Нигә китә икән бу кошлар?

***
Сандугач оясын кем күргән, 
Урманда микән ул, кырдамы?
Ниләрдән үрелгән ул оя,
Гөлдәнме, әллә соң җырданмы?

Сандугач оясын кем күргән, 
Җирдәме, әллә соң күктәме?
Ул оя-бишекне җәй буе 
Болытлар тирбәтеп йөртәме?

Сандугач оясын кем күргән, 
Ниндирәк икән соң ул оя?
Ни өчен нәп-нәни бу кошка 
Урманга сыймаслык моң сыя?

Сандугач оясын кем күргән? 
Әйтегез миңа шул кешене.
Ул оя мәхәббәт түшәлгән 
Шагыйрьләр йөрәге төслеме? 
Сандугач оясын кем күргән?

Барам
Барам-барам, сүнәм-янам, 
Нидер бирәм, нидер алам. 
Биргән саен байый барам,
Алган саен ярлыланам.

Чумам төнгә, чыгам көнгә,
Йөзәм вакыт дәрьясында.
Яна гомер таңнар булып
Күзләремнең карасында.

Мәхәббәтнең капкаларын 
Хисләр җиле бәреп ача.
Сөю бәреп кергән җаннан 
Караңгылык чыгып кача.

Айларымны, елларымны 
Төен итеп төйнәп барам. 
Җырланмаган җырларымны 
Былбылларга сөйләп барам.

Менәм хыял үрләренә,
Ятам уйлар үзәнендә.
Күкләрнең барлык төсләре 
Агылып керә күзләремә.

Пычранам да, чистарынам, 
Егылам да тагын торам.
Кайда башы, кайда ахыры - 
Гомеркәйләр кара урман.

“Сагындым” дигән сүзең

Җаным дөньядан сүрелеп,
Нуры сүнгәндә йөзнең —
Канат куеп өметләргә,
Күтәрә мине күкләргә
“Сагындым” дигән сүзең.

Соңгы пәрәвезен җилләр 
Өзеп киткәндә көзнең —
Бер тал була тотынырга, 
Упкыннардан котылырга 
“Сагындым” дигән сүзең.

Арага гөнаһ кермәгән.
Күңелләр чиста безнең - 
Йөрермен бәхеткә юрап 
Кабатлансын гына ешрак 
“Сагындым” дигән сүзең.

Әйтәләр: ул бит шаяра,
Ышанма шул сүзләргә.
Ышанам әле, чыннан да,
Соң түгел бит беркайчан да 
Өметләрне өзәргә.

Нигә?

Нигә китә икән бу кошлар? 
Канатларын сынар өченме?
Күбрәк юллар узар өченме? 
Куркытамы әллә соң кышлар?

Нигә китә икән бу кошлар? 
Чиксезлекпәр үзенә тартамы? 
Очышларда гайрәт артамы? 
Ышыкланыр өчен суыктан 
Монда юкмы оя-куышлар?
Нигә китә икән бу кошлар?

Аларны да нужа йөртәме?
Чит җирләрдә бәхет көтәме? 
Бәхетенә барып җитмичә 
Өзелмиме икән сулышлар?
Нигә китә икән бу кошлар?

Җимеш кенә үскән илләрдә, 
Кышлар булмый торган җирләрдә 
Күбрәктер бит гүзәл гөлләр дә, 
Оҗлахларга тиңдер тормышлар - 
Нигә кайта икән бу кошлар?
Нигә?

Уйналмаган гармун

Төшләремдә бик еш гармун уйныйм, 
Уйнаган юк, юкса, өнемдә. 
Уйналмаган гармун, чыкмаган моң
 Бөгәрләнеп ята күңелдә.

Төнне ярып әтәч кычкырса да 
Гармун тавышы булып тоела. 
Атылырга торган вулкан кебек 
Күкрәгемә моңнар җыела.

Кайный каным, бүртә тамырларым, 
Дөп-дөп кага йөрәк, гүя, чаң. 
Иртәләрен тукмалган эт сыман 
Шабыр тиргә батып уянам.

Әй бу гармун, уйналмаган гармун - 
Эшкә ашмый калган хыялым.
Ник соң әле минем күңелемдә 
Өр-яңадан тагын уяндың.

Нигә кайтам һаман малай чакка, 
Җанда бәргәләнә җыр-моңнар? 
Тау-тау булып өелә күз алдыма 
Бер дә уйналмаган гармуннар.

Ярлыка

Мал өчен, дан өчен түгелә кан,
Җир җитми - күңелләр тарлыкка. 
Нәфсенә кол булган бәндәңне 
Ярлыка, Ходаем, ярлыка.

Күпләрнең өмете өзелгән,
Ышанмый хакыйкать барлыкка. 
Адашкан, саташкан җаннарны
 Ярлыка, Ходаем, ярлыка.

Кешеләр үзенә кул сала,
Түзмичә изелү-хурлыкка.
Сабыры төкәнгән мескенне
 Ярлыка, Ходаем, ярлыка.

Юләрләр хакимлек иткәндә
 Инсаннар әйләнә сарыкка.
Сарыкка әйләнгән инсанны
 Ярлыка, Ходаем, ярлыка.

Сугышлар. Суешлар. Кырышлар.
 Халыклар ачулы халыкка.
Гәнаһка баткан бу дөньяны 
Ярлыка, Ходаем, ярлыка.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4023
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3971
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3350
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6026
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4696
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек