Җәйге төндә «җен» белән очрашу

(Балачак истәлеге)
Газета битләрендә, интернетта җеннәр белән бәйле хәлләр турында еш язалар. Ышаныргамы-юкмы – һәркем үзе хәл итә. Авылга шәһәрдән кунакка кайткач, апам кайвакытта миңа мистик хәлләр турында сөйли. Мин үзем дөньяга аек акыл белән карый торган кеше, җыен ыбыр-чыбырга ышанмыйм, ләкин сәер хәлләр турында сөйләсәләр, бар дөньямны онытып тыңлыйм инде, бәлки, бу балачактан киләдер. Элек бит вакыт уздырырга интернет юк иде. Авыл балалары урамда шау-гөр килеп чаба, без, яшүсмерләр, кичләрен капка төпләрендә җыелып утырырга яратабыз. Бу очрашулар төнге унике, берләргә хәтле сузыла иде. Күз алдына китерәсездер: кап-караңгы төн, күктә меңәрләгән йолдызлыр җемелдәшә. Биш минут саен күкне ярып, йолдызлар атыла. Бу сихри матурлыкны күзәткәндә күңелгә шом катыш курку үтеп керә. Ләкин йолдызлар магнит кебек: аларга караган саен карыйсы килә, без күзләр талганчы төнге күкне күзәтәбез, атылган йолдызларны саныйбыз. Шул вакытта теләкләр дә әйтәбез. «Йолдыз атылганда теләнгән теләкләр кабул була», – дия иде әби-бабайлар. Анда, күктә нинди генә серләр яшеренмәгән?
Төнге авыл сихри тынлыкка күмелгән... Урамдагы берән-сәрән бастырып куелан таш баганалардагы тимерчыбыкларга урнаштырылган «Ленин лампочкалары»ннан тонык кына яктылык сирпелә. Күктә тулган ай йөзә... Ул адашкан юлчыларга юл күрсәтеп тора шикелле. Ай яктылыганнандыр, таш баганалардан җиргә озын нәзек кара шәүләләр сузылган. Кайвакытта ай кара болытлар астына кереп кача, авыл өйләре, бакчалары янәдән тирән караңгылыкка күмелә... Без үскәндә машиналар шәһәр кешеләрендә дә бармак белән генә санарлык булгандыр. Авылларда күбрәк ат җигә иделәр. Шуңа төнге тынлыкны беркем бозмый. Авыл халкы утларын сүндереп, татлы йокыга талган. Аларның иртәнге дүрттә торып, сыер савасы, малларын көтүгә куасы бар.
И-и, авылның шаулап-гөрләп торган вакытлары бар иде! Безнең сыйныфта 30 бала укый иде. Ә минем апа 10 В да. Башыгызга сыямы? Бер авыл мәктәбендә А, Б, В, Г класслары бар, җитмәсә, бер сыйныфта 25–30 бала! Дөрестән дә, авыл тормышының алтын чоры булган бу. Авыл балалары әти-әниләреннән калышмый бил бөгә иде. Бакча эшләре белән беррәттән, абзардагы эшләр дә шулар җилкәсендә иде. Бер гаиләгә өч-дүрт гектар чөгендер җире бүлеп бирәләр. Кояш батканчы иелә-бөгелә чөгендер басуын чүптән арындырабыз. Ләкин авылда туып-үскәнемә һич тә үкенмим. Хәзер интернеттан чыкмаган балаларга карыйм да, аларны жәлләп куям. Алар чын тормышта яшәми бит...
Авыл баласына җигелеп эшләргә туры килсә дә, уйнарга да, клубта биергә дә, хыялланырга да вакыт таба идек. Яшьләр – яшьләр инде, клубтагы дискотекаларда тиргә батканчы биегәч, өйгә кайтасы килмичә, Шакирә әби бакчасы янында тәгәрәшеп яткан иске агач бүрәнәләргә тавыклар кебек тезелешеп утырабыз да, китә анекдотлар, мәзәкләр сөйләш. Кем нәрсә ишеткән: әллә уйлап чыгарылган, әллә чын булган, бер-беребезне уздырып, төрле хәлләр турында сөйлибез. Авыл зираты өстеннән очып узган утлы шарлар, хуҗасыз калган йортларда төнлә ишетелгән елау тавышлары, җен кагылган ялгыз карчыклар... нинди генә мистик хәлләр турында ишетмисең,: көлсәң – көл, еласаң – ела... Якындагы күлдә бакалар кычкыра, төнге тынлыкны бозып чикерткәләр сайраша, бакчадагы сәрби куакларыннан кисәк кенә «гау-гау» дигән тавыш чыгарып, ябалаклар очып китә... Бергә утырганда күңелле, ләкин кайтырга кузгалгач кына ишеткән куркыныч хәлләрдән куркып каласың: күз алдына албастылар, җеннәр, йорт ияләре килеп баса. Йөрәккә шом керә, чабыш аты кебек атылып тибә башлый. Ничек кенә төнге урамнан өйгә кайтып җитәсе дә, җылы ятакка авасы! Әле бит караңгыда капка биген ачып керәсе бар. Өй ишегенең тимер ыргагын эзләп табасы, калын имән ишекне ачып эчкә узасы... Хәзер генә ул ишегалларын зур прожекторлар яктырта! Син маташкан арада абзардан җен килеп чыгар да, йонлы куллары белән бугазыңны урап алыр төсле... Хәзер дә яшем 40 ны узгач, яшь вакытлардагы төнге маҗаралар искә килеп төшә дә, йөрәгем жу итеп китә.... Яшь каннар адреналин алгандыр: бу кич утырулар көзге салкыннарга хәтле дәвам итә иде. Өйгә кайтырга вакыт җиткәч, мин күрше кызы Рәсимә белән кузгалып китәм. Дус кызым минем белән безнең капка төбенә хәтле бара да: «Фәгыйлә, хәзер мине озат», – ди. Төнге караңгылык аша Рәсимәне өенә хәтле озата барам. Шулай өч-дүрт тапкыр ике йорт арасын әйләнәбез дә, урталыкта туктыйбыз. Арканы аркага терәп ике якка карап басабыз: ул үз йорты янына карап тора, мин – үз ягыма. «Бер-ике-өч!» дип кычкырып саныйбыз да, алны-артны күрмичә, томырылып чабабыз. Мин капка яныбызга килеп җиткәч, калтыранган кулларым белән капка тоткасын ачып йортка керәм, авыз эченнән әби өйрәткән догаларны кабатлыйм. Гөнаһ шомлыгына каршы, абзар артыннан бер шәүлә узып киткән кебек була, келәт янында нәрсәдер шыгырдый кебек тоела. Мин кабалана-кабалана өй ишеген ачам һәм куркудан баскан урынымда катып калам: кулым ниндидер йомшак, җылы гәүдәгә тиеп китә. «Бетте баш, Ришат сөйләгән җен чыгып килә, хәзер мине йомарлап атачак...» – дигән уй уза башымнан. «Әти-и, әти-и!» – дип, шәрран ярып кычкырам. Шул вакыт төнге караңгылыктан суярга алып барган үгез тавышы белән әти өран сала: «Аһ, анаңны, денеңне сатыйм!» Баксаң, миңа җен булып тоелган нәрсә – әти икән! Ул төнге тткедә уянган да, кече йомышын үтәргә дип, урамга чыгып баруы.
Шул вакыйгадан соң әтидән миңа бик каты эләкте, бер атналап урамга чыга алмадым.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
23 март 2023 - 13:58Без имениАлла сакласын мондый язмышлар.Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.