Логотип
Фоторепортаж

Камал театрының Кече сәхнәсендә Хәсән Туфанның зур шигърияте яңгырады

Камал театры Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган “Агыла да болыт, агыла...” шигьри спектакленең премьерасын тәкъдим итте.


Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров, рәссам – Булат Ибраһимов.

 

 

Камал театрының Кече сәхнәсеннән Зур шигърият яңгырады - Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган “Агыла да болыт агыла...” шигьри спектакленең премьерасы булды.

Камал театры тәкъдим иткән шигъри спектакль классик шагыйрь Хәсән Туфан шигырьләреннән һәм Туфан Миңнуллин тарафыннан күптән язылган “Агыла да болыт агыла...” пьесасындагы диалоглардан тора. Туфан Миңнуллинның талантлы каләменнән төшкән ул диалоглар шулкадәр оста куелган, тамашачыда аларны дәвам иттерү теләге туа – латыш егете Паулус, украин егете Мартинюк, Клавдия булган эпизодларны карыйсы да карыйсы килә. Бәлки, Айдар Җаббаров Камал театрында куелмаган бу пьесаны дөньяга чыгарырга да уйлар.

Хәсән Туфан - сөргенлек газаплары, якыннарын югалту ачысын кичергән шагыйрь. “Хәтта Х.Туфанны урыслар да “святой” дип йөрткәннәр. Шагыйрь йөрәгендәге чамасыз сагыш хисләре аның әүлиялыгын барыбер басып киткән бит. Шулай булмаса, йөрәкләрне актара торган, күңелләрне сызлата торган шигырьләр яза алыр идемени шагыйрь?” – дип язган Туфан Миңнуллин Хәсән Туфан турында. Әлеге күңелләрне сызлата торган шигырьләрне Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов, театрның яшь актерлары Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Йосыф Бикчәнтәев укыды. Финалда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов чыкты.



“- Кайт!.. - дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...
Кайттым.
- Бусы алкалары,
Бусы — кабере... — диделәр”, - дигән йөрәкне актарырдай юлларны ул укыды.

Әлеге шигъри спектакль Йосыф Бикчәнтәевнең дебюты иде. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм актриса Люция Хәмитованың улы үзен ритмны һәм сүзне нечкә тоемлый торган актер итеп күрсәтте. Хәсән Туфан сөргендә булган якларда яшәгән Клавдия ролендә - Камал театрының яшь артисты Айгөл Абашева, татар телендә ярыйсы гына сөйләшә башлаган кызга бу роль килешеп тора иде.

Тамашачы шигъри спектакльне яшь режиссер Айдар Җаббаровның зур уңышы дип бәяләде. Тамашачының яшьле күзләре режиссер һәм артистлар адресына яңгыраган рәхмәт сүзләренең чын күңелдән икәнлеген раслый иде.


“Илдус Әхмәтҗанов ничек сөйләде бит, ә! Шәп! Илдус ул Илдус инде!” – дип сокланды озак еллар шушы театрда әдәби бүлек мөдире вазыйфасын башкарган, драматург Юныс Сафиуллин. Аннары борчылып: “Спектакльдә Луиза (Хәсән Туфанның хатыны, театр артисткасы Луиза Салигәскәрова - Р.М) җитеп бетмәде, - дип өстәп куйды. – Шигырьләрне дә җентекләбрәк сайларга мөмкин иде”.

“Бу бик әйбәт формат, әмма без аны куллана алмыйбыз, чөнки Кече сәхнәбез юк, - диде спектакль карарга килгән Туфан Имаметдинов, Казан Яшь тамашачы театрының баш режиссеры. - Фәрит Бикчәнтәевнең яшьләргә Кече сәхнәдә эшләргә мөмкинлек бирүе яхшы”.

Исегезгә төшерәбез, спектакль бүген, 4 февральдә, һәм 24 февральдә камал театрының Кече сәхнәсендә күрсәтелә.

Шигъри спектакль жанры театрларда актив кулланыла башлады. Ул юбилейларга багышлап бер күрсәтелеп кенә калмыйча, репертуарга алынуы белән кыйммәт. Бу жанрны беренчеләрдән булып зур сәхнәгә Тинчурин театры чыгарды. Хәзер аларның реперуарында Рәшит Заһидуллин куелышында өч әдәби спектакль бар – алар Габдулла Тукай, Разил Вәлиев һәм Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган. Быел Туймазы театры да Казанга Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган “Каеннарым белән...” шигъри спектаклен алып килгән иде. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/ http://intertat.ru/tt/

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Рамиль ГАЛИ фотолары

чыганак: http://intertat.ru/tt

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар