Хәләл җефетем белән очрашкан мизгелләрне, нарасыйларымның бу дөньяга аваз салуларын, тәпи атлап китүләрен искә төшереп утырдым да, бер генә вакый-ганың да юкка гына булмаганы-на инандым...
Хәләл җефетем белән очрашкан мизгелләрне, нарасыйларымның бу дөньяга аваз салуларын, тәпи атлап китүләрен искә төшереп утырдым да, бер генә вакый-ганың да юкка гына булмаганы-на инандым.
Ирем белән институтта таныштык. Башта мин аңа игътибар да итмәдем. Әмма күпмедер вакыт үткәч, кай ягы беләндер ул минем күңелемне яулады. Яратышып, гомергә бергә булырга сүз биреп, зур тормышка аяк бастык. Озакламый, беренче мәхәббәт җимешебез – кызыбыз Лира якты дөньяга аваз салды, аннары улыбыз Әмир туды. Шулай әкренләп кенә тормыш йомгагы сүтелә барды. Өченче балага узу теләге ничек кенә көчле булмасын, бу хыял гына булып кала бирде. Шулай да, мин өч бала әнисе булачагыма чын күңелемнән ышана идем...
Беркөнне кызымны мәктәптән каршы алдым да, үзем белән эшкә алып киттем. Урамда кызым миңа бик матур күбәләк күрсәтте. Кыш көне күбәләк күрү гаҗәп хәл иде, әлбәттә, бераз аптырап калдым. Без аны эшкә алып килдек, җылы бүлмәгә җибәрдек. Ә икенче юлы – туган көнемдә тәрәзәдән күбәләк очып кереп җилкәмә кунды. Мин серле күбәләкне өченче балам буласына юрадым. Күпләр мондый хәлләргә игътибар да бирмидер, ә менә мин һәрнәрсәне күңелем аша үткәрәм шул.
Без Алабуга шәһәрендә яшибез. 2016 елның җәендә Мамадыш районында яшәгән туганнарыбызга, Урта Шүләңгер авылы зиратындагы әбием һәм бабамның каберләрен тәртипкә китерергә дип кайттык. Ел саен июнь аенда шулай өмә үткәрәбез. Чистартып, чардуганнарын буяганнан соң, чишмә буена юынырга төшеп киттек.
Язмыш шулай хәл иткән булгандыр инде, шунда мине нәрсәдер тешләгәнен сизеп алдым. Башта игътибар бирмәсәм дә, берничә минуттан аңым томалана башлады, аннары инде нәрсә булганын хәтерләмим дә... Мине елан чаккан булып чыкты. Хастаханә шактый ерак булганлыктан, мине анда бик авыр хәлдә китереп җиткергәннәр. Биш кенә минут соңга калынган булса да, ахыры бик аяныч тәмамланган булыр иде. Могҗиза белән генә исән кал-дым. Ирем бүген дә бу көнне дулкынлану белән искә төшерә.
Күп дәваланулар узарга туры килде, бер айга якын йөри алмадым. Бу вакытта миңа якыннарым ярдәм итеп торды. Әлбәттә, авыр вакытта гына кемнең нинди кеше икәнлеген аңлыйсың. Ходай тарафыннан җибәрелгән сынаулар кешеләрнең сиңа булган мөнә-сәбәтен, кемнең кем икәнлеген аңларга мөмкинлек бирә. Эч сер-ләреңне уртаклашкан якыннар югала, синең артта әллә нинди сүзләр куерта, ә бөтенләй чит кешеләр яныңнан да китми, ярдәмгә әзер тора. Гаиләдә өч кыз туган үссәк тә, иң якыны кечкенә сеңлем Розалина. Киңәшеннән, акыллы уй-фикер-ләреннән, ярдәменнән ташламый ул мине. Реанимациядә ятканда да һәр көн диярлек янымда булды.
Хастаханәдән кайтып озак та узмады, үземне бик начар хис итә башладым: ашый алмадым, ябыктым. Бик нык борчылдым, миндә яман шештер дигән шикләр туды. Тагын хастаханә юлларын таптый башладым. Табиблар бар да яхшы диләр, ә мин куркам... Шулай да, бер табиб киңәшенә колак салып, балага узу-узмавымны тикшереп карадым. Әйе... Үземнең авырлы икәнемне белдем. Кинәт бер чиләк салкын су сиптеләрмени! Әлбәттә, табиблар бала табарга киңәш итмәде, чөнки елан чагып, хастаханәдә ятып чыкканнан соң вакыт бик аз узган иде. Әмма ул бит Ходай бүләге, карынымда тагын бер җан ярала. Бу бәхет түгелмени?! Иребез белән икебез өчен дә зур сөенеч иде!
Йөклелек бик авыр узды. Казаннан кайтканда көтмәгәндә тулгагым башланды. Мине Чал-лыга китерделәр, күтәреп алып керделәр, менә ак халатлы шәф-кать туташлары... Улым Айнур җитлекмичә, сигез айлык булып туды. Иң зур куаныч: ул сау-сәламәт иде!
Тормышымдагы якты мизгелләргә, Ходайның биргән һәр көненә, сынауларына, шатлык-куанычларына, шушы җир йөзендә яшәгәнем өчен чиксез рәхмәтлемен.
Лилия КАШАПОВА.
Алабуга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк