Логотип
Проза

Бер йотым чәй

Бала күңелле булып кала алган каләмдәшебезнең иҗатында да әнә шул ихласлык саклана. «Мин авылда укыйм», «Әниемне таптым» повестьлары, «Әти җыры» җыентыгына кергән хикәяләре дә шул хакта сөйли. Сере бик гади: Рушания Низамова 1973 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан бирле озак еллар туган авылы Яңа Думада (Аксубай районы) балалар укыта, әдәби иҗат түгәрәген җитәкли. Мәктәп, укытучылар һәм ата-аналар, укучылар – аның дөньясы. «Халык мәгарифе отличнигы», “Россиянең атказанган укытучысы” дигән мәртәбәле исемнәре бар.  

Фатыйма әби аралыкка таба атлады. Иягенә кулын куеп, беравык карап торды.

Биредә нәрсә генә әмәлләп булырлык соң? Бу зәмһәрир суыклар кая гына куып меңгерер аны? Әнә, уң якта – бүрәнә, стенага каршы якта зур мич. Шулар арасына такталар тезеп, берәр сәндерә маташтырсаң инде. 

Киез катасын ләшпердәтеп, Фатыйма әби сарайга чыкты. Күптәннән аунап яткан рәшәткә такталарын җыйнаштырып, янә өйгә керде. «Рәттән тезеп салсаң, тактасы күп китә бит аның. Сирәк куйсам да ярар, чебеш түгел, арасыннан шуып төшмәм», – дип тә уйлап алды әле.

Кадак, чүкечләрен эзләп табып эшкә кереште. Такталарның бер очын бүрәнәгә, икенче очын мич башына тезә барды. Күгәргән иске кадаклар бөгелсә бөгелде, әмма такталар бүрәнәгә «ябышып» калды. Җайлы гына ятак хасил булды. Фатыйма әби караваттагы мендәрләрен туздырып, түшәген тартып алды да аны яңа ятагына түшәмәкче булды.

Алай гына булмый икән әле. Каһәр суккан түшәк менми генә сәндерәгә! Түшәгенең бер ягын тактага төртүе була, икенче ягы идәнгә мәтәлеп төшә. Шактый изалангач, Фатыйма әби бераз гына сулу алырга булды. Идәнгә бөелеп яткан мамык түшәккә утырып, борчулы уйга чумды: «Әллә соң Ходай риза түгелме? Эшне бисмиллаһны әйтеп башламадымы?»

Кош канатыдай калтырап торган йөрәге бераз игә килгәч, бисмилласын кабат әйтеп, әби янә түшәгенә тотынды. Түшәген, бавырсак кебек әвәләп, сәндерәгә тәки менгерде. Уфылдап этә торгач, әлеге мамык төргәге сәндерәгә менеп кунды. Фатыйма әби, Аллага шөкерен кабатлый-кабатлый, үз алдына сөйләнде: «Шул шул, бисмиллаһ һәр эшнең башы. Чүкеч белән бармакка сугып, зиһенемне югалтканмын». 

Әнә түшәк җәелде. Мендәре дә куелды. Инде, сәндерәгә менеп ятып, аяк-кулларны җылытасы гына калды. Бәрәкәт! Фатыйма әби янә аптырашта калды. Ишексез өй янында адашкан юлаучыдай, сәндерә янында өтәләнде: «Сәндерәсен ясадым, инде ничекләр итеп менәрмен соң шушыңа? Менү генә түгел, төшү ягы да бар бит әле. Сиксәндәге кеше сикереп менеп, сикереп төшеп йөрерме, җә? 

Ул янә сарайга чыгып керде. Өч кенә басмалы булса да, баскыч әмәлләп куйды. Баскычы булгач, сәндерәгә менеп төшү авыр булмаска тиеш. Тик баскычы гына шуып-нитеп китә күрмәсен! 
Фатыйма әби бисмиллаһны кабатлап, беренче басмага басты, икенчегә һәм, һәй әттә генәсе, сәндерәнең үзенә үк менеп кунды. Дөрес, баш бүрәнә ягында булыр, кипшенеп беткән мүккә терәлеп торыр. Бүрәнәгә сыкы сарган. Аның каравы, аяклар майда булыр. Ботларны җылы дулкын урады. Суыкка чыдамый шартлаган бүрәнәләрнең тавышы чикерткәләрне өркеткән, күрәсең, чырламыйлар. Фатыйма әби тыныч кына ята бирде. Гәүдә тыныч ятса да, баш мие тынгысыз иде. Уй диңгезе чайпалды. Күңелдән генә тирә-күрше карчыклар белән гәп куертып алды. Кешене гаепләргә дигәндә, шул Шәмсиягә куш инде. Ниләр дигән була бит: имеш, элеккеге диликтор бик тырышкан булса, дүрт ел элек аръяктагы өйләргә дә газ керәсе булган икән. Ул заманда керсәме, бу карт сөякләр күптәннән майда йөзәселәр икән! 

Фатыйма әби бәхәсләшми. Тик Шәмсия абыстай белән дә килешә алмый. Юк-юк, әби җитәкчене гаепләми. Үзе бит үзе: «Мин кортка инде, газ кирәкмәс, берәр машина утын китертсәң, җитеп ашкан», – ди.
Менә хәзер көтеп ят инде мич ягар кешене, әй, исәпсез карчык! Фатыйма әби аякларын мич төбенә төрткәләде. Юк, тиресе калын бугай, табанга җылы үтми. Бер айсыз да җылы кермәс бу карт сөяккә. Фатыйма әбинең бер ара аңы уйнаклап алды. Йөрәге дертләп куйды. Йә Хода, бик күптәннән, томанлы еллар артында шундый сәндерә, шундый түбә такталары күзалланган иде түгелме? Әйе, сугыш башланган елның салкын кышы иде бугай. Уналты яшьлек кызны, унынчысын да төгәлләтмичә, Мәчетле авылына укытучы итеп җибәрделәр. Туган авылыннан шактый еракта урнашкан бу авылга тәүге килүе кызның. Кырыс сынаулар акрын гына чигенә бара. Татары, чуашы дус булып яшәгән бу авылда балалар бер мәктәптә гыйлем алалар. Яшь укытучының бер шәкерте дәресен калдыргач, чатнама суык бер көнне Фатыйма шушы йортка юл тотты. Шәкертне алып килмәкче. Әнә, кыйблага авышкан бәләкәй өй. Кыз эчкә үтте. Өй эчендә дә тыш суыгы иде. Мич артында кемдер кыштырдагандай итә. Укыту­чы аралыкка күз салды. Анда карт кына әби сәндерәгә кунаклаган иде. Астында – корама җәймәләр, ә өстә – корымланган түбә такталары. Яшь кызның йөрәге кысылып куйды. Гаҗәпләнү, кызгану кебек хисләр бәгырьне телеп үтте. «Мескен карчык, аңа хәзер берни кирәкми инде. Кичке уенга да чыкмый, аулак өйләргә дә бармый, китаплар да укымый, үлгәнче шунда әвәрә киләчәк», – дип, кызганып чыгып китте. Бик матур итеп татарча сөйли белүче Марфа әби ятакта ятып калды. 
Йә Ходам, йә Аллаһым, ул вакытта ук фәрештәләр сиңа ирештердемени соң? «Гаҗәпләнмә, и бәндә, шул ук хәл-әхвәлләр үзеңә дә киләчәк!» дип минем язмышны язып куйдымы әллә? Карасана бу хисләнүне: үткән ел түгел, нәкъ менә бүген, сәндерәле булган көнне, әлеге карчык күз алдына килсен инде!

Булмады, аякка җылы үтми. Мич төбенә түгел, кояшның үзенә орынсаң да җылынасы юк. Бигрәк тә теге сызлаган аягы өши төсле әле. Анысы да төзәлеп җитми, җәфалый һаман. Орынып торган күршесе Рәмзияләргә керүенә дә атналап булды. Фатыйма әби, вакыты булганда, кечкенә чиләген алып күршесенә суга кергәли. Турыдагы «тимер чишмә» кыш җитте исә туңа да куя, рәхмәт төшкере. Рәмзия дә, малае да сусыз тотмыйлар кана, тик Фатыйма әбинең үз күңел чишмәсен бушатып чыгасы килә. 
Ул көнне дә суны алып чыгып килә иде шул.

Үз капкаларына җитәрәк, таеп кителде дә чиләге-ние белән каты карга егылды. Чиләктәге су әбинең катасына тулды. Ни тырышты әбекәй аягына басарга – булмады. Урамның аргы башындагы бәндәләргә дә эндәште, тик ярдәм кулы сузучы табылмады. 
Күпме вакыт үткәндер, кылтый-пылтый килеп, үзләренә кереп баручы әбине күргәч, Рәмзия аһ-ваһ итте.
– Үләм, балам, чәрдәкләнде аягым, – дип әйтә алды әби. Киез катадан аккан су идәнне юешләтте.
– Чыкканыңа байтак гомер үтте шул. Әллә шуннан бирле ятасыңмы? 
– Яттым шул, аяклана алмагач, тавыш биреп карадым урамның теге очындагыларга, колакларына да элмәделәр, хәерсезләр.
– Ерактарак булганнардыр?
– Теге-е-е башта ук.
– Егылган-егылган инде, алар синең яннан узганда егыласың калган шунда. Күрмәгәнеңне күрер идең. Торгызу түгел, өстәп китмәгәйләре. 
Бик аптыраган вакытта ике күрше бер-береннән зыянсыз-нисез генә көлешеп алалар иде. Фатыйма әби башка вакытта җор телләнеп җавап бирсә дә, бүген аның хәле шаярудан узган иде шул. Ул барлык рәнҗеш-сыкрауларын, әрнүләрен бәгыреннән өзеп тезде.
– Бу авыл кебек авыл фани дөньяда юктыр. Дәҗҗал кавеме җыелган. Мин эшләгән Мәчетлегә җитәме соң? Анда үткән кырык елым җәннәт йорты булган икән! Монда кайтканнан бирле тәмуг газабын кичерәм. Туган авылым, имеш. Таш бәгырьле адәми затлар яшидер бу авылда. 

Унбиш ел җыйган әрнүен биш-алты җөмлә белән әйтте дә куйды. Каргыш төшкән бу авылга иң гадел бәһа булса да, ерык авыз Рәмзиягә шаярткаларга булсын. Әйтәм җирле, хәл белергә кергән саен, әрнеткеч көлкеле манзараларны күзәтеп кенә йөри. Мәчетленең колхоз рәисе белән булган вакытларын да дусларына сөйләп көлдергән әнә. Әлеге рәис өлкәннәр көнендә, озын юллар үтеп, тәмле күчтәнәчләр күтәреп, Фатыйма әбинең хәл-әхвәлен белергә килгән икән. Йортына аяк басуга, өстенә биш-алты ямаулы кара халат, аягына киез каталар, баш шәрифенә төсе уңган йон шәл бәйләгән әбине күреп: 
– Әбекәй, безнең Фатыйма апа өйдә микән? – дип сорый ди.

Гомер бакый яшь кызлардай нечкә билле, фирәзә күзле мөлаем укытучы апаны сорый икән теге. (Күрмәгәненә берничә ел булган, күрәсең.)
– Һай, балакаем, Фатыйма апаң мин булам бит инде, күзкәйләреңне ачыбрак карасана! – дип бик рәнҗегән әби. Рәнҗү үпкәсен үзендә генә калдырмыйча, Рәмзиягә дә сөйләгән. Ә теге, ачык авыз, мәктәптәге дусларына бәян иткән. 
Фатыйма әби борылып ятты. Мич башы – сиртмә­ле карават түгел, каты урын-җир сөякләрне әрнеткәли иде. Караңгылык пәрдә япты. Иң элек аралык төн кочагына чумды. Беравыктан бүлмәдәге өстәл, тәрә­зәләр кара томанга төренде. Ут та кабызырга кирәк. Коры һавада­н-мы – тамак та кибеп беткән. Их, бирсен иде берәрсе кара яндырып ясалган лимонлы чәй. Сөякләргә кадәре рәхәтлек иңәр иде. Нинди генә каргышлар төште икән бу башка? Ни гөнаһлары өчен аны Ходай баладан мәхрүм иткән? Менә хәзер оныгына сүз генә катар иде. Фәритнең әрнеше генә, шул рәнҗегән, мөгаен. 

Гүрдәй караңгы сәндерәдән яшьлеге чагылып үтте. Мәчетле авылына килгәч, уналты яшьлек кыз Фәрит исемле егетләргә фатирга кергән иде: әби-бабай, һәм дә тумыштан бер аягы кыскарак Фәрит яши иде бу өйдә. Егеткә унсигез яшь, әмма армиягә яраксыз. Авыл көтүен көтә. Башына салам эшләпә, өстенә кендеге күренерлек кыска күлмәк, тезе ямаулы ыштан, чабата кигән бу егет көн дә кичен елмаеп кайтып керә, аксавын сиздермәскә тырышып, табын янына килә. Күңелле сөйләшү китә. 
Хәсрәтле еллар булса да, яшьлек кояшка үрелә. Кайгы-шатлыкка уралып, еллары үтә тора. Кечкенә буйлы, нечкә билле Фатыйма зифа гәүдәсенә кирәкле витаминны җыя бара. Сугыш беткәндә инде ул кара озын толымлы, озын керфекле, тулы күкрәкле, сабыр хәрәкәтле кыз булып җитешә. Анда-санда сугыш кырыннан егетләр дә кайткалый. 
 Беркөнне Фәрит дүрт-биш ел йөрәк түрендә саклап йөрткән сөю хисен Фатыймага белдерде: 
– Безне бәхетле киләчәк көтә, шөкер, сугыш тәмамланды. Сөюем хак, сүземне аяк астына салма?! – диде Фәрит, кыз алдына тезләнгән килеш.
Фатыйма иңрәп китте. Дус итсә дә, әле кайчан гына кендеге күренеп йөргән аксак егетне үзенең пары итеп һич күз алдына китерә алмый иде. Кызның әти-әниләре яшьли мәрхүм булганга, әйтә алмый, әмма кайсысыннандыр тәкәбберлек дигән бик кирәксез холык күчкән иде аңа. Әнә тәкәбберлек дигән нәрсә егетнең сөю белән тулган сагышлы күзләрен томалап алды – пәрдә япты. Кыз тәфсилләп тормады, бары:
– Без тиң түгел, – дип кенә әйтә куйды.
Егетнең белеменме, физик кимчелеген әйттеме, шайтан белсен! Тамыры корыган алмагачтай сулды егет. 

Өлешеңә тигән көмешең үзе эзләп килә, ди. Нәкъ шулай булды бугай. Авылга бер егет кайтты. Аякта ялтырап торган гармун итек, өстә ак күлмәк, җиз төймәле кара костюм, башта эшләпә. Читтәрәк урнашкан Мәчетле авылы мондый чибәрне кайчан күргән?! 
Егет Ибрай исемле иде. Чит кеше тиз күренгән кебек, Ибрай да камыштай сыгылмалы гәүдәле Фатыйманы бик тиз күреп алган бугай. Шул ук кичне озата килде. «Кичке клуб» – елга буена төштеләр.
Ай яктысы, елга буе, таллар суга тияр-тимәс. Кызлар кочарга да егет бик оста икән! Тәмле сүзләре дә тел очына бөелешкән. Сүз, хәрәкәт бер вакытта дәвам итте. Кызның ирене беренче кат тәмәке исле тозлы тәм тойды. Үбешүләр шушы икән! Егетнең кулы Фатый­маның кофта сәдәфенә орынды. Кардай ак күкрәклә­реннән ай оялды. Ибрайга бу гадәти хәл булды бугай: күкрәкләрен шашып үбәргә кереште. Рәхәтлектән битәр күңел кайтаргыч тойгы йөрәкне тырнап үтте. Әмма кыз егетне этәрә алмады. Һәр тамырдагы кан кайнарлана бара иде. Аның ялкыны битне, тәнне, хәтта тамакны көйдерде. Оясына чумган чикләвектәй, кыз егетнең кочагына сеңеп бетте. Таңдагы чыклар гына аларны аера алды. Очрашу өч көн дәвам итте. Дүртенче көнне Фатыйма Фәритләр өенә кайтмады. Матур гына туйлар үтте, көннәр үтте. Бер айдан соң, суга чумгандай, Ибрай юкка чыкты. Көнбагыш чәчәгедәй сары чәчле хатын җитен чәчле баласы белән кайткан икән дә иртәгәсен, өчәү бер булып, юл тотканнар дигән хәбәр генә авылны урап йөрде. Кояшка омтылган Фатыйма болытыннан егылып төште: чәлпәрәмә килде. Ватылган пыяланы элеккеге хәленә кайтару мөмкин түгел иде инде. Хурлык хәттин ашкан иде. Фатыйма саламга ябышты – җайлап кына Фәриткә сүз катты:
– Теге чак әйткән сүзеңә ризалашырмын, ахры, – диде ул. Һәм җавап та көтеп тормыйча, мәктәбенә ашыкты. 
– Фатыйма, – диде Фәрит, ашыга-кабалана, – гафу ит, без, ни, Гамирә белән вәгъдә куешкан идек. 

Дөнья гел шулай бит ул, әле алдын, әле артын күрсәтеп кенә тора. Гомер дигәнең аткан ук кебек. Фәрит бер күзенә ак төшкән Гамирә белән матур гына гомер кичерәләр әнә. Биш кызлары бар инде. Әтиләре: «Малай булганчы куам әле», – ди торгач, алтынчысы малай булган.

Ә Фатыйма һаман ялгыз булды. Утызы да, кырыгы да тулып узды, иллесе дә... Дөрес, сорамадылар түгел, сугыштан инвалид булып кайтканнары да, тол ирләр дә сүз салып карады аңа. Әмма тәкәббер хатын үз эченә йомылган иде инде. Кайнар дулкын йөрәккә бәрде. Фатыйма сискәнеп куйды. Кара син, көткән – морадына ирешкән, ди. Әнә аяк табанына җылы үтте! Кирәк бит, калын табан тәки дүрт-биш сәгатьне тартты. 

Фатыйма әби уйларыннан арынды, белгән догаларын кабатларга кереште: «Әллаһүммә инни әс-әлүкәл гафүә үәл – гәәфиийәтә фиддүньйә үәл әәхыйраһ. Әй Аллаһ, Синнән үземнең гөнаһларымны ярлыкавыңны сорыйм. Дөньяда да, ахирәттә дә мине саклауны сорыйм.

Ты­ныч картлык бирсәнә, җиңел үлемнәр биреп, гүремне нурлы итсәнә!» 
 Ул тынып калды. Бер генә йотым, бер генә йотым чәй кирәк иде дә, ярый, иртәгә инде. Әнә таң да яңара бугай. Фатыйма әби татлы йокыга талды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрэтле хикэя,рэхмэт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт, меңнән бер язмышларның берсе.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бэхетсез, кадерсез картлыктан Ходаем сакласан иде! Балаларыма , оныкларыма яраткан эни hэм дэу эни булым гомер кичерсэм иде!

        Хәзер укыйлар