Логотип
Проза

Бер ялгышсаң...


(хикәя)

            Алмачуар “Йолдызы” чишмәнең салкын суын эчеп туйса да, Әхмәтҗан юлын дәвам итәргә ашыкмады, кемнедер көткәндәй чишмә буенда басып тора бирде. Колхоз тормышының барлык авырлыгын үз җилкәсендә туйганчы татыган арык аты, бераз тынычлык тигәнгә сөенгәндәй, озын ялын чирәмгә тигезә язып, үлән чемчи башлады. Яшь егетнең күңел халәтен сизгәндәй, су буендагы талларда кошлар тибрәлеп сайрый. Әллә алар да Әхмәҗанның йөрәк серен беләме икән? Теле белән әйтергә кыюлыгы җитмәгән сөю серләрен Әхмәтҗан сөеклесенә кошлар җыры белән чишә алса икән! Юк шул! Әлегә Газизәсенә читтән карап сокланудан башка кыюлыгы җитми егетнең. Әхмәтҗан тагын чишмәгә төшә торган сукмакка күз салды. Газизәнең бераздан суга төшәсенә шиге юк – бая өйләре яныннан узганда ишек алдында чиләк тавышы ишетелеп калды. Чыннан да тиздән чишмә сукмагында сылу кыз сыны күренде. Газизәсен танып, егетнең йөрәге татлы сулкылдап куйды. Әхмәтҗан кызның үзенә күренмичә генә гүзәлкәйне күзәтергә бик ярата. Аның табигый ихласлыгына, мөлаемлыгына соклана. Газизәнең, Әхмәтҗанны төсмерләп алып, бит очларына кызыллык йөгерүен күрү дә егетнең күңеленә ләззәт өсти. Якынлашып килгән кызны оялтмас өчен Әхмәтҗан, аны күрмәмешкә салышып, арты белән борылып басты да күптән эчеп туйган атын кыстарга кереште: “Әйдә инде, бахбай, тизрәк эч тә китәргә вакыт...” Газизә, чишмә буендагы егетне күреп, гадәттәгечә җиңелчә кызарынды, шулай да ачык йөз белән сәлам бирергә кыюлыгы җитте: “Исәнме, Әхмәтҗан абый. Ат эчерәсеңме?” Әхмәтҗан соңгы арада түбән оч чишмәсенең суын бик еш “үз иткән” атына ымлады: “Әйе шул, Газизә. Әнә бит, аерып та булмый чишмәгездән. Әллә суыгыз ошый, әллә кызларыгыз...” Үзе турында сүз барганны аңладымы-юкмы, акыллы хайван тыныч кына үлән чемченүен дәвам итте, ә Газизәне бу шаярту тагын да ныграк кызартты. Хәтта, оялуын яшерергә теләпме, күкчәчәкләр төшкән ефәк яулыгын төзәткәләп куйды. Егет аны сүзсез генә күзәткән арада, үзе теккән бала итәкле күлмәген бер кулы белән җыя төшеп, нечкә билен иеп, чиләкләрен чишмә улагына куйды. Иелгәндә озын толымындагы чулпылар чыңлавы чишмә җырына кушылды. Кыз зифа иңнәрендәге зәңгәр көянтәсенә мөлдерәмә тулы чиләкләрен элде дә кайтырга юнәлде. Әхмәтҗан аны болай тиз генә җибәрәсе килмичә, атын йөгәненнән тотып, кызның юлын бүлде: “Газизә дим...” Газизә сөрмәле керфекләрен күтәреп егетнең күзләренә карады. Әхмәтҗанның авызы кипте, әйтер сүзләре әллә кая булды, бары тик чак кына ишетерлек итеп пышылдый гына алды: “Газизә...” Кызның да үз хәле хәл иде, ахры, шулай да кеше аңларлык бер-ике сүз иреннәреннән төште: “Әхмәтҗан абый, кайтыйм инде, яме. Әни ачуланыр...” Әхмәтҗан теләр-теләмәс кенә “Йолдызын” йөгәненнән тотып сукмактан читкә юнәлтте дә мөлдерәмә тулы бидрәләрен җай гына күтәреп менеп киткән кыз артыннан карап калды. Менә бүген дә теләгәнен әйтә алмады. Эх җебегән! Егетнең, бер яктан үз-үзенә ачуы килсә, икенче яктан һаман ачылмаган сере йөрәгенә ләззәт бирә иде. Егерме дүрт яшьлек баһадир буйлы ир-егет унсигезе яңа тулган кыз-кыркыннан шулай куркып торсын инде йә! Берәү булса, яратам, өйләнәм, дип бөтереп кенә әйтеп салыр иде дә шундый матуркайны үзенеке итәр иде! Өч ел буена немецка каршы сугышты. Анда илбасарлардан да, үлемнән дә курыкмады. Ә менә шушы гади авыл кызы алдында коелып төшүен әйт син аның! Әхмәтҗанга, авылның сугыштан исән-сау кайту бәхетенә ирешкән өч-дүрт егетенең берсенә, кызлар үзләре тагылырдай йөриләр. Ә егетнең күңеле Газизәдә. Йөрәкләрне җилкетерлек карашына караганда, чибәр кызый үзе дә егеткә битараф түгел кебек. Әхмәтҗан атына атланды да, Газизәсе турындагы татлы уйларына бирелеп, юртагын амбар ягына атлатты. 
           Колхозда чак-чак аяк сөйрәп йөргән ике аттан башка берничә техника галәмәте – ике ватык трактор, бер җимерек йөк машинасы гына бар иде. Сугыш елларында хатын-кызлар бу хәтле җирне үгез җигеп сөрсә, инде анысы да юк хәлендә. Әхмәтҗан кайту белән шул техниканы рәтли башлады. Председательдән чыкмады, ничек итсә итте, бер тракторны аякка бастырып, аңа менеп утырды. Йөк машинасын да көйләгәч, аңа да шофер табылды. Бераздан аның үҗәтлеге белән колхозга тагын техника кайтарылды. Ә Әхмәтҗан исә үзе тракторда эшләде, үзе кечкенә генә гаражның башлыгы да булып китте. 
      Шулай эшенә бирелеп йөргән көннәрнең берсендә аңа авыр хәбәр ишеттерделәр. Газизәне амбардан ашлык урлауда гаепләп төрмәгә алып киткәннәр иде. Ындырда эшләгән кызның кесәсендә бодай ашлыгы тапканнар имеш. Амбар башлыгы Чулак Корбангали кызны үзе тоткан, үзе милиция чакырткан. Өенә килеп тентү ясагач, тагын ике ярым капчык ашлык чыккан. Ул арышның тегү машинасын сатып алынган ашлык икәнлеген Газизә дә, аның әнисе дә усал түрәләргә берничек тә исбат итә алмаганнар. Амбардагы шактый гына җитмәгән бодайны да Газизә өстенә япканнар. Шулай халыкны куркытырлык үрнәк булсын өчен бер гаепсез кыз баланы өч елга төрмәгә яптылар. Әхмәтҗан хаклык эзләп председательгә дә барган булды, милициягә дә керде. Тик аңа турыдан-туры әйттеләр: “Егет, башыңа маҗара эзләп йөрмә. Хәзер шундый вакыт. Бер дә юкка кеше башы чери торган вакыт”. Яшерен-батырын түгел, Әхмәтҗан курыкты. Куркыныч еллар иде шул. Көчсезлеген тоеп, Әхмәтҗанның дөньясын җимерәсе-ватасы килде. Халык өстенә килгән һәр хакимият кешеләрне үзенә кирәкле көчле закон белән кысып тота. Ә ул елларда закон үтә кыргый, бик тә каты иде шул. Һәр хакимиятнең үз ялагайлары була. Әнә шул намуссыз затлар нахакка жалу язып, түрәләргә тәлинкә тотып кеше башына җитәләр дә инде. Чулак Корбан да шуларның берсе иде. Үз вакытында, Сталинның сүрәтен мәсхәрәләде, дип нахак бәла ягып, бер дә юкка авыл мулласын төрмәгә озаттырды. Бахырны дүрт баласы ятим калуына карамастан атып үтерделәр. Инде менә бер гаепсез кызның башына җитте. Атасы сугышта үлгән, чирләш әнисен, кечкенә энекәшен караган кызны яклаучы табылмады. Чулак төрмәдә гаепсезгә утырган кызның гайбәтен таратудан да тартынмады. “Андый җирдә Газизә кебекләрне тиз сындыралар. Әллә кайчан төрмә каравылчыларының сөяркәсе булгандыр инде. Бала күтәреп кайтып кермәсә...” − дип Әхмәтҗанның күңеленә шик кертте. Кыздан, бер гаебем дә юк, дип хат алса да, Әхмәтҗан аңа җавап язмады. Ул Чулакка ышанасы итте. Газизә төрмәдән кайтканда егет Чулак Корбанның кызы Миңнисага өйләнгән иде инде. Өйләнүе дә ничектер сәер генә килеп чыкты. Кичтән Чулак Корбан аны чакырып үзе куйган бал белән ярыйсы гына сыйлады. Иртән торганда янында шәрә килеш яткан Миңнисаны күреп, Әхмәтҗан башын гына кашыды. Ул киенгәнче хатыны һәм Чулак Корбан килеп керделәр. Тавыш күтәрделәр. Чулак Корбан Әхмәтҗанга, өйләнмәсәң, башыңны төрмәдә черетәм, дип янады. Әхмәтҗанга тиз арада Миңниса белән сельсоветка барып язылышудан башка чара калмады. 
           Ә Газизәне ул үз гомерендә берничә кат кына күрде. Нахакка өч ел гомерен төрмәдә югалткан кыз авылга кайтып кеше күзенә күренергә гарьләнде. Әнисенең күрше районда яшәгән сеңлесенә барып кергән икән диделәр. Аның ризалыгы белән бер ирне йортка керткән. Бераздан бергәләп өй салганнары, өч балалары тууы ишетелде. Туган нигезен Газизә шулай да ташламады. Бик еш булмаса да ире, балалары белән әнисенең хәлен белешеп киттеләр. Әнисе үлгәч төп йортта хуҗа булып Газизәнең энекәше калды. Ике туган бер-берсенә терәк була белделәр. Юкка кыерсытылган кыз баланы кызгандымы, сынмаганы өченме, язмышы Газизәнең тормышын бер җайга салды. Беренче хатыныннан бик иртә тол калган ире Газизәсенең кадерен белеп яшәде. Өч кызлары ата-анасына охшап акыллы, тырыш булып үстеләр. Әхмәтҗан гына Газизәсез чишмәгә ничә тапкыр төшсә дә, аны күз алдына китереп сызланмый калмады. Вакытында кызны Чулак Корбанның тозагыннан коткара алмады, азакта үзе дә аңа килеп эләкте. Атасы сыман холыксыз хатыны Миңниса бердәнбер чирләш бала тапты. Акылы зәгыйфь Фәһим басынкы чирләш түгел, ә кызу холыклы авыру иде. Үзенчә булмаса тәрәзәне дә киеп чыкты, печән тулы сәндерәгә ут та төртеп яндырды, әзме-күпме пенсиясен эчеп тә бетерә барды – законы үзендә. Үсә төшкәч үзен бәйләп салган атасына жалу да яза башлады – кәк-никәк жалучы Чулак Корбанның оныгы бит. Хәер, Чулак Корбанның үзенә дә оныгыннан еш кына эләгә – йә канга батырганчы тукмап кабыргасын сындыра, йә елата-елата пенсиясен талап ала, йә дәү әнисе тиешле кешесен акырта-бакырта чәченнән сөйрәп йөртә дә икесен дә кыйнап базга сала. Ә беркөнне Фәһим акча бирмәгән өчен дәү әтисен асып ук куйды. Хатыны чак кисеп төшерде. Бакый йортына китмәс борын Чулак Корбан оныгы аша җәһәннәм ачыларын күреп яши. Фәһим кебек акылга зәгыйфь бәхетсезләрне халык күбесенчә бахыр санап кызганса, бу мөртәттән шактый гына зыян күргән кешеләр аны балачактан ук сөймәде, жәлләмәде. Күршеләренең чебешләре бакчаларына керсә дә, Фәһим аларның муенын гына борды. Үскәндә тукмамаган авыл баласы калмады. Теле ачылгач та әнисенә ияреп күршеләр белән телләшә башлады. Акыллының теле күңелендә, тиленең акылы телендә – тора-бара үз әнисенә дә өйдә көн бетте. Әхмәтҗанның тормышы тәмугка әйләнде. Бер яктан зәһәр телле хатыны кисә, икенче яктан улы этлек ясап кына тора. Закон буенча Әхмәтҗан ахмак улын ташлый да алмый. Бала яхшы булса – дәүләт, яхшы булмаса – имгәк. Әхмәтҗан авылда бер таудай йорт салды, тик ул байлыкның бәрәкәте генә юк. Гаиләле саналса да, Әхмәтҗан гомере буена бер рәхәт тә күрмәде. 
            Үзенең бәхетсез тормышы турында еш уйланганы булды Әхмәтҗанның. Газизәгә күпме күз атып йөреп тә, башта йөрәген ачарга кыюлыгы җитмәде. Аннары кыз баланы нахак бәладән яклап кала алмады. Кеше сүзен тыңлады. Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот та бит! Исерек баштан Чулак Корбанның ятмәсенә килеп капканын сизми дә калды. Сарык булма, бүре ашамас та бит. Чулакның үз кызын кияүгә бирер өчен Газизәне күздән яздыруын соң аңлады Әхмәтҗан. Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер. Менә хәзер шуларның барысы өчен дә җавап тота түгелме? Энесенә сирәк-мирәк кунакка килгән асыл сөякле, әлегәчә табигый мөлаемлыгын, матурлыгын югалтмаган, йөзендә тыныч бәхет чагылган Газизәне аңа хәзер читтән генә кызыгып күзәтергә калды. Авылда бер чибәр кызны үзенеке итәргә хыялланып йөргән чаклары ирексездән хәтеренә килә. Бәхетле, ваемсыз чаклары... Әз генә кыюрак булып ачылса, кеше сүзен тыңламаса, Газизәнең елап язган хатына, аның гаепсезлегенә, чисталыгына ышанса, бәлки, барысы да башкача булыр иде... Үкенеп кенә хаталарны төзәтеп булса икән! Аңламасаң, бер ялгыш үз артыннан икенчесен, өченчесен сөйри... Хаклымы-хаксызгамы язмышыннан кагылган-сугылган, олыгайган чал чәчле ир бүген дә, авыр уйларыннан арына алмыйча, авыл кунакларын – җиңел машинага яше-карты төялгән гаиләне – Газизә гаиләсен сагышлы карашы белән озатып калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тетрэндергеч хэл,шундый бай тел белэн язылган,уз башыннан кичкэн хэл кебек кабул ителэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Физэлия Дэулэтгэрэеванын хэр язмасын туземсезлек белэн котеп алам. Ирек майданында анын язмалры куп языла бит. Мин аларны чынбарлык итеп кабул итэм. Рэхмэт сезгэ, ижатыгызда унышлар телэп калам.

      Хәзер укыйлар