Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялкаулык чире

Әти-әнисез үстем мин. Әнинең апасы тәрбияләп үстерде. Ничек шулай килеп чыкканын аңлатасым килми, анысы башка тема. Килен булып бик матур, мул тормышта яшәүче гаиләгә килдем. Ирем дә бик чибәр, кешелекле, кыю гына мишәр егете.

Әти-әнисез үстем мин. Әнинең апасы тәрбияләп үстерде. Ничек шулай килеп чыкканын аңлатасым килми, анысы башка тема. Килен булып бик матур, мул тормышта яшәүче гаиләгә килдем. Ирем дә бик чибәр, кешелекле, кыю гына мишәр егете. Аның абыйсы, сеңлесе бар. Әтиләре озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән. Мин килгәндә дә эшли иде әле.

Әти-әни көчләреннән килгәнчә ярдәм итеп, абыйсын да, иремне дә башлы-күзле иттеләр. Өйләнешкәч тә фатир алырга ярдәм иттеләр. Ярдәм генә булмады инде ул, тулысынча алар биргән акчага алдык фатирны. Аннары озак та үтмәде, ирем үз йортыбыз турында хыяллана башлады. Анда да каршы килмәделәр. Бер йорт алып, әкренләп ремонтын эшләрбез дип, күчендек. 

Мин ятимлекне күргән кеше буларак, әти-әнинең бу кадәр ярдәменә гаҗәпләнә идем. Әлбәттә, рәхәт иде алай яшәве. Бала тугач, авылга кайтып йөрергә дә, гомумән, уңайлылык өчен дә машина да бүләк иттеләр. 
Без күргән ярдәмне иремнең абыйлары да күргәндер дип уйлыйм. Без өйләнешкәндә үк аларның Казанда яхшы фатирлары бар иде. Әтинең кулы кергәндер ул фатирга да. Абый исә яхшы эштә эшли, тормышны хатыны белән икесе тарталар. Минем ирем андый түгел...

Беренче эш урынында озак эшләмәде ирем. Нинди сәбәп аркасында эштән киткәнен дә хәтерләмим инде. Икенче эш эзләп өч ай вакыт узды. Мин әле бишенче курс студенты идем, укуны тәмамлыйсы бар, шуңа күрә эшкә урнашмадым. Яшәрлек тә акча булмагач, гел әти-әниләрдән сорап торырга туры килде. Аннары ирем эш тапты, тагын ике генә ай эшләде дә, яңасын эзли башлады... Әнә шулай йә күңеленә ятмый, йә әз түлиләр, йә хәләл түгел, дип, һәр яңа эшеннән китәргә генә торды. Яхшы эш көтеп, яртышар ел эшләмичә торганы да булды. 

Сатып алган өебезгә бик зур ремонт кирәк булып чыкты. Обойлар алыштырып, яңа мебель куеп кына хәл итә торган түгел иде, нигезләрен, түбәләрен алыштырырга кирәк булачагын аңладык. Әлбәттә, яшь гаилә генә күтәрә торган чыгымнар түгел бу. Тагын әти ярдәм итте. Ирем кайтып сорый, ул бирә. Әти-әни бу хәлгә аптырый башладылар. Ирем берни сизми, ә мин күреп торам: улларына төрлечә әйтеп карыйлар, йомшак кына, читләтеп аңлатырга тырышалар. Ә ул аңламый. Дөрес бит инде, үзенә тормыш алып бара башларга вакыт. Түбәгә калай кирәк булгач та әтидән акча сораган иде, әлегә мөмкинлек юк, дип, әти акча бирмәде. Җәй уртасында сүтеп аткан түбә көз башланганчы шул килеш торды. Әле ярый җәй коры килде. Ирем аны үзе кайгыртырга тиеш дип уйлап та карамады бугай. Гел әтинең акчасы булганын көтте. Яңгырлар башланганчы дип барыбер акча бирде әти. Олы кеше бит, яңгырга калдыруның никадәр куркыныч булуын аңлый. Шунысы кызык, Аллаһ ярдәм итә ул, дип, гел ниндидер могъҗизага ышанып йөри ирем. Могъҗизасы шул әти акчасы инде. 

Мин әти-әни алдында бик читенсенәм. Гаилә корып яши башлавыбызга ун елдан артык вакыт узды, әле гел әти муенында аякларны асылындырып утырабыз. Әти дә лаеклы ялга чыкты инде. Яшь вакытта аз акчалы эшкә булса да урнашып, шунда ун ел эшләсә инде яхшы гына тәҗрибә туплап, хезмәт хакы да әйбәт булыр иде. Юк, ул бер җирдә алай озак эшләргә теләмәде, кызык түгел, ди. Бер эшне икенчесенә алыштырып, резюмесы да яхшы оешмага бирерлек түгел. Хәер, монысы да аның теләге түгел, минеке. Ул үз тормышын бик яхшы дип саный. Эшләгән акчасы җитә, имеш... Әти өстәп торса, җитә!

Абыйсының гаиләсе дә белә безнең ничек яшәгәнне. 35 яшькә җиткән ир әле дә әтисеннән акча көтеп ятсын әле! Гел алай булмас бит: әти инде җитмешкә җитә. Тормыш үз өстенә генә калгач, ник вакытында яхшырак бер эшкә урнашып калмадым, дип, терсәген бик тешлисе килер дә... Белмим, ялкаулыкмы бу, оятсызлыкмы? Әтинең танышлары да күп. Без өйләнешкәндә үк берәрсе белән сөйләшеп улын эшкә урнаштыра ала иде. Эшеннән киткән саен: «Улым, фәлән абыең белән сөйләшәм, чат иткән эшең булыр», – дип тәкъдим итеп карый, ә ирем барырга теләми. Әлбәттә, иртәдән кичкә кадәр эшләргә кирәк бит. Ә ул андыйны яратмый. Ул сәгать 11 гә барып, кичке бишкә өйгә кайта торган эшләрдә генә эшләде. 

Инде бер җирдә төпләнде, өч ел буе бер эштә эшли дип йөри идем, менә узган атнаны гына эшеннән китте. Яңасын тапканчы, белмим, тагын күпме вакыт узар. Мин эшлим инде. Декрет ялыннан соң укытучы булып эшкә кергән идем, әле дә шул мәктәптә эшлим. Ләкин бер кешенең хезмәт хакына гына яшәп булмый. Акча кирәк дисәм, ирем чишү юлын тиз табачак – әтисенә шалтырата. Ә алар кызгана, ярдәм итми калмый... Тормышы өчен, гаиләсе өчен җаваплылыкны үз өстенә алсын өчен нишләтеп карарга инде бу ирне?.. Үзенә әйтмәсәм дә, монда, күңелемне бушатып, әйтәсем килә: ялкауның ялкавы бит ул! 
Ильмира. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Андый ирләр бер сезнеке генә түгел, бар алар! Биреп торучы бар, шуның галәмәте. Я берәр туганы, я хатын җилкәсенә менеп ала да, "Аллаһ ярдам итә ул, менә бит өй(фатир) да булды , балалар да урнашты, һ.б." дип сөйләнеп йөри. Аннан балалар җилкәсенә менеп атлана. "Ялкау кардәшеңә булышып аның ялкаулыгын арттыруга сәбапче булырсың" дигән бит.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шулай ялкау ирлэр, балаларга ышанып, или Хатанга ышанып жилгэгэ менеп утыралар, минем ирдэ шул ата ялкау, энкэсе кебек

      Хәзер укыйлар