Логотип
Күңелеңә җыйма

Әкияти балачак

Яшь барган саен, могҗизаны ныграк көтәсең икән... Югыйсә балачакта да беренче кар явуга сөенә-сөенә Яңа ел бәйрәмен көтә башлый идек. Ә хәзер әле ноябрьгә дә аяк басмыйбыз, кибетләрдә инде берсеннән-берсе купшы чыршылар, ялтыр-йолтыр уенчыклар сатуга чыга башлый. Бәйрәмнең бернинди сихрилеге дә калмый…


Безгә чыршыны Кыш бабай ел саен җиргә ак кар яткач алып килә иде. «Зур капчыгын гына күреп калдым, мин чыгып өлгергәнче күршеләргә кереп тә киткән. Карасам, ишегалды уртасында чыршы, аның янында менә шушы тартма белән уенчыклар тора», – дип, әнкәй сөенә-сөенә зал уртасына Кыш бабай калдырган төенчекләрне ташый. Шатлык эчкә сыймый, безнең дә Кыш бабайны күрәсе килә. Сорау арты сорау яудырабыз: «Ә аның боланнары бар идеме?», «Чанасы бик зурмы?», «Кар кызы да килдеме икән?», «Чыршыларны кайда саклый ул?» Һәр сорауга әнкәйнең җавабы әзер, авыз ачып тыңлап торабыз. Чыршы белән уенчыклардан килгән үзенә күрә тәмле хуш ис бөтен өйгә тарала... Шул арада сеңлем белән чыршыны җыя башлыйбыз, тартманы бушатып, уенчыкларны барлыйбыз. Карале, берсе дә ватылмаган бит?! Менә сиңа Кыш бабай! Бигрәк сакчыл икән! Әллә кайлардан шул уенчыкларны ватмыйча, югалтмыйча алып килергә дә кирәк бит әле! 
Сеңлем белән сөйләшә-сөйләшә, чыршыны бизәп тә куябыз. Менә иң матур чыршы бездә инде! Әнкәй бөтен тәрәзәләргә гирлянда элә. Тизрәк караңгы төшкәнне көтәбез, урамга чыгып, шул төсле-төсле янган утларга карап сокланасыбыз килә. 
Ә кичен балалар бакчасында, соңрак мәктәптә узасы чыршы бәйрәмендә сөйләячәк шигырьләрне кабатлыйбыз, чыршы әйләнәсендә җырлыйбыз. Могҗизалы кичләр гыйнвар уртасына кадәр дәвам итә. Хәзер популяр булган адвент-календарьны әнкәй шул заманда ук белгәненә шаккатам. Әлбәттә, ул аны үзе уйлап тапкан, хәзер генә ул бөтен нәрсә интернетта бар! Әле бит биремнәре дә нинди! Тәрәзәгә буяулар белән рәсемнәр ясау, кер сабынын ышкып, кар бөртекләре ябыштыру, пластик конфет капларына җеп куеп, аларга су агызып, төрле төскә буяп, тышта боз итеп катыру һәм бакчадагы агачларны бизәү, ишегалдында төрле сыннар ясау, зур бакчада чаңгыда шуу, иң озын боз сөңгесен эзләп табу, окоп ясау – һәр бирем кызыклы, бер-берсен кабатламый. Әле шуларны үтәгән өчентәмле конфет та эләгә! 
Кыш бабай өйгә кергән
Тагын шул кибет киштәләренә әйләнеп кайтам инде. Хәзер нәрсә генә юк?! Шул ук адвент-календарьларны гына карагыз сез?! Ләкин хәзерге заман баласына берсе дә ки­рәк түгел кебек... Чыршы бәйрәменә килгән Кыш бабай­ның капчыгыннан алып тараткан лимон, снежок кебек конфетларына шундый сөенә идек... Ел әйләнәсе тәм-том ашап торган баланы хәзер дә шундый конфетлар белән генә «шаккаттырсаң» инде?! 31 декабрь иртәсен аеруча көтеп ала идек. Ышанмаслык та түгел бит! Без йокы­дан торып чыгуга, зал уртасына кадәр кереп, карлы эзләрен калдырып, чыршы төбенә күчтәнәчләр калды­рып чыгып киткән шаян бабаебыз. Урамга кадәр чыгып карый­быз. Әйе, койма буеннан гына кергән, зур адымнар белән яңадан күршеләргә таба чыгып та киткән... Шушы матур традиция мин кияүгә чыккач та дәвам итте. Декабрь аенда туебыз булгач, ирем белән яңа статуста авылга кайт­тык. Тәрәзәдә, һәрвакыттагыча, төрле-төрле утлар балкый. Ән­кәй чыршыны үзе бизәп куйган. Ялгыз әнкәй... Балала­ры читтә... Ә күңеле һаман яшьлектә – мог­җиза көтә. «Беркөн урамга чыксам, Кыш бабагыз ише­галды уртасында чыршы һәм тартма белән уенчыклар калдырып киткән. Әле сезгә күчтәнәчләр дә әзерләгән. Тизрәк алып кереп куйдым», – дип каршы алды. Без һәр ел шулай бала­чакка кайткан кебек була идек. Сөенә-сөенә бүләк карадык. Инде ничә еллар Кыш бабайның чыршыны мунча түбәсеннән генә алып төшүен, тартма белән уенчык­ларның шунда саклануын белсәк тә, әнкәйнең матур әкиятләрен ел саен яратып, күз алдына китереп тыңлый идек. Кызганыч, 2015 елга аяк басар алдыннан бизәлгән чыршысының, безгә әзерләгән бүләкләренең соңгысы булачагын белмә­гәнбез шул...
Бүләксез каласың
Балаларымны бәйрәмгә әзерләгәндә, үземнең балачак­тагы Яңа еллар күз алдына килә. 4-5 яшьлек чагым булга­н-дыр, әнкәй миңа ак тукымадан матур итеп күлмәк текте. Итәген крахмал белән катырып куйды. Чын курчак кебек идем бәйрәмдә. Аңа төсле мишураларны тегеп бизәде, чәчемне дә матур итеп үргәне исемдә калган. Ә мин, шук кызчык, бәйрәм башланганчы ук, күлмәгемдәге мишура­ларны өзеп алып иптәшләремә таратып бетергән идем. Ачуландымы икән әнкәй мине шул вакытта? Хәтер­лә­мим... Шулай авыл клубында узачак бер чыршы бәйрә­мендә сәхнәдә җырларга тиеш идем, игълан иттеләр, ә мин чыкмадым да, җырламадым да. Ул чакта: «Кыш бабай сиңа бүләк алып килми», – дип ачуланганнары истә. Минем Кыш бабай алып килмиме инде? Бер тапкыр да бүләксез калдырмады... Хәзер популяр булса да, ул заманда авыл җирендә кемнең өенә чын Кыш бабай кебек киенеп кереп, шигырь сөйләтеп, чыршы тирәли җыр җырлап, зур капчы­гыннан иң матур курчакны алып биреп, бәйрәм белән котлаганнары булды икән дип тә уйга калам. 
Чын чыршы турында хыял
Без гел ясалма чыршы куя идек. Шулай бер елны әнкәйгә чын чыршы куясы килү теләген әйттем. Дусларым ел да шулай мактаналар, аларга әтиләре урманнан чын чыршы алып кайта икән. Ә мин инде чын чыршы кисүгә каршы, имеш. Иптәш кызларымның: «Синең әтиең юк, шуңа күрә шулай дисең инде», дигән сүзләренә үртәлмәскә тырышсам да, үзем генә калгач түзә алмыйча елыйм. Күрә­сең, әнкәй дә күңел халәтен сизеп алган. Теләгемә каршы килмәде, чын чыршы кайтартты. «Менә Кыш бабай теләгеңне ишетеп алган, кызым», – дип, өй уртасына түшәмгә кадәр тиеп торган чыршы алып кереп утыртты. Буй җиткән кыз, шул сүзләргә чын күңелдән сөенеп, чыр­шы тирәли бии үк башладым. Ә әнкәйнең күңеле ниләр кичерде икән шул чакта? Ул чыршыны кайдан алды икән ул? Ничек җаен тапты икән? Әйе, тол хатын булса да, ирләрдән дә көчле рухлы иде ул безнең. 
Иң матуры – мин!
Апам һәм сеңлем белән очрашкач та хатирәләр санды­гын барлыйбыз. Көлешәбез дә, елашабыз да – нинди рәхәт вакытка туры килгән бит балачак елларыбыз! «Мин инде сез туганчы үзем генә үстем. Әткәй һәм әнкәй белән Яңа ел төненә пилмән бөргән вакытлар гел күз алдымда. Чыр­шыны без бик иртә бизи идек, чөнки Кыш бабай чыршы­ны минем туган көнгә – 11 ноябрьдә үк алып килә иде. Мин үскәч, сез тугач кына ул традиция бераз үзгәрде. Чыршыбызны иң матур уенчыклар белән бизи идем. Төбе­нә мамыктан ясалган Кыш бабай белән Кар кызын бастырып куям. Уенчыклар пыяла булгач, гел ватыла.
Әткәй шуларны чүкеч белән ваклап бетерә дә, әнкәй теккән күл­мәккә җилем сөртеп ябыштыра. Бер елны әткәй тимер­не эретеп, Кар кызы башлыгы ясады. Әнкәй аны челтәр белән тарттырып текте, бизәде. Андый матур әйбер бер миндә генә иде. Мәктәптә укыганда, чыршы бәйрәме спортзалда уза иде. Без дивар газеталары чыгарабыз. Әткәй матур ясаганга, рәсемне гел аңа ясаталар, шуңа күрә безнең сыйныф гел җиңә... Хәзер инде бөтен нәрсә бар, ләкин иң матур Яңа ел без бәләкәй чакта булган икән», – дип, апам да хатирәләрен яңарта. Хәзер дә ел саен туган көнендә чыршы бизи, тәрәзәләренә гирляндалар элеп, капка төпләренә кардан матур сыннар да ясый. Нәкъ әнкәй кебек, без Яңа ел ялларына кайткач, мичтә коймак пеше­реп сыйлый. «Яңа ел иртәсендә таба исе чыгару – әнкәем­нән калган гадәт. Ул да, бөтенләй иренмичә, беренче гый­нварда иртүк мичкә ягып коймак, шәңгә пешерә, кичкә бәлеш тыга иде», – ди апам. 
Кечкенә сеңлебез безнең хатирәләрне аеруча кызыксынып тыңлый. Балачакка кайту һәрвакыт рәхәт бит ул. Керләнгән күңелләрне сафландырырлык хатирәләр булу – үзе зур байлык. «Бер елны беренче карны елый-елый көткәнем истә. Әнкәй үзе яудырырлык булгандыр, мөгаен. Район үзәгендәге базардан миңа тун алып кайттык. Кара тунга ак чәчәкләр төшерелгән. Шундый матур! Ә минем аны киеп тизрәк урамга чыгасым килә. Һәр сәгать саен кар яумадымы икән, дип, урамга чыгып керәм дә елыйм. Күрәсең, түзәрлеге калмаган, әнкәй дә кар яуганны көткән. Шулай бер кичне кар ява башлаган. Йокларга яткан идек инде, әнкәй мине тәрәзә төбенә алып килде дә кар яуганын күрсәтте. Алай гына да түгел, форточканы ачып, карны тотып карарга да рөхсәт итте. Сөенүләрем!.. Тизрәк йокларга ятып, иртәгә җитүен теләдем. Иртән инде яңа тунны киеп, урамга чыгып чаптым. Ишегалды ап-ак! Югыйсә ул тунны болай да киеп чыгып керсәм яраган булыр иде. Нәкъ менә кар явуы кирәк булган. Хәзер әллә нинди матур туннар кисәм дә, ул чактагы кебек сөенү хисләре кичермим инде», – дип искә ала балачагын сеңлем. Ә мин, эчтән генә, ярый теге төнлә яуган кар эремәгән әле, әнкәй нишләгән булыр иде синең белән дип уйлап куям. 
Энәсез чыршы
Балачак традицияләре үзебез гаилә коргач та дәвам итә. Ел әйләнәсе карават астында сакланган чыршы белән уенчыкларны балалар Кыш бабай балконнан кертеп калдыра дип уйлый әлегә. Чөнки зал бүлмәсе бик салкын була, җитмәсә, Кыш бабайның аяк эзләре дә кала. Тарих кабатлана диярсең, сораулары да шул ук. «Кыш бабай чыршыны кайда саклый?», «Аның ничә боланы бар?», «Ничек бөтен балага да бүләк әзерләп өлгерә?» Әнкәй миңа сөйләгән әкиятләрне хәзер балаларым кызыксынып тыңлый... Гаиләбезнең матур традициясе – чыршыны туй көнебездә бизәү. Туй көнендә залга матур чыршы куеп, һәр чакырылган кунакка чыршы уенчыгы алып килүләрен сорадык. Менә инде 12 ел чыршы бизәгән саен шул бәхетле көнгә кайтабыз. Һәр уенчыкны кем биргәнен, аларның әйткән матур теләкләрен искә төшереп, рәхмәт укыйбыз. Әнкәй биргән уенчыклар аеруча кадерле, аларны күз карасыдай саклыйм. Чыршы бизәгәндә ирем дә балачак хатирәләрен яңартып: «Юклык заманда яшәмәдек бит инде, никтер бер елны чыршы куелмыйча калды. Яңа ел җитә, ә өйдә чыршы юк. Абыем күрше авылда мәктәп директоры булып эшли иде. Мәктәптә чыршы бәйрәме узгач, шундагы чыршыны машинасына тагып алып кайтты. Аның җиргә өстерәлеп кайткан ягындагы энәләре коелып беткән. Шулай итеп ярымшәрә чыршы белән Яңа елны каршы алган идек», – дип көлдерде. Әле студент елларында ылыслары коелган чыршы белән үзебез дә Яңа елны каршы алган идек. Колхоз базарыннан алган чыршымның энәләре автобусның кисәк кенә туктавыннан, утыргычка бәрелеп, беренче тукталышта ук коелып бетте. Шуңа да карамастан, Яңа ел кәефе бозылмады.

* * *
Күңел сандыгымда Яңа елга бәйле хатирәләр бик күп. Яңа елга яңа өметләр, яңа хыяллар, яңа максатлар белән аяк баса идек. Кызганыч, соңгы елларда күңелләребезне билгесезлек, борчу-сагыш биләп ала башлады. Ләкин йөрәкләребездәге кечкенә миннең матур хатирәләре барыбер могҗизага ышаныч уята. Аны ишетергә тырышырга кирәк!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар