатып тора иде. Алар үбешәләр иде. Кыз хәйран калды. Аның әтисе белән әнисе үбешмиләр. Яратышу дигән нәрсә олы кешеләрдә дә була икән бит! Кияүгә чыккач, Былбыл да ире белән яратышып яшәячәк. Ирен эшкә әнә шулай үбеп озатачак! Үсмер кызның садә хыялы җитү кыз булгач та югалмады.

– Иркәм минем, район хуҗаларының гомере күбрәк Казанда үтә. Синең белән озаграк та булам әле мин. Менә күрерсең. Әйтәм бит, фатир алып бирермен. Бер мәлгә генә түз.

Былбыл уйга калды. Зариф әйткәнен эшли торган кеше анысы. Фатирын да алыр, ташламас та. Тик менә Былбыл аның матурлыгына биһуш тулай торак егетләре яныннан ничекләр итеп бала күтәреп узып китәр? Бүлмәдәш кызлары аның баласы елаганга түзәргә риза булырмы? Зарифның дөньяда барлыгын иң якын дусты Дилә дә белми. Зарифның кеше теленә керәсе килми. Шуңа күрә күренеп тә йөрми. Гаиләсенең иминлеген саклавыдыр инде. Әллә Былбылның кеше теленә керәсе киләме? Әллә Былбылның әнисен оятлы итәсе киләме? Кинәт Былбылның башына бер уй очкыны төште. Чишелешне тапты ул:

– Син безгә фатир алып биргәнче генә баланы Сабыйлар йортына биреп торыйк! – Ул, ни ишетермен дигәндәй, ялварулы күзләрен Зарифка төбәде.

– Әле синең бер-ике атна йөрисең бар бит, әйеме? Миңа да ике-өч атнага командировкага барып кайтырга кирәк. Координатларыңны калдырырсың. Тулай торактагы ахирәтләрең хәлеңне белә торгандыр бит инде. «Балаңны калдырып кына чык», – дип акыл бирәләрме әллә? Их сез хатын-кызлар!

– Белмиләр. Мин беркемгә дә ачмадым безнең серне.

– Шулкадәр үк куркасыңмыни соң? Ә бит күпме кызлар миннән бала табарга хыяллана...

– Курыкмыйм. Минем бәхетле буласым килә. Бәхет ул – синең никахлы хатының булу.

– Их, иркәм. Бу уй миңа да ошый да бит... Соңрак очраштык шул. Дәрәҗәле урын буш түгел.

Зариф китте. Мактануына караганда, яңа ярлар очраштыргалап тора бугай аңа. Былбыл ике ут арасында калган вакытта Зарифка ипләбрәк сөйләшсә дә була иде инде. Бала табарга санаулы гына көннәре калган яшь хатын уйлар өермәсенә уралды. Әйе, ул да Зариф кинаяләп әйткән – «аннан бала табарга хыяллана» торган кызларның берсе. Әмма күңел түрендәге, барыбер өйләнмәячәк, дигән шик тә отыры зурая, күперә генә бара. Алданган һәм ташланган кызларның ул беренчесе дә, соңгысы да түгел. Һәр көнне йокыдан Былбыл шушы хакыйкатьне хәтерләп уяна. Димәк, ул бәхете, киләчәк язмышы өчен фәкать үзе генә көрәшергә тиеш булып кала.

Кара сана, Зарифка ышанып бетми түгелме соң ул!

Бала тудыру йортына әнә шулай – күңел тәлинкәләре чайпалып торган халәттә барып керде ул. Чыннан да малай туды. Бала шәп иде. Акушерлар ниндидер үзләренә генә аңлаешлы коэффициентлар белән баланы бик югары бәяләде. Баланы кабул итеп алган табибә ханым Былбылның кылын төрлечә тарткалап карады. Имеш, ирсез хатынның бала белән кайтыр урыны бармы? Булса, яшәү шартлары яхшымы? Эшләми торган вакытта бала белән нинди акчага яшәргә җыена? Аннары бер кичне ординаторлар бүлмәсенә – аулакка дәшеп алып, яшь хатынга «алтын» киңәшләрен бирде. Ялгыз бала үстерүнең авыр буласын исенә төшерде. Беренче баласын төшермәгәне өчен мактап та алды. Әнә, синең палатаңда почмактагы ятакта бер хатын ятамы, – дип, яшерен сер сөйләгәндәй, ярымпышылдауга күчеп сөйләде Талия Хәсәновна. – Бик бай хатын ул. Баен да бай, тормышы да җитеш, тик менә бала таба алмый. Әллә аңа ярдәм итәбезме? Син тагын табарсың – никахлы иреңнән. Бигрәкләр дә чибәр бит син. Үзеңне жәлләп әйтүем. Тормышың бозыла бит.

Былбыл табибәне хәйраннар калып тыңлады. Талия Хәсәновна аңа яхшылык телидер кебек тоелмады. Бала тудыру йортында эшләүче табиб һәр баланың киләчәк язмышы өчен ут йотарга тиештер дип белә иде ул. Ә нигә, ут йота бит инде, кайгырта. «Балаң мул тормышта үсәр. Тумыштан булган сәләтләре ачылып китү өчен һич комачау булмас», – дип, яшь ананы улының бәхетле дөньясы өчен хәзердән үк сөенергә өнди.

Әллә табибә белән Зариф сөйләшеп куйганмы, дигән уй кинәт Былбылның миен өтеп алды.


Хыянәт бит бу!

Югыйсә, баласына мөнәсәбәтле хыянәтчел сүз иң әүвәле үз теленә килгән иде. Әйтсә ни. Ул бит Сабыйлар йорты турында Зарифны айныту, ирнең ятимлектә үткән бала чагын исенә төшереп, аны сискәндерү өчен генә әйткән иде. Әллә, Ходаем, юраганы алдына килергә торамы?

– Анасыннан аерылган бала бәхетле булмый ул! – Былбыл табибә ханымга шулай кистереп, иң кирәкле сүзне әйтә алганына сөенеп, палатасына кайтып ятты.


Шуның белән баланы теге тилмереп яткан хатынга бирү мөмкинлегенә дә нокта куелды.

Зариф күренмәде. Кесә телефоннары юк иде шул ул вакытта – эзләтә алмады. Хәзер булсамы – Америка-дан кайтартыр иде ул аны. Бала тапкан көннәрдә башында бер генә уй булды: хыянәт! Әтисенә охшап туган улын күтәреп, йә, кая барсын ул? Көн дә тәрәзәгә килде Былбыл: Зариф күренмәде. Башка әниләр сабыйларын тәрәзәдән күрсәтә-күрсәтә мактанганда, Былбыл да көтте: Зариф күренмәде.

Иртәгә менә чыгалар. Былбыл туганнан туган абыйсына шылтыратты. Абый кеше хәлне тиз төшенде.

– Сеңелкәш, мин сине үзебезгә алып кайта алмыйм. Бер бүлмәдә бишәү яшәп ятканны беләсең.

– Юк, юк, абый. Әтисе чит илгә командировкага китте. Ул кайтканчы баланы Сабыйлар йортына урнаштырып торырга килештек. Әтиебез кайтканчы серне әнигә дә ачмый торыйк, ярармы. Безнең барысы да тәртиптә, абый. Син аны-моны уйлама. Фатирыбыз була безнең. Баланы тулай торакка алып кайтмыйм. Хәзер анда гриппка карантин, ди.

Былбыл тулай торакка үзе дә кайтмады – фатир тапты. Зариф кайтканчы гына. Малай да вакытлыча Сабыйлар йортында торып торыр. Әтисе кайтканчы гына. Әнә шулай – ана бер җирдә, бала икенче җирдә вакытлыча яши башладылар. Эшкә барып-кайту яшәүгә керми инде анысы. Ул көтә. Көтә! Зариф күрен­ми. Эзләми, тапмый Былбылны! Ник тапмый ул аны?!

Көннәрдән бер көнне барысы да ачыкланды. Барысы булмаса да, күп нәрсә. Газета караштырып утырганда Былбылның күзе бүтән вакытта укымый гына үткәрелә торган рәсми яңалыкларга төште. Хәлләр булган икән. Зариф Гыйлаевны вазыйфасыннан алганнар. Ерак, бик ерак бер өлкәгә яңа эшкә билгеләгәннәр. Алай икән. Зарифны китереп кыскан икән тормыш. Хәзер аңарда Былбыл кайгысы юк инде. Карьерамы, гаиләме дигәндә ир-атларның, бигрәк тә җитәкче эштәге ир-атларның, карьераны сайлый икәнен белә иде инде хатын. Димәк, Зарифка өмет баглап гомерне исраф итү акылсызлык! Өйсез-оясыз дуадак ана булып яшим дип җан тырмашу да акылсызлык.

Әнә шулай иләс-миләс йөргән көннәрдә очратты да инде ул Вәсимне. Төмәннән акча белән кайткан егет кәләш эзли иде. Былбылны күрде дә ах итте. Озак-озак яратышып йөрүләр булмады. Вәсимнең ялы төгәлләнеп килә иде. Ак йөзле, зәңгәр күзле Былбылны яхшы машинасына утыртты да егет, алып та китте Төмәненә – күрсеннәр әле Казан кызларының нинди булганын! Кулына яхшы мал төшергән сәүдәгәр кебек, бәхетле иде Вәсим. Былбыл үзенчә бәхетле иде – ярык тагарак янында утырып калмады ич!

Зариф аны эзләгән. Тулай торакка шылтыраткан саен, «ул монда тормый»дан бүтән җавап ишетмәгәч, ерак өлкәгә китәр алдыннан, Былбыл белән улын үзе белән алып китү нияте белән, ул аларны ныклап торып эзләтеп карый. Былбылның инде Казанда ук юк икәнен ачыклагач, тулай торактагы дусларыннан адресын алуга өмет итеп, анда да килә. Дилә аңа фәкать үзенең дә күзен ачкан ачык хатны гына бирә. «Сәяхова! Тиз килеп җитегез. Балагызның язмышы хәл ителә», – дип язылган була анда. Хаттагы хәбәрдән шашынган Зариф, ничек килеп керсә, шулай ук чыгып та йөгерә.

Соңыннан Зарифның баланы Сабыйлар йортыннан килеп алганы, ниндидер бер хатынга уллыкка биреп киткәне билгеле булды. Югыйсә, Былбыл «баладан баш тартам», дигән белешмә калдырмаган иде. Хәер, нинди белешмә, ди, инде ул, үзе килеп күренмәгәч. Зарифның гаиләсе дә аның белән ерак җирләргә китәргә ризалашмаган икән дип сөйләделәр.

Сабыр төбе сары алтын буласы булган икән дә бит. Оттым дип, тагын ялгышты шул Былбыл. Вәсим аңа каты булды. Аңа да малай тапты Былбыл. Тик барыбер торып бетерә алмадылар. Былбыл биш яшьлек улы белән Казанга әйләнеп кайтты. Ярый әле, Вәсим, бала хакы дип, фатир алып биреп китте. Шул ике бүлмәле фатирда яшәп яталар инде аналы-уллы. Егерме өч яшьлек улы, эһ тә итми, әнисе җилкәсен кимерә. Укырга керде – ташлады. Эшкә керде – ташлады. Өйләнер­лек кызлар тапмады. Сыра чөмереп, симереп тик ята. Дөньяда бер хөрәсән ялкавы. Былбыл рәтсез тормышын беренче баласының рәнҗеше төшү итеп кабул итте.

– Былбыл! Былбыл, дим. Күршемнең ире беләсеңме кем? Тотынып утыр! Әйтсәм, исең китәр.

– Беләм. Зариф... Тавышын ишеттем.

– Әйе шул...

– Уллары... Улым да килгәнме?

– Юк. Өйләнгән, туй сәяхәтенә киткәннәр икән. Нигә әле син аларның баласын «улым» дисең?

– Зариф – балалы хатын ала торган ир түгел. Ул безнең малайны шул хатынга – синең күршеңә алып биргән. Тәгаен шулай!

– Бәлки, син уйлаганчадыр да... Чөнки алар өч ел элек кенә кавышканнар. Җиткән егет чит кешегә җиңел генә «әти» дип әйтә алыр иде микән? Вәт табышмак! Алар безне чәйгә көтәләр. Керәбезме?

– Юк. Син минем монда икәнлекне әйтмәгәнсеңдер бит инде? Әйтеп кенә кара! Никләр генә килдем...

Хатын тәмам үрсәләнде. Ул үзен пәрәвез ятьмәсенә төшкән чебен кебек хис итте. Йөрәге сызланып сыкранды. Ул ятьмәдә. Ул үкенү, үртәлү, көнчелек ятьмәсендә!

Хатын өенә дә кәефсез кайтып керде. Алмалы кәрҗинен кухняга кертеп куйды. Кочагындагы кызыл георгиннарны суга утыртты. Улының: «Әни кайткан!» дип, каршысына чыгуын, кулыннан кәрҗинен алганын көткән иде. Чыгар – көт! Музыкасын акырта. Ишектән кеше кергәнен дә сизмәде. Ачыккандыр инде. Ашатасы булыр үзен.


Ишеткән икән:

– Мам, это ты что ли? Где ты ходишь? Кушать будем?

– Будем, будем. Әзерләп куйдыңмы әллә? Әнә, алма ашый тор.

Былбыл, бүлмәсенә кереп, бөгәрләнеп ятты. Ул – кеше түгел, кош та түгел, әкәм-төкәм! Ул кабырчыкта! Тормыш аннан читтә бара. Кешеләр яши, көлә, сөенә, сөелә, ниятләр кора. Былбыл яшәми! Иртәгә дә, берсекөнгә дә, аннан соң да ул, беренче каттагы тәрәзәләре рәшәткәле өеннән чыгып, тәрәзәчеге тимер челтәрле беренче каттагы эшенә барып утырачак. Хәзер аның тагын бер читлеге пәйда булды: Дилә бакчасындагы читән беседка. Хатын алдагы ялда да анда барачак. Посып кына күршеләр бакчасын күзәтәчәк. Берәр вакыт, бәлки, улын күрер. Әйе, әйе, аны хәзер шул читлек магнит кебек гел үзенә тартып торачак.

Гомер буе читлектә калыр микәнни? Ә ул бит былбыл. Читлектәге Былбыл! Читлектән котылу өчен аңа очарга өйрәнергә кирәк.

Ничек итеп, ничек итеп, ничек итеп?

Кошлар, балаларын канатка куйганда, аларны биек оядан яки агачлардан очыра. Димәк, Былбылга да биек-лек кирәк. Кайда ул биеклек?!

Инде җир өстенә төн иңгән иде. Былбыл, торып, тиз-тиз генә киенде дә бишенче катка йөгереп менеп китте. Баскыч авызын ачып, өй түбәсенә чыкты. Рәхәт икән монда. Тырың-тырың килгән музыка авазлары да, хәтта урам ерып барган бихисап машиналар гөрелтесе дә ишетелми. Иркенлек, ирек, тынлык! Йөдәткеч табышмак та юк. Фәкать йолдызлар пышылдавы гына ишетелә. Былбылның сулышы киңәеп китте. Гүяки, аны төнге күкнең йолдызлы җиләне төреп алды. Ниһаять, аның өлешенә дә наз тиде.

Хатын, ике кулын күтәреп, пышылдашкан, җемел­дәшкән йолдызларга үрелде. Йа, Раббым, гөнаһларымны ярлыка!.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар