Логотип
Проза

БЕР РӘХӘТНЕҢ БЕР КЫЕНЫ

(хикәя)

            Бер фатирда яшәгән ахирәте Зөмәрә көтелмәгән хәбәре белән арып-талып эштән кайткан Ранияне аптырашта калдырды: “Мин эшемнән киттем. Ошамый миңа анда!” Шәфкать туташының хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый, шулай да бу заманда кайда рәхәт? Эш бирүчеләр хәзер җаваплылыкны, башкарган эш күләмен арттырырга, ә хезмәт хакын ничек тә кысарга, азрак түләргә тырышалар. Кәрәзле телефоннар, башка элемтә кирәк-ярагы саткан кибеттә эшләгән Ранияне генә ал. Хуҗа кеше кибет ачылганнан бирле икәүләп эшләгән сатучының берсен кыскартты. Унике сәгать буена кыз кибеттә үзе генә. Яңа тауарны да кабул ит, витринага куярга да онытма. Тауарга заявканы да вакытында бир. Кассаны да дөрес алып бар. Сатып алучыларга тауар да күрсәт. Телефоннар белән бергә башка вак-төякне дә тәкъдим итәргә онытма. Чөнки эш хакы күпме тауар сатылуга бәйле. Сатып алучыларга ярый да бел, тагын килсеннәр өчен уңай тәэсир калдырырга тырыш. Кәефе бармы-юкмы, елмаерга тырышып йөри торгач, Раниянең яңак тамырлары авырта башлады. Тауарны караклардан да сакла. Саный китсәң, чиге-азагы юк вазифаларының. Шулай да Рания эшен ташларга уйламый да. Башкача ничек яшәмәк кирәк? Аның фикеренчә, Зөмәрә дә эшеннән юкка гына китте. Үзе артык пошынмый да кебек. “Теләсәң камыт тиз табыла ул”, − дип компьютерына төбәлеп тик утыра. Интернеттан Рания табып биргән эш урыннарына Зөмәрә күз дә салмады. Бәйләнмә әле миңа, дип кул гына селтәде. 
         Рания ахирәтен аңларга тырышты. Ни булды бу Зөмәрәгә? Алар бер авылда туып үстеләр. Рания мәктәпне бетереп эш эзләргә шәһәргә килгәндә өч яшькә олырак Зөмәрә шәфкать туташына укып чыккан һәм хастаханәгә эшкә урнашкан иде. Рания да тиз арада кибеттә эш урыны тапты. Кызлар кеше фатирында бергә түләп яши башладылар. Табыннары һәрчак уртак булды. Кемнең вакыты бар, шул ашарга әзерләде. Әти-әниләре, акчалата бик ярдәм итә алмасалар да, кызларын иткә-бәрәңгегә мохтаҗ кылмадылар. Ял көннәре бергә сирәк туры килде. Шулай да еш булмаса да кичә-концертларга бергә йөрергә, авылга бергә кайтып килергә тырыштылар. Авылча киенеп йөргән Раниягә Зөмәрә үзенең киемнәрен кияргә рөхсәт итте. Яшь ягыннан олырак булган Зөмәрә авылдан яңа килгән авылдашы өчен хәтта җаваплылык та тоя иде шикелле. “Егетләргә бик ышанып барма. Бигрәк тә тасма телле көньяк егетләренә! Атуисә миңа синең өчен авылда җавап бирәсе!” – дип акыл өйрәтеп кенә торды. Ранияме соң инде егетләргә караган кыз! Аны бит авылда сөйгән егете Илфир көтә! Аңардан башка беркем дә кирәкми Раниягә. Араларында ике йөздән артык чакрым булса да, уйларында һәрчак янда гына егете. Көзгә кавышырга Алла боерса исәпләре. Илфир газ хуҗалыгында эшли, туйга акча җыя. Кысып-кысып булса да Рания дә җыя башлады. Уйлап карасаң туйга бигрәк күп акча кирәк икән! Шулай да гомереңдә бер генә буласы бәйрәм матур, истә калырлык үтәргә тиеш! Илфир да шулай саный. “Син дөньяда иң гүзәл кәләш булырга тиешсең!” – дип күңелне очындыра. Ә Зөмәрәгә килгәндә, егерме дүрт яшьлек кызның да яратып йөргән егете бар. Тик Марат белән Зөмәрә якын тирәдә кавышырга уйламыйлар кебек. Һәрхәлдә Рания бу турыда белми. Ярый, монысы аларның эше. Зөмәрәнең эшен ташлап пошмый яшәвен генә аңлап булмый. Марат та аңа акча өеп китерми кебек. Кемгә ышана бу Зөмәрә?! 
         Зөмәрәнең эштән киткәненә дә өч атна вакыт үтте, ләкин кыз эш эзләргә уйламады да. Көне-төне интернетта утыра. Кемнәр беләндер сатулаша, кемнәргәдер очрашу билгели. Аңардан битәр Рания пошаманга төште. Фатир хуҗасына да түләргә вакыт җитә. Ни уйлый бу Зөмәрә? Ни калган аңа интернетта? Вакытын исраф итеп шул хәтле утырмаса! Беркөнне ахирәте аңа матур гына кофта сатып алырга тәкъдим иткәч, Раниянең гаҗәпләнүе үскәннән үсә барды. Рания кофтаны киеп карады, тик никтер күңеле ятмады, Зөмәрәгә кире сузды: “Туйга акча җыям, үзең беләсең бит”. Ранияне иң аптыратканы – Зөмәрә фатир өчен дә вакытында түләде, азык-түлек алып кайтуыннан да өзелмәде. Яңа-яңа киемнәре дә күренә башлады. Раниянең, каян акча аласың? дигән соравына, Зөмәрәнең ачыласы килмәдеме, җавап бирмәде. Билгесезлектә тагын ике атна үтеп китте. Зөмәрә эш эзләмәде. Акчага әллә ни мохтаҗлыгы да сизелмәде. Рания аңа карап, әллә бу мыштым ахирәте Маратыннан яшереп спонсор таптымы, дип тә уйлап куйды. Булмас та димә. Чибәрлеге дә, бар, буе-сыны да урынында. Аңа ярым шаярып бу уен әйткәч, тегесе көлеп кенә куйды. Тәмам аптырашта калдырды бу Зөмәрә Ранияне! Каян акча ала да ничек эшләмичә яши диген? Яңа-яңа киемнәре дә өстәлеп кенә тора. Ис китмәле! Рания эшләп торып та очын-очка чак ялгый. Фәхишә түгелдер бит инде аның ахирәте, Аллаһым күрсәтмәсен! Шундый түбәнлеккә төшүче татар кызларының да булуы сер түгел. Ахирәтенең ачылмавы да хәтерен калдырды Раниянең. Үзенә калса, Зөмәрәдән яшергән сере юк. Ә Зөмәрә серле капчык булып барысын да гел үз эчендә тота. 
           Җәйге бер матур көнне алар бергә кибеткә киттеләр. Ял көнне зур сәүдә үзәгендә халык кайнап тора. Күбесе балаларын ияртеп иркенләп йөриләр. Рания, үзенә кирәк-ярагын алгач, рәтләр буенча һаман тауар карап йөргән Зөмәрәгә иярде. Кәрзиненә берничә тауар салган Зөмәрә кайдадыр китеп югалып торды. Килгәндә кәрзиндә баягы тауарлары күренмәде. Үзе тиз-тиз генә Ранияне кассага әйдәде. Ниндидер вак-төяк өчен түләделәр дә кайтырга ашыктылар. Өйгә кайткач Зөмәрә киеме эченнән ике тауар тартып чыгарган иде, Рания телсез калды. Аның якын ахирәте карак?! Хурлыгы ни тора! Җитмәсә, оялырга уйламый да, мактана: “Күрсәттеме апаң мастер-класс? Авызыңны ачып йөрмә, өйрән!" Рания Зөмәрәнең күзен ачарга маташты: “Нишлисең син, Зөмәрә? Бу бит җинаять! Тотылсаң ни булачак?” Зөмәрәнең кибеттән беренче генә урлавы түгел иде, ахры, үз-үзенә ышанып, эре генә, тотылмыйбыз аны, җаен беләбез, дип кенә куйды. Кыек кәсебенең серләрен дә ача башлады: “Кибетләрнең байлыгы баштан ашкан. Безнең ише ярлыларга да өлеш чыгарсыннар әзрәк. Мин күп урламыйм. Курыкма, тотылмаска җаен беләм мин аның. Һәр кибеттә күпме сак барлыгын, күпме күзәтү камерасы барлыгын мин күптән беләм. Бәләкәй кибетләргә кереп йөрисе дә юк. Анда сатучы синнән күз дә алмый. Зур кибетләрдә җайлы, бигрәк тә халык күп көнне. Кибеттә утыз-кырык камера бар. Җаның теләгән тауарны аласың да камерасыз җиргә барып эчеңә тыгасың...” Рания авызын ачып Зөмәрәне тыңлады. Менә акча кайдан икән Зөмәрәдә! Бик җиңел кәсеп тапкан. Көне-төне интернетта утыруы да юкка булмаган. Урлаган тауарын сатып акча ясаган. Бушлай азык-түлек тә “аяк үсеп” Зөмәрә артыннан ияргән булып чыга. Менә йөр, ахирәтемне беләм, дип! Мыштымлыгын әйт әле син аның! Мастер-класс! Менә сиңа мастер-класс! Бурлыкка да дәрес үткәреп була икән! Хатасын аңлау урынына, Ранияне дә урлашырга өйрәтеп маташа! Кеше сикерә дип сикермә, сарык булырсың! Рания күпме үгетләсә дә, үз хаклыгына ышанган Зөмәрә адымының кыек икәнлеген танымады: “Әллә байлар гел намуслы юл белән тапкан дисеңме ул байлыкларын? Булмый ни! Бурдан урлау хәләл, диләр. Безнең белән дә бераз бүлешсеннәр! Безнең дә рәхәт тормышка бераз хакыбыз бар!” 
      Шушы хәлдән соң ике ахирәт арасына күзгә күренмәгән чик ятты. Моңарчы белмәгән яңа, килешсез яктан ачылган дустыннан Рания читләшә башлады. Алып кайткан колбасасы тамагыннан үтмәде. Элек киеп йөргән киемнәренә бүтән кагылмады. Башкача Зөмәрә белән кибеткә йөрмәде. Бергә барсалар, угрылыкта үзе дә катнаша сыман тоелды. Каракны яшергән кеше үзе дә карак, димәсләр иде. Бәләкәйдән аны кеше әйберенә тимәскә, хәрамга кагылмаска өйрәтеп үстерделәр. Үзенекен югалтса югалтты, кешенекенә тимәде. Рания үз гомеренә бер тапкыр әйбер урлады. Дүрт-биш яшьлек чагында өендә үз уенчыгы булмаган Рания бергә уйнаган кызның курчагын урлап алып кайтты. Кыска күлмәк кигән алтын чәчле, зәп-зәңгәр күзле курчак бик кызыктыргыч иде шул. Җитмәсә песи баласы тавышы белән “әннә” дип әйтә дә белә. Тик өйгә кайткач Рания курчак белән уйный алмады. Бер яктан, әнисе күреп орышудан курыкса, икенчедән бу адымының начарлыгын аңлый иде инде кызчык. Рания куанычы булмаган уенчыгын сәндерә печәне астыннан тартып чыгарды да хуҗасына кире илтеп бирде. Тик, урладым, дип әйтергә көче җитмәде. Урамда таптым, дип хәйләләште. Әнисенең бу яктан каты торуы да юкка булмады. Мәктәптә кеше әйбере урлаган абыйсының йомшак җирен ачулана-ачулана кычыткан белән кәкләп ант иттерүе әле дә исендә. Әтиләре дә, кеше аяк астында алтын ятса да алма, дия иде. Әле дә Рания өчен бай-бай кибетләрдәге тауар, байныкымы, түгелме, иң башта – кеше малы. Бай аны нинди юл белән тапса да, Раниянең аңа хакы юк. Байның байлыгы жәл булганнан түгел, ә угрылыкның бик яман гадәт булуыннан. Бурныкын карак урлаган, дигәндәй... Бай ул байерга өйрәнгән, байлыгын табар. Ә менә кеше үз-үзен, үз намусын югалтса, тагын таба алырмы икән? Бервакыт кибеттән кыйбатлы гына телефонны күз алдында кемдер чәлдереп киткәч, Раниягә ничек кыен булган иде. Каракны табуын да таптылар, тик ачык авызлыгы өчен хуҗасы Ранияне ярты хезмәт хакыннан мәхрүм итте. Менә шушы Зөмәрә кебекләр йөри дә инде бурлашып. Ул урлаган тауар бәясен хуҗа кешегә сатучылар, каравылда кизүдә торучылар, кибет хезмәткәрләре үз хезмәт хакыннан кайтара. Димәк, Зөмәрә санаганча, аның белән туеп сикергән алыпсатар бүлешми, ә шул ук очын-очка ялгап яшәгән сатучы-каравылчы халкы үз авызларыннан өзеп бүлешә. Тик барыбер Зөмәрәнең бу тайгак юлга басуының сәбәбе бик аңлашылмый. Рания кебек дүрт балалы зур гаиләдә түгел, әти-әнисенең бердәнбер яраткан кызлары булып, мохтаҗлыкның ни икәнен белмичә үсте Зөмәрә. Ике яктан дәү әниләре дә, бүләк арты бүләк биреп, оныкалары өчен үлеп торды. Раниянең әнисе киемне балаларына тегү машинасында үзе юнәткәндә, Зөмәрә кибеттән генә киенде. Әтиләре Хәсән бригадир иде инде бригадирлыкка. Колхоз малын үз ихатасына аз ташымады. Зөмәрәнең кеше малын читсенмәве бәлки шуннан киләдер? Үскән чакта ул-бу ягы сизелмәде кебек. Аннары ул вакытта да дөньяда хаклык булмады. Шул ук бригадир Хәсән колхоз малы белән йорт салды, ә фермадан биш-алты капчык фуражга кул сузган бер бахырны башкалар курыксын өчен өч елга төрмәгә утырттылар. Кеше хакы төшми калмыйдыр ул. Хәсәнгә булмаса, аның тамырына. Ни булса да, Рания Зөмәрәне аңлый алмады. Ике ахирәт арасыннан кара мәче үтте, дуслыклары суынды. Шулай да Рания Зөмәрәгә ялгышын аңлатырга тырышты. Тик вакытын гына юкка сарыф итте. Хак сүз ачы була, дигәннәр, тегесе үпкәләде генә. Хатаңны әйтүчене атаң дип бел дә бит, кая соң! Хаклы булуына, тотылмаячагына Зөмәрәнең иманы камил иде. Бурлыкның төбе хурлык икәнлеген төшенмәде. Беренче тапкыр Зөмәрә кибеттән ислемай урлады. Аны күрүче, кулыннан тотучы булмады. Икенче бурлыгы да уңышлы үтте. Зөмәрәгә бу ошап китте. Бушлай алырга мөмкинчелек булганда нигә әле түләп торырга? Ул зур сәүдә үзәгенә эшкә йөргән сыман йөри башлады. Нәфесне нигә өйрәтсәң, ул шуны куа. Тик шуны гына искә алмады. Караклык ул баткак сазлык кебек, урлаган саен эченә ныграк суыра бара. Эшләп ашау авыр күренгән кыз шулай җиңел, рәхәт эш тапты. Зөмәрә сәүдә үзәгенең эш тәртибен, анда күпме сакта торучылар, күпме күзәтү камерасы барлыгын, аларның урнашкан урынын яхшылап өйрәнеп чыкты. Тик сәүдәгәрләрне дә гел алдыйм, димә. Алар үзләре дә хәйләгә, алдарга һәвәс. Зөмәрә күз алдында тыз-быз йөргән сакчылардан, әллә каян күренеп торган камералардан башка, сату-алу залында яшерен сакчылар бар икәнлеген генә күздән чыгарды. Дөресрәге, “кәсебенең” бу ягы аңа таныш түгел иде. Күзгә чалынмаган өчен үз телләрендә “детектив сакчылар” дип аталган бу “күзгә күренмәгән” хезмәткәрләр исә гади сатып-алучылар рәвешендә, тауар сайлаган булып йөри. Ә чынлыкта алар бу “яшерен постларыннан” каракларны күзәтә һәм кирәк җиргә хәбәр итә. Нәкъ менә шул яшерен сакчылар турында “рәхәт” тормышка, җиңел кәсепкә тарыган Зөмәрә белмәде. 
           Кыска гына җәй үтеп тә китте. Рания эшеннән чыкты һәм авылга кайтып сөеклесе белән никах укыттылар. Туйга кайтырмын, дип вәгъдә биреп калса да, Зөмәрә кайта алмады. “Яшәгән җиремнән китмәскә имза бирдем, − диде ул телефоннан күңелсез генә. – Тотылдым. Тикшерү бара. Исемем чыккач Марат мине ташлады. Нишләргә дә белгән хәл юк... Бик күп түлисем бар... Шулай да өмет бар, ике эшкә кердем. Тагын бер эш эзлим. Аңладым, ахирәткәем. Син хаклы булгансың. Оятка калдым...” Телефоннан ике ахирәт бик озак сөйләштеләр. Әйттем бит мин сиңа, дип күкрәк кагуның файдасы юк иде инде хәзер. Вакытында ышандыра, бәладән йолып кала алмады Рания Зөмәрәне. Җиңел күренгән юлны, тайгак юлны үзе сайлады шул Зөмәрә. Ул кыек сукмакның ахырын гына күрә белмәде. Бушка килгән байлык күзен томалады. Бер эштә эшлисе килмәде, инде менә өч эштә тир түгәргә туры килә. Нишлисең, үзе егылган еламас. Бәлки бу яхшыдыр да. Бәлки хәләл тире хәрамын юар, кем белә. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә шул. Тота бервакыт кеше хакы. Костыра бервакыт хәрам. Алмаз алмаз белән киселер, угыры угыры белән тотылыр, дигәннәр. Энә урларсың, дөя түләрсең. Зөмәрә тайгак юлга басканлыгын соң булса да аңлаган. Оятка калдым, ди бит. Бәлки соң түгелдер. Ояты барның вөҗданы бар. Тотылуы да начар түгелдер. Тотмасалар шул ук ялгыш шома юлдан атлар иде. Җәзасы булмаса кеше ниләр генә кылмас иде икән? Тормыш түләтмичә берни дә бирми шул. Бер рәхәтнең бер кыены була, димәсләр иде. Ялгышып-хаталанып та, абынып та тагын аягына торып баса алырмы Зөмәрә? Ышанасы килә, бик тә ышанасы килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    оятка калулардан Алла сакласын.Бик әйбәт хикәя тәрбия темасы инде бу.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Я күзем тияр дип мактамаска булдым әле бу юлы, кытыршы урынын күрсәтергә дә кирәк бит инде. "Тотмасалар шул ук ялгыш ТАЙГАК юлдан атлар иде" диеп язылса дөресрәк булыр дип уйлыйм. Бу тәнкыйть түгел, дусларча киңәш, үземә күрә объективлык гамәле. Ә хикәя мәгънәви һәм тәрбияви әһәмияте белән - СУПЕР!!!

      Хәзер укыйлар