​Җанның мең авазы

* * *

Сөрән салып узды киек казлар...
Көзге кичләр иңерәп куя;
Мин сөялгән тупыл әйтә кебек:
— Сентябрь малае эзенә
        сентябрь
Яфраклар коя.

Җиргә карыйм:
Ышанасы килми, —
Килгән сукмакларым сап-сары;
Күккә карыйм:
Кычкырасым килә, —
«Син кайларда, сөекле ярым?!»

Яшел җәйдә — яшел яшьлегемдә
Без ант эчкән изге урында
Көзге җилләр бүген яфрак сибә...
Уйлыймын да синең турында —

Кысылып тибә йөрәк, давыллардан
Карт тупыллар уфылдап куя;
Сары күбәләкләр куна иңнәремә —
Сентябрь малае эзенә
        сентябрь
Яфраклар коя.
Яфраклар коя...

 

Әнкәй төше

Төш күргәнсең, әнкәй...
Юратырга
Син кергәнсең күрше карчыкка.
(Тышта җилдер, әнкәй, иңнәреңә
Мамык шәлең бөркәнми чыкма!)

Төшең рас килер. Төшләреңдә 
Агымсу күргәнсең — юл төше; 
Тагын... ялгыз агач: бусы, бәлкем, 
Юлда ялгыз калган бер кеше.

Тагын кыр күргәнсең — дулкынлы кыр… 
Бусы, бәлкем, йөгрек кылгандыр. 
(Гөл чүлмәгең тулы кылган белән, 
Бәлкем, төштә күргән кырдандыр.)

Кылганнарны «әби чәче» диләр, 
Ул нәкъ синең чәч кебек, әнкәй, 
Ак һәм йомшак; сулыш җиле белән 
Тибрәнергә тора бит, әнкәй.
Күңелең дә кылган кыры кебек — 
Җил дә исмәс борын тирбәлә; 
Балаларың олыгайган саен
Кайгың олыгая.
Олы бала, имеш, зур бәла.

Төш күргәнсең, әнкәй,
Бер юл төше —
Кайтыр идем, юлым бүленгән;
Миннән хәбәр булып бара торсын,
Хат булса да салам бүгеннән.

 

* * *

Үткәннәрнең асылмалы, алтын 
Күперләре янган-ягылган. 
Күпме күз тегәмә, өметләнмә, — 
Кояш чыкмый баткан ягыннан.

Сау бул, үткән көнем! Очты — көлең, 
Яңа көн яктысы тәрәздә; 
Башка гөлләр үсә кырларымда, 
Бүтән кырлар балы кәрәздә. 
(Өстәл өстемдәге кәгазьдә.)

Әмма бал кортларым — 
        уй һәм хисләр — 
Таныш гөлгә кунган чагында, 
Яңрап куя серле симфония 
Җанның мең авазлы чаңында.

 


Син — бер генә...

Меңнәр арасында син — бердәнбер,
Син бер генә дөнья йөзендә;
Бер гомер ул нәрсә?!
Мөмкин булса
Бирер идем унын, йөзен дә

Сиңа гына... Син кайларда хәзер, 
җир шарының кайсы төшендә?! 
Нинди билгеләрдән танып дәшим, 
Очрата калсам төшемдә?!

Чәчкәләрең кайда орлык коя, 
Туфрагына нинди түтәлнең?! 
Син гөл идең, сеңлем, һичбер кайчан 
Шиңмәс гөле ерак үткәннең.

Дуслар, иптәш, таныш, якыннардан 
Бармы кешең «абый» диярлек?! 
Син — беренче идең, син — бер генә, 
«Сеңлем» итеп башым иярлек.


 

Сукыр яңгыр

Бүрек кадәр болыт!..
Коя гына
Күл өстенә — су күбек кенә;
Гөлләр суга сусый — суга ява...
.......................................................
Суга яуган су кебек кенә 
Синнән калган соңгы хатирә; 
Бу — бер гыйбрәт миңа, 
Бу — бер сабак, 
Хет ачулан мине, хет тиргә.

...Суга яуган яңгыр — сукыр яңгыр, —
Сөякләргә хәтле чылатмый; 
«Чылатмаган яңгыр» үксетсә дә, 
Үксетсә дә алай җылатмый.

Аҗагандай, күкрәүсез генә 
Үтеп китте синең яшьнәвең; 
Нәрсә соң бу: ачы хакыйкатьме, 
Бер хатасы мәллә яшәүнең?!


 

Төнге сулар

Төнге сулар ага, төнге сулар... 
Көзге сулар шундый ямансулар, — 
Таллар боек, түбән иелгәннәр, 
Инде сап-сарыдан киенгәннәр. 
Төнге сулар ага, төнге сулар...

Сулар өсте тулы яфрак ага, 
Яфракларны дулкын ярга кага; 
Ярда кала читкә кагылганнар, 
Бер кояшка гына табынганнар. 
Сулар өсте тулып яфрак ага.

Айның сузылып төшкән ак җепләрен 
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары; 
Кеше дә бит җирдә яфрак кына, — 
һәр суның бар яшерен упкыннары. 
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары.

Төнге сулар ага, төнге сулар... 
Килер бер көн, Вакыт чаңы сугар, — 
Күкрәк елгасыннан аккан еллар 
Кайтмас, кайтмас... Тынгы бирми 
шулар. 
Төнге сулар ага, төнге сулар...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»