Хикәя
Ләлә ХӘЙДӘРОВА
Гадилә апа бүген төнлә рәтләп йоклый алмады. Рәшитемне йокысыннан уятам, дип курыкмаса, күптән бөтен эшен бетереп куйган булыр иде инде. Шулай да түзмәде, өйгә таң яктысы сирпелү белән, урыныннан торды. Алгы якка чыгын, крахмаллап кибәргә элгән керләрне тотып карады. Нәкъ үтүкләрдәй булып кына торганнар: артык кипмәгәннәр дә, бик дымлы да түгел.
Үтүк астыннан Гадилә апаның чигешләре теп-тере чәчәкләр кебек килеп чыктылар, хәтта өйгә алардан хуш ис тә таралгандай булды.
Кинәт Рәшитнең караваты шыгырдап китте, ана, сискәнеп, өстәлгә җәйгән ашъяулыкның читен кайтарып, чигешләр өстенә каплады. Йөрәк тибеше үзенә үк ишетелә башлады, күз аллары караңгыланып китте... Аннары улының йокы аралаш елмайганын күреп: «И-и, беткән нәрсә, алай гына торгызырсың аны бар!» – дип, үз-үзен табалап куйды. Соң, егет кеше чүпрәкләргә игътибар итеп торамы инде, нәрсә икәнен, кемгә икәнен белмәгән килеш. Менә дәресләрен бетереп кайтышына әзерләп куяр да, кем өчен икәнен әйтер, таратып күрсәтер...
Ярар, сәгать алты икән бит инде, аның Рәшите кайнар коймак белән чәй ярата, һәр көнне ашатсаң да сүз әйтәсе түгел. Улы, аның уйларын раслагандай, йокысыннан көчкә айнып торды, «ә» дигәнче бер таба коймакны «сугып», ноталар папкасын гына эләктерде дә чыгып ычкынды.
Гадилә апа, серле елмаеп, тагын баягы әйберләр янына килде. Менә бит алар, төн йокыларын калдырып, күз нурларын түгеп эшләгән эшләре. Болай бик матур кебек тә үзе, яратсыннар гына иде. Югыйсә художниклар үрнәгенә карап, иң нәфис кыр чәчәкләрен генә сайлап, кылдай энә белән канвалап чигеп утырды бит. Яңа тормыш итә башлаганда барысы да кирәк була аның: гөл урындыкларына ябарлар, тумбочкаларга капларлар, тастымаллары, ашъяулыгы да кирәк булыр. Ә күкрәгенә күк чәчәкләр төшерелгән ак батист төн күлмәге бигрәк матур чыкты.
Гадилә апа барысын да пөхтәләп алдан ук үзе әзерләп куйган юка матур ак кәгазьгә төрде. Кара әле, чыннан да, ачып җибәрүгә өйләренә кыр чәчәкләренең хуш исе таралса начар булыр идемени?! Бер генә тамчы яхшы хушбуй җитә инде аңа. Андыйлары бик кыйммәт шул аның: бармак башы хәтлесенә дә кило ярым шикәр хакы бирергә кирәк. Тукта әле, әллә... Ул буфет алдына атылып килде дә, шулай ук капыл гына тукталып та калды. Бераз уйланып торганнан соң буфетның иң өске шүрлегеннән «Красная Москва» дип язылган тартма алды. Тартма эченнән: «Сөеклем, туган көнең белән котлыйм үзеңне. Рәшитнең оныгын күргәнче яшәвеңне, миннән бер дә бизмәвеңне, бик бәхетле булуыңны (минем белән генә) телим. 23/V-1941 ел. Рәхимҗаның», – дигән язу килеп чыкты. Бу аның соңгы буләге иде. Аннан сугыш... Аерылышу... Күз яшьләре... Яңа гына теле чыгып килгән Рәшитнең ишеккә барып: «Әттә, айт!» – дип кычкырулары. «Әттә итте...» – дип күңелсезләнүләре. Аннан, аннан... «кара печатьле» хат... Бу вакытта инде аның улы да үзе белән кочаклашып елардай булып җиткән, 5 яше тулган иде. Гадилә апаны тормыш баскан, авыр сугыш елларының, ялгызлыкның бөтен ачысын татыган, бары тик Рәхимҗанының кайтуын уйлап кына юана торган көннәре иде.
Ышанмады Гадилә апа, һич ышанмады. Тикшерми-нитми шундый коточкыч кәгазь җибәрүләренә генә бик-бик хәтере калды. Дүрт ел буена бер яраланмый йөреп тә, менә-менә сугыш бетә дигәндә генә нишләп үлеп ятсын ди ул.
Ул һәр көнне яңа хәбәр, куанычлы хат көтте. Ә андый хат килмәде... Тора-бара бу хәбәр белән килешергә туры килде. Ә вакыт дигәнең дөнья мәшәкате белән үтә дә үтә. Гадилә апа үзе кебек ялгыз калган бишәр-алтышар балалы хатыннарны да күрде, балалары Ватаныбызның изге җирен саклаганда башларын куеп, тәрбиячесез калган карт-карчыклар да, яңа гына тормыш корып, сөеклесенең истәлеге булып калырдай баласы да булмаган яшь хатыннар да, ятимнәр дә исәпсез иде. Гыйбрәт күп, баланы да тәрбияләргә кирәк.
Бәхетенә, Рәшите бик ягымлы, тыныч бала булып чыкты. Эштән кайтышлый бакчага кергәч, улы йөгереп килеп кочаклаганда, бөтен кайгысы онытыла, күңелен шатлык били иде.
Сугыш бетте. Рәшит укый башлады. Укуга сәләтле булып чыкты, тәртибе, пөхтә йөрүе, иптәшләре белән мөгамәләсе турында җыелыш саен мактап сөйләделәр. Музыкага сәләтле булуы ачылды. Анага бу яңа куаныч, яңа мәшәкать, яңа чыгымнар өстәде. Файдалануга гына булса да, өйгә пианино алып куярга туры килде. Гадилә апаның юклы-барлы хезмәт хакы гына җитми иде, әлбәттә. Фатирга студентлар кертеп, аларның керләрен уып, кешегә вак-төяк теккәли торгач, мохтаҗлык кичермәделәр.
Дөрес, аңа тормышын җиңеләйтү юлын да тәкъдим итеп карадылар. Бишбалтада яшәүче җиңгәсе, бер ял көнендә килеп, җәелеп чәйләр эчеп утырды, аның колагына: «Шундый зур фатирың була торып, җаный, япь-яшь башыңнан ялгыз гомер итмәссең, бер би-ик чибәр кешегә димлим әле үзеңне, Аллаһы боерса», – диде. Ә Гадилә апа, Рәшит ишетмәсен дигәндәй ымлап куйды да хәсрәтле генә елмаеп башын чайкады. Җиңги исә бушка гына йөрүчеләрдән түгел иде. Иртәгесен ул шинель кигән чибәр генә бер кеше белән килде. Кешенең исеме Хәмит иде. Ул шактый гына сөйләшеп утырды. Аннан соң тагын, тагын килде...
Рәшит башта ятсынып маташты. Әмма сугыш, «утлы табага баскандай үкчәләрен ялтыратучы» немецлар турында сүз киткәч, булдыра алмады, «абыйсы» белән сөйләшә башлады, ияләнде. «Абый» аңа агачтан юнып танклар, кәгазьдән самолетлар, пилоткалар ясап бирде. Яшерен-батырын түгел, бала белән мавыккан, әле өстендәге киемнәреннән дары исе дә чыгып бетмәгән бу кешегә карап, әллә балага яхшырак булыр, тормыш итү дә җиңеләер, дип уйлаган вакытлары да булды Гадилә апаның. Ләкин тәвәккәлләп яңа тормыш корырга кыюлыгы җитмәде. Рәшит беренче класста укый иде. Ул әнисенә Хәмит абыйсы калдырып киткән рәсемле китапларны күрсәтеп мактанды. Әнисе аны кочагына алды һәм үз сүзләреннән үзе кызарганын тоеп:
– Улым, әгәр Хәмит абыеңны әтиең итсәк!.. – диде. Малайның күзләрендәге шатлык очкыннары юкка чыкты. Ул олы кешеләрчә җитди итеп текәлеп әнисенең күзләренә карады.
– Ничек инде ул минем әтием булсын?! Хәмит абый ич инде ул! Минем үз әтием бар... Миңа башка әти кирәкми... – диде, һәм, «әллә шуны да белмисеңме», дигән сыман шелтәле караш ташлады да әтисенең стенадагы рәсеменә текәлеп уйга калды. Бала хакына дип, ана шәхси тормыш кору бәхетеннән баш тартты.
...Кадерле бүләк өстенә берничә тамчы хушбуй, түгел... берничә тамчы күз яше һәм бер генә тамчы хушбуй тамды.
Бүләк тә булды. Квартира өчен түләнәчәк акча да тотылмый калды. Хәер, түләгәндер инде, «Бәйрәмне башкача рәтләрбез, «аңа» бүләкне дә үзем әмәллим, бу акчаны түли күр!» – дигән иде улына. Түләгәндер. Әнисенең барлы-юклы айлык акчасы белән үзенең стипендиясенә генә яшәп, очын-очка көчкә ялгап барганны белә бит.
Бүген кич Рәшите сөйгән кызы белән таныштырачак аны. Ана каушап та, шатланып та, бераз гына ямансулап та көтте бу кичне. Өен инде ул күптән тәртипкә китерде: юып үтүкләмәгән, крахмалламаган чүпрәге, ялтырамаган савыт-сабасы калмады. Идәнне дә инде атна буе тимер иләк белән ышкып юа.
Гадилә апаның пилмәннәре ясалып бетеп, ак тастымал астына кереп сыенгач кына, яшьләр кайтып килде. Рәшит кызның пальтосын салдыргач, аны кулыннан алып, әнисе каршына китерде һәм артистларча кыланып: «Таныш булыгыз, бу минем әнием», – диде. Кыз битләрен чокырайтып балкып елмайды һәм салкыннан бераз кызарган кечкенә генә кулын Гадиләгә сузды. Аннан, ниндидер онытылган сүзен хәтерләгәндәй, уйланып торды да: «Наилә...» – дип өстәде. Ә Гадилә апа күңеленнән «Наилә, Наилә», дип кабатлады. Үзе елмаеп: «Узыгыз, балалар!» – диде һәм түрдәге диваннан урын күрсәтте. Кыз үзенә тәкъдим ителгән урынга күңел өчен генә утыргандай итте дә, торып, бүлмәдәге чигешләрне күзәтеп йөри башлады.
Наилә зур коңгырт күзле, озын гына буйлы, зифа гәүдәле, ап-ак йөзле, бик тә сөйкемле бер кыз булып чыкты. Өсте-башы да бик әйбәт. Тик кап-кара парча күлмәгенең яка-изүләре артык ачык булуын гына Гадилә апа бик килештереп бетермәде.
Наилә, радиоалгыч янына килеп җиткәч, үзеннән күзен ала алмый торган Рәшиткә күтәрелеп карады. Тегесе, аны берсүзсез аңлап, ниндидер бер пластинка тартып чыгарды. Озакламый ул елларда яшьләр арасында яңа модага кереп килгән джаз музыкасы тәрәзә пыялаларын зыңгылдата башлады.
Әни кеше, алгы якка чыгып, керосинкасы тирәсендә кайнашырга тотынды. «Абау, улым, ул чаклы кычкыртмасана!..» – диде ул, түр якка чыгып өстәл тирәсендә маташканда. «Чыннан да, Рома!» – дип, аның сүзләрен куәтләде кунак та. «Рома» икәнен әле беренче ишеткән Гадилә апа күтәрелеп улына карап куйды. Ә «Рома» исә, музыканың тавышын бераз киметте дә, көй уңаена гәүдәсен биетеп, кызның күзләренә карап елмая бирде.
Гадилә апа бер почмагы чигеп эшләнгән ап-ак тастымалны тәлинкә-кашыклар өстеннән алып өстәл читенә куйды. Кыз андагы чәчәкләрне җентекләп карап: «Нинди күп сездә чиккән әйберләр», – диде. Сөенеченнән ананың тамагына төер тыгылды. Менә бит, улы илтифат та итмәгән нәрсәләрне кыз бала ничек тиз күрде. Килеп керүгә чигешләрне карады, әнә тагын... Ничек дөрес, ничек дөрес эшләгән ул аңа чиккән әйберләр әзерләп. Өйдә нечкә күңелле, ананы улыннан да яхшырак аңлый торган шушындый бер фәрештә артса начар буламыни!
– Мещанство. Баш эшләтәсе юк кешегә, чтобы время убивать, – диде, чыннан да Рәшит булудан туктап «Рома»га әверелгән кеше. Әмма, шундук аптырап, коелып төшкән әнисенең иңенә кулын салып, тагын Рәшит булып елмайды да: «Әни! Пилмән дигән идең бит», – дип күз кысты. Гадилә апа әле һаман да ишеткән-күргәннәрен аңлаудан гаҗиз калып, артыннан кемдер этеп йөрткән кеше сыман тын гына пилмәнле кәстрүлне алып кереп куйды.
Рәшитнең күңеле гаҗәп күтәренке: ул сөйләшеп тә, көлеп тә туймый. Өстәвенә, каяндыр бер «Анапа» сөйрәп чыгарды. Әнисенең күңелендә ниләр барын аз гына да сизмәгән улы, бөтенләй андый нәрсәне капмаганын белсә дә, Гадилә апа алдындагы рюмканы да тутырды. Аннан, әнисенең чырае сытылганын күреп, көлеп җибәрде һәм муеныннан кочаклап алды: «Әни! Бүген безнең аеруча шатлыклы көн. Без бит икәү: улың һәм кызың хөрмәтенә эчәргә ярый!» – дип шундый үтенеп әйтте, Гадилә апа кылкына-кылкына бер-ике йотканын үзе дә сизми калды. Рәшит әнисенең күзләренә үз итеп, бик якын итеп карап: «Ну и пьяница мама у меня!» – диде. «Ходаем, сөенеченнән ни кыланганын белми инде бу бала, үзе бераз ояла да бугай...» – дип уйлады ана. Ул инде дорфалыгы өчен дә, «Анапа» өчен дә улын гафу итәргә өлгергән иде.
Балалар пилмәнне бик мактап ашадылар. Анысына да әни кешенең күңеле булды: кыз хәтта табак-савыт юарга теләге барын да белдерде. Булмаганны, шундый яхшы киемнәр белән кухняда чуалалармы! Ашагач, яшьләр бер-ике танец биеп алдылар. Ана аларның яшьлекләренә, чибәрлекләренә сокланып, пар килүләренә сөенеп утырды. Менә хәзер Рәшитне чакырырга да бүләкне күрсәтергә. Ул: «Бәйрәм белән котлап, әни белән икебездән», – дип, үзе килештереп әйтеп тапшырыр. Ә Наиләсе, бит урталарын чокырайтып, уңайсызланып елмаер һәм рәхмәт әйтер. Беренче килүендә үк шулай зурларлар дип көтмәгәндер әле. Бәхетенә, 7 март туры килде инде.
Чү... нәрсә соң бу? Яшьләр, биюләреннән туктап, нәрсәдер карыйлар. Наиләсе елмаеп рәхмәт әйтә: «Нәкъ мин ярата торганнар»,– дип кабатлый. Тукта, төрле зурлыктагы ислемай шешәләре тутырылган мондый кыйммәтле тартма ничек алар кулына килеп кергән соң?.. Ах, әйе, улы бу кызга бүләк иткән, шуңа күрә ул әнә ничек сөенеп елмая. Әйе, аның күргәне бар андый тартмаларны... галантерея кибетләрендә, аларның өсләрен ачып куялар, ә бәясе... Ходаем, өч айлык фатир хакы бит. Улы алган... шул хакка... менә бу кызга... Рәшит алган. Ә нннди акчага?.. Шул сорау чак кына аның авызыннан ычкынмый калды. Ул кинәт кенә талпынып, бүгенге кичнең ямен югалткан шул тартма янына барып басты. Наилә, әнисе Рәшитнең бүләген килештереп бетермәде, ахры, дип уйлап, тиз генә җайларга ашыкты: «Миңа бик-бик ошый бу духилар, рәхмәт инде сезгә», – диде. Ул арада Рәшит сәгатенә карап алды да кызны ашыктырырга тотынды: «Киттек, кырык минут кына калган», – дип, кызга киенергә булыша башлады. Гадилә апа аларның театрга барасыларын белә иде.
Менә Рәшит киенеп бетте дә, култык астына Наиләнең газетага төрелгән туфлиләрен кыстырган килеш, нигәдер кинәт тынып калган әнисенә күтәрелеп карады һәм аның бөтенләй төсе качкан, нәрсәгәдер ачуланганын сизеп, йомшак кына: «Әни, без киттек!..» – диде. Наилә рәхмәт әйтеп, саубуллашып ишектән чыкканда, Рәшит әнисенең шелтәле күз карашын тойды. «Нэля, гафу ит, бер генә минут», – дип, ишекне ябып, әнисе янында калды. Гадилә апа үзенең күңелен тырнап торган сорауны бирергә ашыкты:
– Түләдеңме квартирга акчаны!
– Әни, мин ул акчага бүләк алдым, гафу ит, сиңа күрсәтә алмадым, чөнки...
Әнисенең, берни аңларга теләмичә, ниндидер җинаять эшләгән кешене фаш иткән кыяфәт белән кашларын җыерып баш чайкавы Рәшитнең ачуын китерде, ә Нэля анда күпме вакыт көтеп тора...
– Иртәгә сигезенче март бит, әни! – диде ул. Әмма әни кеше һаман берни төшенми яки төшенергә теләми иде. – Эх, әни, шуны да аңламыйсың!
Ишектәге йозак шартлап бикләнгәч кенә Гадилә апа үзенең ялгыз калуын аңлады.
«Азат хатын», № 10, 1971 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк