“Яшьлегем чишмәләре...”

Радиодан йөрәк­ләрне тибрәнде­реп, моңланды­рып җыр агыла: “Яшьлегем чишмәләре...” Бер мизгелгә дөньямны оныттым. Аһ, ул чишмәләргә бәйле яшьлек хатирәләре!
Кадерле апам, син инде җир куенында ятасың. Берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе уңган дүрт кы­зыңны калдырып, бик яшьли
дөньядан киттең шул. Шуңа күрә сиңа бәйле истәлекләр, катлаулы тормыш юлың мине әле дә кара сагышларга сала, күзләремнән ачы сагыш яшьләре агыза.
...Апам авылдагы иң чибәр кызларның берсе иде. Күрше Вахит авылында бухгалтер булып эшли. Үзе бәйләгән ап- ак шәлен ябынып, урамның бер очыннан икенче очына барып җиткәнче, “күз генә тия күрмәсен бу балага” дип, әллә никадәр күз озатып кала аны.
Апамның яшьли йөргән егете читтә. Авылга әллә нигә бер генә кайта. Башта армия­дә иде, аннан укыды, хәзер инде шәһәрдә эшкә урнашты. Аралары ерак булса да, йөрәкләре гел бергә алар­ның. Тиздән кавышырга да җыеналар. Яшүсмер кыз бул­сам да, миңа аларның барлык серләре дә мәгълүм. Апама авылда кызыгып йөрүче егет­ләрнең әле тагын күп булуын да яхшы беләм.
Беркөнне кич белән апам күрше Гарифә апаларга сепа­рат аертырга кереп китте. Сәгать ун тулды — апам һаман юк. Әни аптырап: “Кы­зым, апаң нишләп чыкмый икән, бар әле белеш”, — ди­де. Капканы ачсам, капка тө­бендә чиләк белән сөт тора. Йөрәгем “жу” итте. Йөгереп күршеләргә кердем. “Юк, Зәйнәп бүген бөтенләй кү­ренмәде”, — диләр. Йөгереп яңадан өйгә чыгып киттем. Башта бер генә уй — урлаган­нар апамны!
Әйе, чыннан да, күрше авыл егете урлаган булып чыкты аны. Әти иртән ат җигеп барып та кайтты. Тик апам:    “Әти, ризалыгыңны бир, язмышым шулдыр, күрә­сең. Кеше теленә керәсем килми”, — дип елап, шунда яшәп калды.
Авылыбыз уртасында рә­шәткәләр белән әйләндереп алган бик матур чишмәбез бар иде безнең. Аны Зәңгәр чишмә дип тә, Гыйззәт чишмәсе дип тә йөрттеләр. Суы бик чиста, саф иде, зәңгәрсу булып үтәли күренә иде. Әллә зәңгәргә буялган рәшәткәләр шулай чагыла иде чишмәдә?
Беркөнне шул чишмә ула­гында кер чайкыйм. Үз уйла­рыма бирелеп, онытылып, рәхәтләнеп чайкыйм. “Мәрь­ям, матурым, хәлләрең ни­чек?” — дигән тавышка кү­тәрелеп карасам, йә, Ходаем, Нотфулла абый кайткан! Апамның сөйгән егете, яшь­лек мәхәббәте... Кулында ап- ак кулъяулык. Нотфулла абый аны чишмә рәшәткәсенә эл­де. Кулъяулыкның ике почма­гында ике роза чәчәге, бер почмагына “Кадерлемә — бүләгем” дип язылган. Мон­дый кулъяулыкны минем апам гына чигә иде авылда, күңелем сизә — бу аның бүләге.
— Кил әле монда, — диде Нотфулла абый. — Менә бу кулъяулыкны миңа шушы чишмә янында апаң биргән иде... Син аңа ике тамчы су кебек охшагансың. Әйдә, ми­неке бул, Мәрьям. Мин сине үзем белән алып китәм.
Ул, кулымнан тотып, күз­ләремә карады. Ә үзенең күзләрендә — моң, сагыш, өмет, югалган бәхетен яңадан табарга тырышу чаткысы, шатлык — бар да бар. Мин тораташтай катып калдым. Яшь идем шул әле. Укыйсым да бар... Өметен акламадым Нотфулла абыйның, тәкъди­менә риза булмадым. Әллә ялгыштым, әллә дөрес эшләдем, әмма безнең юллар шуннан соң очрашмады.
Радиодан яңгыраган җыр­ны тыңлаганда, күңелемдәге шушы хатирәләр дә яңара минем. Яшьлегемнең ул чишмәсе минем серне дә саклый­дыр әле.

Мәрьям МУЛЛӘХМӘТОВА.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5176
    0
    52
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4898
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2663
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3745
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6290
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек