Логотип
Проза

Була алмый калган туй

Хикәя

Безнең Люция апаның чибәрлеге! Кап-кара чәчләр, шомырттай кара күзләр, ак йөз, матур гәүдә... Өстендә һәрвакыт беркемдә юк модный күлмәкләр булыр! Чөнки үзе уйлап чыгарып тегә! Клеш итәкле итеп тә, гармун итәк ясап та, кызыл күлмәге түшенә эре ак сәдәфләр тезеп төшеп тә, ак якалар утыртып та... Тагын әллә нинди фасоннар!.. Мода журналларың бер читтә торсын! Сеңелләре Вәсилә белән Гөлүсәгә дә, әнисе Мөслимә апага да, Разия апасының кызлары – без бала-чагага да күлмәкләр тегеп кидерә. Сандыкта яткан сатин, штапельләр көн эчендә өстебездә күбәләк җиңле күлмәкләргә әйләнә. Үзе келтер-келтер тегә, үзе җырлый: 

Минем иркәм бар иде, үзем белән пар иде. / Сөйләшеп тә туймый торган  чакларыбыз бар иде... 

– Люция, син Әлфия Авзалова кебек җырлыйсың! – дип, күлмәк тектерүче күрше апалары мактый үзен. – Җырла, тагын җырла әле!

Люция апа көлеп җибәрә дә, шаян ноталарда җырын дәвам итә.

Ат эчерә торган иде, сызгыра торган иде, / Авыр сүзләр әйтергә дә кызгана торган иде... / Итек киюләреңә, читек киюләреңә, / Бик исләрем китми әле ятны сөюләреңә...

Көлешәбез. Ул җырның мәгънәсен дә аңлап бетермичә, «Үзең ничек, мин дә шулай – сагыныр  дип уйлама» дип, үзебез дә җырлап йөри башлыйбыз әле. 

Кулыннан килмәгән эше юк бу Люция апаның: нечкә итеп токмач та кисә, чалгы белән печән дә чаба, биек яр баскычыннан көнгә әллә ничә менеп-төшеп, көянтәләп сулар да ташый. Энеләре Илдус белән Илгизәргә дә эшләрне табып кына тора. Кайчагында почмакка бастырырга да күп сорамый. Талканы коры аның! Төртмә телле, туры сүзле, һавалы, бераз тәкәбберлек тә, үзсүзлелек тә бар үзендә! Бер сүзе белән катырып куярга да күп сорамый! Институттан соң аны күрше районга, бездән бер 40 чакрымдагы авылга укытырга җибәрделәр. Бабкай ат арбасына авыр чемоданнарын,  юрган-мендәрләрен төяп, шул авылга илтеп куйды. Ә киләсе җәйдә ничектер колактан-колакка чыш-пыш килеп хәбәр итә торган сүз таралды: Люция апабыз кияүгә чыга икән! Менә бүген-иртәгә укытып яткан авылыннан үзе дә кайтып төшәчәк, ди. Егете ерак Уралдан ук алырга кайтасы икән. Исеме Шамил ди. Узган җәй Свердловскига кунакка баргач танышканнар. Хатлар язышканнар. Җәйгә инде егет кызның кулын сорарга киләсен сиздергән. Кода-кодагыйларга бүләкләр әзерләү, кодачаларга ефәк яулыклар хәстәрләү, бирнә сандыгын тутыру, чәкчәк пешерүчеләр белән алдан сөйләшеп куюлар, каклаган пар казлар, пар мендәрләр... Кияү киләсе өйне юып чыгып, морҗаларны акшарлау,  ишегалларын тәртипкә китерү... Дөнья кадәр эш, күңелле мәшәкатьләр көтелә иде Мөслимә апаның кечкенә генә өендә. Сугыштан кайткан ире Кадыйр яралардан мантый алмыйча дөнья куйгач, биш баланы берүзе үстерә. Люция апабыз – шуларның иң зурысы. Без, 9-10 яшьлек кызлар, сылу апабызга, әнинең апасының олы кызына, сокланып-яратып та, бераз шүрләп тә карыйбыз. Әти беркөн: «Булачак җизнәгез кайткан ди. Апасы Мәдинәдә тукталган икән», – дип сөенче алды. Әти белән әни туйга нәрсә бүләк итәргә дип киңәшләшкәндә, без Люция апа теккән күлмәкләрне, йомшак сандалиларны киеп, чәчләргә бантиклар тагып, башка ефәк шарфик бәйләп, үзебез өчен яңа-ят бер вакыйгага җыена башладык. Безнең өйдән көнгә әллә ничә урый торган Гөлүсә дә мыштым гына йөри, күр. Әллә сөенә, әллә көенә – белмәссең. Артык бер сүз ала алмассың аннан. Абыйлары исә, җизни пәкесенә өметләнеп, пыр тузып утын яралар, ишегалларын себерәләр.

...Түбән очтан кара чалбар, ап-ак күлмәк кигән озын буйлы ят бер егет килгәне күренде. Без койма ярыгыннан аны күзәттек. Ыспай, шәһәрчә. Абау, матурлыгы! Кара чәчләр, зәңгәр күзләр... Менә ул Мөслимә апалар капка төбендә туктап калды. Кыяр-кыймас ишегалдына күз төшерде.  Бер тын капка төбендәге утыргычка утырып алды. Кесәсеннән сигарет чыгарып, аны кабат яшерде. Берничә минут басып торды да, ниһаять, тәвәккәлләп эчкә узды.

Без вакыйгаларның ничек үсүен көтә башладык. Их, кияү егете кайсы көнне җигүле атларда килер дә, апабыз үзе теккән кәләш күлмәгеннән вәкарь генә тарантаска чыгып утырыр... Гармунчы егет «Яшь наратлар» көен уйнап җибәрер... Без бала-чагага конфетлар, вак акчалар чәчеп кузгалырлар...
Ике көн үтте, өч көн... Шамил абый килә дә китә, килә дә китә... Нәрсә инде бу?! 

...Туй булмый, диделәр. Люция апа өйләнергә кайткан егетен кире борган, ди. Сигарет исе килеп торуын өнәмәгән, тузынып куып чыгарган, имеш. Егет, башын түбән иеп, Люциясе белән күрешергә, аңлашырга дип килгән саен, сөйгәненең Алабугада укытучылыкка укучы сеңлесе Вәсилә, ояла-кызара гына  «Апа өйдә юк шул», – дип чыгып әйтә икән. Ә сәндерә башына менеп качкан Люция, эчтән янып, ләкин һаман үз кирелегеннән кайта алмыйча иренен тешләп, шушы спектакльне күзәтә. Әйбәт егет лә Шамил! Күңеле чиста аның! Тик нигә бер үк сүзне кабатлап тора ул һаман? Ник җебеп төшә?  Җитмәсә, тәмәке тартып килгән! Тора-бара салгалый да башласа?.. Юк, Люция моны гафу итә алмаячак! Егет булса, ут булсын! Ут булмаса – юк булсын! Люция үзе ут ичмаса. Шамил – салмак елга, тыныч судыр, мөгаен. Араларны өзәргә кирәк! Онытырга! 

Әнисе елый-елый битәрләде: 

–  Никадәр ерактан алырга дип кайткан... Күренеп тора: ипле, тәртипле бала... син санга сукмыйча куып җибәрәсең. Алай ярамый, и кызыкаем! Шамил күз яшен күрсәтмәсә дә, эчтән елыйдыр. Күз яшьләре төшүдән дә курыкмыйсың! – диде. 

Люция колагына да элмәде.

– Мин соңгы сүземне әйттем! – дип чыгып китте.

Табак битле, кыска буйлы, юантык гәүдәле югары оч Рәхимә кич Люцияләргә килеп керде. Бергә уйнап үскән кызлар бит. Берсе – укытучы, икенчесе фельдшер әнә хәзер. 

– Люция, малай, әйдә клубка, – ди. Үзе һаман сораша: – Сине кияүгә чыга дип ишеткән идем... Ниндирәк кеше? Кайчанрак?

– Бернинди туй да булмый! – дип кырт кисте Люция.

Рәхимә бу турыда төрле имеш-мимешләр ишеткән иде инде. Люциянең үзеннән сорарга булды. Кызның җавабы күңеленә сары май булып ятты. Нәкъ шул сүзләрне ишетәсе килгән иде бит! Үзе дә сизмәстән балкып:

– Чынлапмы? Нигә? Ник булмый? – дип төпченде.

Люция кабат сорау бирергә урын калдырмады:

– Булмый! Бетте-китте! – дип өзде.

...Ә берничә көннән: «Шахтер егет икенче кызга өйләнә, Рәхимәне Уралга алып китә икән», – дигән хәбәр бөтен авылны айкады.

...Киленне каршыларга дип, бөтен туган-тумача, якташлар вокзалга җыелып килде. Казан–Свердловск поездыннан төшкәч, яшьләр шушы кечкенә шахтерлар шәһәренә тагын бер поездда кайтты әле. «Люция арымады микән? И Шамил өрмәгән җиргә дә утыртмагандыр әле. Бигрәк кече күңелле, җайлы бит туганыбыз», – дип сөйләштеләр. Менә алар көткән таныш поезд, җиденче вагон... Тәрәзәдән Шамилнең гәүдәсе дә күренде. Чәчәкләрен җайлап тотып, елмаеп, «Люция, Шамил, төкле аягыгыз белән!» – дип сөйләнә-сөйләнә вагон ишегенә ябырылдылар. Тик... Шундук бөтенесе өнсез калды. Бу  нинди кыз? Люция кайда? Йә Аллам, ниләр булган?! 

Шамил авызы ерык Рәхимәгә җай гына вагоннан төшәргә булышты.

– Таныш булыгыз, хатыным Рәхимә!.. – Хатынга карап: – Люция... әй, Рәхимә...  безне менә ничек каршылыйлар! – дигән булды. 

Рәхимәгә «Люция» дип дәшүләр шактыйга сузылды әле. Кирәк бит, күңелдәге яраларын кузгатып:

«Бар нәрсәдән гүзәл син, кадерлем,
Кара карлыгачым, Люция...» – дип, Илһам Шакиров яңа җыр җырлый...

Балалар тугач, әкренләп бер-берсенә ияләштеләр. Кочышып-сөешеп тормасалар да, тормышлары талгын гына бер көйгә акты. Инде күпме гомер узды. Ә Шамил һаман яшерен генә Люцияне сагынды,  аны һаман оныта алмады.   

...Люция... Әнисенең кисәтүләре әллә рас килде инде? Шамилнең күз яшьләре төшәр, дигән иде бит. Әллә нинди принц көтеп йөргән Люция... үзеннән 13 яшькә олырак иргә кияүгә чыкты. Хатыны үлгән. Ике баласы калган. Аптырап калучыларга: «Аның каравы, ирем министрлыкта эшли, үзем башкалада яшим», – дип җавап бирде. Бәхете булмады Люциянең. Ире көнләп җанына тиде. Өйдә көн дә тавыш чыкты, кызлары өчен ул бары үги әни иде. Еллар үткән саен, яшьлектәге баш бирмәс холкы өчен үкенгән, күз яшьләре түккән, Шамилне кызганып, йөрәге сыкраган чаклар да ешайды.

Язмыш димә инде: энеләре дә башка авылдашлар белән бергә Шамилләр яшәгән шәһәргә барып урнаштылар, шахтада эшли башладылар, башлы-күзле булдылар. Туган якларга үзләре кайтып йөрделәр – Люциягә әлеге шәһәргә барырга туры килмәде. Һәрхәлдә, кайгылы хәбәр ирештерәсе ул көнгә кадәр...  Илдус энесеннән аяз көнне яшен суккандай «Илгизәр үлде» дигән ашыгыч телеграмма килеп төште дә бөтен дөньясын айкады. Тизрәк, тизрәк! Шундук билет хәстәрләп, төпчек сеңлесе Гөлүзә белән Свердловскига очтылар. Аллага шөкер, Чернобыль афәтеннән дөнья куйган Илгизәрне озатырга җитештеләр. Туган-тумача, таныш-белеш, якташлар белән күрештеләр, елаштылар. Поездда кайтырга булдылар. Үзләрен озатырга дип вокзалга килүчеләр дә шактый иде. Люция кайсын сыйпап, кайсын кочып саубуллашты. Инде китәр минутлар да якынлашты. Люция белән Гөлүзә инде тәрәзә аша перрондагыларга кул болгыйлар иде. Шунда ниндидер бик якын да, әрнүле дә караш Люцияне көйдереп алды. Шамил!.. Ишетеп, Шамил дә килгән! Күзләре тулы сагыну, моң,  тагын әллә ниләр... Люция күзләрендә дә үкенү, сагыну, кичерү... Алар соңгы тапкыр шулай, бер-берсенең күзләренә төбәлеп, сүзсез генә сөйләштеләр. Мәңге очрашып булмаячак бу тетрәндергеч хушлашуны бары Гөлүзә генә бөтен җаны, йөрәге аша үткәреп, апасын кысып кочаклады.

...Күп тә үтмәде, Шамилнең яман шештән китеп бару хәбәре килеп иреште...  

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/two-people-fall-love-shadow_17234326.htm#fromView=search&page=67&position=18&uuid=4a4f2562-42ed-4343-93cb-d144f3c2855b&query=%D0%B3%D1%80%D1%83%D1%81%D1%82%D0%BD%D0%B0%D1%8F+%D0%BF%D0%B0%D1%80%D0%B0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар