Кызлар, нигә без шундый икән?! Үзсүзле, кире, тиктормас, колачлый алмастайны колачлый, бертуктаусыз әллә нинди эшләр табып тора, төрле маҗараларга юлыга торган...
Сөенергә дә ярамый – күзләр яшьләнә, елар урында кычкырып көләбез. Җүләр дә инде без, кызлар, әйеме? Тукта, тукта... Ә соң хатын-кыз интуициясен, тәвәккәллекне, түземлелекне, сабырлыкны кая куярга?
Без егылганда да матур итеп егылыр идек, билләһи! Әнә шул дөрес итеп егыла белмәү харап итте дә инде үземне. Бу нинди әкият сата инде тагын, дисезме? Юк, булган хәл. Сөйлим. Тыңлагыз. Моннан берничә ел элек балалар журналында эшләгән чагым.
Таю-сынуларга элек шулкадәр гадәти хәл итеп карый идем. Кем белән генә булмый инде?! Ярар, бер-ике айга гына гипс салырлар, күпмедер вакыт таякка таянып та йөрерсең... Көннәрдән бер көнне төзәлә бит барыбер, янәсе. Үзең егылгач кына бу имгәнүнең бөтен катлаулылыкларын башыңнан үткәрәсең икән. Аһ, шул тайгак юлларны! Эшкә килеп җиттем дигәндә генә, машина юлын аркылы чыкканда таеп та киттем, уң кулыма таянып, жайсыз итеп барып та төштем. Имеш, егылганда гәүдә белән төшәргә тырышырга кирәк. Эһе, бар, уйлап торырсың шуларына тикле... Чапкан үлән кебек төп-төзгә ауган жирдән җәһәт кенә торып басмакчы идем дә, аяк шуып, кабат уң кул өстенә шап итеп егылдым. Аякланалмаган бозау хәлендә калып кеше көлдермәгәем дигән курку-шөбһә, секунд эчендә баш миен көйдереп үтеп, әнә шундый ялгыш адымга этәрде. Фән кушканча егылу турында уйлап өлгерергә секунд вакыт җитәсе булган югыйсә... Күз тиюләргә, хорафатларга ышанмас җирдән ышанырсың. Ак кофта, кара жилет, аклы-кызыллы муенса әллә бер билгеме соң? Шуңа охшаш хәлгә бер юлыккан идем бит инде. Сөрлегеп егылганда муенсам өзелде, мәрҗәннәрем чәчелде, бәрелүдән йөз күгәреп чыкты хәтта. Шактый вакыт кагылып та карамадым ул киемгә – шкафта эленеп торды. Гөнаһ шомлыгына каршы, кул сынасы көнне, аяк тартмаса да, шул киемнәрне киеп чыгып киттем. Хәерлегә булмасын сиздем бит, сиздем югыйсә! «Очып йөргәч, шулай була инде!» – диячәкләр инде тагын. «Үзең гаепле. Ашыгып чапмаска идең!» – дип шелтәләячәкләр. «Биек үкчәдән булгансыңдыр әле!» – дип тә өстәячәкләр. Йөгермәдем шикелле... Аякта да калын табанлы итекләр иде... Йолдызлар Укчыларны сак булыгыз, алдыгызны-артыгызны карап йөрегез, дип кисәткән иде аны.
«Ашыгыч ярдәм» машинасы травматология пунктына алып чапты. Андагы ха-а-лы-ык! Чи-рат! Табиблар да ашыга, җитешә алмый, шуңадырмы, дорфа-кырыс сөйләшә. Уң кулның беләзек сөяге чәрдәкләнеп, сынып урыныннан күчкән, дигән диагноз куйдылар. Кичекмәстән операция ясарга кирәк дигән хөкем чыгардылар. Димәк, Илизаров аппаратын куячаклар... Тимерчыбыклар белән тарттырачаклар. Берничә ай шулай йөрергә туры киләчәк. Бу коточкыч хәбәр авырту шогын да оныттырды бугай. «Операция» сүзенең үзеннән үк бөрешеп калдым.
...Ярый әле травмпункттан туп-туры Республика клиник хастаханәсе каршындагы Травматология үзәгенә киткәнмен, ярый әле табиб Рамил Вәлиәхмәтовка эләккәнмен.
Мин, кофта җиңенең тарлыгыннан уңайсызланып, нидер әйтәм (кирәк бит, озаклап җиң сызганып маташып, табибның вакытын алам, янәсе). Ә ул елмаеп: «Борчылмагыз, сез бит егыласыгызны алдан белмәгәнсез», дип тынычландыра. (Ялгышасыз, доктор. Ә теге интуиция?) Операциясез генә (!) ялгап карыйбыз дип, кулга укол кадый һәм – а-а-а! Авыртуга түзә алмыйча кычкырам! Зур гәүдәле ике ир-ат табиб, кулдан каерып тартып, беләзекне үз урынына утырта. Чытырдатып йомган күзләрне ачам. Менә хәзер инде авыртмаячак. Чөнки табиб шулай диде. Ул табигать тарафыннан ниндидер талантка ия, ахрысы. (Нигә гаҗәпләнергә, сынганны ялгый белүче әбиләр турында ишеткән бар бит.) Тагын рентген. Тагын сурәт. Ниһаять, гипс... Ничек язармын соң инде? Сул кул беләнме? Токмач кисүләр, идән юулар – үт-үт хәзер. Анысы да монысы, авылга кайтып ничек бәрәңге утыртырмын? Әти-әни тилмереп көтә бит? Әллә кычкырып әйттем бу сүзләрне, әллә юк – һәрхәлдә, ни кичергәнемне аңлады табиб. «Көрәк тотып жир казыячаксыз әле!» – дип көлә.
Өч көнем чын авыру булып урын өстендә узды. Тик болай ятып та булмый бит инде. Сул кул белән... язарга өйрәнергә кирәк иде. Ничек тә! Юкса эштәге бер генә кәгазь дә, отчетлар да китмәячәк. Халык акча алалмаячак. Сулагай ук булмасам да, суллыкка әвәслек җитәрлек үзе. Мәктәптә укыганда волейбол уенында подачаны гел сул кул белән җибәрәм – туп, сеткага тияр-тимәс очып, каршы якка дөпелдәп килеп төшә. Хәзер шул күнекмәләрне искә төшерергә, ныгытырга туры килер. Үземә үзем күнегүләр уйлап табам: тырыша-тырыша йә шәһәр исемнәре, йә кеше исемнәре, ил атамаларын язып утырам. Кроссворд чишкән кебек. Кул куярга өйрәнәм. Башлангыч класстагы матур язу дәресләреннән бер дә ким түгел. Ничә дәфтәр, ничә блокнот тутырганмындыр язып. Чираттагы сан өчен үземнең колонканы сырлыйм. «Зәңгәр февраль», «Безнең апай – королева!», «Яратам апрельне!» дип... Хәрефләр кәкре-бөкре инде анысы. Кабат-кабат күчерергә дә туры килә. Бераз ял итәргә туктап алам. Кара, китап киштәләре тузанлы икән... Идән дә юасы инде... Бер мәзәк искә төште әле. Ир кеше эштән соң өйгә кайтып керә: баланың асты алыштырылмаган, ул капкач белән буш кәстрүл кагып утыра, бүлмәнең асты өскә килгән, идән тулы уенчык, ашарга пешмәгән, суыткыч буп-буш, хатын исә кырын ятып телевизор карый. Ир: «Нәрсә бу?!» Хатын: «Кадерлем, син көн саен эштән кайтасың да, көне буе нәрсә эшләдең, дип сорыйсың. Бүген менә шуларның берсен дә эшләмәдем», дип җавап бирә. Юк, үлгәндә дә болай эшләмибез. Тотынсаммы? Сыңар кул белән булса да башкарып чыгам! Һәм өйдәгеләрнең эштәлегеннән файдаланып, «зур эшкә тәвәккәллим. Чиләкнең яртысына җитәр-җитмәс су агызам, кечкенә чүпрәк алам, сыңар сул кул – манчый, сыга, ышкый, юа. Мондый зур эштән соң раковинада тәлинкә, чынаяклар чайкау берни түгел! Бармакларны әүмәкләп савыт-саба юам, сөлге белән корытам. Вак-төяк керне юу да шул ук тәртиптә башкарыла. Авыл хатыннары өчен бу, әлбәттә, көлке тоелыр. Су агып торганда тапкан мактаныр нәрсә, диярләр. Юк, кызлар, мин әкренләп ашарга да әзерли башладым бит! Ничек икәнен сөйләсәм, җүләр дип көләрсез микән?
Көн тәртибе болайрак. Табибка бармый торган көннәрдә йокыдан соңрак торам. Иртәнге аш дигәнем – эремчек. Көн саен шуны әзерләп калдыралар. (Табиб, тоннасы белән эремчек ашарга кушмыйм, дип көлгән иде. Шулай да, анда бит сөякләрне ныгытучы кальций бар!) Ипи, гадәттәгечә, аз гына калган. (Үзем алып өйрәткәнмен, тагын онытканнар!) Аннары, үзегез беләсез, өй эшләре... Көндезге ашка ботка пешерү – иң жайлысы. Сул кул белән газ плитәсенең тоткасын борып, тез белән газны ачам шырпы кирәкми, үзе кабына; кәстрүлне утка утыртам бетте-китте. Ә мене аш пешерү шактый катлаулы булып чыкты. Аз гына йомшара башлауга, итне тактага куеп зур калын пычак белән кисәм. (Әлбәттә, сул кул белән инде.) Мөгаен, кулы килешмәгән кешенең балта белән утын яруын хәтерләтер иде ул читтән караганда. Юган кишерне дә түгәрәкләп турыйм. Башлы суганны урталай бүләм дә, кабыгын әлеге дә баягы шул кул белән әрчеп бетерәм. Уф, арыдым!.. Бәрәңгене әрчи алмаудан гаҗиз калып, күзләргә яшь тыгыла. Аннан инде ни булса шул дип, кабыклы килеш кенә ашка тондырам. Ә кич белән мине бар да мактый! Тәмле пешергәнсең, диләр. Тик гипсланган кулны гел бер торышта асып йөрү шулкадәр авыр, бу халәт шулкадәр ялкыта!..
Эч пошып, телефонга тотынасың. Рәшидәгә шылтыратыйм әле, былтыр чаңгы шуганда кулын тайдырган иде. Ничек төзәлде икән, янәсе. Йә үзең белән бер вакытта травмпунктка йөрүче Сиринәдән хәлләрен сораша башлыйсың. Һәр авыру үз сырхавы буенча шулкадәр күп белә – табиб диярсең! Ничек тукланырга, нинди күнегүләр ясарга, кайсы даруларны эчәргә... Яз, ди Сиринә. Һәм аптекадан шундый-шундый дарулар алырга, дип тезә генә... Чү, ничек языйм, кулым бит берәү генә, анысы да телефон тоткан! Трубканы уң колакка күчереп, баш белән муен арасына кыстырам, сул кул ручка ала... Кайчагында, ярый әле кул гына, дип куям. Лариса, әнә, аягын сындырып та, ашын да пешергән, табынын да әзерләгән. Аркалы урындык култык таягы хезмәтен үтәгән. Сынган аяк утыргычта, ике кул урындык артына тотынган, бер адымны үз аягы, икенчесен... аяк тагылган урындык атлый: лап-лоп, лап-лоп. Көлсәң – көл, еласаң – ела!
Анысы да монысы – беркөн капюшонлы пальтоны (шәл бәйләү дә, берет кию дә җайсыз) сыңар җиңгә киеп, өске сәдәфен төймәләп, яралы солдат кыяфәтендә үзем генә кибеткә чыгарга җыендым. Нәрсә файдалы, шуларны алып керәм, имеш. Ничек кайтып керәсен уйлаган юк – мармелад, койка, тавык канатлары, сыр, эремчек минем арбага күчә. Бар ризыкны пакетка тутырып бирделәр. Кибет ишеген аяк белән тибеп ачтым. Лифтны... пакетлы кулның терсәге белән чакырдым. Тик менә фатир ишеген ничек ачарга – кул бит буш түгел. Таптым җаен! Пакетны гәүдә белән ишеккә терәдем, ачкычны тишеккә тыктым. Аякларым бүлмәгә узарга өлгергәнче үк ашамлыклы төргәкләр идәнгә очып чәчелде. Әмма да бәхетле идем! Көн саен «һөнәрләрем» арта бара. Сул кул белән үтүклим, диван-караватны жыям (тезләр дә булыша!), макияж сала, фен белән чәчне кабарта алам. (Яратмыйм соң өйдә ничек тә ярый дип, узен-үзе карамый йөрүчеләрне!) Бу халәтемдә иң рәхәте, мөгаен, табын артында утыруымдыр. Чәнечке бит – сул кулда! Нәкъ этикет кагыйдәсендәгечә! Шуңа күрә затлы рестораннардагы кебек озаклап утырам өстәл янында.
...Бу көн дә килер икән! Ике ай ярым дигәндә гипсны алдылар. Ләкин авыр күтәрергә ярамый, бармаклар бөгелми, кул тыңламый... Тизрәк савыгу өчен, беләсезме, ни кирәк булып чыкты? Шик-шөбһәләрне куып таратырдай җылы сүзләр. «Сынган урын барыбер дә кыек ялгана, диләр». Сөмсерем коелып, табибка үземне борчыганнарны җиткерәм. Ә ул: «Кем әйтте аны?! Мине генә тыңлагыз! Бер дә кыек түгел!» – ди. Аннары: «Ә шешләре әле кайтачак. Менә күрерсез. Вакыт кирәк! – дип, күңелдәге болытларны куып тарата. Онытмагыз: әгәр бик-бик тырышсагыз, бары да әйбәт төзәләчәк. Бөтенесе үзегездән тора!» Ул миңа шундый программа бирде.
Давыл чыгар, көчле явымнар башланыр алдыннан күптәнге яралар да сулкылдап авырта, имгәнгән-сынган урыннар сызлый, диләр... Ни гаҗәп, миңа карата бу «диагноз» туры килмәде кебек. Нигә икән? Һәм җавабын да таптым шикелле. Чөнки сынган кулымны шундый оста итеп урынына утыртты доктор! Үзе әйтмешли, киселгән агач ботагын дөрес тоташтырганда һәр җепселе үз урынына туры килеп кереп кенә утырган кебек, миллиметрга кадәр төгәллек белән ялганды. Тагын бер сере бар – башка беркайчан да авыртмаячак дип үз-үзеңне ышандырганнан ул!
...Бүген дә ипи алып керергә оныткансыз, дип еш кына үпкә белдерсәм дә, иписез ашаулар минем файдага булды! Эшка чыкканда төп-төгәл дүрт килога ябыккан идем. Инде берничә ел кимәгән костюмым да таманлашкан. «Килешә», «Матур», «Яшәреп киткәнсең» ише мактау сүзләренә күмеп ташладылар. Хатын-кызга тагын ни кирәк?! Җүләр инде без, әйеме, кызлар? Юкка да сөенәбез. Комплиментлардан эреп китәбез. Юри генә әйткән сүзләргә дә беркатлыланып ышанабыз. Аннары инде егылганчы йөгерәбез, чабабыз – бөтен дөньяны колачларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк