Башта ук кисәтеп куям. Рецепт түгел бу, дусларым, саклап куя күрмәгез тагын. Уенын-чынын бергә кушып язуым. Үз гомеремдә иң тозсыз вә иң кирәксез эшләрнең берсе булгандыр бу, мөгаен.
Бер-бер җирең кычытса, Әстерхан да кирәкми, уылдыклы – икралы балык сатып алсаң, шул да җитә икән. Башым авырта дип зарланганда, кемдер ялгыш эч йомшарта торган дару каптыргач, баш икенче планга күчкән кебек булды ул көнем. Бөтен очсыз-кырыйсыз мәшәкатьләрем онытылды!
Балык белән дуслыгым юк, тик уылдыгын яратам менә. Кызылын да, карасын да. Яшерен-батырын түгел, карасын күптән ашаган юк инде. Ә кызылын еш алам. Ковид белән авырып, бер ай ач торганнан соң да, көч җыеп ятканда 9 банка (!) кызыл уылдык ашадым. Төннәрен торып! Җиде-сигез бутербродны сыпырып кына куя идем.
Беркөнне ирем белән базардан сигез килограммлы сазан сатып алдык шулай. Чистартырга керешсәм – эче тулы уылдык! Килодан артык чыкты. Балыгын кыздыру юк әле, ә менә уылдыгыннан шунда ук кәтлит ясадым. Арыш ипие җебетеп салдым, бер йомырка, эченә ике-өч кашык көнбагыш мае, сарымсак, борыч, тоз куштым. Яраткан кеше ашамаслык түгел. Тик ирем кагылмады да: «Авызга серкә капкан кебек, шарт-шорт килә», – ди...
Иртән эшкә киттем. Бәхет бер килә башласа, килеп кенә тора бит ул! Коллегам ике килога якын уылдык алып кереп бирмәсенме?! Тагын сазанныкы! «Тозлап кара әле... Ипи өстенә ягып җибәрсәң, шундый тәмле була!» – ди. Биргәннән ничек баш тартасың – алып кайттым.
Менә шунда башланды инде! Юдым бер кат мин моны. Ярыларын кул белән аердым. Аерып бетерерлек түгел... Нишлим икән, дип, өстенә биш минут карап тордым да, телефонга кереп киттем. Гуглга «Как засолить икру сазана», дип яздым да бер сәгатькә видеоларга чумдым...
Интернеттан сазан уылдыгын тозлау буенча яңа белемнәргә баеп чыккач, уылдыкны икенче кат юарга тотындым. Миңа кадәр тозлап караучылар, вак тишекле дуршлаг аша чыгартсаң, ярылары өстә кала, дигәннәр. Чыгартып карыйм – чыкмый: сытыла уылдык. Чәнечке дә, «венчик» та калмады, эре тишекле дуршлаг та эшкә җигелде... Бер сәгатьтән артык маташтым. Әмма максатыма барыбер ирештем – тәки бөртек-бөртек итеп чистартып бетердем!
Аннан рассолын әзерләдем. Анысын уылдык өстенә шау кайнар килеш коярга дигәннәр. Ә минем дуршлаг-лар эре тишекле. Димәк, капрон сөзгеч кирәк булачак. Юк бит, ни челтәр, ни марля юк. Кулларны йөз дә беренче кат юып, шкафлардан эзли торгач (ашыкканда тәртип белән генә карап та булмый бит әле – асты-өскә килде. Тагын үземә эш ясадым!), ун ел элек алган шифон күлмәк табып чыгардым. Кызык, нәрсә дип шушы көнгә кадәр сакладым икән мин моны – кимәгәнгә бишбылтыр. Юганмын да, эчкә үк тыгып куйганмын. Башка кимә-семне белсәм дә, нигәдер итәк чабуын кисәргә жәлләдем. Күлмәкне чиләк кырыеннан салындырып кына сөздем уылдыгымны. Үзем ашык-пошык җыярга тырышам – ир-егет-ләрем килеп керсә... Бу базарны күрсә...
– Сиңа кирәк идеме бу?!
– Икра сатып алырлык кына акчаң юкмы?
– Башка эшең беттеме?
– Шулкадәр тилмергән идеңме икра ашарга?
Сорауларны моннан да күбрәк яудырачакларын беләм – беренче көн генә яшәмим. Өч дуршлаг, чиләк, кәстрүлләр, табак, шифон күлмәк – барысы да уылдыкта! Һе... «Кайчан шулай икрада йөзәр идең әле, Ирина?! Бер тамагыңа хуҗа булмагач!» – дип такмаклый-такмаклый юдым, җыйдым...
Кич җиткән. Сизмәдем дә. Берни уйларга, кайгыртырга, эшләргә вакыт та, теләк тә калмады... «Мәчеләргә генә чыгарып биримме икән әллә?» дигән уй ким дигәндә биш-алты тапкыр килде башыма. Тик хатын-кызга гына хас булган үҗәтлек комачаулады. Мин моны барыбер булдырам, янәсе... Менә уылдык тозларга да өйрәндем. Тик... алга таба кибеттән әзерен генә сатып алырмындыр – шундый фикергә килдем.
Икенче көнне коллегама рәхмәтләремне әйттем. «Әле кайчан үзем тозлаган уылдык белән тарталеткалар ашар идем», – дидем. Өстенә карап та тамагым туйган иде диеп тормадым инде.
Бу арада базарда балык рәтен урабрак узам әле – тагын уылдыклысы эләгә күрмәсен!
Ирина ХӘМИДУЛЛИНА.
Чистай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Минем дә шулай нужаланган бар. Тырыша торгач кило ярым уылдык 300 граммга калган иде!
0
0
0
0
Ирина гыга булдыра ала моны!
0
0