Логотип
Күңелеңә җыйма

Ярты ел элек үлгән Әнәс абый Чаллы базарында йөргән

Кеше ышанмаслык хәлләр турында күп сөйлиләр. Интернетта да могҗизалы тарихлар турында язучы сайтлар бар. Анда язылганнарны укыганым бар, аның ише хәлләргә әкият дип кенә карый идем. Ләкин туганым Гөлчәчәк апа сөйләгәннәрне ишеткәч, шок хәле кичердем...

Кеше ышанмаслык хәлләр турында күп сөйлиләр. Интернетта да могҗизалы тарихлар турында язучы сайтлар бар. Анда язылганнарны укыганым бар, аның ише хәлләргә әкият дип кенә карый идем. Ләкин туганым Гөлчәчәк апа сөйләгәннәрне ишеткәч, шок хәле кичердем.

Әтинең сеңлесе ун еллап Мәскәүдә яши, авылга бик сирәк кайта. Быел отпуск вакытында Чаллыдагы апасы янында кунак булды. Бер атналап торгач, күчтәнәчләрен төяп авылга да кайтып төште. Гөлчәчәк апаны без бик яратабыз, аның кайтуын сагынып көтәбез. Ул эшкә дә бик уңган, кайту белән җиң сызганып эшкә ябыша. Ә авылда, үзегез беләсез, эшнең бетәсе юк.

Гөлчәчәк апаны мунчалар ягып, бәлешләр пешереп каршы алдык. Апабыз кояштай елмаеп ишектән килеп керде, күчтәнәчләр өләште. Күршеләрнең хәл-әхвәлләрен сорашты. Ул арада әни яңа пешеп чыккан бәлешне өстәлгә чыгарды. Барыбыз да өстәл тирәсенә җыелдык.

Кунагыбыз Мәскәү хәлләрен сөйләде, ире өйдә калган, эштән җибәрмәгәннәр икән. Кызы кияүдә, Мәскәүдә яшиләр. Алар да кайта алмаган. 

Шулай матур гына сөйләшеп утырганда, Гөлчәчәк апа Чаллы базарында авылдашыбыз Әнәс абый белән очрашканын әйтте. «Кара костюм-чалбар кигән, ак күлмәктән. Әнәс мине ерактан танып исәнләште. Хәл-әхвәл сорашты, – дип сөйләде Гөлчәчәк апа. – Аны бик авырый дигәннәр иде, бер дә авырганын сизмәдем. Ул да сәламәтлегеннән зарланмады, больницада ятып чыкканын әйтте. Тыным кысылып газаплана идем, хәзер җиңеләйде инде, диде. Иртәгә авылга кайтырга җыенуымны әйткәч, авылдашларына, туганнарына күп итеп сәлам тапшырырга кушты. Әнигә дә әйт, бик еламасын, күзләрен сакласын, диде. Әнәс абый, син үзең авылга кайтмыйсыңмыни, дип сорадым. Сеңлем, бик кайтасым килә, кайта алмыйм шул, эшләрем күп, дип җавап бирде». 

Без Гөлчәчәк апаның сөйләгәнен «шаярта» дип уйладык. Әти аны сүзеннән бүлде: «Ни сөйләгәнеңне белеп сөйлисеңме соң, сеңлем, Әнәс, ковид эләктереп, Чаллы больницасында вафат булды. Хатыны, ике баласы ятим калды. Ярты ел җирләгәнебезгә», – диде... 

Гәлчәчәк апаның капкан бәлеше тамагына китте булса кирәк, ул тончыга башлады. Су эчкәч кенә үз халәтенә кайтты.

  • Шаяртмыйм, мин үз акылымда! Үз күзләрем белән күрдем, сәлам тапшырды, – дип кабатлавын белде ул. 

Бу хәлдән соң бер ай вакыт узды. Без дә, Гөлчәчәк апа да тынычлана алмыйбыз. Бу хәлнең булуы мөмкин түгел. Ләкин могҗизалы хәлләрне инкарь итмиләр бит. Бәлки, мондый сәер хәлләр белән очрашучы кешеләр бардыр? Фикерләрегезне ишетәсем килә...

Телефоннан сөйләгән хәлләрне Фәгыйлә ШАКИРОВА җиткерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хатыныннан качып ята микэн??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Энэс абыегыз урынына башка кешене кумгэнсездер

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ковид белән үлгән кешеләрне ачмыйча гына күмдерделәр бит, бәлки ялгыш булгандыр!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин ышанам.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сөембикә дә әкият язарга күчте

            Хәзер укыйлар