Казанда яшәүче Гөлназ һәм Алмаз Нурмиевлар гаиләсендә самбо буенча чемпионнар үсә.17 яшьлек уллары Аяз спортның бу төре белән әле мәктәпкә кергәнче үк шөгыльләнә башлаган. Бүген ул яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионы. 8 яшьлек Анур белән 6 яшьлек Нурсолтан да абыйлары кебек самбо буенча чемпион булырга әзерләнә.
– Ике яктан да бабаларыбыз Сабантуй батырлары. Малайлар хезмәт һәм спорт белән үсәргә, киләчәктә үз гаиләләрен яклый алырга тиеш, дип саныйбыз. Шуңа да аларны самбога бирдек, – ди әтиләре Алмаз. Аның балачагы Арча районы Кылачы авылында, әби-бабасы янында узган. Авыл – минем өчен чып-чын тормыш мәктәбе булды, ди ул.
Гөлназның нәсел тамырлары исә Чистай районы Яуширмә авылыннан. «Минем дә каникулларым дәү әнием Зәйтүнә янында узды. Хатын-кызлар башкарырга тиешле барлык эшләргә аннан өйрәндем. Алмаз да, мин дә – милләтебезнең традицияләре сакланган гаиләләрдә үстек. Яшь вакытта ул хакта уйланмаганбыз, хәзер менә аларны саклау һәм балаларга да шул үрнәкне күрсәтүнең никадәр мөһим булуын икебез да аңлый», – ди Гөлназ.
Нурмиевларның үз гаилә бизнеслары. Эш графиклары никадәр тыгыз булмасын, иҗтимагый эшләргә дә вакыт бүләргә тырышалар. 2018 елдан бирле йөгерү марафонында катнашалар.
Ноябрь – аларның гаилә корган айлары. Алмаз, Анур һәм Нурсолтанның да туган көннәре ноябрьдә. Җитмәсә әле 16 ноябрь Самбо көне дә. Ноябрь – безнең өчен бәйрәмнәр ае, ди Нурмиевлар. Нинди бәйрәм тәмле ризыксыз булсын инде?! Алар тәкъдим иткән менә бу тәмле аш журнал укучыларыбызга көзге салкыннарны җиңәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Кирәк:
500 г тавык ите;
2 л су;
300 г арпа ярмасы (перловка);
1 зур суган;
1 зур кишер;
1-2 бәрәңге;
1 л сөт;
20 г атланмай;
1 әр чәй кашыгы куркума, зира, кориандр;
тәменчә тоз;
үсемлек мае.
Эш барышы
Ярманы юып, ярты сәгатькә кайнар суга салып торабыз. Ул арада ярма бераз бүртеп, йомшарып китә.
Тавык итен юып, 2 литр су белән шулпа кайнатырга куябыз. Ит пешкәч, шулпаны зуррак кәстрүлгә сөзәбез.
Кишерне эре угычтан уабыз.
Бәрәңгене вак шакмаклап турыйбыз. Эре угычтан да уарга була.
Суганның кабыгын әрчеп, вак итеп турыйбыз.
Табага үсемлек мае салып, башта суганны, аннары кишерне өстәп кыздырабыз. Бәрәңге белән арпа ярмасын да салып, кыздыруны бераз дәвам итәбез.
Кызган яшелчәләрне сөзгән шулпага салып, яңадан кайнатырга куябыз. Тәменчә тоз өстибез. Арпа ярмасы йомшарганчы пешәргә тиеш.
Калын төпле савытта атланмайны эретеп, берәр чәй кашыгы куркума, төелгән кориандр һәм зираны кыздырабыз. Аннары сөтне салып, кайнатып чыгарабыз.
Шулпага хуш исле сөтне һәм ваклап туралган итне кушабыз. Тагын бер кат кайнатып чыгарып, шулпаны сүндерәбез. Табынга биргәндә туралган петрушка һәм кызыл ачы борыч сибәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Счастья здоровья и процветания вашей семье! Такие молодцы!
0
0