Сания йоклый алмады, төшләнде, әллә ниләр белән саташып чыкты. Беренче тапкыр торып сәгатьне караганда бер, икенче тапкырында иртәнге өч иде. Башының туктаусыз сызлавы, тәненең төне буе урак ургандай талчыгуы шушы йокысыз төннең нәтиҗәсе. Шулай да Сания, каенанасы уянып чыкканчы торырга уйлап, аякларын боз кебек салкын идәнгә төшерде...
Айгөл Сафа
Сания йоклый алмады, төшләнде, әллә ниләр белән саташып чыкты. Беренче тапкыр торып сәгатьне караганда – бер, икенче тапкырында иртәнге өч иде. Башының туктаусыз сызлавы, тәненең төне буе урак ургандай талчыгуы шушы йокысыз төннең нәтиҗәсе. Шулай да Сания, кайнанасы уянып чыкканчы торырга уйлап, аякларын боз кебек салкын идәнгә төшерде. Тиз генә киенде, битен юды да мичкә ягып җибәрү өчен абзарга утынга чыгып китте. Аның ишегалдына чыгуын сизгәндәй лапаста сыер мөгрәп куйды, сарыклар азык салуны сорап тавыш бирде. Сания: «Хәзер, хәзер, малкайлар», – дип, аларга эндәшкән итте дә, утыннарын күтәреп өйгә таба юнәлде. Мичне ягып җибәргәч, чәйнеккә су салып куйды. Сыер саварга чыгарга гына уйлаган иде, алгы яктан ире Фәрит торып чыкты. Хатын юынгычка мичкә куелган чуеннан җылымса су салды, чиста сөлге куйды. Чәй кайнаганын көтеп тормастан мал карарга чыктылар. Сания сыерны савып, ак каз мамыгыдай гөбердәп торган күбекле чиләген бусагага гына куйган иде, урам ягыннан кемдер капканы этте. Сания капкага таба юнәлде:
– Кем анда?.. Хәзер, хәзер ачам...
Анда бригадир Азат басып тора иде.
– Исәнме, Сания, бүген син амбарга бармыйсың, председатель сине фельдшер Гөлчирә янына куярга кушты, миченә ягарсың, су китерерсең, уколларын кайнатырсың, ул үзе сине өйрәтер...
Сания берни әйтә дә алмый калды, бригадир ашыга-кабалана борылып китеп тә барды. «Өйдәгеләр ни дияр инде? – дип уйлап алды Сания, – Акчасы күпмедер?..»
Иртәнге чәй янында хатын бу хәбәрне ире белән кайнанасына җиткерде. Ире:
– Ярар, җылыда булырсың, – дисә, кайнанасы:
– Кышын бригадта эш булмас, йөреп тор шунда, – дип өстәде.
Бу авылга Сания бик ерактан килен булып төште. Казанда тегү фабрикасына урнашып, ике ай гына эшләп калды, ире укырга килгән җиреннән танышып, шул арада өйләнешеп тә куйдылар. Башта Саниягә чит якларга, бу авыл кешеләренә ияләнү авыр булды. Әти-әнисе, туганнары еракта, монда ул, ирен санамаганда, бер адәм затын белми. Бу авылның бар нәрсәсе аңа үзгә булды, хәтта сүзләре дә башка. Беренче көннәрдә «бакрач» дигән әйбернең ни икәнен белми аптырады. Кайнанасы аңлатып биргәч кенә аның чүмеч икәненә төшенде. Шушы ияләнү авыр булган елларда ук күрше апасы – табибә Гөлчирә Саниянең күңеленә эчкерсез, игътибарлы, мөлаем кеше булып кереп калды. Ул яшь килен белән гел елмаеп сөйләште, хәл-әхвәлләрен сорашты, кирәксә киңәшләрен дә бирде. Сания аңа карата олы ихтирам, хөрмәт тоеп яшәде. Ул гына түгел, бөтен авыл халкы табибәне фәрештәгә тиңләде. Тиңләми ни, төнне-көнне белми, нәрсә булса да, аның янына чаптылар. Авырсалар да, ирләре белән сугышсалар да, киңәш кирәк булганда да фельдшер Гөлчирә беркемне дә кире бормады.
* * *
Сания эшли башлаган беренче көненнән үк Гөлчирә белән уртак телне тиз тапты, табибә килгәнче бүлмә җылынган, уколлар кайнаган, сулар ташылган, бар җирдә чисталык-пөхтәлек булды. Кулыннан килгәч, тәрәзә пәрдәләренә кадәр тегеп элде Сания. Көненә алтмышлап укол гына кададылар. Гөлчирә үз эшен яратып башкарды: берәрсе авырып китсә, үз-үзен аямады, сырхау янына көнгә әллә ничә тапкыр барып, аны аягына бастырганчы гел күзәтеп торды, һәрнәрсәдә төгәллек, тәртип яратты.
Көннәрдән бер көнне районнан авылга табиблар килде, көне буе халык кабул итеп, кичкә таба чәй эчеп алырга гына утырганнар иде, ишектән түбән очта яшәүче Саймә атылып керде. Чәчләре тузгыган, күзләре акайган, тыны тәмам кысылган иде хатынның. Керә-керешкә ул авыр гәүдәсен ишек төбендәге идән төсенә буялган урындыкка аударды:
– Закир... Закир... «Дружба» белән аягын туратты... Гөлчирә, тизрәк...тизрәк... бөтен җир кан...– дип тезеп салды ул.
– Кайда соң ул, Саймә апа?
– Тау башында, безнең артта... малайлар аның белән калды...
Бар да тиз генә киенеп урамга чыкты. Иң алдан чемоданын күтәргән килеш Гөлчирә чапты, аңардан Саймә белән Сания дә калышмады. Районнан килгән табиблар исә алар артыннан көчкә ияреп барды. Көзге урам балчыгы тәмам аякларына сарылып үзләренең баш зурлыгы кадәр булса да, резин итек-галушлардан аны селкеп торырга да вакыт таба алмыйча, юлларын дәвам иттеләр. Бу якларның кара туфрагы яңгыр яуса шулай аякка иярә торган иде шул.
Тау итәгендә аларны чырчу килгән балалар каршы алды:
– Тизрәк, тизрәк әйдәгез... хәле китә... хәле китә... Закир абыйның... – дип, шау-гөр килеп алар бар халыкны Саймәләрнең бакча башына таба алып менеп китте.
Сания андагы күренешне күреп өнсез калды. Закир көзге яфраклар түшәлгән җир өстендә утыра, тирә-ягы кан. Әйтерсең әлеге яфракларга көз салган буяулар гына җитмәгән, аларны тагын да кызылга манарга кирәк булган. Закирның аягы чеп-чи ит, тиресен кире әйләндереп салдырганнар диярсең. Гөлчирә тиз генә ирнең ярадан өстә аягын кысып бәйләде, аннан җәрәхәтне юдырып бинт белән чорнады, ир авыртудан ыңгырашты, тешләрен кысты.
Беренче ярдәмне күрсәткәч, Закирны ат арбасына салып медпункка алып киттеләр. Районнан килгән хирург пәрдә артына кереп яраны тегәргә кыюлыгы җитмәвен сиздерде. Гөлчирә бу эшкә үзе алынды. Озак маташты, шабыр тиргә батты, авыру тәмам алҗып, хәлдән таеп бетте. Табибә сер бирмәде, ирнең аягындагы теткәләнеп беткән яраны җиренә җиткереп текте. Районнан килгән табиблар, башларын чайкап, читтән генә күзәтеп тора бирделәр.
«Гөлчирә апаның батырлыклары турында алар берни белми шул әле», – дип уйланып утырды Сания. Ә ул табибәнең бу эшне булдырачагына чын күңеленнән ышанды. Бер яңгырлы көнне, медпунктка беркем килмәгәндә серләшкән сүзләре буенча, табибә инде күп нәрсә күргән, күпне кичереп, чиркану алган иде.
* * *
Гөлчирә дүртенче кыз бала булып дөньяга килгән. Әнисе Зәйнәп – сыер савучы, ә тракторчы әтисе Ибраһим кырдан кайтып кермәгән. Кызга дүрт яшь чагында әтиләре, дүрт баласын, хатынын калдырып, гүр иясе булган. Бөтен тормыш йөге әниләре җилкәсенә төшкән. Кызлар башта туган авылларында мәктәпне тәмамлаган, аннан, төрлесе төрле җиргә сибелеп, үз тормышларын корган. Төпчек кыз Гөлчирә исә, күптәнге хыялын чынга ашыру өчен, Казан медицина училищесына юнәлгән. Ике ел ярым фельдшерлыкка укыгач, аны юллама белән Пермь өлкәсенең бер караңгы авылына җибәргәннәр. Анда, тәҗрибәсез булуына да карамастан, авыл халкының хөрмәтен казануга, фельдшерлык пунктының эшен җайлап җибәрүгә ирешкән Гөлчирә. Ә инде ялгыз әнисе авырып киткәч аңа туган якларына әйләнеп кайтырга туры килгән. Бу вакытка күрше авылда медпункт ачканнар. Гөлчирә көн дә, яңгыр-буранына да карамыйча, өч чакрым юл үтеп, шунда эшли башлаган. Озын толымлы, сөрмә күзле, талчыбыктай зифа буйлы табибәгә шул авыл егете Шамилнең күзе төшкән, һәм алар, өйләнешеп, ике кыз бала алып кайткан.
– Мин эшли башлаган елларда авылда күпләр күз авыруы – трахома белән интегә иде. Әлеге йогышлы авыру вакытында күз эренли, керфек коела, кеше бөтенләй сукыраерга мөмкин. Гаиләләре белән авыручылар да булды. Дәваланырга үгетләп йөрергә туры килде. Ахырдан аларны җыеп, районга алып китеп дәваладылар. Бер-бер артлы берничә кешегә энә кадалды. Беренче очракта Нурия исемле хатынның кулына кереп сынып калган иде. Энә бик хәтәр нәрсә бит ул, тәнгә керсә, аны табуы кыен. Шуңа да иң элек, энә югалганчы ярып, аның очын таптым һәм әкренләп тартып чыгардым. Бик каушадым, тик сиздермәдем. Икенче очракта биш яшьлек кызның аягына кадалды. Әнисе минем эшләгәнне карап утырып бик курыкты, йөзләре ак кар сыман булды, хәтта ахырдан рәхмәт әйтергә дә онытып чыгып китте. Бу хәлләрдән соң, «болай гел энә алырга туры килсә нишләрмен», дип борчылганым әле дә хәтердә. Елга 17 сабый таптырган чакларым булды. Авыр очрак булса гына районга озата идем. Үзең дөньяга аваз салдырган сабыйларның үсеп буйга җитүләрен күреп яшәү зур бәхет ул,Сания, – дип исенә төшереп утырган иде Гөлчирә апасы.
– Сания, җылы су бир әле, – дигән табибәнең сүзе хатынны үз уйларыннан айнытып җибәрде. Сания каушый төшеп, кызыл хәрефләр белән «җылы су» дип язылган кәстрүлдән юынгычка су салды, урындык башындагы ап-ак сөлгене алып табибәнең кулын юып бетерүен көтте. Инде яра тегелгән, авыру тәмам хәлсезләнгән, башын кушетканың бер ягына салындырып ятып тора.
Ул көнне Сания эштән тәмам хәлсезләнеп кайтып керде, иртән аңа районга дарулар алырга барырга кирәк.
* * *
Иртүк өйдәге эшләрен бераз җайга салгач, Сания резин итекләрен, озын плащын киеп клуб янына чыгып басты. Югары очтан районга сөт ташучы машина төшәргә тиеш. Төне буе ишеп яуган көзге яңгыр юлларны тәмам изгән. «И, Аллаһым, ничек барып кайтырга инде?!» – дип уфтанып куйды хатын. Машинаны шактый озак көтәргә туры килде, көзге җил хатынның тәнен чиркандырды, юеш аяк асты буыннарны салкыннан сыкратты. Су түгәргә күрше капкадан чыккан Гөлсем Санияне күреп:
– Районгамы? – дип сорауны кирәк тапты.
Сания: «Әйе, даруларга», – дип җавап кайтарды. Гөлсем аның хәленә кергәндәй башын чайкап куйды. Районга бару сират күперен кичкән кебек авыр иде авыл халкы өчен, рәте-чираты булмаган юллардан машина, трактор арбалары өстендә барулар тәмам үзәкләренә үткән.
Сөт ташучы машина клуб янына төшеп җиткәнче Саниянең юка тәненә салкын тәмам үтәргә өлгерде. Ул кабина ишеген ачып, Самат белән исәнләште дә, өстенә кызыл җәймә ябылган утыргычка менеп утырды. Машина тайгак юлдан арбасын боргалап кузгалып та китте.
Саниянең тәненә җылы кермәде, тузып беткән машинаның хәтта ишеге дә юньләп ябылып бетми булып чыкты, хатын юл буе аның ачылып китүеннән шүрләп барды. Плащына сеңгән яңгыр тамчылары әкренләп Саниянең җылы гәүдәсенә үтеп җанын өшетте. Куллары, иреннәре калтыравын тыярга тырышып барган хатынны күреп, Самат:
– Нәрсә, Сания, тәмам юешләнеп өлгердеңмени? Бүген сөт озак төялде, Зөлфия йоклап калган, көчкә савып бетерделәр сыерларын, – диде.
– Ярар җылынырмын әле барып җиткәнче, – диде Сания сабыр гына.
Утыз чакрым юлны авырлык белән үтеп, берничә җирдә батып калып, район май заводы янына төш булганда гына барып туктадылар. Инде хастаханәгә кадәр ике чакрымны җәяү атлыйсы бар, ярый әле яңгыр туктаган. Сания, йомшак пычракны изеп, шунда юл тотты.
– Даруларыңны ала тор, сөтне бушаткач төшеп алырмын, – диде Самат.
Саниягә ике капчык дару, уколларын төйнәп шактый гына хастаханәдә машина көтеп утырырга туры килде. Самат килеп туктаганда эңгер-меңгер эленгән иде. Алар капчыкларны арбага җайлап урнаштырдылар да дәшми-тынмый гына юлга кузгалдылар. Икесе дә тәмам алҗыган, үз уйларына бирелгән. Бераз кайта төшкәч, ару үзенекен итте, Сания изрәп йокыга талды. Шундый татлы иде бу йокы, кайтып җитүләре дә сизелмәде. Сания күзен ачканда машина авыл башына кереп килә иде. Самат Санияне медпункт каршында төшереп, арбадан капчыкларны алып бирде. «Үзең алып керә аласыңмы?» – диде ул яхшысынмыйча кабинасына менеп утырыр алдыннан. Сания әле дә йокы тәэсиреннән айнымыйча: «Юк, үзем», – дип кенә әйтә алды, Самат җитез генә кабинага менеп утырды да, машина кузгалып та китте. Хатын капчыкларын көчкә сөйрәп медпункт чоланына кертеп куйды, идәннәр чиста микән дип бүлмәгә күз ташлады. Аннан: «Иртән сөртеп алырмын, әллә ни пычрак түгел», – дип, үз-үзенә сөйләнеп ишеккә авыр йозакны элде. Тизрәк өенә кайтырга кирәклеген уйлап, медпункт бакчасыннан чыгу белән ул адымнарын ешайтты.
Капкадан керүгә аны кайнанасы каршы алды: «Фәритнең төштән бирле кайтканы юк, бозау һаман елга буенда», – диде ул шелтә белдерергә теләп. Сания сабыр гына: «Ярар, әни, хәзер алып кайтырмын», – диде дә ашыга кабалана өйгә узды. Керә-керешкә аның борынына тәмле аш исе килеп бәрелде, хатын түргә үтеп өстен алыштырды да елга буена төшеп китте. Болынга тәмам караңгылык иңгән, берни күреп булмый. Сания бозауны күрмәгәч: «Мишка, Мишка», – дип дәшүне кирәк тапты. Аңа җавап итеп нидер кыштырдады, чылбыр чыңы ишетелде, шунда гына иренең бозауны кая кагып куюын абайлады Сания. Янына баргач, бозау өркеп читкә тайпылды, чабып китмәкче булды, тик чылбыры ирек бирмәде. Чөйне җирдән көчкә тартып чыгарганнан соң хатын чылбырны кулына чорнап тотты да бозауны: «Мишка, Мишка», – дия-дия, кайту ягына борды. Бозау бер җай гына барып, бер йөгертеп, ниһаять, күрше йорт янына кайтып җитте. Шулчак алар каршына караңгылыктан Фәрит килеп чыкты, ярсу бозау, аннан өркеп булса кирәк, кирегә ыргылды, Саниянең кулына чорналган чылбыр күз ачып йомганчы шуып җиргә төште. Хатын бозауны туктатырга теләп чылбырга басты. Саниянең аяк астыннан чылбыр шома елан сыман шуып кына чыкты, хатын тагын да катырак итеп аңа басарга теләгән иде, шул мизгелдә аягында түзеп булмас авырту сизде. Чөй хатынның резин итеген тишеп аягына кергән иде. Фәрит ул арада бозауга каршы төшеп аның муенчагыннан тотып алды. Мизгел эчендә Саниянең резин итекләре кан белән тулды. «Фәрит, аякка чөй керде», – дип кычкырды хатын. Ир бозауның чылбырын муенчагыннан ычкындырып ишегалдына кертеп җибәрде дә хатыны янына йөгереп килде. Сания канга баткан аягын нишләтергә белми чарасызлыктан аптырап тора иде. Ир хатынын чылбыры белән бергә күтәреп, чоланга алып керде. Тиз арада сөлге белән хатынының аягын ярадан өстә бәйләп куйгач, ир табибә Гөлчирәгә чапты. Тик ул өйдә юк булып чыкты, Фәрит чөйне үзе тартып чыгарды һәм район хастаханәсенә барырга кирәген әйтте.
Сания өчен бик озын һәм озак булып тоелды бу юл, аягы инде тоташ каткан, сулкылдап сызлый, ярадан кан саркый. Хастаханәдә яраны юдырдылар да, чөйне алуларына ачуланганнан соң, тегеп тә тормастан, бәйләп, өйләренә кайтарып җибәрделәр.
Аягына да баса алмыйча авыртуга көчкә чыдап Сания ике көн урын өстендә ятты. Кайту белән Гөлчирә аның хәлен белергә керде. Чорналган бинтларыннан аякны арындыргач, Гөлчирә:
– И, Аллам, шешкән бит бу, нихәл түзеп ятасын? – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды.
Табибә көнгә өчәр тапкыр кереп яраны юдыра торгач, аннан резин итек калдыгын чыгаруга иреште. «Ярый әле тегеп куймаганнар, гангрена башланачак иде бит», – диде ул район табибларына ярсып.
Сания бер айдан гына аякка басты. Шуны вакыйгалардан соң авылның һәрбер өенә сихәтлек-сәламәтлек алып килүче олы йөрәкле, шифалы куллы Гөлчирә Саниянең җан дустына, Сания исә Гөлчирәнең уң кулына әверелде. Тора-бара Сания үзе дә курку белмәс, тәвәккәл шәфкать туташы булып җитлекте. Алар шул рәвешле, иңне-иңгә куеп, күп еллар буе кешеләрнең сәламәтлеге сагында торды.
Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк