Проза
Бурыч
(хикәя)
Бакчадагы ял итү урынында сөйләшеп утырган ике ирнең яныннан үтеп-сүтеп йөри торгач, Гаделия ниһаять ни турында сүз барганын аңлады. Заһитҗан бергә үскән, бергә укыган сыйныфташы Тәвис янына бурычка шактый гына күп акча сорарга кергән иде. Ирләр янына чатыр астына барып утырырга базнат итмичә, Гаделия, якындарак үскән чия куагы астындагы чүпләрне утаган булып, “шымчылык” кылудан тартынмады. Ике эшкуарның “лимоннар” турында сүз алып баруы сәер түгел, шулай да шул “лимонны” үз кесәңнән чыгаруны сорап килсәләр, теләмәс җиреңнән колагыңны шомартырсың.
− Әйдә, брат, ярдәм ит инде, зинһар. Соңгы ышаныч синдә... – авылда гына да түгел, тирә-якта иң бай саналган, башка чакта борынын кәперәйтеп йөргән Заһитҗанның бүген тавышын мескенләнгән, башы аска иелгән иде. Куак астында шым гына утырган Гаделия иренең ни әйткәнен көтте. “Брат” озак кына дәшмәде. Бергә уйнап үскән балачак дустына ни әйтергә белмичә азапланды, ахры. Бераздан гына аклангандай җаваплады:
– Заһитҗан, үзең беләсең бит. Кибетне зурайтасы бар. Кергән бар акча шунда китеп бара. “Ирекле” капитал юк бер тиен дә. Аннары, үземнең дә бер кредит бар бит.
Хәйләкәр Заһитҗан да “буш кул” белән килмәгән иде, ахры. Ул кайчандыр Тәвискә бурычка биреп торуын исенә төшерде. Исеңдәме, түгелме, янәсе. Исендә булмый, кая булсын. Кая ул, онытамы соң Тәвис. Кибетләрен ачканда бераз ярдәм сорап торганнар иде шул Заһитҗаннан. Гаделия дә алган әҗәтне кайтарасы бар дип ачлы-туклы яшәгән ул вакытны ничек онытсын? Шулай да Тәвис бер карарга килә алмыйча озак кына ызаланды. Дус булса да, чит кеше файдасына үз исемеңә шактый гына зур кредит алуы җиңел түгел шул. Иренең икеләнүен аңлаган Гаделия тынгысызланып аның җавабын көтте. Заһитҗан да бирешергә уйламады: “Төрмәгә утырулары бар ике кредит өчен. Аңла, туган, мине. Үземә үзем жәл түгел. Ике бала, хатын кала бер тиенсез”. Заһитҗан белән Тәвис озак кына сөйләшеп утырдылар. Үзенә кирәген аңлаган Гаделия, куак астыннан чыгып, тез башларын, кулларын тузаннан каккалады да өйгә кереп китте. Бераздан Заһитҗан чыгып китте, бер карарга килә алмаган Тәвис эше буенча каядыр юнәлде.
Азаккы дәгъвасын китермәсә, бәлки Тәвис тә, Гаделия дә Заһитҗанга ярдәм итүдән баш тарта алырлар иде. Үзләренең дә акчалары мең җиргә кирәк. Шактый гына түлисе бурычлары да бар. Ә менә зар елап килгән дустыңны төрмәгә утыртсалар, йолып кала алмаган өчен гомер буена вөҗданың газаплаячак. Ике бала атасының рәшәткә артына эләгүенә нәкъ синең генә зур гаебең бар кебек булачак. Үзләренең дә алма кебек уллары үсеп килә. Аллам сакласын! Шуңа күрә Гаделия кичкырын соң гына кайтып кергән иренә сүз катты: “Тәвис дим, әллә алабызмы соң кредит Заһитҗан өчен? Төрмә турында сөйли бит әнә”. Ире хатынының үз эшләренә кысылганын яратмый иде, дәшмәде. “Заманында Заһитҗан бурычка биреп тормаса, әллә булыр иде кибетебез, әллә юк...” Иренең ни уйлаганын аңларга тырышып, Гаделия ашап утырган Тәвисенә карады. Ирнең кашлары җыерынкы, йөзе җитди, чырае киеренке, ул ни турындадыр ныклап уйлый иде. Гаделия дәвам итте: “Без, эшкуарлар, авыр чакта да бер-беребезгә ярдәм итмәсәк, кем ярдәм кылыр? Кеше кешесез яшәми. Аннары, ярты ел эчендә кайтарам, ди бит”. Тәвиснең гаҗәпләнүдән күзләре зурайды. Каян белдең, хатын, икәү генә сөйләшкәнне, шымчы да икәнсең, янәсе. Кешегә ярыйм, дип ярылып үлеп булмый әле – Гаделия иренең чыраеннан шуны аңлады. Шулай да Тәвиснең икеләнүе кими барды, ахры. “Ярар, уйлармын”, − дип урыныннан торып китте. Иртәгәсен Заһитҗан кергәндә Тәвис бер карарга килгән иде инде. Шулай Тәвис белән Гаделия Заһитҗан файдасына үз исемнәренә банктан зур гына кредит алдылар.
Беренче ике-өч ай эчендә борчылырга һич тә урын юк иде кебек. Заһитҗан үз бурычын үзе түли килде. Тик ярты ел үтеп, Тәвис белән Гаделияне әрсез банк хезмәткәрләре көне-төне борчый башлагач, Заһитҗанның әҗәтен түләми башлавы билгеле булды. Тәвис Заһитҗанга шылтыратты. Тегесе телефонын сүндердеме, җавап бирмәде. Гаделия Заһитҗанны эзләп китте. Аңа капка ачучы булмады. Затлы машинасында үтеп-сүтеп йөргәндә дә Заһитҗан артыннан кул болгап калган Тәвисне күрмәмешкә салынды. Шунда гына Тәвис белән Гаделия төп башында утырып калганнарын аңладылар. Заһитҗан бурычын түләргә уйламады да. Аның Тәвискә генә түгел, бик күпләргә бурычлы икәнлеге соңрак билгеле булды – кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә. Чит ил машиналары белән сәүдә иткән зур кибет директорының эше башта ярыйсы гына барса, соңгы арада кризис дигән нәрсә анда да кагылган иде. Эше хөрти була башлагач, Заһитҗанны хезмәтеннән алдылар. Гаиләсе белән чит илләрдә ял итеп, кыйбатлы машиналарда гына йөргән, зур гына йортта яшәгән, байлык тәмен татыган Заһитҗанның әлбәттә чак-чак үрмәләп менгән биеклегеннән төшәсе, өч тиенгә эшлисе, гади халык кебек тиенгә тиен ялгап яшисе килми иде. Ул бурыч чокырына батканнан бата барды. Әрәм булуы җиңел, адәм булуы авыр. Эчүгә сабышкан ир әнисе карчыкның тиенле пенсиясенә хәтле талап алды. Сәүдә буенча үз эше белән шөгылләнгән хатыны Әлфинә үз табышыннан иренең бурычларын кайтарудан баш тартты. Эше яхшы барганда хатынга ире кирәк булды. Бергә ашадылар-эчтеләр, бергә ял иттеләр, бергә баедылар. Ә ул төпкә киткәч, кирәге калмады.
Ә Тәвис белән Гаделия гаиләсе алдына зур сынау килде. Банк аларны судка бирде. Заһитҗан анда катнашмады. Суд Тәвискә бурычын түләргә карар чыгарды. Тәвис кеше бурычы белән утырып калганы өчен хатынын гаепләде. Син, алыйк, дидең, син миңа басым ясадың! Хәерченең акчасы әтәч булып кычкыра – Гаделия Заһитҗанга ярдәм итәргә алынганына үзе дә үкенде. Кибеттән кергән бар табышлары кеше бурычын түләүгә китеп барды. Заһитҗан өчен алган кредитлары да зур гына. Бер “лимон” алдылар, ә процентлары белән ул “лимон” көннән көнгә үсә бара. Җитмәсә, үз әҗәтләре дә бар. Бурычларын каплар өчен яхшы гына машиналарын саттылар. Якын гына җирдә тагын бер кибет төзелеп, сатып алучылар саны кимегәч, Тәвиснең эше начарланганнан начарлана барды. Бөлделәр, кибетне ябу хәленә җиттеләр. Араларына моңарчы бик кысылмаган кайнанасы белән кайнатасы, кереп, көн-төн Гаделияне таладылар: “Улыбызның башын әҗәткә син генә батырдың!” Тавыш-ызгыштан гарык булган Гаделия белән Тәвис аерылышу хәленә җиттеләр. Бераздан бурычын кайтаруны сорар кеше дә калмады – исерек Заһитҗанның, үзе казыган чокырдан чыга алмыйча, үзенә кул салуы хакында ишетелде. Шулай җиңел килгән байлык Заһитҗанның башына җитте. Актан агып чыга һәм карала акча, дигән бер акыллысы.
Фани дөньядан киткәндә кемгә булса да түләмәгән бурычың тиен дә калмаска тиеш. Бу иманлы кеше өчен иң каты кануннарның берсе. Тик бу бит иманлы кеше өчен шулай. Ә Заһитҗанны Алладан курка торган зат дип әйтеп буламы соң? Укытучылар, алла юк, дип тукыган мәктәптә укыды, аракы сатып кәсеп иткән гаиләдә үсте. Үсә үскәннән бирле акча аның алласы булды. Инде түли алмаган бурычы астында калып вафат булгач, үзеннән соң якты истәлек түгел, ә күпме әрнеш, күз яшьле язмышлар калдырды. Олы яшьтәге туганнарының үлемтеккә дип җыйган акчасын кайтармады. Тормыш йөген ялгызы тарткан бер туган апасы, энекәше үлгәч, өч эштә эшләп, аның файдасына алган кредитын түләде. Тагын бик күпләр, ул үлгәч, бурыч кайтаруын сорап, эшкуарның хатыны Әлфинәнең капкасын юкка шакыдылар. Кеше хакы кайчан да бер тота, Заһитҗанның кырык ике яшендә гомере өзелде. Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыр, дигәннәр.
Әлфинә генә берни булмагандай тыныч кына яши бирә. Килгән-киткәнгә ишек ачмый. Беркем белән дә аралашмый. Сәүдә буенча үз эшен алып бара. Ире калдырган зур йортта яши, затлыдан затлы машинага утырып йөри, балаларын укыта, ял итәргә бара. Иренең үз исеменә алган бурычларын түләп баргач, банклар аңа әллә ни бәйләнми. Ә Заһитҗанның халыктан җыйган ике дистә миллион бурычы әйтерсең дә аңа кагылмый. Кешенекен аласың, үзеңнекен бирәсең, димәсләр иде. Акчага хирыслык бар нәрсә турында да оныттыра. Әҗәт кайчысы дуслык җебен дә, туганлык җебен дә кисә. Ире өеп калдырган бурычны түләргә теләге һич тә юк, ахры, Әлфинәнең. Тәвис ул егерме “лимонны” кесәсенә салып китмәгән, шул ук гаиләсенә, хатынына калдырган да бит. Тик Әлфинәнең моның белән исәпләшәсе килми. Ул хәзер – ялгыз калган тол хатын. Тол хатынга кемнең кулы күтәрелсен? Башта ризасызланып, тавышланып алса да, ирексездән бурычка баткан халык, тешен кысып, Заһитҗанның, ә чынында Әлфинәнең бурычын түли. Гарьсезнең битенә төкергәннәр, яңгыр ява, дип торган – нәкъ Әлфинә кебекләр турында әйтелгән.
Ә Гаделия улы белән ата-ана бусагасына кайтып егылды. Әти-әни, алар ир түгел, ялгышың-хатаң белән дә баласын кабул итәләр. Ялгыш дигәне дә кешегә ярдәм итәргә тырышудан килде дә бит. Саклык дигән нәрсә турында онытты – хатасының сәбәбе шул гына. Кызгандырып ышанычка керерләр, күрсәткән ышанычың белән файдаланырлар да онытырлар, аннары үз артларыннан төпсез базга тартырлар, дип кем уйласын. Син бүрене аясаң, бүре сине талар, димәсләр иде. Бүрелегеннән Заһитҗан үзе дә корбан булды, корбаннарын да җитәрлек калдырды. Тәвис кенә ялгышуын соң булса да аңлармы-юкмы, билгесез. Югыйсә, үз исеменә кеше бурычын алырга ир башы белән үзе карар кылды. Ә хатын гаепле булып калды. Һәр хәлдә бу гаиләнең алда авыр сынаулар үтәсе бар. Кеше хатасы гына кешене бик өйрәтми. Кызганычка каршы, тегендә-монда кемнәрнең дә булса үз исеменә башка кеше файдасына зур бурыч алулары, ә аннары гомер буена кеше бурычын түләүләре, йортларыннан язулары, ачы язмышка тарулары хакында ишетелеп кенә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Яхшылык эшлә дә- Яманлык белән кайтмаса- Сөен!.. Замана сәхнәсендә- Имансыз бәндәләр көе...
0
0
0
0
Банкларда ссуда алырга телэуче кешелэргэ мэжбури таратырга иде бу язманы. Гыйбрэт очен. Рэхмэт Физэлия!!!
0
0