Логотип
Проза

Беренче төн

Бергә-бергә шактый юл үткән тузанлы чемоданны күтәреп, вахтер янында басып торам. Имтиханнар вакытында шушы тулай торакта яшәгәнлектән, бераз кыюлык бар. Вахтер хатын йокылы-йончыган күзләрен кыса төшеп, минем институтка кабул ителүем турындагы язуны карый. – Иртәгегә кадәр кайда буш урын тапсаң, шунда кунарсың. Урын-җир октябрь башында, авылдан эштән кайткач кына бирелә, – ди ул. Мин эчкә үтәм. Кул үзеннән-үзе хатлар өелеп яткан өстәлгә үрелә. Мең кул аша үтеп таушалып беткән конвертлар арасында миңа насыйбы күренми.

Янымнан түшләренә значоклар кадаган яшел киемле студентлар төркем-төркем уза тора. Кайсылары көлешеп, чыркылдашып, кайсылары җитди генә гәпләшеп үтә. Соңгыларыннан мин «эгоцентрик», «экзистенциализм» һәм тагын әллә нинди авызны бөрештерерлек сүзләр ишетеп калам. Миңа алар гаҗәп белем серләренә ия булган бәхетле затлар булып тоела, һәм мин, ирексездән, бодай камылы арасыннан сузылган авыл юлын юксынып куям. Чын студентлар янәшәсеннән кыенсынып кына өске катка күтәрелдем. Бәхеткә каршы, мин абитуриент чакта торган бүлмә бикле түгел иде. Керсәм, эчтә беркем юк, хуҗасызлык, караватлар ялангач, кая карама анда кәгазьләр, инде кирәксезгә әйләнгән дәреслекләр аунап ята.

Тәрәзә катында сул кулда Чабаксар егете Ваня караваты. Борын астына сыек кына мыек төртеп килгән ул егет безнең арада иң яше иде. Без аны Ван Ваныч дип йөртә идек. Әнисе аңа егерме биш көнгә дип нәкъ егерме биш тәңкә акча биреп җибәргән икән. Көнгә бер тәңкәдән артык тотмас өчен, ул бөтен сәләтен эшкә җигә иде. Килгән көнне үк бер кап тоз, бер кап шикәр сатып алды. Каяндыр иске таба юнәтте. Безнең белән ул ашханәгә барып йөрми, иртән чәй куеп эчә, көндез көнбагыш маенда бәрәңге кыздыра, кичен исә кара ипигә тоз сибеп ашый иде. Учында акча тотып торуы да аның үзенә бер мәгънәгә ия, хәтта тиеннәрнең авырлыгын үзенчә бер фәлсәфи җитдилек белән ул гына тоя кебек иде. 

Өстәлдә ташка әйләнгән кара ипи сыныгы, бушаган тоз савыты тора. Көйгән бәрәңгеләре ябышып калган таба астына язулы кәгазь кыстырылган. Кысылган пружина кебек тыгыз хәрефләр – Ваняныкы: «Их, егетләр, булмады. Хат килсә, шушы адрес белән җибәрерсез». Аска адресын куйган.
Мин конкурс нәтиҗәләрен көтмичә алдан кайтып киткән идем. Институтка керү-кермәвен бүлмәдәшләр язып калдырырга тиешләр иде.
Уң якта Вильнюс егете Алоизос караваты. Стенада кнопка белән беркетелгән кәгазь тора. «Килдем. Күрдем. Җиңдем». Караватта һәм идәндә шоколад кәгазьләре, дәреслекләр, ялтыравыклы кәгазь белән тышланган дәфтәрләр аунап ята. 

Ишек катында минекенә каршы ятак – Калуга егете Петя Комаровныкы иде. Ул барыбыздан да озын буйлы, калын җилкәле иде. Киң яңаклы тупас йөзе беренче карауга ямьсез тоелса да, күнегә төшкәч, эчкерсез күңеле, гаҗәп юмартлыгы, анекдотларны шәп сөйли белүе белән ул барыбызга да ошый башлады. Ул бөтен этик кагыйдәләрне инкарь итеп, шаркылдап көлә башласа, бөтен борчуларыңны онытып, ирексездән аңа кушыласың.

Беркөнне кайтып керде дә: «Фу-у, каян килә бу ис?» – дип борынын җыерып бүлмә буйлап йөренә башлады. Тоз савытын кулына алды да, чыраен сытып: «Бу тоз бөтенләй бозылып беткән ич!» – дип кычкырып җибәрде. Шулчак беркатлы Ваня аның шаяртуына ышанып, тоз савытына ташланмасынмы...
Петя караватында таушалып беткән дәфтәрләр, тышлары умырылган китаплар һәм иске трико аунап ята. Стенага беркетелгән газета кисәгенә «Бетте» дип язылган. Нәрсә бетте, имтиханнармы, әллә керүгә булган өметме – һич төшенерлек түгел.

Бу минутта миңа моңсу, бик тә моңсу булып китте. Кайчан гына әле, имтиханнар вакытында шаулап торган бүлмәдә билгесезлек, көтү, борчылу, йокысыз төннәр кебек ләззәтле газаплардан, уй-хыяллардан хәрабәләр генә торып калган сыман.

Шәһәр өстендә шәфәкъ кызыллыгы. Олы урамнан бишенче катка кадәр чайпалып менгән машина тавышлары, ике тәрәзә арасында әсир калган чебеннең эчпошыргыч безелдәве – барысы да ямансу бушлыкка этәрә. Әле тәмам күнегеп, ияләшеп бетмәгән шәһәрнең ятсынган карашы сыман бу моңсулык.
Идәндә кәгазь кыштырдап куюга, мин, сискәнеп, артыма борылдым. Кысылып кына ачылган ишектән песи баласы кереп килә икән. Безнең «Физик» ич бу! Сизелми дә үткән атна-ун көн эчендә нинди үскән, матурайган ул. Ниндидер өмет белән ачылган түгәрәк күзләре миңа ятсынып карый түгелме? Шулкадәр кечкенә, нәфис иде ул җан иясе, без аны хәтта пиджак кесәсенә дә салып йөртә идек. Песи баласы миннән шикләнеп чигенә-чигенә чыгып ук китәргә уйлады, ахрысы. Мин йомшак, ягымлы итеп эндәшкәч, икеләнеп кенә туктап калды. Чын авыл пәрәмәчен алдына салгач, ишек ягын бөтенләй онытты бугай.

Төн җиткәч, тумбочка белән ишекне терәтеп, караватның ялангач тимеренә китаплар түшәп, инде ятарга әзерләнгәндә, ишекне шакыдылар. Ачтым. Чибәр генә кыз, гафу үтенеп, бүлмәгә узды.
– Минем бүлмәнең лампочкасы янып чыкты, шуны алыштыра алмассыз микән? – диде ул. Песине күреп алды да сабыйлар теленә күчеп:
– Ай, ай, матурым, мин сине күпме эзләдем, ә син монда икәнсең, – дип ягымлы шелтәли-шелтәли, песи баласын куенына алды.
Гаҗәп кыска итәкле, чем-кара капрон колготкилар кигән бу кыз мине үз бүлмәсенә алып китте.
Бераздан  бүлмәдә гөлт итеп ут кабынгач, иң элек мин мондагы чисталык, пөхтәлеккә игътибар иттем. Бер генә карават ыспай итеп җыештырылган, ак мендәре кабарып тора, калган караватлар буш иде. Хуҗа кызның исеме Лена икән. Ул песи баласын йомшак кына сөеп мендәргә яткырды да тиз генә чәй куеп килде.
Бер-беребезгә авырлык белән генә күнегеп барганда, ишек шакыдылар. Мин моңа сөенеп тә куйдым. Чөнки авылдан ияреп килгән, шәһәр ыгы-зыгысында адашып калырга өлгермәгән беркатлы кыюсызлык әледән-әле чабудан тартып куя, һәм мин Ленаның кыю карашы астында эчпошыргыч тынлыкны башлаучы булып кала идем. 

– Керегез! –  диде Лена, урыныннан тормыйча гына.
Алтын кысалы күзлек кигән озын буйлы егет килеп керде. Күренеп тора: монда ул үз кеше булырга тиеш.
– Хәрле кич. – Минем каршыга басты да күрешергә дип кулын сузды.
– Самат.
– Аспирант Бакиров, – дип, Лена ачыклап куйды.
Минем шәһәргә туры килеп бетмәгән өс-башымны бер күз атуда бәяләп, әмма уен эченә яшерә белеп, аспирант вәкарь белән генә:
– Беренче курскамы? – диде.
– Әйе, –  дидем мин, бәхетле күренергә тырышып.

Өчебез дә сүзсез калдык. Песи баласының гына почмакта нидер кыштырдатканы ишетелә иде. Хуҗа буларак, Лена бу киеренкелектән чыгу юлын тапты.
– Булмаса, шахмат уйныйк, егетләр!
Үрелеп, китап киштәсеннән шахмат тартмасын алды, шыбырдатып фигураларын бушатты да акларын да, караларын да үзе тезә башлады. Без дә карап тормадык. Аспирант пешканы алып учында сикерткәләде дә:
– Пешка нишли ала соң? – дип куйды.
– Соңгы шакмакка җиткәч, пешка теләсә нинди көчле фигурага әверелә, – диде Лена.
– Әгәр тотып «ашамасалар», – диде аспирант.
– Ләкин беркайчан да король була алмый! – дип, Лена иркә бер нәзакәтлелек белән көлеп җибәрде.

Фигуралар тезелеп бетте.
– Йә, кайсыгыз уйный? – диде Лена. Аның каршында мин икебезне дә бер дәрәҗәдә күргән битарафлык сиздем.
– Мин бу бүлмәдә бер тапкыр җиңелгән идем инде, – диде аспирант һәм өстәлдә яткан китапны кулына алды.

Мин үземне сынап карарга булдым.
 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар