Логотип
Фоторепортаж

Авылның дәүләт театры

«Авылныкы» дигән сүз бүген сыйфат билгесен аңлата. Авыл һавасы, авыл суы, дибез, авыл сөте белән авыл каймагын мактыйбыз, авылның егет-кызларына сокланабыз. Авылныкы – димәк, сыйфатлы. Ә авыл театры? Авыл яшьләре үзара җыелып уйный торганы түгел, чып-чыны: чын артистлары, чын режиссеры булган, декорацияләрне чын рәссам ясаган, көен чын композитор иҗат итә торган театрның гап-гади бер татар авылында була алуына ышанасызмы? Ышаныгыз, андый театр бар. Олы Әтнә авылындагы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры ул. Сез монда ике сүзгә ныграк игътибар итегез: «ӘТНӘ» һәм «ДӘҮЛӘТ» дигәненә.

 

Халык теленә менгән бу театрның оешу тарихына да аз гына күз салыйк әле. Тарихи сәхифәләрне барлау кызык бит ул.

1918 елның декабрендә Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин, авыл яшьләрен җыеп, спектакль куярга була. Казан артисты Фәхриевның «Бәхет кошы» дигән пьесасын сайлыйлар. 1919 елның февралендә «Эш» газетасында спектакльгә карата тәнкыйть мәкаләсе басыла. Әмма бу гына яшьләрне «театр уйнаудан» биздерми билгеле. 1932 елның көзендә Әтнәгә Камал театры артистлары килә. Бу да театр эшенә яңа сулыш өрә. Профессиональ артистлар үзешчән коллегаларына төрле яклап ярдәм итә ул чакта. Хәер, ник ул чакта гына, театр корифейлары Хәким һәм Марсель Сәлимҗановлар да, Фәрит Бикчәнтәев тә һәркайсы үз чорында театрга төрлечә булышлык күрсәтә.

Әтнә театрында гомер-гомергә Гомәр Мәрданов исеме хөрмәт белән искә алынды. Юкка түгел, 1959 елдан, театр училищесын тәмамлап кайтканыннан олыгайганчыга кадәр коллектив белән ул җитәкчелек итә. 1966 елда әтнәләргә Халык театры исеме бирелү дә – Гомәр абый тырышлыгы.

2011 елдан исә тирә-якта гына түгел, республикада да танылу алган театр яңа статуска ирешә – дәүләт театры исеме бирелә. Яңа статус – яңа мөмкинлекләр ачу, яңа таләпләр кую, яңа шартлар булдыру да...

 

Шәхсән үзем бу театр белән мәктәп эскәмиясеннән үк таныш. Мәктәбебездә (Әтнә районы, Олы Әтнә урта мәктәбе) әлеге театрда уйнаучы «әртист укучы»лар шактый иде. Әй кызыга идек үзләренә. Шулай булмыйча, алар бит авылларга гастрольләргә чыгып китәләр, ул көнне укымыйлар... Укытучылар да аларга үз итеп, хөрмәт беләнрәк карый...

Кара көзнең яңгырлы кап-кара бер төнендә Әтнә артистларын гастрольдән алып кайтучы машинага әни белән миңа да утырырга туры килгәне булды. Халык телендә «летучка» дип аталган ябык әрҗәле машиналарны хәтерлисезме? Тәрәзәсез будканың буеннан-буена ике яклап агачтан сәндерә-урындыклар ясалган. Тотынгыч-фәләннәр юк. Артистлар сәндерәгә тезелешеп утырган. Артларында – сәхнәдә киеп-саласы киемнәре, сәхнә бизәү өчен кулланасы әйберләре өстендә бәләкәй артистлар тәгәрәп йоклый. Тәгәрәп сүзен монда берничә мәгънәдә аңларга кирәк, арулары шулкадәр җиткән, машина чокыр-чакырлы юлдан ава-түнә барганга, агач сәндерәдә бәрәңге урынына тәгәрәп барулары да йокыларын бүләрлек түгел.

Инде менә, киткәнемә утыз ел булгач, мин кабат Әтнәгә кайтып барам. Бу юлы – премьерага кунак булып. Әтнә безне яхшы юллары, өр-яңа театр бинасы, «Тургае», «Затлы»сы, «Кала тавы» «Дулкын»ы, өр-яңа хастаханәсе, артистлар өчен салынган биек йорты белән балкып каршы ала. Имтихан бирер алдыннан биш таҗлы канәфер чәчәкләре эзләгән мәктәп ишегалдында да яңа мәктәп бинасы. Үзгәргән Әтнә, зурайган, матурайган... Баеп баручы кояшның шәфәкъ нурыннан ут капкан театр баскычларын менгәндә, Тукаебызның: «Театр яктылыкка, нурга илтә...» дигән юллары күңелгә килә.

Кыю да инде үзләре – Галиәсгар Камалның моннан бер гасыр элек язылган «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясенә тотынганнар. Беренчедән, бу иллеләп кеше катнаша торган пьеса, Әтнә театрында исә нибары 26 актер бар. Икенчедән, шул илле геройның өчесе генә хатын-кыз, ә Әтнә театрындагы ир-ат аристларны санарга ике кулның бармаклары гына да җитәрлек. Чыгу юлын тиз тапканнар анысы: сакал-мыекларны кызларга да ябыштырып чыкканнар. «И кызык булды да инде баштарак. Бер-беребезне сакал-мыектан күреп ияләнгәнмени без, эчләр катканчы көлдек. Режиссерыбыз Рамил Фазлыев (ул үзе дә Әтнә егете), җитәр инде кызлар, кулга алыгыз үзегезне, дип, көчкә тынычландырды», – дип искә ала спектакльгә әзерлек барган көннәрне Гүзәл Гафарова.

 

Әсәрне укыган булсагыз, хәтерлисездер: биш пәрдәлек сатирик комедия ул. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп, дин белән капланып, денсез эш башкаручылар ул чорда да булган, хәзер дә җитәрлек. Әнә Җәмгыяте хәйрия идарәсенең булыр-булмас җыелышы бара: утызлап гариза җыелган, икешәр сәгать көттергәннән соң, ике әгъза килгән. Килеп тә файдалары юк: сәркатип гаризаларны укып та өлгерми, бай әфәнделәр «отказ» пичәте суга да куя. Бер шәкерт укыр өчен ярдәм сорый. «Ник бездән сорый, әти-әнисеннән сорасын!» Берәүнең юллык акчасы юк. «Килмәсен иде, кем аны чакырып китергән?!»

 

Г. Тукай бу әсәр турында «Ялт-йолт» журналының 31 нче номерында «Былтырның хисабы» дигән сатира яза: «Былтыр Галиәсгар Камал «Безнең шәһәрнен серләре»н чит шәһәрләргә сөйләде дә куйды. Элек тә чит шәһәрләрдә йөргәндә синең янга киләләр дә: «Казан ничек? Андагы халык ничек? Андагы «Шәрык клубы» ничек? Фәлән ничек?» дип йөдәтеп бетерәләр иде. Әлбәттә, эчләреннән Казан һәм аның мотәкалликатына (Мотәкалликат— аңа бәйләнгән нәрсәләр.) бик мактаулы җавап көтәләр иде.

Бирмәсәң, оят бәдбәхеткә, бирсәң, кыен,
Ул акчаны тапкан бит ошбу муен, – дигән шикелле, Казан вә казанлылар турында ялганлап суэистигъмал (Суэистигъмал — злоупотребление.) итәсе килми иде. Ялганламасаң, аларның хөсне заннарын (Хөсне зан – яхшы уй.) бозу була иде. Менә хәзер алар «Безнең шәһәрнең серләре»н укысыннар да белсеннәр, кемнәр барын күрсеннәр», – ди.


 

Мин театр белгече түгел, гади тамашачы гына. Әсәрнең куелышын да, актерлар уенын да бәяләргә җыенмыйм. Бик отышлы урыннары да, режиссер булсам, болайрак куйган булыр идем дигәннәре дә бар. Тамашачылар арасында Казаннан кайтучы журналистлар, артистлар, сәнгать белгечләре, җитәкчеләрнең дә булуы авыл театрына игътибарлылыкны күрсәтә. Авылныкы дигәнгә, берүк үпкәләмәгез, авылныкы, димәк, табигатькә якын торганы, чыны, сыйфатлысы.


фотоның кайберләре:  www.tatar-inform.ru сайтыннан

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар