Логотип
Проза

Авыр чакта туган кирәк

Данира бүген иртәдән бирле җанына тынычлык тапмады. Уянгач та сеңлесе Миләүшәгә шылтыраткан иде, тегесе телефонын алмагач, хатынның җанын борчылу тойгысы биләде. Сеңлесе Миләүшә өчен тормышның кыен чоры – ире белән аерылышуны бик авыр кичерә...

Данира бүген иртәдән бирле җанына тынычлык тапмады. Уянгач та сеңлесе Миләүшәгә шылтыраткан иде, тегесе телефонын алмагач, хатынның җанын борчылу тойгысы биләде. Сеңлесе Миләүшә өчен тормышның кыен чоры – ире белән аерылышуны бик авыр кичерә. Шул сәбәпле Данира ничек тә туганына таяныч булмакчы. Кичә кич кенә ике туган телефоннан бер-берсенә күңелләрен бушаттылар. Апасы белән сөйләшкәннән соң, туктаусыз елаган Миләүшә бераз тынычланды кебек. Ә бүген телефонны алмый! Данира ни уйларга да белмәде. Бу хәлгә аптырап, Миләүшәнең кызы Лилиягә шылтыратып карады. Тик үз гаиләсе белән аерым яшәгән Лилия дә әнисенең бүгенге хәле хакында хәбәрдар түгел иде. Юньле сүз ишетмәсен белсә дә, Данира сеңлесенең ире Фәһитнең телефон номерын җыйды. Фәһитнең вакыты тар идеме, хатынының апасы белән аңлашасы килмәдеме, телефонын сүндереп үк куйды. Җан тынычлыгын тәмам җуйган Данира сеңлесенең хәлен белергә шәһәрнең икенче башына юнәлде.
Автобуста барганда ни генә кермәде Данираның башына. Уйлары һаман да сеңлесе тирәсендә чуалды. Бер-бер хәл кылмагае бу Фәһит хатынына! Миләүшәнең сүзләренә караганда, ире, үтерәм, дип ничә кат янаган инде! Телефонны алмавы да юкка түгел Миләүшәнең! Менә бит тормышлары кайсы якка борылды! Бер-берсен сөешеп кавышкан пар иделәр, югыйсә! Дәрте чиктән ашкан иде шул Фәһитнең. Миләүшәгә өйләнгәнче ничә кыз баланың башын әйләндереп йөртте. Миләүшә егерме бишенче яше белән барган Фәһиткә чыкканда яңа өлгереп җитешкән җиләк – 18 яшьлек авыл кызы иде. Әти-әнисенең, балам, иртә бит әле тормышка чыгарга, өлгерерсең, дигән үгет-нәсыйхәтен дә тыңламыйча, Миләүшә мут егет Фәһиткә кияүгә чыкты. Кызларны үзенә карата белә иде Фәһит, сүз дә юк. Сәхнәдәге артистлар кебек телгә бик оста иде. Булачак хатынын «татлы Миләшем» дип кенә йөртте. Моңа хәтле егетләрнең кулын да тотып карамаган авыл кызы дәртле егетнең татлы вәгъдәләренә тиз биреште. Башта матур гына яшәп киттеләр кебек. Миләүшә транспорт оешмасына диспетчер булып эшкә урнашты. Фәһит үз машинасында кеше ташыды. Яшь гаиләнең тормышын тагын да тулыландырып, бер елдан соң кызлары Лилия туды. Башта алар тулай торак бүлмәсендә яшәделәр. Аннары бурычка бер бүлмәле булса да фатир алырга карар кылдылар. Ике туган – Данира белән Миләүшә шатлыкта да, кайгыда да бергә булдылар. Сеңлесенең тормышы Данираның уч төбендә сыман һәрчак күз алдында иде. Миләүшә апасыннан берни дә яшермәде. Таксида кеше йөрткән Фәһитнең «акча эшләп» кайтмый калган көннәре дә күп булды. Мондый югалулар еш кабатлана башлагач, Фәһиттән Миләүшә генә түгел, Данира да шикләнә башлады, әлбәттә. Ирен югалтып өзгәләнгән сеңлесен чак тынычландырган көннәре күп булды Данираның. Бер-ике көннән елмаеп кайтып кергән Фәһитнең баласы белән, ата-анасы белән ант итәргә намусы җитә иде. Тотылмаган – карак түгел, дисәләр дә, дәртенә чыдаша алмаган Фәһитнең читтә типтерүе беркем өчен дә сер түгел иде. Шулай да моңарчы Фәһит үзенең тугры ир булуына хатынын ничектер ышандыра килде. Икәүләп тырыша-тырмаша торгач, тормышларына әзме-күпме муллык иңде. Башта бергәләп бер бүлмәле фатир бурычын түләделәр. Бер машинасы өстенә Фәһит тагын бер машина алды. Аңардан, кеше яллап, такси машинасы ясады. Аны да бергәләп түләделәр. Аннан тагын бер машина алып, аңа да кеше утыртты. Шәһәр читендә ике катлы йорт сала башладылар. Читтән караганда ир белән хатынның тормышлары алга бара иде кебек. Яхшы машинада йөриләр, йорт салалар, кызларын укытып тормышка бирделәр. Юк икән шул, муллык гаилә бәхетенең күрсәткече түгел икән. Таксида нәфесе теләгәнгә ирешә алган Фәһит өчен «татлы миләшнең» тәме күптән калмаган иде, ахры. Аерым йоклауларының сәбәбен Миләүшә дә белә иде, әлбәттә. Ялгызлыктан, ялгыз калудан үлә язып куркуы аркасында иренең хыянәтләренә күз йомарга тырышты бәхетсез хатын. Ләкин тулыша барган шеш барыбер бервакыт тишелә икән! Шартларга җитешкән ул шешне үзләре алданрак ярсалар да җиңелрәк булыр иде, бәлки. Хатыныннан күпкә яшьрәк сөяркә тапкан Фәһит Миләүшәдән китәргә карар кылды. Кайчандыр яратышып-сөешеп кавышкан пар ызгышып мал бүләргә тотынды. Дөресрәге, комсыз Фәһит гомер иткән хатынын бернәрсәсез калдырырга тырышты. Фатир, өч машина, йорт, гараж бергә тапкан мал булуга карамастан, Фәһит сатлык әшнәләре аша милекнең күп өлешен үзенә калдыра алды. Гомер иткән иреннән дә, көче кергән малыннан да язган Миләүшә чиргә сабышты. Туктый алмый үкседе дә үкседе. Эшенә йөрмәс булды. Фәһит исә килгән саен хатынының канына тоз салып китте. Фатирдан куып чыгара алмагач, кул күтәрүдән дә тайчанмады. Кайчандыр «татлы миләшем» дип эндәшкән хатынына, үтерәм, дип янауга җитте.
Автобуста бу хәлләрне уеннан кичереп барган Данира, Фәһитнең янавын исенә төшергәч, дертләп китте. тизрәк сеңлесе янына ашыкты. Ни күрермен инде, дип курка-өркә генә шакыган хатынга ишекне ачучы булмады. Данира тагын бер кат сеңлесенең телефон номерын җыйды. Телефонны да алмадылар.  Хатын тагын түземсезләнеп ишек кыңгыравына басты. Аптыравы чиктән ашкан хатын ишек төбендә таптанып торган арада күрше фатирдан бер ир чыкты да, Данираны танып, ушлар китмәле хәбәр әйтте: «Миләүшәне бүген ире юләрләр йортына озатты...» Бу сүзләрдән тәмам исәңгерәп, Данира, кая барырга белмичә, урамга чыкты. Фәһит сеңлесен үтергәндер дигән көенүе китсә, туганының исән булуы шулай да эченә бераз җылы кертте. 
Төрле җиргә белешеп шылтырата торгач, Данира сеңлесен кая алып китүләрен ачыклады һәм тизрәк шунда ашыкты. Юлда барганда Лилиягә әнисенең кайдалыгын әйтте. Әтисеннән мондый әшәкелекне көтмәгән Лилия дә бөтен эшен ташлап, тизрәк әнисе янына ашыкты. Данира белән Лилия сары йортның ишек төбендә очраштылар. Хатыным акылдан язды, дип нахак бәла япкан Фәһит, участок психиатрына акча төртеп, юллама алуга ирешкән иде һәм сау-сәламәт Миләүшәне юләрләр йортына озаткан иде. Хастаханәнең табибын табып, Данира белән Лилия Миләүшәнең авыру түгеллеген, ә бары тик әлеге вакытта авыр сынауларга юлыкканын, шул сәбәпле депрессиягә бирелгәнен исбатларга тотындылар. Бәхеткә каршы, табиб үз эшен яхшы белә булып чыкты. Депрессия белән шизофренияне генә аера алды. Шул көнне үк Данира белән Лилия Миләүшәне өенә алып китә алдылар. Фәһитнең фатирны да үзенеке итү планы чынга ашмый калды. Юләрләр йортында авыруларны, бәлки, дәвалыйлардыр да. Әмма Миләүшә тилеләр йортының авыруы түгел иде. Ул анда бары тик иренең мәкерлеге һәм ришвәт аша гына килеп эләкте. Анда ятып чыга калса, тилеме-түгелме, «юләр» мөһере аңа мәңгегә ябышып калыр иде. Шуңа күрә Данира белән Лилия аның артыннан ук барып җиттеләр һәм Фәһит эткән упкыннан йолып кала алдылар. Фәһитнең хатынын үтерәм дип янавы да, бахырны диваналар йортына озатып, әкренләп юк итүгә исәпләнгән иде, ахры. 
Бу хәлләрдән соң Данира сеңлесен ялгызын калдыра алмады, үзенә алып кайтты. Миләүшә эшенә барып чираттагы ялын алды. Иң башта аны әлеге халәтеннән чыгарырга кирәк иде. Гомер иткән иренең этлекләренә каршы тора алмыйча тәмам сула барган сеңлесен терелтүне, тормышка кире кайтаруны Данира үз өстенә алды. Бергәләп ял йортына барып кайттылар. Баштарак күзләре яшьтән корымаган Миләүшә дә апасының, кызының җылы канаты астында торган саен тернәкләнә барды. Данира сеңлесе өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Мәчеткә алып барып өшкертте. Миләүшәнең фатирына әбиләрне җыеп, Коръән ашы үткәрде. Шәһәрнең танылган психологына алып барды. Бер сәбәпсезгә сеңлесен юләрләр йортына озатырга юллама биргән өчен, Данира гариза язып тикшерү үткәртте һәм участок психиатрына шелтә чәпәттерде. Судан коры чыкмакчы булган Фәһитне дә җавапка тарттырды. Миләүшә бераз рәтләнгәч, Данира аның исеменнән милек бүләргә адвокат яллады. Хатынын бер бүлмәле соңгы фатирыннан да яздырмакчы булган Фәһит каны кызган Данирадан үзен яклау чаралары эзли башлады. Хатын-кызны аны ачуландырма! Ачуландырсаң, тыеп тота алмассың. Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр – Данира бәлагә юлыккан юаш холыклы сеңлесенә таяныч була алды. Еш кына туганың – соңгы таянычың. Миләүшә дә моны үз мисалында аңлады. Агач тамырдан, кеше туганлыктан көч алып яши. Фәһит тә кемгә очраганын әле генә төшенде. Данира баласын яклаган ана кебек сеңлесен яклады. Ике катлы йортны, фатирны, өч машинаны, гаражны, кассадагы акчаны – булган барлык уртак милекне суд шартлатып икегә урталай бүлде. 
Тормыш яратышып кавышкан җайга гына барса икән! Мәхәббәтләрен азаккача саклап, бергә тигез картайган соклангыч парлар бик күп. Кызганычка, чәчләрен чәчкә бәйләп тә, еллар үткәч, бер-берсен үтерергә әзер ирләр һәм хатыннар да юк түгел. Ике яртыны бер бөтен иткән мәхәббәт тә әллә кая югалган. Арада бары тик бер-берсен күралмау тойгысы гына калган. Ә булдымы икән соң ул мәхәббәт?! Сөю дип алдану гына булдымы икән? Миләүшә дә шул алдануның корбаны гына иде, ахрысы. Мәкерле Фәһит аны үз корбанына әйләндерә язган иде. Бәхеткә, арага Данира керде. Туганнар алар шундый авыр чакта кирәк шул.

Фото: Image by <a href="https://www.freepik.com/free-photo/mature-women-holding-hands_6060067.htm#page=7&query=%D1%81%D0%B5%D1%81%D1%82%D1%80%D1%8B%20%D0%B2%20%D0%B2%D0%BE%D0%B7%D1%80%D0%B0%D1%81%D1%82%D0%B5%20%D0%B3%D1%80%D1%83%D1%81%D1%82%D0%BD%D1%8B%D0%B5&position=28&from_view=search&track=ais">Freepik</a>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар