Логотип
Проза

Алмаз + Мәдинә (3)

Уникенче бүлек...

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/almaz-mdin-2

 

Уникенче бүлек 

    Сессияне уңышлы тәмамладым. Каникуллар башланды. Бөтен имтиханнарны да беренче тапкырдан «бишле»гә бирә алуым үзем өчен дә табышмак булды. Каникулларга өйгә кайтырга кыймадым. Кабат аларны очратырмын кебек тоелды. Бәхетле йөзләрен, бер гаилә булып яшәүләрен күңелем белән аңлый алмадым. Ул тема минем өчен ябык. Галия дә, әти-әни дә, минем тирәдәге башка кешеләр дә ул турыда бүтән сүз куертмадылар. Безнең уку йортының кышкы ял урыны – профилакторийга язылырга булдым. Анда язылганны белепме, ялгыш туры килүме,  белмим, Муса да анда язылган булып чыкты. Янымда Муса булу уйларымнан арынып торырга ярдәм итте. Без бергә чанада, чаңгыда, шугалакта шудык. Аның артык сораулар бирми артымнан ияреп йөрүе күңелемә хуш килде.  Муса ярдәмендә мин яңа семестрга тулысынча ял итеп, яңа көч белән укырга керештем. Көн саен диярлек өйгә шалтыратып тордым. Районга кайтып йөрмәгәч, Галия белән дә аралар бераз суына төшкән кебек булды. 

Яз башында Алмаздан хат килеп төште. Аның бу хаты белән нәрсә әйтергә теләгәнен мин аңлап бетермәдем. Бәлки, оятына көч килеп, ник шулай эшләгәнен аңлатасы килгәндер; бәлки, нинди бәхетле икәнен язып, тагын да кыерсытасы килгәндер? Ни дип уйларга да белмәдем. Хатны кулда йөз кат әйләндереп тә ачарга көч җитмәде, тагын бер конверт эченә салып кире җибәрүне дөресрәк дип таптым. 

Бу хәлләрдән соң беренче тапкыр әти-әни янына апрель аенда гына кайтырга булдым. Аллага шөкер, юлымда бер генә таныш та очрамады. Ләкин өй эчендә бар да Алмазны хәтерләтте: ничек итеп минем бүлмәдә математикага әзерләнү дисеңме, көлешә-көлешә телевизор караулар, өстәл артында бергә утырып чәй эчүләр... Күпме айлар үтсә дә, йөрәктәге боз һаман эремәде. 

Алмазның икенче хаты минем туган көн алдыннан килеп төште, конвертның катылыгы, эчендә котлау открыткасы барын раслый иде. Ел башыннан бирле Мусаның иртән килеп алып, кич озата торган гадәте барлыкка килү сәбәпле, ул әлеге конвертны берничә тапкыр күрде, ләкин төпченеп сорауны кирәк тапмады. Көннәрдән бер көнне әлеге конверт юкка чыкты. Соңрак кына Мусаның кире Алмазга җибәрүен белдем. 

Туган көнне быел группадашлар белән үткәрергә булдым, алар янына Галия белән Кәрим дә килеп кушылды. Алмаз белән аерылганнан соң бу кичне мин беренче тапкыр чын-чынлап күңел ачтым. Әлбәттә, мине бәхетле итәргә тырышучы – ул Муса иде. Бөтен салмак биюләргә, парлы уеннарга Муса белән чыктым. Бу кичне Мусаның чын-чынлап миңа гашыйк икәнен, җавапсыз мәхәббәт белән яшәвен аңладым. Кич буе диярлек кулларына күтәреп алып: 

– Син – иң-иң чибәр кыз! Мин яратам сине! Гомерем буе сине генә яратачакмын! – дип матур сүзләре белән иркәләде. 

 Тулай торакка кадәр тыныч кына кайта торган Муса юл буе үзенең мәхәббәтен аңлатты: 

– Мин сиңа бер күрүдә гашыйк булдым бит, Мәдинә, – дип сүз башлады ул, – хәтерлисеңме икән, укырга керү имтиханнарын биргәндә без бер өстәл артында утырган идек, шунда беренче тапкыр сиңа күзем төште. Син ул вакытта тирә-яктагы егетләргә күз дә салмый идең шул. Кем өчен шулай кыланганыңны әле дә белмим, белергә дә теләмим.  Тыныч кына тулай торакка кайтарырга рөхсәт биргәнең өчен мең-мең рәхмәт. Ул вакытта җир йөзендә миннән дә бәхетлерәк кеше юк иде, Мәдинә, аңлыйсыңмы. Бүген кич синең белән күңел ачуны мин гомеремдә дә онытмаячакмын. Мәдинә, минем сиңа тәкъдимем бар иде, рөхсәт итсәң? 

– Нинди? – дип кенә сорый алдым мин. 

– Мәдинә, синең янда булырга бер генә мөмкинлек бирче, зинһар. Ышан, минем мәхәббәтем икебезгә дә җитәчәк. 

Аның күзләрендә ниндидер моңсулык, курку хисе күренде. Минем «юк» дигән сүземнән курка иде, ахры. Эчке тавышыма колак салдым, хатын-кыз сиземләвен эшкә җиктем. Бер карасаң, Муса бик акыллы, тәртипле егет, карап торышка алай куркыныч та түгел, күзләрендәге мәхәббәт очкыны күңелне җылыта. Әгәр дә берни дә барып чыкмаса, барыбер Алмаз белән аерылган кебек үк борчылмаячакмын. Мин берни дә югалтмыйм, ахры... Шулай уйлап, ризалыгымны белдердем. 

– Мәдинә, мин бик озак көттем сине. Шатлыгымның чиге юк. Ә бәлки без бергә яши башларбыз? Мин бит үзем генә яшим, бергә күңеллерәк булыр иде, – дип ярып салды Муса. 

   Тагын уйга калдым. Кабат үз мәнфәгатьләремне кайгырттым. Алда ике ай каникул көтә, өйдә япа-ялгызы нишлим соң? Муса белән бергә булсам, яхшырак түгелме соң? 

– Уйлап карармын, – дип, тулай торакка кереп киттем. 

 

Унөченче бүлек 

 Әти-әнидән ризалык алып, без Мусаның әти-әнисеннән калган фатирда яши башладык. Бәхеткә, бик тиз бер-беребезгә ияләштек. Бергә яшәүдән курыксам да, миңа бик ошый иде. Мине көтеп торган фатирга кайтып керүе, пешергән ашымны мактаулары минем өчен бәхет тоелды. Муса: 

– Мәдинә, инде бер ай яшибез, әти-әниләр белән дә танышырга вакыт җиткәндер, – дип сүз башлады. Башта каршы килдем. Аннары Муса: 

– Бөтен дөньга сине яратам дип кычкырасым килә, Мәдинә. Нигә каршы киләсең соң син? – дигәч, ризалыгымны бирдем. 

Мусаның әнисе якында гына яшәү сәбәпле, очрашуны озакка сузмаска булдык. Ләкин ул план буенча барып чыкмады. Чәршәмбе көнне Муса, курс эшен тапшыру сәбәпле, укудан соңарыбрак кайтырга тиеш иде. Мин өйдә ашарга әзерләп йөргәндә, ишек йозагы ачылган тавыш ишетелде. 

– Муса, син барысын да тапшырырга өлгердеңме? – дип каршына чыксам – мөлаем бер ханым басып тора. Аптырап калдым. 

– Мин Тәслимә апаң булам, Мусаның әнисе. Ә син Мәдинәдер инде, әйеме? – дип үзе белән таныштырды. 

– Әйе, – дип баш кактым, – Муса сезне ялларда килә дигән иде. 

– Бүген минем киләсен ул белми дә әле. Мин бик кызыксынучан кеше бит, – дип кеткелдәде, – улым, сөйгән кызым белән яши башладык дигәч үк киләсем килгән иде дә түздем, түземлегем очрашуга өч көн калгач бетте, – дип кеткелдәвен дәвам итте Тәслимә апа. Ләйлә апаның салкын карашыннан соң үземне ничек итеп тотарга да белми югалып калдым. 

– Кызым, чәй булса да эчерерсеңме икән? Менә пирог пешереп алып килдем, – дип, мине уятып җибәрде Тәслимә апа. 

– И-и, гафу итегез, ишек төбендә тотам бит сезне, үтегез, үт, – дип юл бирдем. 

Без бик тиз уртак тел табып өлгердек, Муса өйгә кергәндә, без көлешә-көлешә чәй эчә идек. 

– Менә нигә минем колаклар янган икән, икәүләп мине сөйләдегезме, – дип безгә килеп кушылды. 

– Сине сөйләми кемне сөйлик инде, улым, – дип битеннән үбеп тә алды. 

Өчәүләп бик озак чәйләп утырдык. Аннары Муса әнисен озата китте, ә мин савыт-саба юып калдым. Кайткач: 

– Мәдинә, син әнинең күңелен яулап та алгансың икән бит, бертуктамый сине мактады, – дип кочаклап алды да, – яратам мин сине, – дип бит очыннан үбеп алды. Миннән дә шундый ук җавап булмавына Муса күнгән иде инде. 

Алдагы ялларда без минем әти-әни янына кайтып киттек. Безнең кайтасын әни алдан ук белеп тора иде. Шуңа ишектә без күренүгә беркем дә гаҗәпләнмәде дә. Аш артында бик тыныч кына сөйләшеп утырдык. Әти Мусаның укуы һәм алдагы планнары турында кызыксынды. Минем әти-әни Мусаны берсүзсез кабул иттеләр. Аштан соң егетләр залга узгач, әни: 

– Кызым, теге вакытта туйлары булмады бит. Беткә үч итеп тун ягу түгелме бу? – дип борчылуын белдерде. 

Сүз нинди туй турында барганлыгы ачыклык кертмәсәң дә аңлашыла иде. Дөресен генә әйткәндә, миңа әлеге минутта аларның нишләргә җыенуы кызыксындырмады. 

– Әни, кыш булмаса җәй була торгандыр. Ул мине ничек үз тормышыннан сызып ташласа, мин дә шулай аннан башка яшәргә өйрәнәм. Мин Муса белән булырга телим, – дигән сүзләремнән соң бүтән ул тема күтәрелмәде. 

Әти белән Муса бик тиз уртак тел табып өлгерделәр. Уртак темалары да табылды. Әти белән әни безне автобуска озата баргач: 

– Кайтып йөрегез, балалар, – дип озатып калдылар. 

Ике-өч атнадан сессия башланды. Иртә белән бераз күңелем болганганын, башым әйләнгәнен сизә башладым, ләкин игътибар гына бирмәдем: «Аз ял итәм, күп укыйм, шуңа күрәдер», – дип уйлый бирдем. Сессия беткәч, бераз ял итеп килергә дип, кабат районга юл тоттык. Өйгә кайту белән әнине бик җитди сөйләшүгә чакырдым: 

– Әни, соңгы арада минем күңелем болгана, нишләргә дә белгән юк, – дип дөресен сөйләп бирдем. 

– Иртәгә үк табибка күренергә кирәк, кызым, – дип тыныч кына җавап бирде әни. – Ялгышмасам, сез бездән әби-бабай ясарга җыенасыз? Муса беләме соң әле? – дип дәвам итте. 

– Юк, берни дә билгеле түгел бит әле, әни. 

– Бар, хәзер үк әйт, – дип артымнан төртте. 

Бүлмәмә кергәндә Муса телевизор каналларын күчереп нидер эзли иде. Мин нишләргә дә белми, тыныч кына янына барып утырдым. Мусаның минем уйларны укый торган сәләте бар иде, бу юлы да нидер булганын аңлап, тыныч кына миннән җавап көтте. 

– Муса-а-а-а, – дип суздым мин. 

– Мәдинә, турысын әйт. 

– Мин әни белән иртәгә табибка барам. Мин авырлы ахры, – дип башымны аска идем. 

– Мин дә сезнең белән барам, – дип берсүзсез ризалыгын бирде, – аннары, табибтан чыккач, ЗАГСка барып гариза бирәбез. 

– Нинди гариза? Кая? – мине аның гел тыныч карарлар кабул итүе гаҗәпкә калдыра иде. 

– Ничек инде кая? ЗА-ГЫС-КААА, – дип иҗекләп аңлатты Муса, – Ул бит минем балам, минем аның законлы атасы буласым килә. 

– Әгәр дә мин авырлы булмасам? Бәлки, мин алай уйлап ялгышам гынадыр? 

– Барыбер барабыз. Мин инде сиңа күптән өйләнешик дип әйтмәкче идем инде. Бераз миңа күнегә төшсен дип кенә кичектерә килдем, Мәдинә, – дип билемнән кочты, ә мин исә иңсәсенә башымны салдым. – Мин бит сине бик яратам, Мәдинәм. Әгәр дә «әйе» дип әйтсәң, син мине тагы да бәхетле итәчәксең. Аннары әни дә, туегыз кайчан, дип туйдырып бетерде инде. 

Миңа уйланырга вакыт биреп, Муса тынып калды. 

Мин, әлбәттә, ризалыгымны бирдем. – Без бит болай да бергә яшибез, уртак балабыз да булса, ул законлы гаиләдә туарга тиеш», – дип уйлап куйдым. Кулымны эчемә куеп: 

– Муса, син аның кем булуын телисен? – дип сорадым. Моңа кадәр без аның белән алдагы көнгә планнар кормый, бүгенгесенең кадерен белеп яши бирә идек. 

– Кыз булуын, аның сиңа ошавын, – дип куанды Муса. 

Икенче көнне иртә белән өчәүләп, шифаханәгә юл тоттык. Муса чиратта утырганда мине кулымнан тотып утырды, ара-тирә бит очларымнан үбеп  алгалады. Тирә-яктагы кызлар кызыгып, өлкәнрәк яшьтәгеләре «Яшь чакта кыланып калыгыз» дигәндәй, борын чөереп утырдылар, ә мин исә кызарынып башымны идем. 

Без табиб яныннан чыкканда, Муса борчылудан агарынып утыра иде. Безне күрүгә сикереп торды да, әйтерсең лә ул инде барын да белә иде, кулларына күтәреп алды. Аның шатлыгы эченә сыймады. Шифаханәдән без туры ЗАГСка юл тоттык, әни өйгә кайтып китте. Тиз генә гариза биреп, икенче августка туй көнен билгеләп, көлешә-көлешә урамга чыктык. 

 

Ундүртенче бүлек 

ЗАГСтан чыгуга безнең каршыга Алмаз очрады. Теге Яңа ел төненнән соң бер дә күргәнем булмады аны, ябыгып, үзгәреп беткән. 

– Мәдинә! – дип йөгерә-атлый яныма ашыкты. – Сине очратуыма шатмын. Өегезгә кереп чыгаргамы икән әллә дип уйлаган идем инде. 

Мин Мусага елыштым, ул да мине иңсәмнән кочып алды. 

– Зинһар, гафу ит мине! – дип, минем салкын караштан туктап калды Алмаз, – Миңа барысын да аңлатырга мөмкинлек бирче. Теге вакытта туй булмады бит, дип, мәхәббәт тулы күзләрен мөлдерәтеп карап тора бирде, әйтерсең лә аның өчен миннән дә кадерлерәк нәрсә юк иде бу дөньяда. Бер ярты ягымның аны тыңлыйсы килде, икенче ярты ягым Мусага тартылды. – Буласы булган инде, минем тормышымда хәзер бары тик Муса гына булырга тиеш, ул баламның атасы» дигән карар кылып: 

– Алмаз, теге Яңа ел төнендә син миңа барысын да аңлаттың инде, – дип салкын караш ташладым, йөрәгемнең бозы эрергә теләмәде, – мин тагын бер айдан кияүгә чыгам. 

Алмаз бу сүзләрне кабул итәргә теләмәде, югалып калды. Мусаның кочагыннан ычкынып, Алмазга якынрак килеп: 

– Алмаз, Муса минем булачак баламның атасы һәм мин аны гына яратам, – дип борылып кайтып та киттек. Өйгә кайтып кергәч, диванга ятып ярсып-ярсып еладым. Муса янымда берсүзсез, аркамнан сыйпап утырды. 

Икенче көнне иртә белән эчем авыртудан уянып киттем. Муса курка төшеп, тиз генә ашыгыч ярдәм машинасы чакырды. Табиб: 

– Куркырлык берни дә юк, бераз шифаханәдә ятып чыксагыз зыян булмас, – дигәч, әни белән Муса баруымны таләп иттеләр, мин каршы килмәдем. Подъезд төбенә килгән ашыгыч ярдәм машинасын Алмаз да күреп калган булган, шифаханәгә хәлемне белергә килгәч, кабат борчылуымнан куркып, куып ук чыгардым. Бүтән килеп йөрмәде. 

Шифаханәдә ике атна ятканнан соң, мине алырга Муса килеп җитте. 

– Мәдинәм, мин сине шундый сагындым, – дип үбеп алды. 

– Ничек анда туйга әзерлек? – дип кызыксындым. 

– Бар да яхшы, син кире уйламагансыңдыр бит? – дип сорап куйды, һаман да минем чын күңелдән аның хатыны булырга теләүгә ышанып бетми иде ул. 

Мин шифаханәдә яту сәбәпле, бөтен туй мәшәкатьләре Мусага йөкләнелде. Миңа бары туй күлмәге генә аласы калган иде. Шифаханәдән чыгуга каршыбызда кабат Алмаз хасил булды, очып кына каршыбызга килде дә: 

– Кара аны, Мәдинәне кыерсыта калсаң, җир йөзендә яшәтмәм, – дип сәлам урынына йодрык янады. Аннары миңа борылып: 

– Мәдинә, бәхетле бул, – дип күкрәгенә кысты, – икебез өчен дә, – дип өстәп китеп югалды. Йөрәгем эрегәндәй булды. – Минем бәхетем үзем янында, сиңа да үз бәхетеңне табуыңны телим», – дип уйладым эчемнән генә. 

Туй күлмәген сайларга мине Муса ике әнигә тапшырып җибәрде, күпме күлмәк киеп караганымны белмим, иң мөһиме: күңелемә ятышлы күлмәк табылды. 

Иртәгә туй буласы дигән көнне, Мусаны Кәримнәргә кунарга җибәрдек. Алар Кәрим белән күптәнге дуслар кебек, бик тиз уртак тел табып өлгерделәр. 

Туй әйбәт кенә үтеп китте. Дөресен генә әйткәндә, Алмаз килеп кәефемне бозар дип бик борчылган идем. Каникулның соңгы көннәрен минем әти-әни белән үткәрергә булдык, ә Мусаның әнисе бездә еш кунакка әйләнде. Үземне бик яхшы хис итү сәбәпле, академ. отпуск алмаска булдык, Муса белән бергә укуымны дәвам иттем. Бала табарга күп вакыт калмау сәбәпле, миңа имтиханнарымны алдан тапшырырга рөхсәт бирделәр һәм безгә студентлар көненә бүләк булып кызыбыз туды. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймады, бигрәк тә Муса куанды: 

– Гөлиям, Гөлиякәй, – дип, гел кулларына күтәреп йөрде. 

Бер ай өйдә утырганнан соң, кызыбызны дәү әнисе карамагына тапшырып, мин кабат укыумны дәвам иттем. Әни инде пенсиядә иде, шуңа берсүзсез риза булды. Төшереп калдырган лекцияләрне миңа Муса өйдә өйрәтә торганга әйләнде. 

Кызыбыз тугач, безнең Муса арасындагы салкынлык җылынып киткәндәй булды, зур бер тату гаилә булып яши башлавыбызга мин куанып бетә алмадым. Муса булган бөтен буш вактын безгә багышлады: 

– Кызларым, мин сезне яратам! Бик яратам! – дип, безне кочарга, үбәргә ярата иде. 

Дуртенче курс башында эшкә урнашырга карар кылгач, мин дә, әти-әниләр дә каршы чыктык, ләкин ул беребезне дә тыңламыйча: 

– Минем гаиләм бар, миңа кызымны аякка бастырырга кирәк, – дип эшкә чыкты. Мин Мусага гашыйк дип әйтә алмыйм, ләкин мин аны бик нык хөрмәт итеп яшәдем. 

Муса белән бергә дипломнарыбызны уңышлы гына яклап, югары белемле белгечләргә әйләндек. Муса тулысынча гаиләнең тоткасына әйләнде. Эшләгән эшен күреп аңа бик яхшы түлиләр иде, гади генә эшче булып калмыйча, бер-ике баскычка күтәрелергә дә бәхет тәтеде үзенә. Мин дә өйдә тик утырмыйча, үземне балалар укытуга багышладым. Кызыбыз балалар бакчасына йөрде. Бу елны Муса минем күптәнге хыялымны тормышка ашырды, ниһаять миңа да диңгез күрү бәхете тәтеде һәм сәяхәт итү безнең гаиләнең традициясенә әверелде. Без Муса белән дөньяның кайсы почмагында гына булмадык. Үземне Муса белән бик бәхетле хис итеп яшәдем. 

(Дәвамы бар.) 

  

Теги: Алмаз + Мәдинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дәвамы кайчан була? Көтәбез

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамын котэм...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дэвамын кайчан чыга?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Татарча "Санта - Барбара". Мелодрама. Чынбарлыктан читтэрэк

          Хәзер укыйлар