Логотип
Проза

​БЕР ЧӘШКЕ СӨТ


(бер әни тарихы)

      Сигез айлык  кызы кинәт чирләп киткәч, Зәринәгә баласы белән хастаханәдә ятарга туры килде. Гөлчәчәге  авырткан эченә кагылдырмый да сабый, базлап елый. Аңа карап әни кешенең үзәге өзелә. Үзе кычкырып еларга әзер. Шулай да, баланы табиб карагач,  ул әллә ни куркырлык нәрсә күрмәгәч,  анализларын алгач, кызы бераз тынычлангач,  Зәринә үзен кулга алырга, ул хәтле кайгырмаска тырышты. Кәеф ягы гына шәп түгел. Баласы чирләп торса, нинди ананың күңеле күтәренке булсын? Җитмәсә,  ничә көн каты урындыкка утырып йокысыз, ялсыз  төннәр үткәрәсе  бар.  Зәринә үзен дә, баласын да үлеп кызганды. Эч пошудан бу минутта үз-үзенә хәтта бәхетсез булып та тоелды.
        Палатада  төрлечә авырган балалары белән тагын алты хатын ята. Һәркем үз баласы белән мәшгуль. Тәрәзә янындагы буш караватка, бәйрәм көне булуга карамастан, яшь балалы хатынны салдылар. Бала кешесе шундый  инде ул, бүген бәйрәм бит әле, дип чирләми тормый.  Ачык йөзле яңа хатынның исеме Рәхилә булып чыкты. Гөлчәчәген ничек кенә үлеп яратса да, Зәринә яңа хатынның баласын шашып сөюен күрми калмады.  Ул сиңа дөньяда иң матур, иң ягымлы, иң җылы сүзләр!  Ул сиңа,  сабые яныннан китмичә, урынын, гәүдәсен төзәткәләп тә җайлап  өтәләнү! Ул сиңа  кадерләп, назлап, иркәләп сыйпау! Ә күзләре, баласына төбәлгән күзләре  шундый дә якты бәхет нуры чәчә! Хатынның үз-үзен бар тотышы, бар кылыгы баласын үлеп яратуы турында сөйли.   
       Бер арада Рәхилә Зәринәгә, чыгып керәм, улымны карап тор әле, дип эндәште.  Зәринә карышмады, кызы йоклаган арада кечкенә малай янына килде.  Тузганактай ап-ак, йомшак чәчле, зур, зәңгәр күзле сигез-тугыз айлык  малай урынында тыныч кына ята иде. Әнисе урынына ят апаны күргәч тә әллә ни борчылмады кебек.  Зәринә  балага: ”Ни хәлләр бар, батыркай? Үсеп буламы?” – дип күңелле генә  дәште.  Малай битараф карашын ят ападан түшәмгә шудырды.  Бераз күзәткәч, хатынга балада ниндидер сәерлек күренде сыман.  Аның хәрәкәтләре дә ничектер җайсыз, гадәти түгел шикелле.  Аякларын да ничектер уңайсыз салган.  Зәринә сузган уенчыкны да кулына алмады.   Хатын  гүелди-гүелди  баланың гәүдәсен көйләде дә, утыртып куймакчы булды. Тик тугыз айлык бала гәүдәсен тота, утыра алмый иде. Ул бераз чайкалып утырды да бер якка авып төште.  Зәринә аңлады: бала үсеше белән артта кала, бала – инвалид.   Хатынның күңелен авыр хисләр биләде.  Кызганулы карашын малайдан аермыйча басып торганда  Рәхилә килеп җитте. Кулына буш чәшке тоткан.  Әни кеше улына карап аклана башлады: “Тимуркаем, балакаем, менә бит ничек! Бәйрәм көнендә кергәч, сиңа сөт юк, заявка юк, диделәр. Бәбекәем, ничек түзәбез инде?” Аннан карашын йөзенә аптырау чыккан Зәринәгә күчерде: “Ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр. Тизрәк бала әйберләрен генә алдым да чыгып киттек. Ашарга бер нәрсәбез дә юк...” Күңеле төшкән хатын кулындагы буш чәшкегә карады.  Карашында  шундый зур борчу, үпкә ята иде, әйтерсең дә аның бу мизгелдәге бар бәхете шушы чәшкедән тора!  Сөт чәшкесе түгел – дөнья буш! Күзләренә тулышкан  яшьләр мөлдерәп шул чәшкегә тамарга торалар.   Баласын ничек ашатырга белми гаҗизләнгән анага,  гарип балага карап, Зәринәгә  кинәт бик кыен, уңайсыз  булып китте, әйтерсең дә  ач сабыйга сөт бирмәгән өчен ул үзе гаепле.  Бу хастаханәләрдәге тәртипне дә әйтер идем инде! Бала хәтле балага бер чәшке сөт табылмагач!  Йөзенә кызгануын чыгарырга тырышмаса да, баланың гарип  булуы да  үзәкне өзә. Шул чирле балага бер чәшке сөт кызгангач ни!  Башына кинәт кенә бер уй килгән Зәринә хатынга, борчылмагыз, диде дә, ашыга-ашыга палатадан чыгып, ашхәнә ягына атлады. Анда торган суыткычтан Гөлчәчәгенә дигән сөтне алып, җылы су эченә җылытырга куйды. Берникадәр вакыттан  корсагы ачыккан Тимурын Рәхилә ягымлы сөйләнә-сөйләнә ашатып утыра иде инде: “Менә минем акыллы улымны тәти кызыбыз Гөлчәчәк  сыйлый бүген. Аша, матурым, аша, бәбием...” 
         Кул-аякларын ташлап, изрәп яткан кызы янына чүгәләгән  Зәринә, әнисе итәгендә   нәни иреннәрен чапылдата-чапылдата ашап утырган  малайга күз сала-сала,  баласының тыныч йокысын саклый.  Сабый йокыга киткән шушы татлы мизгелләрнең тәмен әни кеше генә тулысынча белә.  Сабый йоклаган мәл – иң матур, иң изге мәл. Әни кеше  өчен бала имезү  ләззәтенә тигез булган иң рәхәт мизгел.  Зәринә урындыкта утырган җиреннән башын кызы яткан мендәргә терәде дә уйга талды.  Гөлчәчәге  нәни борын тишекләрен киңәйтеп, тирән итеп сулыш ала.  Төшендә нидер сөйләнеп ала.  Кызының нәни бармакларына борынын терәгән Зәринәнең күңеленә талгын бер тынычлык кайтты. Хәтеренә Рәхиләнең бая әйткән сүзләре килде: “И кайгырма, җанашым, ул хәтле. Бала чирләми тормый. Китәрлек чир булсын...” Зәринәнең күз алдыннан  Рәхиләнең баласына төбәлгәндә  бәхет яктысы  кабынган күзләре китмәде.  Менә бит ул чын ана йөрәге!  Балам гарип, инвалид, үсеше белән артта кала, бәхетсезмен, дип төшенкелеккә бирелми,   ә ул ничек бар – шулай кабул итә, шуңа сөенә. Дәвалый, тәрбияли, үстерә. Куанып үстерә.  Баласы нинди генә булмасын, әнисе аның барлыгы белән бәхетле. Зәринәгә бу уйларыннан үз-үзе алдында  бераз гына оят та булып китте. Ә синең,  нинди матур, чәчәктәй сокланырлык, таза-сау балаң булып та, ул әз генә чирләп алгач та күңелең төшә. Үзеңне кызгана,  бәхетсезгә саный башлыйсың. Оят түгелме сиңа?!   Бу җайсыз каты урындыкта утырып төн чыгу да вакытлы гына.  Баласы өчен агач  урындыкта утырып йоклау түгел, Зәринә как казакка да ятар кирәк булса, терелсен генә.   Кызы янына башын салып, күзләре йомылып онытыла башлаган Зәринәгә инде урындык та ул хәтле уңайсыз күренмәде.  Күз кабагын каплаган караңгы пәрдә артыннан  бер чәшке мөлдерәмә тулы сөт килеп чыкты.  Бер чәшке тулы изгелек...  Сабый бала хакына кылган кечкенә генә яхшылыгы тудырган җылы, йомшак дулкында тибрәнә-тибрәнә,  Зәринә изрәп йокыга талды. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур итеп язылган. Укып туеп булмый. Рэхмэт,Физалия!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе, бик нэфис, йомшак итеп язылган. Менэ шулай шокер итеп, елмаеп, яратып устерсен иде hэр ана да, hэрбер баласын! Бала туганына, авыру булуына гаепле тугел бит, hэр бала яклауга мохтаж!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик оста хэм матур итеп язасыз. Рэхмэт сезгэ!!!

        Хәзер укыйлар