Логотип
Фоторепортаж

Тормыш буяулары

ашкалардан аерылып торган баланың берәүнекенә дә охшамаган үз дөньясы бар. Физик мөмкинлеге чикләнгән ул сабыйларның күзләренә генә карагыз: яшисе, шатланасы, бәхетле буласы килү теләге никадәр көчле аларда! Тормышны шулкадәр яратуларына сокланасы гына кала.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар яши торган 4 нче интернат-йортка без бик дулкынланып бардык. Аз хәрәкәтләнү психоэмоциональ халәттә чагылмый калмый шул. Шуңа күрә «Краски жизни» («Тормыш буяулары») иҗади командасының максаты да һәрьяклап шул балаларга таяныч булуга кайтып кала:  осталык дәресләре биреп, иҗади сәләтләрен үстерүдә ярдәм итү, тормышларын шатлыклы вакыйгалар белән баету,  үзләренең иҗат проектларын тормышка ашырырга булышу. 

«Сәламәт яшәү мөмкинлеге чикләнгән һәм ятим балалар өчен Арт-терапия» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм «Краски жизни» («Тормыш буяулары») иҗат командасы ул балаларны сөендерергә ашыга. Кайчак кулына калак та тота алмаган балалар рәссам яшьтәшләренекеннән һич калышмаслык картиналар ясый башлый.

Әлеге проект – физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белән инновацион комплекслы метод – балалар психологы тәкъдим иткән Арт-терапия методикасын кулланып эшләүгә нигезләнгән. Сәнгатьнең заманча техникасыннан файдаланып, адаптацияле дәресләр  бирәләр, баланың потенциалын ачуга һәм ышанычлы дустанә мөнәсәбәт урнаштыруга юнәлтелгән эшләрне психолог алып бара –  бу методның уникальлеге менә шунда. Балалар йортлары һәм интернатларында яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны тернәкләндерү шул программа буенча алып барыла. Мәдәният һәм сәнгатькә якынаю, иҗат белән шөгыльләнү, иҗат кешеләре белән очрашулар үткәрү балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга, дөньяны танып белү офыкларын киңәйтергә, үзләрен шәхес итеп тоярга ярдәм итә. 
 Битараф булмаган кешеләрне туплаган әлеге иҗади команда, һәрвакыт килеп йөреп, вакытны бергәләп кызыклы һәм файдалы итеп үткәреп, бу балаларда яхшы киләчәккә өмет уята, алга таба ышаныч белән яшәргә рухи көч бирә. Гел бертөрле соры тоелган тормышларын матур төсләр, уңай эмоцияләр белән тулыландыра. 

Проект командасы:
Анастасия Абдрашитова – рәссам, проект җитәкчесе
Ирина Зубцова – балалар психологы, рәссам
Ольга Филимонова – социаль-мәдәни сфера менеджеры
Михаил Краев – рәссам-график
Проектның мәгълүмати партнеры  – «Сөембикә» журналы редакциясе       

Рәмзия Кашапова
Эльмира Закирова тәрҗемәсе

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар