Логотип
Проза

Бүре булма


(хикәя)

       Һәр авылның үз диванасы, үз аксакалы, үз явызы була, дип юкка әйтмәгәндер халык. Бик зур булмаса да, урман эченә чумып утырган Нарыш авылы да ул яктан калышмый иде. Дөнья булгач, киңәш тотарга аксакалы да кирәк. Диванасына да түзәргә була. Ә менә, туймас кандала кебек кеше каны эчеп, халыкка тынычлык бирмәгән явызларга кайчак халыкның түземлеге бетә иде. Усал хуҗаның тоткан малы да ничектер үзенә охшаган кебек. Сыеры булса, көтүдә башка малның эчәген айкардай итеп, мөгез сындыра-сындыра сөзешә. Әтәче булса, күрше-күлән әтәчләрен бер итеп, кикрикләрен канга батырып чукып йөри. Кәҗә мөртәте, тирә-яктагы барлык бакчаларны урап, түтәлләрне тигезләп чыга. 
          Хәсән дә шундый, кечене кече, олыны олы итә белмәгән, кеше белән тавышланып, ызгышып яшәүчеләрнең берсе иде. Инде күрше-күлән дә аңардан җиләгән, юк-бар өчен бәйләнешми, яныннан үткәндәге “исәнме”се дә сүз булсын өчен генә иде. “Эт белән эт булма”ны халык яхшы аңлый иде. Кемдер башка берәү туып үскән авылына, аның халкына, табигатенә рәхмәт хисе тоеп яшәсә, Хәсәннең күңелендә авылдашларына карата ниндидер, сәбәбен үзе дә аңлап бетмәгән үчлек хисе ята иде. Халык матур гына күңел ачып яткан сабантуйда, исереп, мәйдан уртасына чыгып чыгыш ясаган иде Хәсән. Өзек-өзек сүзләреннән халык шуны аңлады: Хәсән аларны күралмый, чөнки мондагы байтак җиргә кайчандыр аның ата-бабалары хуҗа булган. Ә сез, бары тик минем җирдә йөрүче әтрәк-әләм, янәсе... Сабантуй ямен җибәрмәделәр, башына хәмер пары йөгергән Хәсәнне җигүле арбага бөгеп салдылар да, йортының ишек алдына кайтарып ташладылар.
        Тулы гына гәүдәле, урта буйлы, бүре сыман астан карап йөрүче Хәсән колхозда эшләп тә артык куандырмады. Бригадка эшкә чыкканда чыкты, чыкмаганда юк. Күбрәк үз хуҗалыгында маташып, мал үстереп, шуны сатып көн күрде. Юаш, басынкы холыклы хатынын урамга йомыш белән генә чыгарды. Авыл халкы да аларга бик йөрмәде. Хәсән үзе дә кеше белән артык аралашмады. Бердәнбер уллары мәктәпне бетерү белән читкә чыгып китте. 
           Гомере буена Хәсән йортында эт тотты. Әйе, дөнья булгач эте дә кирәк. Ни генә булмый бу тормышта. Йортларны да “капшап” йөрүчеләр юк түгел. Моңа хәтле Хәсән токымсыз эт кенә тотса, бу юлы ул кайдандыр нәселле көчек алып кайтты. Кечкенә көчек тә бала кебек, нигә өйрәтсең, шуңа өйрәнеп үсә. Әллә көчекне хуҗа кеше үзе генә белгән максат белән явыз итеп тәрбияләп үстерде, әллә эт хуҗасына охшап үсте, ә Хәсәннең йорты янына якын барырлык түгел иде. Тимер чылбырда утырган эт, Хәсән йорты яныннан үтүчене күреп, калын тавыш белән ырылдый-ырылдый, өскә ташланырдай булып, ярсый-ярсый өрә иде. Халык Хәсән өе яныннан үткәндә , капкасына куркып карый-карый, урамның икенче ягыннан үтәргә тырышты. Ә төннәрен Рекс, авыл өстенә ниндидер бәла чакыргандай, туктаусыз улый башлады. Төннәрен йоклый алмый яткан күршеләренең башында бер уй гына иде: ”Үз башына уласын...”
       Үстергән малның үз хуҗасына охшавы хактыр инде. Ни дисәң дә, этләр акылсыз халык түгел. Аңлаган-белгәннәренең күбесен алар хуҗаларыннан күреп өйрәнәләр, аларны кабатлыйлар. Хуҗасына ни ошаганын күреп, шуны кылырга тырышалар. Ә Хәсәннең күңеленә этенең шундый усал холыклы булуы чынлап та ошый иде. Бар авылны дер калтыраткан эте белән ул башкалар алдында ниндидер өстенлек тойды. “Менә күрегез! Кереп карагыз минем өйгә! Урамнан да калтыранып кына узыгыз...” Икенчедән, ул бүре карашлы, бүре холыклы этне ни беләндер үзенә охшата иде. Ул үзенең ишен тапкандай булды. Йөрәгендәге кешеләргә булган ачу-үче эченә сыя алмаганда, ул үзен дә азык эзләп чыккан ач бүре хәлендә тоя. Тешләрен канга батырып, кемне дә булса тешлисе килгән чаклары аз түгел аның. Әйе шул, кешеләрнең дә эт кебеге була. Этләрнең дә кеше кебек кешелеклеләре була.
       Ә беркөнне бәйдән ычкындырылган усал эт, ачык капка аша чабып чыкты да, ырылдый-ырылдый сыер куалап кайтып баручы кызчыкка ташланды. Тешләрен ыржайтып үзенә ыргыган эткә каршы куркуыннан катып калган сигез яшьлек Мөнирә берни дә кыла алмады. Көтү куып кайткан көтүче чыбыркысын шартлатып килеп җиткәндә, ярсыган эт кызны канга батырып тешләп өлгергән иде инде. Арт санында чыбыркы очындагы корыч тросның тәмен сизгәч кенә Рекс, койрыгын кысып, чиный-чиный ишегалдына кереп посты. Тавышка Хәсән чыкса да, елый-елый үтеп барган кызчыкны туктатмады, шап итеп капкасын гына ябып куйды. 
       Алты бала үстереп яткан Кәбир белән Фидаяның мәшәкатьләре баштан ашкан булса да, алар эт тешләгән кызларын район хастаханәсенә күрсәтми булдыра алмадылар. Кызчыкның яралы кулы тиз арада кызарып шешеп чыкты. Җәй буена диярлек кыз, муенына бәйләп асылынган кулын тотып, башкалар буада коенганда кызыгып ярда карап утырды. Им-томчы карчык әйткәнчә төрле үлән төнәтмәләре белән юып, хастаханәдән биргән мазьлар белән сөртештерә торгач, җәй азагында гына кызчыкның кулы төзәлде. Кулы төзәлүен төзәлде, тик эт тешләгәннән соң Мөнирәдә курку өянәге башланды. Ул хәзер явыз Рекстан гына түгел, дөньядагы барлык этләрдән дә ушын югалтырлык халәттә курка иде. Моңарчы уйнап үскән күрше этләр дә аңа ниндидер куркыныч яный кебек тоела башлады. Берәр сарбайны күреп калу белән, кыз үзен-үзе белештермичә, чыр-чу килеп кычкыра, елый башлады. Кәбир белән Фидая кызларын тагын район хастаханәсенә алып киттеләр. Тик аннан алып кайткан тынычландыру дарулары кызга ярдәм итмәде. Кызчыгын кызганудан йөрәге әрнегән Фидая Хәсәнгә ләгънәт укудан башка чара таба алмады.
     Ә беркөн авыл өстендә гөрселдәп мылтык тавышы яңгырады. Үзен умырып тешләп алган этне Хәсән, аучы Рамазаннан мылтык алып, үзе атып үтерде. Үзе бүре баласы итеп үстергән, үзе тәрбияләгән усал этнең пычактай үткер тешләре тубык буыннарының сеңерләренә зарар китергәч, Хәсән, озак кына хастаханәдә ятып кайтса да, таякка таянып кына йөри башлады һәм халык күзенә юньләп күренмәс булды.
     Ә Фидаяны беркөн им-томчы әбекәй Рәсмия үзе чакырып китерде дә кызын алып килергә кушты. Курку өянәгеннән интеккән кызны Рәсмия әби, үзе генә белгән серле догаларын укып, берничә көн өшкерде. Шулай ук өйдә өшкергән су эчерергә кушты. Һәм син күр дә мин күр! Мөнирәнең этләрдән куркуы кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты. Ниндидер, гади кешенең аңы-зиһене аңлап бетмәслек сәләт, сер бар бу им-томчы әбиләрдә... Рәхмәт яугырлары! Ә Хәсән күпме генә чакырса да, Рәсмия карчык аның янына бармады. Ул кешеләрне генә терелтә, ә бүреләрне дәвалый белми иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ИИИ, бигрэклэр тормышчан язылган, Физалия ханым!!! Андый Хэсэнннэр, хэм Хэсэниялэр авыл саен бар бит ул!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тирән мәгънәдә язылган хикәя. Дөрес, бар һәм яши андый кешеләр. Ләкин андыйларның дуслары булмый бит. Бик авырдыр алай яшәүләре.

      • аватар Без имени

        0

        0

        ФИЗАЛИЯ ХАНЫМ, ШУЛ КАДЭР КУНЕЛЛЭРГЭ УТЭРЛЕК ИТЕП ЯЗАСЫЗ, ЧЫН ТАЛАНТ ИЯСЕ СЕЗ. МИН СЕЗНЕ ТАМКАНЫМА БИК ЩАТЛАНАМ.МИН СЕЗНЕ КУПТЭННЭН Ирек мэйданыннан укыйм.Саулык сэлэмэтлек телим сезгэ, ижат число чишмэгез саекмасын!

        Хәзер укыйлар