Логотип
Беренче ашлар

Чүлмәктәге гөмбә ашы

«Йолдызлы» мастер-классны Татарстанның халык артисты Венера ШАКИРОВА дәвам итә.
Иҗат юлын Г. Камал театрында Н. Исәнбәтнең «Зифа» спектаклендәге Эсмеральда роле белән башлап җибәргән Венера ханым театр сөючеләргә Фәүзиясе (М. Гыйләҗев, «Казан егетләре»), Зөләйхасы (Ш. Хөсәенов, «Әни килде»), Саҗидәсе (З. Хәким, «Килә ява, килә ява»), Зөлкагыйдәсе (Т. Гыйззәт, «Кыю кызлар»), Ак Бүресе (Ч. Айтматов, «Ахырзаман») аша яхшы таныш. 

35 елдан артык гомерен театрга багышлаган артистка әле бүген дә сәхнәдә — И. Зәйнинең «Бабайлар чуагы», Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектакльләрендә уйный. Иң зур хыялы — алга таба да театрдан аерылмау, тагын да кызыклырак рольләр башкару. Аш-су турында сүз кузгаткач, шаяртып: «Әле ундүрт яшемдә макарон да пешереп ашый белми идем. Ашарга пешерергә ирем Рәниф өйрәтте (Петров Рәниф Андреевич, Г. Камал театрының директор урынбасары — ред.)», — дисә дә, бүген инде Венера ханым теләсә кайсы тәмлетамакның күңеленә хуш килерлек ризыклар әзерли белә. Ул пешереп күрсәткән гөмбә ашын сез дә әзерләп карагыз әле. Шундый тәмле-е-е!


Кирәк:
(дүрт кешелек гаилә өчен)

* 200–250 г шампиньон гөмбәсе;
* 200 мл сөт өсте (20% майлылыктагысы);
* 300 г йомшак сыр;
* 1 баш суган;
* 1 баш сарымсак;
* 30 г атланмай;
* 250 г ак шәраб (шәраб урынына без 1 бал кашыгы алма серкәсе кушылган ак йөзем суты салдык);
* 400 г катлы камыр;
* 0,5 л су;
* ак борыч (ул булмаса, башкасы да ярый);
* 1-2 бал кашыгы он;
* тәменчә тоз.
 

Эш барышы:

Ваклап туралган суган белән сарымсакны атланмайда кыздырып алабыз. Суган үтәкүренмәлегә әйләнә башлагач, туралган гөмбәне кушабыз. Бер-ике гөмбәне турамый калдырырга кирәк булыр, алары – ашны бизәү өчен. Гөмбә кызган вакытта онны да салып, яхшылап болгатабыз. Он ашны куерту өчен кирәк, аны салу мәҗбүри түгел.

Кәстрүлдә су кайнатып, шәрабны өстибез (без исә серкәле йөзем суты салдык), аннары сыр куштык. Гөмбә тәме килгән сыр алсаң, аш тәмлерәк була. Кашык белән болгата-болгата, сырны эретеп бетерәбез.

 Сырлы шулпага сөт өстен салып,  табадагы гөмбәне кушабыз. Тәменчә тоз сибәбез. Бераз кайнаганнан соң, кәстрүлне уттан алып, гөмбәле шулпаны блендер белән сыек ботка хәленә китерәбез. 

 Хәзер бу шулпаны балчык чүлмәк­ләргә бүлеп салабыз. Аш өстенә юка телемләп туралган гөмбә салып чыгабыз.
 Катлы камырны җебетеп, чүлмәк авызыннан бераз зуррак шакмакларга кисәбез. Һәр шакмакны уклау белән тәгәрәтеп җәеп, чүлмәк авызына каплыйбыз. Чит-читләрен яхшылап бөрергә кирәк, аш өстенә килеп төшәрлек булмасын.

Гөмбәле чүлмәкләрне 200 градуска кадәр кыздырылган мичкә тыгып, 15-20 минут чамасы пешерәбез. Камырның йөзе килгәч, аш әзер була. Табынга ашны чүлмәгендә килеш чыгаралар. Теләгән кеше борыч сибә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар