Ул шагыйрь, музыкант, автор-башкаручы, рәссам, философ...
Шигырьләре җыр булып ишетелә, картина булып күзне иркәли, алардан тирән фәлсәфә агыла,ул верлибр, ягъни ирекле шигырь остасы булып ачыла. Шигъри дөньясы метафораларга, чагыштыруларга бай, гади һәм аңлаешлы. Инде билгеле, күптән таныш көндәлек әйберләр турында да ул яңача итеп әйтә белә, алардан самимилек, яктылык, җылылык, төсләр балкышы бөркелә. Табигать, мәхәббәт, хатын-кыз күңеле, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте – һәркайсы укучыларга якын темалар. Радик Ахунҗанов дигән шагыйрь безгә әнә шулай ачыла. Менделеевскида яшәп иҗат итүче бу автор Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия һәм Халыкара әдәби фондлар әгъзасы. Аның биш шигырь китабы дөнья күргән.
Төзүче-редактор буларак, Чулман буе шәһәрләрендә иҗат итүчеләрнең әсәрләрен дүрт әдәби альманахта туплап чыгарган. Язмалары, шигырьләре Россиядә һәм Татарстанда нәшер ителүче басмаларда даими урын ала.
Февраль, әйе, әйбәт дәвер түгел
Җәяүлегә – көртләр тездән аша.
Тракторлар да бата әнә кайчак,
Ак чолганыш зинданында калса!
Салмак кына ява ябалак кар –
Көнчыгыштан килгән явым-төшем.
Әче сүгенеп, җенләнешә барлык
Хәлдән тайган урам себерүче.
Хәл кадәри мин дә иттем ярдәм,
Дәү көрәкнең кулга алдым сабын.
Бу гамәлем бары игелектән,
Эш юктан дип уйлый күрмә тагын...
Хуш исле кайнар чәй эчәм.
Сихәте рәхәт җанга.
Чын һинд чәе – сүзләр белән
Җиткезә алмам аңга.
Татар кызы чәйгә дәште –
Кулыма касә сонды.
Икегә бүлдек шатлыкны,
Йөрәктә бетте тынгы.
Пар чыга көн яктысында
Чуалып, бормаланып.
Сихри караштан оялган
Бай сыман боргаланып
Утырам аның каршында.
Аһ, елмаюы татлы –
Татлырак балдан, хәлвәдән,
Сөйкемле йөзе якты.
Тавышы – әллә май җиле
Шаулаткан яфрак шавы,
Әллә скрипка моңлануы
Иркәли тагын җанны.
Лимонад, коктейль, вискилар –
Һәммәсе торсын читтә.
Һинд чәе эчсәк парлашып,
Җаныма шул да җитә!
Болыт пәрдәләре арасыннан
Калыкты ай җирән җырчы сыман.
Программага кергән көйләр байтак,
Сәхнә йолдызының йөзе тулган.
Усак кыштырдата шигырьләрен,
Чытырманлык бии җеннәр белән.
Төнге ассортины тыңлый имән,
Бу концертка, әйе, ул да килгән.
Берөзлексез елый әнә инеш,
Куе чоңгыллардан туйган, имеш.
Чыршы арган аның зарын тыңлап:
Ярын ташлап, ул – шарлавык булмак.
Шыгыр-шыгыр, гүя иске ияр,
Тереклекнең котын ала нарат.
Аңа күптән сынып аву тиеш,
Тынычлыкны итмәү өчен харап.
Кабыначак бермәл күктә Кояш,
Балкытачак йөзен кызгылт-сары.
Таң тууга алмашыныр сәхнә,
Чиратлашыр сәхнә йолдызлары.
Барсы да калдырды: якыннар, ераклар.
Тәрәзә янында ялгызы – берүзе.
Стаканда сулучы раушан гөл
шикелле, –
Түгел тол йә хатын, югыйсә гөл үзе.
Бокалда шәраб та буш түгел төпкәчә,
Түбәдә йөзәдер зәңгәрсу куелык.
Күңелле тормыштан, әлбәттә, арган ул,
Йокыга киталмый йөри ул боегып.
Тик кичә идеме гладиолус сузган
Таныш түгел ир-ат, чәчләре чем-кара?
Гомере буена ул анымы көтте?
Тавышы бәрхеттән – башкае югала...
Әңгәмә корды ул бик саллы, исәпчән,
Хисләрен чәчмәде, кермәде кесәгә.
Яшертен ир-атлык серләре бар иде
Күңелгә багучы зәңгәрсу күзләрдә...
Телефон тынгысыз шалтырый бүлмәдә,
Шул тавыш бозадыр җанның
бар тынлыгын.
Иртәнге сәгатьтә кем искә төшергән
Ялгызы утырган ханымның барлыгын?
Вәгъдәләр урлаган ничәмә елларны,
Өметләр төкәнеп, эчелгән төпкәчә.
Ирендә гомернең иң әче шәрабы
Күнелгән ямансу ялгызлык тәменчә.
Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк