Логотип
Проза

Алмады

Төшке ял вакыты җитеп килә иде. Ир­тәдән бирле счет төймәләре тартып, хисап машиналары текелдәтеп утырган кызлар бүлмәнең иң түрендә, иң зур өстәл ар­тында эшләүче өлкән бухгалтер Хисамига күтәрелеп-күтәрелеп карый башладылар. Ә Хисаминың анда-монда эше юк, нәрсәдер язып утыра, кызларга аның ялтырап торган пеләш түбәсе белән ике якка тырпайган озын кара мыеклары гы­на күренә. Бухгалтерның шул мыекла­рыннан шаярып тартасы, йә пеләшенә йомшак кына чәпелдәтеп, инде ял җит­кәнен белдерәселәре килә шаян кызлар­ның. Хисами ул үзе усал кеше дә түгел, ләкин эшнең вакытында башланып, вакы­тында беткәнен ярата.
Менә, сәгатьнең озын угы 12 өстенә килеп басуга, бухгалтер мыекларын бөтереп җибәрде. Шуны гына көткән кызлар­ның күбесе буфетка йөгерде, кайберләре, буыннарны язып алыйк дигәндәй, өстәл тирәсендә бөтерелеп биеп алдылар, ә кайсылары колактан-колакка пышылдап сер сөйләшә башладылар. Тик Газиз генә урныннан кузгалмыйча, тын гына утыра бирә. Була бит шундый көннәр, кулыңа нинди эш алсаң да, үзең теләгәнчә, күңел канәгатьләнерлек итеп эшләп булмый. Балтага барып тотынсаң бер-ике селтәнү­гә балтаңны бүрәнәгә чабып куясың да тәмәке төрә башлыйсың. Алдыңда кәгазь булса, кеше башлары, мөгезле җен сурәт­ләре төшереп утырудан узмыйсың. Газиз­нең дә бүген кәефе шундыйрак иде. Тәрә­зә каршындагы өстәл артына утырып, эш кәгазьләрен таратып ташлауга ук, кузга­лып китә алмый азапланган мотоциклның колак төбендә генә пытырдап торуы аның фикерен чуалтты. Шуннан соң ул бер үк отчетны биш-ун тапкыр күчереп, бер үк саннарны кабат-кабат санап байтак утыр­ды. Төшлеккә күтәрелеп килгән кояш нурлары тәрәзә төбендәге сулы графинда чагылып, Газизнең өстәленә сикерде дә кәгазь өсләрендә уйнаклап эчен пошыра башлады. Ул каләмен куеп, кулларын чалбар кесәсенә тыкты, аркасын урындык артына терәп, башын артка ташлады да күзләрен йомып торды. Бераздан яңадан каләменә үрелмәкче булды, ләкин шунда ук ул уеннан кайтып, яңакларына таян­ган көе, тәрәзә аша урамга, кояш нур­ларында җемелдәп торган җепшек кар өемнәренә, тиресле юлда сикергәләп йөр­гән чыпчыкларга карап калды. Нигә эше бармый соң әле аның бүген? Ни өчен бу кадәр йөрәк сызлана?
Газизнең гаиләсендә дә, эшендә дә кә­еф бозарлык, күңел борчырлык артык бер нәрсә дә юк лабаса. Эшендә ул «менә» дип күрсәтерлек алдынгылар рәтендә бул- маса да, кулыннан эш килми торган бул­дыксызлардан да саналмый. Ә хатыны Зәйнәп, ирем эштән кайтты, дип йөгереп каршы чыкмый, иңнәренә сарылып, иркә­ләп өстен чишендереп чытлыкланмый, әмма аның йөзе якты, ашы тәмле, өе жыйган була. Ләкин менә шул якты йөз, март кояшы шикелле җылытмый торган сүрән яктылык эчен пошыра түгел­ме соң Газизнең? Зәйнәпнең бер вакытта да чыгырыннан чыкмый торган тигез холыкы, басынкылыгы җенләндерәме әл­лә аны? Вакыты-вакыты белән дулап, өй­дә өермәләр кубарса, ә кайчыларда ша­шып, янып ярата да торган булса, нинди күңелле булыр иде бит.
Яшелләнеп, яңарып китәргә генә торган җир өстенә җылы кояш нурларын үткәрми яткан язгы кар катлавы шикел­ле, Газиз белән Зәйнәп күңелләрен дә ниндидер салкынлык аерып тора. Ләкин язгы карның гомере бик кыска, тиздән ул эреп тә бетәр. Ә күңел салкынлыгы... Ме­нә ул боз кисәге, дип әйтерлек, кулга то­тып алып ташларлык бер генә сәбәбе дә юк бит әле аның. Газиз хәтта бу салкын­лыкның кайчан, ничек башлануын да әйтә алмас иде. Дөресрәге ул аны сизми кал­ды. Ләкин белә, йөрәге белән тоя ул бу салкынлыкны. Аның Зәйнәбе, йөзенә ка­раган саен кызарып китә торган оялчан Зәйнәбе, һәрвакыт нурланып, очкынла­нып торган кара күзле, бөтен тормышым­ны, гомеремне сиңа ышандым, сакла ми­не, кадерлә мине дигәндәй, буйсынучан Зәйнәбе әллә кайда, бик еракта калгандай хәзер. Ләкин саклый алдымы соң ул аны, кадерлиме ул Зәйнәбен? Гаилә корып, тормышлары бер эзгә төшкәч, бер уллары белән бер кызлары да булгач, йөкнең зур өлешен Зәйнәп җилкәсенә салды түгелме соң Газиз? Аның, сау-сәләмәт, тап-таза ир кешенең, ике кулына бер эш. Тугыздан алтыга кадәр эш өстәле, кайтуга карчы­гының тәмле ашы, бераз балалар белән күңел ачу һәм газет алып диванга кырын яту. Әйе, бәхетле тормыш, борчусыз тор­мыш. Ләкин ни кадәр эч пошыргыч, күңел кайтаргыч...
Янына кемнеңдер килеп утыруыннан Газиз сискәнеп китте. Борылып караса — Хисами икән. Мыекларын бөтерә-бөтерә, дәшми генә аңа карап тора. Газиз, уңай­сызланып, әрнүле бер елмаю белән ба­шын түбән иде.
- Карап-карап торам да, Газиз, бик күңелсез син бүген, — дип куйды Хиса­ми. — Әллә берәр хәл бармы югыйсә?
- Юк, Хисами абый, болай берни дә юк, тик менә әллә нигә күңел сызлана...
- Кайчакларда булгалый ул шулай. Андый чакта мин Хәдичә апаеңны култыклыйм да берәр дусыма барып чыгам. Дуслар янында кайгы тиз онытыла бит. Зәйнәп белән килеп чыгар идең бер. Гәп­ләшеп утырыр идек. Хәдичә апаеңның күңеле яхшы чагы, — чәй янына әзерәк мәй дә алдырыр, мәйтәм. Кичә үзенә сигезенче март бүләге итеп бик шәп җон күлмәклек алып кайткан идем, мә, кар­чык, мәйтәм, балалар үстереп биргән өчен, тормышымны түгәрәкләп, рәтләп барган өчен бүләгем булсын сиңа дигән идем, башы күккә тиде карчыгымның...
Әйе, кичә Газиз дә Зәйнәбенә бүләк алып кайткан иде бит. Тик ул аны Хи­сами шикелле матурлап, күңел булыр­лык итеп бирә генә белмәде. Карчыгы аштан соң савыт-саба җыя башлаган иде, Газиз, газетлар алып икенче бүл­мәгә чыгып барышлый гына, исенә тө­шереп:
- Әнә, кесәдә сәгать булыр, сиңа дип алдым, — дип кенә куйды.
Ә Зәйнәп алмаган. Бәлки ул аны кесәдәге чүп-чар кәгазьләр арасыннан тапмагандыр да, бәлки ул, вак-төяк эш артыннан йөри-йөри, оныткандыр? Ләкин Газиз аны Зәйнәпнең кулына тоттырса, йә булмаса, тормышымның йөген уртаклап баручым син, дип белә­генә бәйләсә була иде бит.
Менә ул сәгать салынган кечкенә тартма Газизнең кесәсендә ята. Кеч­кенә генә кәгазь тартмага кулы тиеп киткән саен аның йөрәге сулкылдап куя. Юк, ул аны онытмаган. Алмаган ул аны. Әйдә, кешедән калышып бул­мас, бөтен дөньясы мәтәлә-кадала бү­ләк эзләгәндә, мин генә калмыйм әле дигән күк булган бит бу, эткә ташла­ган сөяктәй килеп чыккан аның бу бүләге. Ә Зәйнәп аны аңлаган. Ул Га­зизнең сәдәка урынына биргән вак-төяк игътибарын бер вакытта да кабул ит­мәячәк. Зәйнәп Газизнең олы җанлы, кайгыртучан, игътибарлы ир булуын тели. Үзе биргән бәхеткә, үзенең мәхәб­бәтенә тиң булырлык олы мәхәббәт көтә ул аннан. Ләкин Зәйнәп горур хатын, ул бер вакытта да бу турыда сүз башламаячак.
Әйе, менә бит ул боз кисәге, Зәйнәп белән, йомшак күңелле, игътибарлы, сөйкемле Зәйнәп белән Газиз арасында яткан боз кисәге, Зәйнәпне үз эченә бикләнергә, иреннән билгеле бер ерак­лыкта тотарга мәҗбүр иткән боз кисә­ге — ул Газизнең тормыш иптәшенә ка­рата игътибарсызлыгы икән бит. Һәм менә ул боз кисәген бары тик Газиз генә, ул үзе генә эретә алачак.
Ләкин менә шуларны яныңда басып торган Хисами абыйга әйтеп буламени соң? Бу бит бары тик күңел белән генә сизә торган һәм күңелдән-күңелгә генә тапшырыла торган әрнүле хисләр.
- Эх, Хисами абый, белсәң иде, шундый йөрәк яна, — дин өзгәләнде Газиз, Хисаминың ягымлы күзләренә карап. — Эшкә кул бармый, баш кат­кан. Әллә кайтып торыйммы бүгенгә? Иртәгә таңнан килеп утырыр идем, Хисами абый, ә?
Бухгалтер дәшмәде. Иптәшенең кү­ңелендә ниндидер катлаулы хисләр ду­лавын сизгән иде инде ул. Бары тик Газизнең җилкәсенә көрәктәй зур, җылы кулын салды да, «бар» дигәндәй, баш кагып куйды.
Бер минуттан ишек ачып ябылган тавыш ишетелде һәм тәрәзә каршында басып калган бухгалтер, пальто төймә­ләрен дә каптырмаган Газизнең язгы кар суларын ера-ера өенә таба йөге­рүен күреп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярый эле анлаган. Куп ирлэргэ укытырга иде бу хикэяне.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бөтен ирләрнең дә эше утырып уйлый торган түгел шул. Яннарында да хикмәтле сүз сөйли белүче өлкәннәр юк Хисами агай кебек. Галочка өчен яшәүче ирләр белән тормыш буасын буарлык инде хәзер. Ә хикәя бик матур, авторга зур рәхмәт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мондый уйларны ирлэр узлэре уйламый, хатын-кыз язучы гына яза

        Хәзер укыйлар