Логотип
Күңелеңә җыйма

Унбиш елдан соң аңлашу

Үпкәләүме бу, яратумы әле дә аңлап бетерә алмыйм. Бик көткән сүзне унбиш елдан соң ишеттем, әмма югалып калдым...


Танышканнан бирле үземне аның хатыны булырга әзерләдем. Ул чакта институтның өченче курсында укый идем. Урамда таныштык без. Үтеп барганда иңнәребез тиеп китте дә бер-беребезгә борылып карадык. Шул минуттан аерылышмадык. Ул шәһәребезнең билгеле гаиләсеннән иде. Бик тәрбияле, интеллигент. Аның белән йөрмәгән концерт-спектакльләр калмагандыр, мөгаен. Сәбәбе дә бар: мин мәдәният институты студенты. Хыялым – актриса булу. «Сине зур сәхнәдә күрергә телим. Анда уйнарлык сәләтең дә, чибәрлегең дә бар», – дип әйтә иде Самат. Әйе, ул миңа соклана иде. Ә мин – аңа. Үземне аның хатыны итеп күз алдыма китердем һәм моңа әзерләндем. Аның затлы гаиләдән булуын бервакытта да исемнән чыгармадым. Ул мине китаплар укырга, тәмле итеп ашарга пешерергә, матур итеп киенеп йөрергә илһамландырды. Мондый ир янында чибәр булу гына аз икәнен аңлый идем. 


Диплом алган көнне әти-әнисе янына кунакка алып барачагы турында әйтте. Диплом алу кеше тормышында зур вакыйга бит инде. Үткән биш ел гомергә – нәтиҗә ясау кебек. Әмма бөтен уем булачак әти-әнием белән очрашу тирәсендә бөтерелде. Чәчемә прическа ясатканымны да, институтка барганымны да, диплом алганымны да томанда кебек кенә хәтерлим. Дөресен генә әйткәндә, диплом кайгысы калмаган иде инде. Рәсми тантанадан соң төркемдәшләрем белән бәйрәм итәргә дә бармадым, өемә ашыктым. Тормышымда булачак иң мөһим очрашуларның берсенә әзерләнергә кирәк иде. Бик дулкынландым. Нинди күлмәк кияргә, озын чәчләремне ничек җыярга белмичә аптырадым. Минем өчен әнием дә борчылды. Без дә төшеп калган гаиләдән түгел идек анысы. Әтием бизнеста, әнием җаваплы вазыйфада эшли. Шулай булса да борчылдым. Бу кичтә энә күзеннән үтәсемне аңлый идем. 


Самат белән шәһәр читендәге зур йорт каршына барып туктагач, аякларым тотмас дәрәҗәгә җитеп калтырый башлады. Самат сизенде бугай, кулларымнан тотып алды да, һәр бармагымны үбә-үбә, тынычландырды. «Сине яраталар алар. Фотоңны да күрсәттем. «Бик чибәр», – диделәр.


Салкын гына каршы алган үз бәясен белгән әнисе сөйләшә торгач ачылып китте. Һөнәрем белән кызыксынды. Ул үзе дә яшьлегендә актриса булырга теләгән, әмма әтисе рөхсәт итмәгән. «Ә мин булачак киленемнең актриса булуын теләр идем, тик ул танылган һәм бик талантлы булсын», – дип, миңа җайлап кына бурыч та йөкләде. 


Театрга эшкә кердем. Беренче көннән үк баш рольләр бирмәделәр, әлбәттә. Әмма Саматым һәр спектаклемә килеп бер кочак гөлләмәләр бүләк итә иде. Ә мин гөлләмәдән битәр, аның тәкъдимен көттем. Шулай ике ел узды. Бер спектакльдә мине баш рольгә билгеләделәр. Тамашачылар җылы кабул итте. Булачак кайнанам, Саматым алдында бәям дә артты. Инде үземне ул гаиләгә керергә лаеклы дип санадым. Тик һаман тәкъдим ишетмәдем. Ә минем шундый нык гаиләле буласым, бала сөясем килә иде. 


Түзмәдем бөтен кыюлыгымны җыйдым да, Саматка: «Безгә инде гаилә корып, балалар үстерергә кирәктер», – дидем. Ул миннән мондый сүзләр көтмәгән булып чыкты. Аптырап калды, йөзе караңгыланды. «Миңа уйларга кирәк», – диде дә тиз генә саубуллашып чыгып китте. Мин нәрсә уйларга да белмәдем. Яратмый икән дигән уй яшен кебек узып китте. Еладым да еладым... 


Икенче көнне очрашуга чакырды. Димәк... Дулкынлана-дулкынлана әзерләндем, иң матур күлмәгемне сайлап кидем. Гомеремдәге бәхетле мизгелләрдә матур буласым килә иде. 


Ресторанга килеп керүгә, Саматны, өстәлдәге бик зур гөлләмәне күреп йөрәгем тагын да ныграк кага башлады. Йөгереп килеп аны кочаклап алдым. Ә ул салкын гына битемнән үбеп алды. Официантны чакырып заказ бирде. Кайчан булыр икән, ул йөзек нинди икән дип уйлыйм үзем. Әмма йөзек урынына Саматтан: «Без башка очраша алмыйбыз. Миннән лаеклырак кеше табуыңны телим», – диде. Күп аңлату сорасам да: «Син лаеклырак кеше табарга тиеш», – дип әйтүдән узмады. «Мине эзләмә, зинһар», – дип чыгып китте. 


Бер ел буе елаганмындыр. Ташланган хатын-кыздан да бәхетсез хатын-кыз бар микән ул?! Минем киләчәгем Самат белән бәйләнгән иде. Яшәү мәгънәсен югалттым кебек. Ул чактагы әрнүләремне үзем һәм әнием генә белә. 


«Театр синең коткаручың булырга тиеш», – диде хезмәттәшләрем. Кабат сәхнә тормышына кереп чумдым. Чит шәһәргә гастрольләргә баргач, шунда җитәкче урында эшләгән, үземнән күпкә өлкән кеше белән таныштым. Ул мине бөтереп алды кебек. Танышуыбызның өченче көнендә үк кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Баксаң, балалары булмаганга инде күптән хатыны белән аерылган. «Балаларымның әнисе булырдай лаеклы хатын-кыз очратмадым, син булгансың икән көткән кешем», – диде. 


Ярты елдан соң кияүгә чыгып, туган шәһәремнән күченеп киттем. Иремне яраттым микән, әйтә алмыйм. Кияүгә чыгудан битәр, бала табасым килгәндер, мөгаен. Ә ирем мине ханбикә урынына күрде. Ошады миңа андый халәттә яшәү. Театр да, спектакльләр дә, рольләр дә кирәкмәде. Үземне бары балаларыма һәм иремә багышлыйм дип уйладым. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Тормыштагы иң бәхетле еллар булды ул. Муллыкта яшибез, балаларым сау-сәламәт, ирем бөтен теләгемне үтәргә әзер. Тик бәхетнең чиге була икән. Иремнең хыянәт итүен белеп алдым. Ул хыянәтне күтәрә алмадым. Мин бөтен гомеремне аңа багышлаган идем, карьерамнан да баш тарттым. Ялгышканмын, дип, тезләнеп гафу сораса да, гафу итмәдем. 
Без аерылыштык. Суд аша үзебезгә тиешлене ала алдым. Әйе, салкын канлы булдым. Миңа балалар үстерергә кирәк иде. Сәхнәгә кайтмадым инде. Визажист һөнәрен үзләштердем. 


Ә беркөнне социаль челтәремдә Саматтан хат килеп төште. Аерылганымны аңлагач, хат язарга булганын әйткән. Синең шәһәргә киләм, очрашыйк дигән. Ул хатны күргәч, йөрәгем сикерергә тотынды. Үзем дә сизмәстән очрашыйк дип яздым.


15 ел узгач очраштык без. Чәчләренә инде чал кергән, мин дә яшь кыз түгел. Сөйләшеп китә алмый азапландык. Аңа еллар буе җыелып торган үпкәмне әйттем. Самат башын селкеп кенә тыңлап утырды. Күзләрен күтәреп миңа төбәлгәч, битендә яшь тамчыларын күрдем. «Сиңа барысын да аңлатырга телим. Хәзер вакыты җиткәндер инде», – диде. 


 Самат әти була алмый икән. Өйләнү турында сүз кузгаткач, бу хакта аңа әнисе әйткән. Ул тикшеренгән һәм әнисенең сүзе расланган. Ә миңа диагнозы турында әйтергә кыймаган. «Син шундый балалар тели идең, ул хыялыңа балта чабарга хакым юк иде, кичер», – диде ул. Без сөйләштек тә сөйләштек. Ул шулай гаилә кормый яшәгән. Икенче көнне аны үзебезгә кунакка чакырдым. Балаларым белән шундук уртак тел тапты. Хәтта үсмер улым да аның белән рәхәтләнеп сөйләште. 


«Мин сине әле дә бик яратам. Балаларыңны үземнеке итеп тәрбияләрмен, кияүгә чык миңа», – диде ул. Ниһаять, көтелгән тәкъдим. Мин бер сүз әйтми аны озаттым. Ә күңелдә шикләнү... Әле үпкәләвем дә бетмәгән кебек. Яратмаган кеше белән яшәп карадым бит инде. Хәзер бик яраткан кеше белән яшисем килә. Ул башны югалтырлык дәрәҗәдәге ярату булсын иде. Саматка андый хисләрем калмаган бугай. Җай чыгу белән ул безгә килә. Ялларны, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Тик «әйе» сүзен һаман әйтә алмыйм... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар